“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”
презентация урока для интерактивной доски (10 класс) по теме

Фатхетдинова Альбина Фирдависовна

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzrte_pushkin_v_lermontovtukay_-.pptx772.13 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Х әзрәте Пушкин вә Лермонтов ,Тукай – өч йолдыз ул” 10 нчы сыйныф укучылары өчен Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешләрне күзәтү дәресе. Төзүче:Фәтхетдинова А.Ф. Чуар – Абдул гомуми белем бирү мәктәбе 2011 ел

Слайд 2

Максат : Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешләрне күзәтү Бөек рус шагыйрьләренең Тукай иҗатына йогынтысын ачыклау Әдәби багланышларны күзәтү һәм тикшерү барышында укучыларда танып- белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, акыл эшчәнлеген ,логик фикерләүләрен үстерү Татар һәм рус халкының күптәннән килгән дуслыгын,бердәмлеген төшендерү Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, аларда гражданлык һәм толерантлык хисе тәрбияләү

Слайд 3

Дәрескә эпиграф : “Шиг ъ ре Лермонтов вә Пушкин –олуг саф диңгез ул” Г.Тукай “Образ ца ми мне Пушкин и Лермонтов слу жат» Г.Тукай. “Pushkin and Lermontov serve samples to me” G.Tukay

Слайд 4

Килә язлар,китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә... Һәр ел саен Тукай гына Япь-яшь килеш кала бирә.

Слайд 5

26.04.1886 –15.04.1913 06.06.1799 - 10.02.1837 15.10.1814 - 15.07.1841 Александр Сергеевич Пушкин Габдулла Тукай Михаил Юрьевич Лермонтов

Слайд 6

Г.Тукайның Лермонтов һәм Пушкинга багышланган нинди әсәрләре бар һәм алар нинди шигъри юлларда чагылыш таба? Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам. “Бер татар шагыйренең сүзләре”шигыре Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш. “Кыйтга” шигыре Тиңдәшсез шагыйрь булдың, афәрин,Пушкин Александр Минем дәртем һәм омтылышым синең дәртең белән бер үктер. “Пушкинә” шигыре Хәзрәти Пушкин авылда язды үз “Евгениен” Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен . “Пушкин вә мин” шигыре

Слайд 7

1809 нчы елда б өек инглиз язучысы Байрон “ Альбомга ” шигырен яза.1836 елда М.Лермонтов аны рус теленә тәрҗемә итә.100 елга якын вакыт үткәннән соң , 1807 елда, Тукаебыз да шул тәрҗемәгә ияреп шигыр ь иҗат итә.Шуны дә әйтеп китәсем килә:шигыр ьне язганда Байронга 21,Лермонтовка 22 ,ә Тукайга 21 яш ь була . 22.01.1788 -19.04.1834

Слайд 8

Byron «Lines written in an album, at Malta» As o'er cold sepulchral stone Some name arrests the passer-by: Thus, when thou view'st this page alone, May mine attract the pensive eye! And when by thee that name is read, Perchance in some succeeding year, Reflect on me as on the dead, And think my heart is burried here. М.Ю. Лермонтов « В альбом(из Байрона)» Как одинокая гробница Вниманье путника зовет, Так эта бледная страница Пусть милый взор твой привлечет. И если после многих лет Прочтешь ты, как мечтал поэт, И вспомнишь как тебя любил он, То думай, что его уж нет, Что сердце здесь похоронил он. Г.Тукай Байроннан Бераз елдан соң укып бу шигырьне , Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны, Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан , Ничек янган , синең өчен җан аткан . Белерсең: инде шагыйрь юк диерсең; Егылган ул , сирәк мәхлук! диерсең. Фикер кыйл : шунда , ди , инде ул үлгән, Йөрәген бу шигырь астына күмгән.

