"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Агишева Айгуль Иршатовна

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сабантуй24.3 КБ
Файл сыйфат 5кл15.42 КБ
Файл ясалма сүзләр23.95 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф рус төркеменең татар әдәбияты дәресенең план- конспекты

Тема: Сабантуй 

Максатлар: 1) татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында укучыларга мәгълүмат бирү;

2) бу бәйрәмгә кызыксыну уяту;

3) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыкларын арттыру.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек, проектор, презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]           [Һ]

  1. Яңа материал аңлату

УЫТУЧЫ: Укучылар, безнең бүгенге дәресебез татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга багышланыр. Дәрес темасына кереп китәр алдыннан, әйдәгез татар халкының йолалары, бәйрәмнәрен искә төшереп узыйк. Сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

УКУЧЫ: Нәүрүз, Корбан бәйрәме,

УКЫТУЧЫ: Бик дөрес, рәхмәт.( текстка нигез булдыру) Ә Сабантуй турында нәрсәләр беләсез? Ул кайда, ничек уздырыла? Анда нәрсәләр уздырыла? Кайсыгыз җавап бирә?

УКУЧЫ: Сабантуй җәен уздырыла. Ул Казанда да, авылларда да уза. Анда төрле конкурслар була.

УКЫТУЧЫ: Рәхмәт, бик яхшы. Дәрестә без бу бәйрәм турында тулырак сөйләшербез. Һәм бик күп яңалыклар белербез.

  1. Белемнәрне ныгыту

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәреслекләрнең 95 битен ачып, анда бирелгән          “Сабантуй” текстны укырбыз. Тәрҗемә итәрбез.

( тестны уку, яңа сүзләрне аеру, тәрҗемә итү, сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу)

Җыючы- сборщик                    көлкеле- потешный

Чабыш- скачки                         бәйләнгән- завязан

Чаба- скачет                             карап торучылар- зрители

Көрәш- борьба                         рәхәтләнеп – от души

Мәйдан – площадь

  1. Гомумиләштереп кабатлау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Бик яхшы тәрҗемә иттегез. Әйдәгез, текст буенча сорауларга җавап бирик.

  1. Сабантуйда нәрсәләр җыялар?
  2. Бүләкләрне кем җыя?
  3. Бәйрәм кайда уздырыла?
  4. 1 нче нинди ярыш була? Анда кемнәр катнаша?
  5. Батыр калган кешегә нәрсә бирәләр?
  6. Сез сабантуй бәйрәмен яратасызмы?
  7. Ярышларда катнашканыгыз бармы?

(укычыларның җаваплары тыңлана)

Укучылар, хәзер әзршк ял итеп алыйк. Игътибар белән экранга карыйбыз, Сабантуй буенча презентация булыр.

Дәрестә актив катнашуыгызга бик шат. Сабантуйларда катнашыгыз, татар халкының милли бәйрәмнәрен онытмагыз.

Өй эше: 97б. “Сабан туенда” шигырен ятларга.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин, сау булыгыз.

Тема: Габдулла Тукай музее

Максатлар: 1) татар халкының бөек шагыйре – Г. Тукай музее турында укучыларга мәгьлүмат бирү; 2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыкларын арттыру; 3) музейга карата кызыксыну уяту;

Дәрес тибы: яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек, поектор.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]           [Һ]

III. Яңа материал аңлату

УКЫТУЧЫ: Укучылар, бүгенге дәресебез татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена багышланыр. Аның музее турында күп кенә яңалыклар белербез. Аңа кадәр, әйдәгез шагыйрьнең биографиясен искә төшереп алыйк.

Кем ул Г. Тукай?

Ничәнче елда туган?

Туган авылының исеме ничек?

Сез аның нинди шигырьләрен һәм әкиятләрен беләсез?

1 укучы: Г. Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә туа.

2 укучы: Туган авылының исеме- Кушлавыч.

3 укучы: “ Бала белән күбәләк”, “ Эш беткәч уйнарга ярый”, “ Кәҗә белән сарык”, “ Су анасы”

УКЫТУЧЫ: Молодцы,  укучылар. Сорауларга бик дөрес җавап бирдегез.

 Г. Тукайның музее Кырлай авылында да бар. Һәм без аны башлангыч сыйныфтан ук беләбез. Ә Казандагы музеен безнең әле күргәнебез юк. Менә шул музей турында якыннан танышырбыз.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәреслекләрнең 127б. Габдулла Тукай музее текстын ачабыз. Текстны укырбыз һәм тәрҗемә итәрбез.

( тестны уку, яңа сүзләрне аеру, тәрҗемә итү, сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу)

Шушы- этот

Мәчет кенәгәсе- книга в мечети, куда записывались рождение и смерть человека

Ятим бала- сирота

Әле- то... , то...

