Открытый урок "Саран булсаң"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Открытый урок по татарскому языку в 6 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saran_bulsan.docx316.54 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының

5 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес планы

Ләбиб Лерон “Саран булсаң”

(6 б сыйныфы, рус төркеме)

Укытучы:

Сәхәбиева Г.Х.

Алабуга

Тема: Л. Лерон “ Саран булсаң...”

Максат: хикәянең эчтәлеге белән танышу,яңа лексик берәмлекләр ярдәмендә монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, текстны сөйләргә өйрәтү, балаларда ярдәмчеллек, юмартлык хисе тәрбияләү, җирле язучылар турында белешмә бирү.

Җиһаз: дәреслек, рәсемнәр, язылган сүзләр, магнитофон, мультимедия, (презентация), “Мәйдан” журналы, “Салават күпере” журналы, “Балачак әдипләре” китабы, Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә  Каюмова китаплвры.

 Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  1. Исәнмесез, укучылар.
  2. Исәнмесез.
  3. Хәерле көн.
  4. Хәерле көн.
  5. Кәефегез ничек?
  6. Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.
  7. Утырыгыз, укучылар.
  8. Рәхмәт.

    Дежур укучы сөйли.

2.Фонетик зарядка.

а).бирелгән сүзләрне бергә кабатлыйбыз:

– ышанычлы- верный  

-кире- упрямый

-тыйнак- скромный                  

-мактанчык- хвастливый

-саран- жадный

-намуслы- честный                                            

(экранга язылган сүзләр чыга)

б) бирелгән сүзләрне бергә кабатлыйбыз һәм сүзтезмәләрне әйтәбез:

- ышанычлы малай, намуслы бабай, мактанчык кыз һ.б;

в) җөмләләр төзү:

-Безнең сыйныфта ышанычлы малай бар. Минем бабам намуслы кеше.һ.б      

  1. Узган дәресне кабатлау. Өй эшен тикшерү.

 (Экранда Л. Лерон фотографиясе һәм “Сабантуй” газетасы, “Салават күпере” журналы чыга).

Балалар кыскача Л. Лерон турында сөйлиләр.

Ләбиб Лерон 1961 нче елда туган. Ул-  Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Респуликасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

“Сабантуй” газетасында эшләгән.

Хәзер “Салават күпере” журналында эшли.

Физкультминут.

Салкын буранлы көндә,

Йөгереп тауга бардык.

Очтык кына чанада,

Әй инде бик нык ардык.

Тау безнең шундый биек,

Күккә тиясең кебек.

        

  1. Төп өлеш

(Экранда” Кыш” рәсеме чыга)

  1. Рәсем өстендә эш.

Укучылар рәсемгә карап җөмләләр төзиләр.

Бкзнең туган як табигате бик матур. Кыш җитте. Балалар урамда уйныйлар. Урамда матур кар ява. Көн бик салкын түгел. Балалар тимераякта шуалар. Бер малай кар бабай ясый. Мин дә чаңгыда шуарга яратам.

  1. Укытучы-укучы диалогы.
  1. Синең чанаң бармы?
  2. Синең тимераягың бармы?
  3. Син чаңгыда шуа беләсеңме? Һ. Б
  1. Укытучы: ә хәзер укучылар “Саран булсаң” тексты белән танышабыз.

Текст магнитофонда (флешкада) язылган, игътибар белән тыңлыйбыз.

Бер укучы сәнгатьле итеп укый.

  1. Укытучы:текст эчтәлеге буенча сораулар бирәбез. Таныш булмаган малай Линар булсын.

-Рәсиләнең нәрсәсе юк?

-Азатның нәрсәсе юк?

-Айдарның нәрсәсе юк?

-Рәсилә нәрсә сорый?

-Азат нәрсә сорый?

-Айдар нәрсә сорый?

-Рәсиләгә әнисе нәрсә алып кайткан?

-Азатта нәрсәләр күп?

- Айдар нәрсә ашый?

-Линар алардан нәрсә сорый?

-Алар Линарга нәрсә дип җавап бирәләр?

(-Үзең бирдеңме соң безгә?)

5.Рәсем өстендә эш. (Экранда 1 нче күнегү 25 биттәге рәсем күрсәтелә.).

