Туган телем- Тукай теле
творческая работа учащихся по теме

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tele.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем - Тукай теле

МУЗЫКА УЙНЫЙ (КОШЛАР ТАВЫШЫ).

ЗӘҢГӘР КҮК ЙӨЗЕНДӘ КОЯШ БАЛКЫГАН ЧАКТА,ШАУЛАП-ШАУЛАП ГӨРЛӘВЕКЛӘР, ЯРЛАРЫННАН ЯРСЫП СУЛАР ТАШЫП АККАНДА,ЧҮТ-ЧҮТ ИТЕП КОШЛАР САЙРАГАН АПРЕЛЬ АЕНДА БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН ШАГЫЙРЕБЕЗ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ДӨНЬЯГА КИЛӘ.ГАБДУЛЛА ТУКАЙ- ШИГЪРИЯТ КҮГЕНДӘГЕ ИҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ,ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БӨЕК ҖЫРЧЫСЫ. БҮГЕН БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН “ТУГАН ТЕЛЕМ-ТУКАЙ ТЕЛЕ” ДИП ИСЕМЛӘНГӘН ЗИРӘКЛӘР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР БӘЙГЕСЕНӘ КӨЧ СЫНАШЫРГА ҖЫЕЛДЫК.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән үткән көннәрнең.

Шуңа ахры искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап синең туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Буын арты буын алмашынар

Гасырларны узар гасырлар.

Шигъриятең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Халык моңы синең моңың булды

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булсын, шагыйрь, гомерең!

И ТУГАН ТЕЛ ҖЫРЫ.

КАДЕРЛЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ХӨРМӘТЛЕ КУНАКЛАР! КҮРЕГЕЗ ӘЛЕ, ТӘРӘЗӘ АША КОЯШ ЕЛМАЯ. УЛ ДА БЕЗГӘ КҮҢЕЛ КҮТӘРЕНКЕЛЕГЕ ҺӘМ УҢЫШЛАР ТЕЛИ. ҺӘРБЕРЕБЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЕ ШАТ, КӘЕФЕ ЯХШЫ. ДИМӘК, БӘЙГЕНЕ БАШЛАРГА МӨМКИН. Ә ХӘЗЕР ХӨКЕМДАРЛАР БЕЛӘН ТАНЫШЫЙК. МИЛЛИ ЭШЛӘР УРЫНБАСАРЫ ГУЛҖНАРА АНВАРОВНА ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ГУЛЬНАРА НАФИСОВНА, ИЛСӨЯР АДИПОВНА.ХӘЗЕР КОМАНДАЛАР ҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРСЫННАР.

1 НЧЕ КОМАНДА (4Б, БЕЗ ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ)

ТУКАЙ АБЫЙ ШИГЫРЬЛӘРЕН

ӨЙРӘНӘБЕЗ ДӘРЕСТӘ.

ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ ЗИРӘКЛЕК

ЮЛДАШ БУЛСЫН ҺӘР ЭШТӘ!

2 НЧЕ КОМАНДА (3 А,Б, КЕЧКЕНӘ АПУШ)

КИРӘК ИКӘН ҖЫРЛЫЙБЫЗ,

КИРӘК ИКӘН СӨЙЛИБЕЗ.

ТУКАЙ АБЫЙ ШИГЫРЬЛӘРЕН

БИК ЯРАТЫП УКЫЙБЫЗ.

ХӘЗЕР, ДУСЛАР, КӨЧ СЫНАШЫЙК,

КЫЮЛАР АЛГА ЧЫКСЫН.

ҺӘРБЕР БАЛА БӘЙГЕДӘГЕ

ЗИРӘКЛЕГЕН,ТАПКЫРЛЫГЫН,

БУЛГАНЛЫГЫН КҮРСӘТСЕН!

1 НЧЕ БИРЕМ “ҖАВАП ТАП”. ҺӘРБЕР КОМАНДА ЧИРАТ БУЕНЧА КАПЧЫКТАН СОРАУНЫ АЛЫП АҢАРГА ҖАВАП БИРЕРГӘ ТИЕШ. ӘГӘР ДӘ ҖАВАП БИРӘ АЛМАСАГЫЗ, СҮЗ ИКЕНЧЕ КОМАНДАГА КҮЧӘ. “ БЕЗ ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” КОМАНДАСЫ БАШЛЫЙ.

2НЧЕ БИРЕМ “СИН-МИҢА, МИН-СИҢА”. КОМАНДАЛАР БЕР-БЕРСЕНӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СОРАУ БИРЕРГӘ ТИЕШ. СҮЗ “КЕЧКЕНӘ АПУШ” КОМАНДАСЫНА БИРЕЛӘ.

ӨЧӘР СОРАУ БИРЕЛӘ.

ӘКИЯТЛӘРДӘГЕ ШҮРӘЛЕЛӘР

КЫРЛАЕҢДА ЯШИ БҮГЕН  ДӘ.