Мәңгелек – вечный

Шәхси- личный

Диярлек- почти, можно сказать

  1. Гомумиләштереп кабатлау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Бик яхшы тәрҗемә иттегез. Әйдәгез, текст буенча сорауларга җавап бирик.

Тукай музее кайчан ачылган?

Ул елда шагыйрьнең нинди юбелее булган?

Габдулланың әтисе кем булган?

Тукай кайларда яшәгән?

Шагыйрь халыкка нәрсәләр калдыра?

( укучыларның җаваплары тыңлана, музей турында презентация карала)

Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы.( билге кую)

Өй эше: текстың эчтәлеген сөйләргә.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.

Тема: Татарстан - минем туган җирем

Максатлар: 1) Татарстан турында укучыларга мәгълүмат бирү; 2) укучыларның бәйләнешле сөләм телен үстерү, тел байлакларын арттыру; 3) Туган ягыңа мәхәббәт тшрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]         [W]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]           [Һ]

Узган дәрес материалын искә төшерү; сүзләрне кабатлау

  1. Яңа материал аңлату

УКЫТУЧЫ: Укучылар, безнең бүгенге дәресебез туган ягыбыз- Татарстанга багышланыр. Нәрсә соң ул туган як, туган җир? Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1нче УКУЧЫ: Туган җир ул – без яшәгән урын.

2 нче УКУЧЫ: Туып үскән җир.

УКЫТУЧЫ: Бик дөрес, укучылар. Сезнең фикерләрегез дөреслеккә туры килә. Ә безнең туган җиребез нәрсә икән?

3 нче УКУЧЫ: Минем уйлавымча, безнең туган җиребез ул – Казан.

УКЫТУЧЫ: Рәхмәт. Әйе, Казан- безнең туган шәһәребез. Ул кайсы республика башкаласы соң?

4 нче УКУЧЫ: Татарстан республикасының башкаласы.

УКЫТУЧЫ: Әйе, бик дөрес. Дәрестә сезнең белән туган ягыбызның табигате, кайда урнашканлыгы , нинди шәһәрләр һәм районннар барлыгы, һәм башкалар турында сөләшербез.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыт

УКЫТУЧЫ: Укучылар, әйдәгез әле дәреслекләрнең 74 битен ачыйк. 1 нче күнегүдә сүзләрне дөрес итеп укырга кушкан. Шушы күнегүне эшләп алыйк. Күнегүдә w, һ авазлары еш кулланыла, игътибарны шул авазларның дөрес әйтелешенә юнәлтик.

( хор белән һәм аерым укучылардан күнегүне эшләтү)

Молодцы, укучылар. Инде без Татарстан турындагы текстны укырга әзер. 74 бит 4 чне күнегү.

( текстны уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне аеру,  сүзлек дәфтәренә яздыру)

Ватан –Родина

Калын- густой

Дала – степь

Бурсык – барсук

УКЫТУЧЫ: Әйдәгез, хәзер белемнәрне ныгытар өчен, текст буенча сорауларга җавап бирик.

  1. Татарстан нинди республика?
  2. Ул кайда урнашкан?
  3. Аның аркылы нинди елгалар ага?
  4. Татарстанның табигате нинди?
  5. Урманнарында нинди җәнлекләр яши, нинди агачлар, үләннәр үсә?
  6. Син кайсы шәһәрдә яшисең?
  7. Туган ягыңның табигате нинди?

( кукчыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Сорауларга төгәл җаваплар бирдегез. Тарастан турында бик күп китаплар, рәсемнәр , фильмнар бар. Олырак сыйныфларда сөләшербез. Әлегә дәресебезне тәмамлар вакыт җитте.

Билге кую.

Өй эше: 75бит 7 нче күнегү.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.

 



Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат һәм исем ясагыч кушымчалар

Максатлар: 1) ясагыч кушымчаларны истә калдыру;

2) укучыларның фикер өйртү сәләтләрен үстерү;

3) татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек, проектор, такта

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]           [Һ]

  1. Яңа материал аңлату

УКЫТУЧЫ: Укучылар, без сезнең белән сүзнең тамыры һәм кушымчасы барлыгын беләбез инде. Кушымчаларның төрләрен дә беләбез. Нинди төрләрен беләсез?

УКУЧЫ: Исемнәрнең килеш, тартым, сан кушымчалары, фигыльләрдә заман, зат кушымчалары.

УКЫТУЧЫ: Яхшы. Дөрес. Бүгенге дәресебез башка төр кушымчаларга багышланыр. Алар сүз ясагыч кушымчалар дип аталалар – Словообразующие окончания. Бу төр кушымчалар бер сүз төркеменән икенче сүз төркеме ясыйлар. Дәрестә без исем һәм сыйфат сүз төркеме ясый торган кушымчаларны карап узарбыз.

