Туган телем - Тукай теле! Дәрес-аукцион.
план-конспект урока (5, 6, 7, 8 класс) на тему

1-8 сыйныф укучылары өчен дәрес конспекты. Дәрес аукцион формасында бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-tukay_tele.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем  - Тукай теле!

Дәрес-аукцион.

Гәрәева Ландыш Мөхәммәтрәхим кызы,

Яр Чаллы шәһәре 86нчы “Өмет” интернат-мәктәбенең

I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Туган телем – Тукай теле.

Максат: 1.Татар телен өйрәнүнең мотивациясен үстерү.

              2. Дәүләт теле буларак татар теленең кулланылыш сферасын үстерү.

              3. Укучыларда дәүләт теле татар теленә мәхәббәт һәм гражданлык тойгыларын формалаштыру.

              4. Балаларда иҗади интеллектуаль үсешне тәэмин итү.

Тибы: Аукцион

Катнашучылар: 1-8нче сыйныф укучылары.

Аукцион барышы:

I Оештыру:

Алып баручы:

  • Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!
  • Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар:

  • Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

     - Балалар, әйдәгез Г.Тукай шигыренә язылган «И туган тел» җырын тыңлап, җырлап үтик. (Бергәләп җыр җырлыйлар. Сүзләре экранда чыгып бара.)

     - Балалар, бүгенге очрашуыбыз гади генә түгел. Ул бүген аукцион формасында үтә.

     - Нәрсә ул аукцион? Кем әйтә?

- Сату.

- Әйе, берәр мөлкәтне (товарны) халык алдында артыграк бәя бирү-

чегә сату. (Продажа товара тому человеку, кто предложит больше. )

II Төп өлеш:

  1. Ишекне шакып, бүлмәгә «Кәҗә» костюмыннан1 укытучы керә.

Кәҗә:

 - Микикики! Микикики! Мин кая килеп чыктым соң? Бу урман да түгел, кышкы салкын да сизелми. Нишләптер балалар да җыелган, Мин кайда соң, балалар? Әйтегезче?

Укучылар:

      - Бу -  86нчы «Өмет» интернат-мәктәбе.

Кәҗә: - Шулаймыни! Миңа сездә ошый, мин сезнең белән калам! Ә сез ризамы?

Укучылар:- Әйе, риза.

2. Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар, безнең бүлмәдә аукцион үтәчәк. Хәзер иң элек аның таләпләре белән танышып үтик: (таләпләр экранга чыгарыла)

    а) аукционда игътибарлы булырга! (Быть внимательным во время аукциона!)

    б) дөрес, төгәл җавап бирергә (ответить правильно и чётко!)

    в) тыңлап торырга, иптәшеңә комачауламаска (внимательно слушать, не мешать другим)

    г) игътибар: биремнәр слайдта күрсәтелеп бара (внимание: задания будут показываться и на экране)

     -  Аукционны башлыйбыз. Бүләкләр, призлар менә шушы тылсымлы тартма эчендә.

Кәҗә чүкеч белән подноска суга.

  1. а) Игътибар! Китап сатыла!

-   Хәзер без сезнең белән татар халык мәкальләрен искә төшерә-

без. Мин – мәкальнең башын, ә сез ахырын әйтерсез, мәгънәсен дә аңлатып карарсыз. Фишкаларны күбрәк җыйган балага китап бирелә. (Задание: я говорю начало пословицы, а вы - его конец. У кого больше фишек, тот получает книгу.)

       Эш беткәч, …  … . (уйнарга ярый).

       Эше юкның, …  … . (ашы юк).

       Аз сөйлә, … … . (күп эшлә).

       Агач җимеше белән, … … . (адәм эше белән).

       Тырышкан табар, … … … . (ташка кадак кагар).

        Сөйдергән дә тел, … … … .(биздергән дә тел).

 

   

         - Китап … укучыга сатыла!

           б) Игътибар! Альбом сатыла.

Экранда бирем күрсәтелә. Биремне укып, кем кайда туганны белергә кирәк.  

1. Г.Тукай

2. М.Жәлил

3. М.Мәһдиев

4. Г.Кутуй

5. Х.Туфан

1. Мостафа

2. Гөберчәк

3. Кушлавыч

4. Иске Кармәт

5. Татар Кынадысы

- Альбом … укучыга сатыла!