Слайд 9

Н әрсә чагыштырыла Габдулла Тукайда “Шүрәле” Александр Пушкинда “Руслан һәм Людмила” Язылу вакыты XX нче гасыр башы 1907 ел. XІX гасыр башы 1820 ел. Жанры Әкияти поэма Әкияти поэма Темасы Явыз көчләрнең җиңелүе, яхшылыкның җиңеп чыгуы. Явыз көчләрнең җиңелүе, Яхшылыкның җиңеп чыгуы. Идея эчтәлеге Гаепсез әкият герое- Былтырның үз алдына килгән куркынычтан зирәклек, тапкырлык күрсәтеп котылуы, ә явыз Шүрәленең, бүтән Шүрәлеләргә сабак булырлык “капканга” эләгүе Әкият геройларының явызлыкка корылган өстен көчләре китергән зур каршылыклар аша да чын мәхәббәт хисләренең җиңеп чыгуы. Компози ц ион алымнар “Шүрәле” әкияте карурманда күзәтелә. Төп геройлар бу әкияттә: Шүрәле һәм батыр егет була. “Руслан һәм Людмила” поэмасы төрле урыннарда: князь Владимирның сараенда, карурманда һәм явыз көчләрнең сараенда күзәтелә. Төп геройлар бу поэмада: Руслан һәм Людмила була. Тел сүрәтләү чаралары Бу поэмада чагыштыру, аллегория, эпитет һәм метафора кулланыла. Бу поэмада: метафора, эпитет, аллегория кулланыла. Тукайның “Шүрәле”һәм Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмаларын чагыштыру.

Слайд 10

Г.Тукай “Шүрәле” Пушкин ”Руслан һәм Людмила”

Слайд 11

Чыннан да, Тукаебыз халык авыз иҗатына таянып, халык тарафыннан үз итеп кабул ителерлек искиткеч гүзәл әсәрләр иҗат итте.Фольклорга мәхәббәт әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайтты, образлылыгын көчәйтүгә китерде.Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итте.

Слайд 12

Тукайның “Яш ьл әр” һәм М.Ю.Лермонтовның “Уйлану” шигыр ь ләрен анализлау. Нәрсә чагыштырыла Габдулла Тукай Михаил Юрьевич Лермонтов Исеме “ Яш ь ләр ” “ Уйлану ” Язылу вакыты 1910 ел 1838 елны Петербургта Ж анры Элегия (лирик геройның эчке монологы ) . Элегия (лирик геройның эчке монологы ) . Темасы Үз буын кешеләренең пассивлыгына ризасызлык белдерү . Үз буын кешеләренең пассивлыгына ризасызлык белдерү . Идеясы Яш ь буынның яшәү максаты булмауда гаепле , көрәшкә өнди . Яшь буынның яшәү максаты булмауда гаепле , көрәшкә өнди . Геройлар Яш ь ләр . Патриот кеше . Аваздаш шиг ъри юллар Бара милләт зәгыйф ь абыныр , абынмас . Сүнә яшьләрдә ут кабыныр , кабынмас . Кичә якты вә милли бер күңелдән . Бөген тычкан утыдай нур табылмас . Буп-буш яки дөм караңгы киләчәкле . Үзебезнең буынга мин карыйм әрнеп . Өскә йөкләп белем белән биргә шикне . Картая ул эшсезлектән күгәреп . Аталарның соңга калган акыллары , ялгышлары белән баеп без яшибез . Ышанабыз халык көчсезлегенә . Бабайлар һөһрәтен сагыныр-сагынмас . Тотып милләт ливасын , юлга чыктык : “Бу куллар мәңге , дип , җиргә салынмас “. Егетләр ! Бездә көч юк , ахры , булмас . Көлеп карп үткән көннәргә без бары ашыгабыз үләргә-бәхетсез , дансыз ... Сүзсез , эзсез узарбыз дөнья буенча .

Слайд 13

Без XX гасырда Тукай белән бергә яшәдек, XXI гасырга аның белән бергә атлап кердек. Республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиев: “Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!”- диде. Чыннан да, татар дөньясы бүген яңарыш юлында. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры безне якты киләчәккә өнди, милли рух тәрбияли.

Слайд 14

Габдулла Тукай Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы . Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән , Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән . И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым , кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл , дип , үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Слайд 15

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе

1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар   хисабына   баету  һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...