Хәзер экранга карадык. Монда сүзләр язылган. Сүзләрнең кайсы сүз төркеменә карауларын һәм тәрҗемәләрен әйтегез.

( карлы, җырчы,күзлек, тәмсез)

УКУЧЫ: карлы- снежный, тәмсез не вкусный- сыйфат, җырчы- певец, күзлек-очки- исем.

УКЫТУЧЫ: Бик дөрес. Молодец. Хәзер тамырларын табыйк.

Күз, тәм, җыр, кар – тамыр. Димәк, -лык/-лек, -лы/-ле, -чы/-че, -сыз/-сез- болар сүз ясагыч кушымчалар- словообразующие окончания. Бу кушымчалар ярдәмендә исемнән исем, исемнән сыйфат ясала.

Белүегезчә, сүзнең нечкә, калын әйтелешенә карап кушымчаларның нечкә яки калыны ялгана.

  1. Белемнәрне ныгыту

УКЫТУЧЫ: - Дәфтәрләрне ачып, число, теманы язып куябыз. Слайдта бирелгән кушымчаларны дәфтәрләгә күчереп язып куябыз.

  • Лык/-лек, -чы/-че, -гы/-ге, -кы/-ке, -сыз/- сез

-Укучылар, тактада сүзләр бирелгән. Бу сүзләргә кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясагыз. Бакча, күз, кыш, тәм, дәрес, яз, җыр.

( Укучыларның җаваплары тыңлана)

Хәзер дәреслекнең 90 битендәге 1 нче күнегүне телдән эшлик.

Укучылыарның җавабы тыңлана.

90 биттәге 2 нче күнегүне эшләү

(1-2 укучының җавабы тыңлана)

  1. Йомгаклау

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәресебез тәмамланып килә.

Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Нәрсә турында сөйләштек?

Нинди кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар дип аталалар?

( укучыларның җаваплары тыңлана)

Дәрестә катанашкан укучыларны бәяләү. Өй эше бирү

Өй эше: кушымчалар ярдәмендә яҗа сүзләр уйлап, язып килү.

УКЫТУЧЫ: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

 

 



Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Дәрес тибы: Грамматик күнекмәләр булдыру, ныгыту.

Максат: 1) Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны истә калдыру;

             2) Предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү         сәләтләрен үстерүне дәвам итү;

             3) Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: табалица, рәсемнәр, дәреслек, проектор

 

                                      Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]        [Һ]

УКЫТУЧЫ: -Укучылар, без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләре темасын үткән идек инде. Ә бүгенге дәресебез сыйфат дәрәҗәләрен кабатлауга багышланыр. – Әйдәгез әле игътибар белән тактага эленгән таблицага карыйк. Әлеге таблицада сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы күрсәтелгән. Шуларны искә төшереп үтик.

СЫЙФАТ ДӘРӘҖӘЛӘРЕ

                 гади дәр.                чагыштыру дәр.    артыклык дәр.        кимлек дәр.

кызыл                                 кызылрак                 кып-кызыл           кызгылт

яшел                                  яшелрәк                   ямь- яшел             яшькелт  

  1. Күнекмәләрне ныгыту.

УКЫТУЧЫ: - Димәк, без сезнең белән яңа гына дәрәҗәләрнең ничек ясалышын карап киттек. Хәзер сезгә шундый 1 бирем: сезгә рәсемнәр тәкъдим итәм, сез шуларның сыйфатларын чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтергә тиеш буласыз

.( укучылар берничә минут эчендә эшләп, телдән әйтеп бирәләр)

  • Молодцы, укучылар! Эшне бик төгәл һәм тиз эшләдегез. Димәк, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясалалар.
  • Дәфтәрләрне ачып, число һәм теманы язып куябыз.Алдагы бирем слайдта бирелгән.

2 Бирем: әлеге җөмләләрдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар төшеп калган, сез шуларны өстәп язарга тиеш буласыз. Җөмләләр астында ярләмче сүзләр бирелгән.  

  1. Урманда ... каеннар үсә. 2. Күктә ... болытлар йөзә. 3. Болында ... җиләкләр пешә. 4. Аланда ... чәчәкләр бар.

Сыйфатлар: зәп-зәңгәр, иң озын, кып-кызыл, бик матур.

Эшләренә нәтиҗә ясала.

УКЫТУЧЫ: - Укучылар, кимлек дәрәҗәсенеҗ ясалу ысулын яҗадан карап үтик. Сезгә алдагы бирем:

Тактада язылган сыйфатларны кимлек дәрәҗәсенә куегыз.