     Линарда чаңгы, чана, тимераяк бар.

    Рәсилә нәрсә сорый? Азат нәрсә сорый? Айдар нәрсә сорый? Линар аларга нәрсә дип җавап бирә?

6. Экранга карыйбыз, андагы биремнәрне үтибез.

   7.   Укучы-укучы диалогы.

Бер укучы текст буенча сорау бирә. Икенче укучы җавап бирә.

8.Дәрес башында бирелгән сүзлектәге  сүзләрне  сөйләмгә кертү. Укытучы укучы янына килә һәм балалардан сорый:

-Регина саранмы, укучылар? Бер укчы әйтә:

-Саран.Икенче укучы әйтә:

-Юк, ул саран түгел, тыйнак. Укытучы сорый:Ирина тыйнак кызмы, укучылар? Бер малай әйтә:

-Әйе, ул тыйнак һәм ышанычлы. Һ.б

Балалардан төрле җаваплар ишетелә.

9. Кыскача эчтәлек сөйләү.

Линарның чанасы бар. Рәсиләнеке юк. Линарның чаңгысы бар. Азатныкы юк. Линарның тимераягы бар. Айдарныкы юк.

Рәсилә чана сорый. Азат чаңгы сорый. Айдар тимераяк сорый. Ләкин Линар аларга бирми.

Ә Рәсиләнең китабы бар. Азатның дисклары бар. Айдарның кәнфитләре бар. Линар алардан сорый. Алар да аңа бирми.

IV.Йомгаклау.

Димәк ,укучылар.

  1. Нишләргә ярамый?

-Үпкәләргә ярамый.

-Мактанырга ярамый.

-Саран булырга ярамый.

-Кире булырга ярамый.

2.Нишләмәскә кирәк?

    -Үпкәләмәскә кирәк.

    -Мактанмаска кирәк.

    -Саран булмаска кирәк.

    -Кире булмаска кирәк.

3. Укытучы: Димәк, бер- беребезгә киңәшләр дә бирдек. Үзара дус булырга кирәклеген дә аңладык. Туган якка, үзең яшәгән шәһәргә (авылга) булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырбыз.

Без сезнең белән ничек ярдәм итә алабыз? Тырышып укырбыз. Шәһәрдәге чараларда катнашып, шәһәрне чиста тотарбыз.

  Укытучы :Элек- электән бай кешеләр акчалата ярдәм иткәннәр. Мәсәлән, кемне беләбез?.

Бер укучы:Стахеевлар нәселе.

Икенче укучы:

-Ә хәзерге вакытта мөмкинлеге булган кешеләргә шәһәрдә терминаллар  куелган

Өченче укучы:

-  “Помоги детям” акциясе  уздырыла.

Укытучы: Шулай итеп, без ярдәм итүнең кирәклеген аңладык. Ә хәзер экранга карыйбыз.

Экранда Алабуга шәһәрендә яшәп, балалар өчен матур эчтәлекле шигырь язучы , Туган иле өчен хезмәт итүче язучыларның  фоторәсемнәре .

Алар турында балалар сөйли:

-Алар Алабуга шәһәрендә яшиләр.

- Без аларның китапларын яратып укыйбыз.

-Туган иле өчен хезмәт итүче язучыларны беләм:

Фазыл Шәех Гөлзада Әхтәмова,Дибәҗә Каюмова.

Укытучының йомгаклау сүзе.

  1. Билге кую. Өй эше “Саран булсаң” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Торжественное открытие I открытого слёта юных экологов Агинского Бурятского округа (с приглашением команд Забайкальского края).

Природа является первоосновой всякой красоты. Она может размягчить даже самые чёрствые сердца. Великая природа, окружающая нас, способна порождать великие мысли и поступки.Вы услышали звуки музыки. Ав...

Открытое занятие по английскому языку в дошкольной группе в рамках "Дня открытых дверей" для родителей.Название "Вместе весело дружить""

Открытое занятие для родителей детей, посещающих дошкольную группу. Дети с преподавателем ищут друзей для загрустившего Шалтая-Болтая, который хочет найти себе друзей среди  домашних питомцев ...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...