Открытый урок "Кайту" повестеның тәэсир көче
план-конспект урока (11 класс) по теме

Бу дәреснең максаты укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны яшәү кадерен белергә өйрәтү, гореф- гадәт,  йолаларыбызны саклау. Укучыларның әдәби әсәрне мөстәкыйльукый һәм анализлый белү күнекмәләрен ныгыту, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны тормыштагы катлаулы һәм мөһим мәсьәләләрне аңлый, бәяли  белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaytu.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

“Кайту” повестеның тәэсир көче

Максаты: Укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны яшәү кадерен белергә өйрәтү, гореф- гадәт,  йолаларыбызны саклау. Укучыларның әдәби әсәрне мөстәкыйльукый һәм анализлый белү күнекмәләрен ныгыту, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны тормыштагы катлаулы һәм мөһим мәсьәләләрне аңлый, бәяли  белергә өйрәтү.

Җиазлау. Язучының портреты, әсәрләр күргәзмәсе, аңа багышланган мәкалә-рецензияләр, плакатлар, видео һәм аудио магнитафоннар, язмалар.

Дәрес барышы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, кадерле укучылар, кунаклар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз , теләгебез артты. Яңа көн тууга , әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый  изге теләк – омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик.

2 . Төп өлеш.

Укучылар бүген без сезнең белән Г. Тукай , М. Җәлил исемендәге бүләкләр иясе, халык шагыйре дигән мактаулы исемне йөртүче күренекле язучы Фәнис Яруллинның “Кайту “ повесте буенча  класстан тыш уку дәресе үткәрербез, әсәр турында фикер алашырбыз: әсәр укучы күңелендә нинди хисләр уята? Повестьта күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә актуальме? Бүгенге дәреснең эпиграфы итеп мин түбәндәге шигырь юлларын алдым:

               Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,

               Хакыйкать ул бик тирәндә ята.

               Яшәү мәгънәсенә төшеник без,

               Узганнарга урап кайта-кайта,

                Ялгышларны бәреп вата-вата.

Әйе, кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә ул күпме яшәргә, ничек яшәргә тиеш? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Без бүген сезнең әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.

Әсәрне сез барыгыз да укып чыктыгыз. Ә хәзер, укучылар, әсәр турында сөйләшүне башларбыз һәм мин сезгә фикер алышу өчен түбәндәге сорауларны тәкъдим итәм:

  1. Өй эшеннән башлыйк : сезгә әсәргә реклама язарга бирелгән иде. (Яшь дуслар! Тормышта үз урыныңны табу өчен көрәштә нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген беләсезме? Син изгегә санап йөргән кешеләрнең түбән, вак  җанлы  икәнлекләрен белгәч нишләргә? Бу сорауларга җавапны  татар халкының күренекле язучысы Фәнис абый Яруллинның  “Кайту” әсрендә табарсыз. Әсәр яңа гына сатуга чыкты. Безнең адрес: Әлмәт районы Нәдер авылы Совет урамы  89 нчы йорт. Ялларсыз эшлибез.)

(Дуслар!  Яхшы җырның ни өчен  күңелне биләп алуын сөйләп аңлатып булмый, моның өчен аны тыңларга кирәк булган кебек, мәшһүр язучы Ф.Яруллинның “Кайту” әсәренең  дә йөрәккә һәм акылга тәэсирен тояр өчен, аңлар өчен, аны укырга кирәк. Ышанып әйтәм, аның элекке басмасын  күрми үткәргән кешеләр әсәрне беренче кат укып, зур ләззәт алачаклар. Укыган кабат укып элек күрми үткәргән матурлыкка, тирән хисләргә, фикерләргә тап булачаклар.

Сатып алырга ашыгыгыз, соңга калуыгыз бар.

Безнең адрес: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, “Китаплар дөньясында” кибете. Белешмәләр өчен телефон: 342-247.)

( Китап сөюче дуслар! Бүгенге көндә бик күпләребезне борчыган  армиядәге тәртипсезлекләр, аның эчтән җимерелүе, хәрби хезмәттән чыныгып кайта дип көткән япь-яшь егетләребезнең  кара табутларда туган якларына кайтуы турындагы Ф.Ярулинның “Кайту” әсәрен  укымыйча калмагыз.