ШИГЫРЬ ЧИШМӘЛӘРЕҢ ҖЫРГА КҮЧЕП,

ЯШИ САНДУГАЧЛАР ТЕЛЕНДӘ.

НИЧӘ БУЫН СИНЕ ИҢ КАДЕРЛЕ

БЕР КЕШЕСЕ ИТЕП САГЫНА.

СИН- ОСТАЗ ДА, МӨГАЛЛИМ ДӘ БУЛЫП,

ЯШИСЕҢ КҮК ТУГАН ЯГЫҢДА.

3НЧЕ БИРЕМ. “ОСТА КУЛЛАР”. ҺӘР КОМАНДА, БЕР-БЕРСЕ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕП,БЕР ФИКЕРГӘ КИЛЕП, ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕННӘН БЕРӘР ГЕРОЙНЫҢ СЫНЫН ӘВӘЛИ ҺӘМ ШУЛ СЫН ТУРЫНДА СӨЙЛИ. “ БЕЗ ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” КОМАНДАСЫ БАШЛЫЙ.

БИРЕМЕБЕЗ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ,

ҖИҢӘРГӘ БИК ЗУР ТЕЛӘК.

МАТУР ИТЕП ШИГЫРЬЛӘРНЕ

СӘХНӘЛӘШТЕРЕРГӘ КИРӘК.

Ә БЕЗ ШУЛ ВАКЫТТА ЯЛ ИТЕП АЛЫЙК. 7Б СЫЙНЫФЫ УКУЧЫСЫ БАШКАРУЫНДА БИЮ.

БУЛДЫРДЫГЫЗ БАЛАЛАР.БИК ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ.КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ ТУКАЙ ТЕЛЕНӘ,ТУГАН ТЕЛЕБЕЗГӘ ТУГРЫЛЫКЛЫ БУЛЫГЫЗ.БӘЙГЕБЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕП,СҮЗНЕ КАПИТАННАРГА БИРӘБЕЗ.

4 НЧЕ БИРЕМ. “ҖАВАП ТАП”

Ә ХӘЗЕР,ЗИРӘК ҺӘМ ТАПКЫР БУЛУЫГЫЗНЫ БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН, ҺӘР КОМАНДА ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ҖАВАБЫН ТАБЫРГА ҺӘМ БУ ПЕРСОНАЖНЫҢ ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ КАЙСЫ ӘСӘРЕННӘН БУЛУЫН ӘЙТЕРГӘ ТИЕШ БУЛА. СҮЗ “КЕЧКЕНӘ АПУШ” КОМАНДАСЫНА БИРЕЛӘ.

5НЧЕ БИРЕМ. ӨЙ ЭШЕ. “БЕЗ-СӘХНӘ ОСТАЛАРЫ”.

БӘЙГЕБЕЗНЕ ДӘВАМ ИТӘБЕЗ. ХӘЗЕР СЕЗНЕҢ ИҖАДИ СӘЛӘТЕГЕЗНЕ СЫНАП КАРАРБЫЗ.СЕЗ САЙЛАГАН ӘСӘРЕГЕЗНЕ СӘХНӘЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШ.  БЕЗ ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” КОМАНДАСЫ БАШЛЫЙ.

 

КОМАНДАЛАР ӘЗЕРЛӘНГӘНЧЕ БЕЗ ЯЛ ИТЕП АЛЫЙК. 4Б СЫЙНЫФЫ УКУЧЫСЫ БАШКАРУЫНДА ҖЫР.

БАРЫСЫН ДА БЕЛӘМ МИН, ДИП,

МАКТАНЫРГА АШЫКМА.

МИН БАШЛЫЙМ-СИН ДӘВАМ ИТ,

ШИГЫРЬЛӘРНЕ ТАНЫ ДА.

6НЧЫ БИРЕМ. “МИН БАШЛЫЙМ, СИН ТӘМАМЛА”

БЕЗ СЕЗГӘ ӘСӘРНЕҢ БАШЫН ӘЙТӘБЕЗ, Ә СЕЗ АХЫРЫН ӘЙТЕРГӘ ТИЕШ.

БӘЙГЕБЕЗ БҮГЕН ТӘМАМ,

КӨЧ ТӘ КУЕЛГАН ХӘЙРАН.

ТАГЫН БЕРАЗ ГЫНА ТҮЗ,

ЖЮРИГА БИРӘБЕЗ СҮЗ.

ЖЮРИ БАЛЛАРНЫ САНАГАНЧЫ БЕЗ ЯЛ ИТИК.  (ЖЮРИ БАЛЛАРНЫ ӘЙТӘ). 4А СЫЙНЫФЫ УКУЧЫСЫ БАШКАРУЫНДА ҖЫР.

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!!!=)))


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Туган телем - Тукай теле! Дәрес-аукцион.

1-8 сыйныф укучылары өчен дәрес конспекты. Дәрес аукцион формасында бара....

" Туган телем - Тукай теле"

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар араксында шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрү өчен сценарий....