          Физкультминутка үткәрелә: «Кем тизрәк?» уены. Бию көенә уен уйнала. Кәгазь битләре куела. Көй тәмамланганда «утрау»да калырга кирәк.

          в) Игътибар!   Блокнот сатыла!

Экранда сүзләр бирелә. Шул сүзләрдән кем кубрәк сүз ясый ала.

     

   Башлык      биеклек     сандугач     төнбоек      йөзек     сыерчык

Блокнот  … укучыга сатыла!

         г)  Игътибар! Төсле буяулар сатыла!

Экранда сүзләр күрсәтелә. Сүзләрнең антонимнарын әйтергә.

 

Исәнмесез!                                   (Сау булыгыз!)

Хәерле көн!                                  (Хәерле төн!)

Хәерле иртә!                                (Хәерле кич!)

Эсселе                                          (Суыклы)

Караңгы                                        (Якты)

Баш                                               (Аяк)

Җылы                                            (Салкын)

Төсле буяулар … укучыга сатыла!

 

Физкультминутка (хәрәкәтләр белән):

                        Җил безнең йөзгә исә,

                        Агачларны селкетә.

                        Җил акрын-акрын исә,

                        Агачлар һаман да үсә.

         д) Игътибар! «Үрдәк» уенчыгы сатыла!

         - Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм. Өзек кайсы әкияттән алынган? (Бу өзекләр экранга да чыга.)

 

       Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

       Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм…. («Су анасы».)

       …Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

       Тукта, чү. Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра…. («Шүрәле».)

       Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

       Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

       Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

       Юл өстендә үлгән бүре башын таба…. («Кәҗә белән сарык».)

       

       Уенчык … укучыга сатыла!

        е) Игътибар! «Песи» уенгчыгы сатыла!

      - Бирем: кем күбрәк «җ» авазы кергән сүзләр әйтә? (придумать слова начинающиеся на «җ»)

Экранга аннары «җ»дән ромашка рәсеме чыга.

Уенчык … укучыга сатыла!

Физкультминутка үткәрелә: «Капкалы» уены. (Бию көенә түгәрәк буенча уйнала).

        ж) Игътибар! Канцелярия әйберләре сатыла! (һәрбер дөрес җавапка берәр карандаш бирелә)

  • Бу кроссвордка яшерелгән сүзләрне тап! Экранга кара һәм табышмакларның җавапларын тап.

        1) Башы - тарак,                              1) На голове гревень,

           Койрыгы – урак.                                Хвост – серпом.

        2) Типкән саен уйный, сикерә,       2) Прыгает, скачет,

            җирдә бер дә тик ятмый.                На земле не лежит,

            Һаваларда очып йөри,                    В воздухе летает,

            Суга төшсә дә батмый.                   В воде не тонет.

        3) җәен соры, кышын ак,                3) Летом серый,

            Аңа шулай яхшырак.                       Зимой белый.

        4) Ак кием кигән,                              4) В белой одёжке,

            Яшел чугын элгән.                           В зелёной серёжке.

        5) Вак кынадыр үзләре,                   5) Сами мелкие,

            Ялтырыйдыр күзләре.                      Сами блестят.

6) Кроссвордның уртасындагы төп сүзне табыгыз. (Татар халкының бөек шагыйре)

ә

т

ә

ч

Т

у

п

к

у

я

н

К

а

е

н

й

о

л

д

ы

з

III Йомгаклау.

      Алып баручы: - Балалар, безнең бүгенге аукцион ахырына якынлаша. Бүләкләр дә калмады. Хөрмәтле, Кәҗә. Бүгенге аукционда миңа ярдәм иткәнең өчен зур рәхмәт.

      Кәҗә:

     - Балалар, рәхмәт сезгә. Мине тагын кунакка чакырыгыз. Сау булыгыз. (Кәҗә саубуллашып чыгып китә.)

     Алып баручы:

   - Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Шуның белән аукцион  тәмам. Карап һәм катнашып утыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

" Туган телем - Тукай теле"

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар араксында шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрү өчен сценарий....