Язучыны борчыган милли гореф-гадәт, милләтнең юкка чыгу, татарларның маңкортлашуы мәсьәләләре һәр татар кешесен дә борчырга тиеш, минемчә. Әсәр уйланырга мәҗбүр итү көче белән тәэсирле. Сез бу повестьны, һичшиксез ,укырга тиеш!

Басма санаулы, ашыгыгыз. Безнең адрес: Әлмәт районы, Нәдер авылы, Киров урамы, китап кибете.)

Укытучы. Әйе, рекламаларыгыз да бик матур фикерләр әйтелде, рәхмәт. Автор сүзләре укыла: ”Хәрби хезмәтен үтәгәндә 22 яшендә һәлак булган лейтенант Олег Шәйхетдиновка багышлыйм бу әсәремне “, дип яза автор үзе.

Укытучы. полковник Фәрит Шәйхиевнең үлгән улына мөрәҗәгатен укый.

Укытучы. Кем соң ул Фәрит Шәйхиев? Аның балачагы нинди шартларда үтә? Әтисе кем була?

Укучы. Ул күп балалы гаиләдә туа. Аның балачагы мохтаҗлыкта үтә . Иртән торуга гаиләдәге һәр кешене бер уй борчый: бүген нәрсә ашарга? Ә әтисе Миннетдин агай балта остасы була. Авылда маур-матур йортлар, мунчалар сала, мич чыгара, тегү тегә, кешеләргә сугым суя. Аның әнисе дә хезмәт сөйгән. Колхозда эшли. Бригадир нинди эшкә кушса, шунда чаба.

   Урта мәктәпне тәмамлагач, Фәрит Шәйхиев Саратов хәрби училищесына укырга керә. Өч елдан соң офицер киемнәрен киеп, иңнәренә лейтенант погоннарын тагып , авылына кайта.

  Халисә белән алар авыл клубында танышалар. Яшьләр төрле уеннар , биюләр оештыралар.

(Укучылар “Челтәрле” җырлы-биюле уенын башкаралар)

Укытучы. Әйе, укучылар, хәзер менә мондый  күңелле кичәләрне сагынып сөйләргә генә кала. (Гармун тавышы яңгыратыла) Авылларда мондый гармун тавышлары ишетелми, кичке уеннар онытылды. Хәзер исә яшьләр клубның бер почмагында утны сүндереп, магнитафон тасмасыннан агылган карлыккан тавыш астында үрле - кырлы сикерергә яраталар. Ә шулай да без мәктәбебездә тәрбия чаралары буларак, милли йолаларга, бәйрәмнәргә тугры булып калабыз .

Нинди бәйрәмнәр үткәрәбез без.? (“Сабантуй”, “Сөмбелә”, ”Нәүрүз”, “Карга боткасы “) Соңгысыннан өзекләр карау.

Укытучы. Әсәр буенча сөйләшүебезне дәвам итик. Повестьның геройлары – Фәрит белән Халисә әнә нинди матур, күңелле кичәдә танышалар һәм бер-берсенә гашыйк булалар. Ике ел буе алар хат алышалар, аннары өйләнешәләр. Алар бик тату яши. Менә яшь гаиләдә көтеп алынган малай туа. “Малай ул шатлык кына түгел, бик зур горурлык та”- ди язучы. Малае юк атага кешеләр ничектер кимсетебрәк карыйлар, ә хәрбиләр арасында бу аеруча нык сизелә. Монда бөтен нәрсә Ватан язмышы белән үлчәнә. Ә Ватанның язмышы малайлар кулында. Ф.Шәйхиев тә улының хәрби кеше булуын тели.

“Менә син ай үсәсен көн үсеп, әтиең кебек командир булырсың, шулаймы?”- ди ул.

 Улына исемне дә үзе куша.

292-293 нче битләрдәге исем кушу турындагы өзек рольләргә бүлеп укыла.

(Тактага “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән плакат эленә.)

