Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тамыр һәм кушымчалар._5_klass.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль гомуми белем бирү мәктәбе
«60нчы гомуми урта мәктәп».

Ачык дәрес темасы:

“Тамыр һәм кушымчалар”.

(Рус мәктәпләрендә укучы татар төркеме өчен. 5нче сыйныф.)

Попова Гөлниса

Гаян кызы

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы

2011

                Дәрес темасы: тамыр һәм кушымчалар.

        Дәреснең максатлары:

1.Тамыр, кушымча, сүз төзелеше турында белемнәрне формалаштыру.

        2. Укучыларга тамыр, сүз ясагыч, форма ясагыч кушымчаларны белергә                      шартлар тудыру.

        3. Балаларга куелган проблемаларны чишәргә этәргеч бирү.

        4. Картларга, инвалидларга, көчсезләргә карата изгелек кылырга теләк           тудыруга шартлар булдыру.  

        Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

 - Исәнмесез, укучылар, хәзер татар теле дәресе. Бүгенге дәресне, мин, Гөлниса Гаяновна, алып барам. Үзегезнең укытучыгыз кебек кабул итегез, каушамагыз. Дөрес җавап биргән өчен фишкалар бирермен. Биш фишка алган укучыга “бишле”, өчкә - “дүртле” булыр.Ә хәзер кунаклар белән исәнләшегез.

Без тел белеме фәненең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы дигән бүлекне өйрәнә башларбыз.

  1. Яңа тема аңлату.

1. Актуальләштерү.

1 нче слайд.

Мәкальне укыйбыз. Мәкальләрнең төп фикере нәрсәдә? Көннең нинди вакыты булуга карамастан, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дип әйтәбез. Димәк, без мәкальдәге сүзләрнең мәгънәсен ачыкладык.

2 нче слайд.

Без  яхшылык, изгелек, кайтыр сүзләрен төзелеш ягыннан карадык. Димәк, безнең тема нинди?
3.
3 нче слайд. 

Тамыр һәм кушымчалар.
- Сүзнең мәгънәсен лексика өйрәнә. Тамыр һәм кушымчаларны – сүз төзелеше һәм ясалышы дигән фән өйрәнә.
- Сүз төзелеше һәм ясалышы дигән фән нәрсә турында өйрәнә? Тамыр, нигез һәм кушымчалар турында өйрәнә.

4. 256 күнегүне телдән эшләү.
Сүзләрне иҗеккә һәм мәгънәле кисәккә аеру.
кү-ңел-ле                                 күңел-ле
кы-зым                                    кыз-ым
у-лы-быз                            ул-ыбыз
эш-лә-дек                            эш-лә-де-к
ки-лер-ләр                            кил-ер-ләр
кө-ле-гез                            көл-егез.
Иҗек белән мәгънәле кисәк төшемчәсе тәңгәл (совпадают) киләме?
 5. 4 нче слайд. 

Бу сүзләрнең кайсы кисәкләре уртак?  Эшлә, эшче, эшлекле; белә, белемле, белгеч, белдекле; күңелле, күңелсез, күңелләр.
6. 5 нче слайд.

Тамыр нәрсә ул? (Сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерүче кисәк).

7. 6нчы слайд.

 Эш, бел, күңел тамырлары белән җөмлә уйлагыз. Миңа бу эш ошый. Син күбрәк бел. Димәк, тамыр сөйләмдә үзе генә кулланыламы?

Тамыр – сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул  сөйләмдә үзе генә кулланыла ала: бар, кил, яшел.

8. 7нче слайд.

Хәзер менә бу сүзләргә игътибар белән карагыз. Бу сүзләрнең кайсы кисәге уртак?
Бу кушымчалар үзләре генә кулланыла алалармы?

9. 8нче слайд.

 Хәзер без кечкенә генә уен уйнап алырбыз. Мин сезгә әйбернең нинди эш үтәгәнлеген әйтәм, ә сез кем яки нәрсә икәнлеген әйтерсез.

10. 9нчы слайд. 

Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар – сүз ясагыч кушымчалар дип атала һәм язуда /\ билгеләнә. Рус телендә приставка, суффикс, окончание төшемчәсе бар, татар телендә кушымчалар гына кулланыла.. Кушымчалар өстәп языгыз:
Мин иртән торды... һәм тәрәзә... карады... . Урам... кар яуган. Бала... кар тәгәрәтеп уйный.. . Минем дә уйныйсы... кил... .Мин киен... алар янына чыкты... .
 
Җөмләләр дөрес булсын өчен нәрсәләр өстәдек?
- Кушымчалар.
- Алар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәме?Алар сүзнең формасын үзгәртәләр.Без хәзер тест язарбыз. Эшне дөрәс үтәр өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатлыйбыз.

11. 10нчы слайд.  

Сүз төзелеше- сүзнең мәгънәле кисәкләрен-тамырын,нигезен, һәм кушымчаларны өйрәнә.

 11нче  слайд.  

Тамыр-сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.Ул сүзнең  төп лексик мәгънәсен белдерә, сөйләмдә үзе генә дә кулланыла. Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә, үзләре генә кулланылмый.

 12. Тест.

1.Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди фән өйрәнә?

        а) сүзнең төзелеше һәм ясалышы дигән фән;

        б) лексика;

        в) фонетика;

        г )синтаксис.

2.Мәгънәле кисәкләр ул...(дөрес булмаган җавапны тап):

        а) тамыр;

        б) сүз ясагыч кушымча;

        в) иҗек;

        г) форма ясагыч кушымча.

3.Тамыр ул...(дөрес булмаган җавапны билгелә).

        а) сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше;

        б) төп лексик мәгънәне белдерүче кисәк;

        в) сөйләмдә үзе генә дә кулланыла алучы кисәк;

        г) Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче кисәк.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт:

        а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем;

        б)күңел-сез-лек-лә-рем;

        в)күңел-сез-лек-ләр-ем;

        г)кү-ңел-сез-лек-ләрем.

5.Җырлагансыз сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

        а)җиде;

        б)биш;

        в)алты;                                                                                

             г)дүрт

12нче  слайд.  

III. Йомгаклау.

  1. Фишкаларны санап билге кую.

  1. Өй эше бирү. а) 260нчы күнегү.
                        б) Җөмләләрне хикәя булырлык итеп язу.

(Безнең урамда яңа мәктәп төзеделәр. Ул бик матур һәм җылы. Мәктәп тәрәзәсеннән яшел агачлык күренеп тора. Мәктәптә балалар белем алалар, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Безгә укытучыларыбыз кешеләргә ярдәмчел булырга, тәртипле булырга өйрәтәләр.”Хәйрия” елында без ятимнәргә, картларга,ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыштык.”Гаилә” елында да эшебезне дәвам итәрбез. Акыллы, игелекле  һәм белемле кешеләр илебез өчен кирәк).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....

Аергыч. 8 класс, татар төркеме

Дәреслек-ул безнең ярдәмче коралыбыз гына. Төрле юллар, алымнар кулланып, укучыга теманы дәреслексез дә аңлатып була. Дөресрәге, укучылар үзләре моңа ирешә. Ә укытучы дирежерлык кына итә. 8 нче сыйныф...