Укытучы. Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Балага матур исем кушу телне, милләтебезне хөрмәт итү дигән сүз. Исең –акылың китәрлек,тел әйләнмәслек исем кушмасак, безнең татар исемнәре беткәнме? Менә ул тел югалту нәрсәгә китерә. Теле юкның - дине юк, ди халык. Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына мәгънәсез исемнәр кушалар. Заманча булсын, имеш.

Мәсәлән, Эльбрус- тау исеме

                  Снежена- эткә дә шулай кушалар .                

 Чаллыда  бер гаилә  улларына КамАЗ дип исем кушкан.

Дөрес, соңгы елларда халкыбызның күзе ачылды, тормышка аек күз белән карый башлады, исемне йолаларга туры китереп куша башлады. Әхлакый тәрбия, динебез кайтты, яшьләр мәчетләргә тартыла.

Укучылар үз исемнәренә аңлатма биреп китә. 

- Героебыз Ф. Шәйхиев исә улына аңлы рәвештә рус исеме куша.Шулай итеп, аны теленнән, милләтеннән, гореф-гадәтләреннән аера. Безнең мөселман халкында да, татар телендә тирән мәгънәле  исемнәр бик күп бит. (Татар исемнәре сүзлеге күрсәтелә, исемнәр турында шигырьләр укыла.)

                  Татар исеме-иң-иң матур исем,

                  Әни кебек-бердәнбер бит ул.

                  Исем бетә икән- җисем бетә,

                  Башны кисү белән бер бит ул. (Ә.Мәхмүдов)

                  Авылдан шәһәргә китә

                   Әнвәрләр һәм Рәсимнәр,

                   Мәдинәләр, Гарәфиләр,

                   Талиплар һәм Касыймнар-

                   Озатып кала аналары.

                   Авылга кунакка кайта

                   Андрейлар, Рустиклар,

                    Марияләр, Геннадийлар,

                     Николайлар, Толиклар-

                    Киткәннәрнең балалары. (Таһир Шәмсуров)

-Ә хәзер шушы темага “Нәфис сүз” бәйгесендә районда 3 нче  дәрәҗәле дипломга лаек булган 7 нче класс укучысын тыңлыйк әле. (М.Хөсәен.”Мин Җәмилә түгел, Женечка”)

Укытучы. Арттырмыйм да, киметмим дә, - шуны бел

                  Татар теле-энҗе-мәрҗән тулы тел.

                   Моңлы тел ул, нурлы тел ул-туган тел.

                   Баш өстендә кояш була  торган тел,- дип яза Факил Әмәк. Әйе, гаҗәеп бай. Аһәңле, назлы, аңлаешлы тел ул- туган телебез.

Укытучы. Үз ихтыяры белән түгел, ә әтисенең теләге белән  рус исемен алган Олег образы турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы.  Ул 1967 нче елның 14 декабренда Пермь шәһәрендә туа. Олег кара кашлы, кара чәчле, ачык зәңгәр күзле була. Аның балачагы хәрби шәһәрчектә үтә. Офицер гаиләсендә туган малай бишегеннән төшүгә үк солдатка әверелә. Уенчыклар һәммәсе үтерү коралы: пистолет, пулемет, танк, самолет. Әтисе аны иртән “подъем” дип уята, “отбой” дип яткыра. Олег, әтисеннән үрнәк алып, һәр көнне салкын су белән коена.  Алар кыш көне, урамга чыгып , тәннәрен кар белән ышкыйлар, йөгерәләр, сикерәләр. Укырга кергән елны   әтисе аңа туган көненә пневматик пистолет алап бирә. Үсә төшкәч аңа чын мылтык, чын автомат  тотарга рөхсәт итә башлыйлар. Кыскасы, Олег инде үзен хәрби тормыштан башка күз алдына да китерә алмый башлый. Шуңа күрә ул, сигезенче классны тәмамлагач, Свердловск шәһәрендәге Суворов училищесына  укырга керә. Укуы җиңел булмый, казармада катгый режим хөкем сөрә. “Подъем белән торасың, отбой белән ятасың”, -дип  яза Олег сөйгән кызы Маринага. Иртән торгач, йөгереп кайтулар, хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнүләр, уку 13 яшьлек  үсмер өчен җиңел булмый. Начар укырга, “2” ле алырга ярамый, Әтисе аңа  һәрвакыт :” Булачак офицер армия тормышының барлык авырлыкларын белергә тиеш”,- дип тукып тора. Аннары Олег Чиләбедә  югары танк училищесын  тәмамлый һәм Әрмәнстандагы Кировакан шәһәренә хезмәт итәргә җибәрелә.

Укытучы. Монда  безнең героебыз нәрсәләр белән очраша?  

Укучы. Әмма Олег хәрби хезмәттә тәртипсезлек, гаделсезлек, икейөзлелек, башбаштаклык белән күзгә - күз очраша. Җыелышта ул гаделсезлеккә каршы чыгыш ясый: “Бу җәһәннәм оясын күптән туздырырга  вакыт иде инде. Без кайда? Совет Армиясендәме, әллә һәркөн  үз оясына нәрсәдер урлап ташучы диюләр патшалыгындамы? Өлкән командирлар кешеләрнең  гомере бәрабәренә  байлык җыя. Кече командирлар эчә. Полкта дедовщина . Беркем бернигә дә җавап бирми. Ә иң яман үрнәкне полк командиры үзе күрсәтә.”

   Шулай итеп, Олег дөреслекне ачып сала. Командирлар, фаш ителүдән куркып, аны юлдан алып ташлыйлар. Бозлавык көнне ватык машинага утыртып, йөк  алып кайтырга станциягә җибәрәләр, янына ялланган  үтерүчене утырталар. Ул Олегның башына тимер белән китереп суга. Чәчәктәй гомер әнә шулай өзелә.

 Укытучы.   Менә шушы хәлләрдән соң Ф. Шәйхиев  уйлана, үз хаталарын аңлый башлый.  (Шул хакта өзекләр укыла)

Укытучы. Майор Шәйхиевның уңай яклары бармы? (Гадел, бик тырыш, намуслы, патриот. Аның өчен иң изге нәрсә- Ватанга хезмәт итү, илгә тугры булу. Ул Ватан белән намус төшенчәсен янәшә куярга өйрәнгән)

-Тискәре яклары турында нәрсә әйтә аласыз? (Маңкорт, теленнән, диненнән, халкыннан аерылган)

 - Тормышта явызлык, мәкер дә барлыгын әйтеп, улын дөньяны танырга өйрәтмәгән. Майор Шәйхиевулын да үзе кебек гомерлек армия хезмәтенә әзерли.

- Майор Шәйхиев үзгәрәме? (Үзгәрә,тик моның өчен олы фаҗига кичерү- улының үлеме кирәк була. Ул ике зур югалту кичерә: улын, Ватанын)

-Маңкортка әйләнүендә ул гаеплеме? (Өлешчә. Күпчелек гаеп хөкүмәт сәясәте. Татарлыктан хурлану.)

- Ә аның хатыны – Халисә-иренә каршы киләме? (Халисә баласын телсез, милләтсез калдырырга теләми, ата-баба йолаларын сакларга тырышып карый. Әмма үз дигәнендә тора алмый.)

- Ни өчен әсәр “Кайту” дип атала? (Ф.Шәйхиев үз тамырына, асылына , ата- баба гореф –гадәтенә, теленә, иленә авыр кичерешләр, олы корбаннар аша кайта. Шуның өчен Ф.Яруллин әсәрен “Кайту” дип атаган)

  1. Фәрит Шәйхиевнең милли үзаңы уяна башлыймы? Нәрсә ул милли үзаң? (Плакат эленә: Милли үзаң- үзеңнең татар милләтеңне бөтен тирәнлеге белән тану, аны ярату, яклау, ихтирам итү. Туган телеңне , гореф-гадәтләреңне, динеңне  чын-чынлап белү.)

  1. Язучыны нәрсә борчый? Ул бу әсәрдә нинди проблемалар күтәрә? (Ватан  проблемасы - элек какшамас гранит кыя кебек күренгән СССР ның кисәкләргә бүлгәләнеп авып төшкән кебек,  күпләр рухи һәлакәткә дучар булдылар, ди повесть, армиядәге тәртипсезлекләр, аның эчтән җимерелүе, милли гореф-гадәтләр, йолаларның, милләтнең юкка чыгуы, татарларның маңкортлашуы.)

  1. Әсәрнең төзелешендә нинди үзенчәлекләр бар? (Олегның көндәлеге, хатлар кулланыла)  

  1. 1990 елларда язылган әсәрдә күтәрелгән ул проблемалар бүгенге тормышыбызда чагылыш табамы? (Әсәрдә күтәрелгән проблемалар бүген дәүз әһәмиятен югалтмаган. -Тел, милләт язмышы тагы да актуальрәк була бара, бик күп ата-аналар, тыныч вакыт булуга карамастан, газиз улларын югалта. Шушы якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетләр кара табутта туган ягына кайта.)

  1. Повесть сезгә ошадымы? Ни өчен? (Әсәр гаҗәеп тормышчан, укучы күңелен кузгата, уйларга, фикерләргә мәҗбүр итә. Безнең илдә яшәү беркайчан да җиңел булмаган, туган телне саклау, яклау авыр. )

  1. Ә хәзер дәфтәрләргә ”Кайту “ әсәренә отзыв - бәяләмә язып, дәрескә йомгак ясарбыз.(Авторы – Ф.Яруллин. Әсәрдә 80-90 нчы еллардагы тормыш сурәтләнә. Повесть 9 бүлектән тора, 28  битле. Төп проблемасы – Ватан, тел, милләт язмышы.”Әйдәгез, барыбыз да үзебезнең  асылыбызга  кайтыйк, милләтебез өчен тырышыйк!” дип чаң суга Ф. Яруллин. Татар халкы белән горурланырга кирәк ! Әсәр татарның маңкортларын тәнкыйтьли.

Әсәр киң катлау укучылар  өчен язылган. Милли хисләр, милли үзаң тәрбияли.)

Укытучы. Әйе, безнең героебыз да соң булса да үзенең кыйбласына, асылына кайтты. (Әсәрнең соңгы кызыл юлын уку)

3.Дәресне йомгаклау, укучылар эшен бәяләү.

    - Һәр татар кешесе милләтем дип янып, туган телем дип өзгәләнеп, диненә, өммәтенә тугры булып яшәсә, без югалмаячакбыз, укучылар. Әсәр безгә шуны искәртә, шул турыда кисәтә.

             Халкың белән горурланыр өчен

             Нигезең  бар, татар баласы !

             Татармын диеп сөен-

             Бөек халык

              Тарихларда мәңге каласы!

Гарьләнмә татарлыгыңнан  ,

Алыштырма исемеңне,

Онытма  телеңне, илеңне,

Асылыңа кайт, татар!

Әлмәт районы

Яңа Нәдер урта мәктәбендә

2007нче елның гыйнварында

район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында

үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Торжественное открытие I открытого слёта юных экологов Агинского Бурятского округа (с приглашением команд Забайкальского края).

Природа является первоосновой всякой красоты. Она может размягчить даже самые чёрствые сердца. Великая природа, окружающая нас, способна порождать великие мысли и поступки.Вы услышали звуки музыки. Ав...

Поурочная разработка по теме "Бердәй тәэсир итүче көч"

Тема: Бердәй тәэсир итүче көч.. Максат: көч, вектор зурлык буларак, алган белемнәрне ныгыту;              бердәй тәэсир итүч...

Презентация по физике "Бердәй тәэсир итүче көч"

Презентация для 7 класса "Равнодействующая сила" на татарском языке. Матераил  можно исплозовать при изученнии нового материала. В презентации рисунками показаны равнодействующие силы....

Разработка урока на тему "Көчләрне кушу.Бердәй тәэсир итүче көч."

Дәреснең темасы : Көчләрне кушу Бердәй тәэсир итүче көч Дәреснең максаты:    -Бердәй тәэсир итүче төшенчәсе кертү, төшенчәнең физик   мәгънәсен аңлатуга ирешү...

Тест ( 5 класс. "Эсир Куçука курман-и?")

Чувашская литература. 5класс. "Эсир Куçука курман-и?"...