Сыйфатлар: кара, зәңгәр, сары, яшел, кызыл.

Нәтиҗә ясала.

3 бирем: тактада язылган сыйфатларны кимлек дәрәҗәсенә куярга

  • Әйдәгез әле, укучылар сезнең белән бер кызыклы эш эшләп алыйк. Сыйнфны икегә бүлеп, беренче яртысына җөмләләрнең татарчасын, икенче яртысына русчасын таратам. Шуларның татарчасын бер укучы, тәрҗемә парын икенче укучы торып әйтергә тиеш булачак.( биремнәр бастырылган, карточка формасында; өләшенә; эшләнә)

Җөмләләр: 1. Күл диңгездән кечкенәрәк- Озеро меньше моря.

  1. Альбина иң матур күлмәген киде – Альбина одела самое красивое платье.
  2. Бу сумка саргылт төстә – Это сумка желтоватого цвета.
  3. Күктә зәп- зәңгәр болытлар йөзә- На небе плывут очень синии облака.
  4. Якты кояш балкый – Сверкает яркое солнце
  5. Бу сумка яңарак – Эта сумка новее
  6. Минем чәем тәмлерәк – У меня чай вкуснее
  7. Әнием чибәрнең- чибәре – Мама красивая из красивых
  8. Җәй көне бик эссе була – Летом бывает очень жарко.
  9.  Бакчада кызыл алма пешә – В саду созревает красное яблоко.
  1. Йомгаклау.

УКЫТУЧЫ: - Бик яхшы, укучылар. Бу эшне дә төгәл эшләп чыктыгыз.Шулай итеп без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен бик яхшы кабатлап, күнегүләр ярдәмендә ныгытып чыктык, инде киләчәктә бу эш белән авырлыклар булмас дип ышанып калам. Хәзер дәрескә йомгак ясыйк.

( укучыларның алган күнекмәләрен сораулар ярдәмендә тикшерү, ныгыту)

  • Нәрсә ул сыйфат?
  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
  • Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?
  • Артыклык дәрәҗәсе ничек ясала?
  • Кимлек җәрәҗәсе ничек ясала?

Өй эше: “5” ле алырга теләүчеләр өчен “ Яңгыр килә” темасына төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланып, хикәя төзергә; “4”ле алучылар өчен 162бит 3 нче күнегү.

Билге кую

Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен бик шат. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Тема: Сыйфат

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату.

Максатлар: 1) сыйфатларны истә калдыру;

                    2)  сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру;

               3) туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: дәреслек, такта, проектор, рәсем.

Дәрес барышы:

 

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Җылы яктан кайткан кошларны күрдегезме?

Бүгенге һава торышы сезгә ошыймы?

  1. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө]      [Җ]

[Ү]]     [Ң]

[Ә]        [Һ]

УКЫТУЧЫ: Укучылар, безнең дәресебез кызыклы эштән башланып китәр. Берегез басып сыйныфташыгыз турында төрле матур сүзләр кулланып сөйләп бирергә тиеш булыр. Кем тели?

( бер укучының сөйләгәне тыңлана)

Димәк, укучылар, әле генә иптәшегез нинди сүзләр кулланып сөйләде?

УКУЧЫ: Матур сүзләр.

УКЫТУЧЫ: Аларның рус телендәге тәрҗемәсе нинди сорауга җавап бирәләр? Һәм кайсы сүз төркеме булып киләләр?

УКУЧЫ: Какой?- прилагательное.

УКЫТУЧЫ: Әйе, бик дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы - Имя прилагательное- Сыйфат.

  1. Яңа материал аңлату.

УКЫТУЧЫ: Нәрсә соң ул сыйфат? Нәрсәне белдерә? Бүген без бу сорауларга  җавап әзләрбез. Әйдәгез, 3 сыйфат алыйк. Мәсәлән, ак, тәмле, зур. Алар барысы да нинди соравына җавап бирәләр. Ләкин төрлесе төрле мәгънә белдерәләр. Кайсыгыз җавап бирер?

УКУЧЫ: Ак-белый-төсне, тәмле- вкусный- тәмне, зур – большой- күләмне.

УКЫТУЧЫ: Димәк, алар барысы да төрле мәгънәне белдереп киләләр.Моннан чыгып кагыйдәне дә әйтеп бирә алабыз.

  1. Күнекмәләрне  ныгыту

УКЫТУЧЫ: Дәфтәрләрне ачып, число, теманы язып куябыз.

Димәк, сыйфатлар предметларның билгесен белдерәләр. Алар нинди? кайсы? сорауларына җавап бирәләр: җылы көн, ак күлмәк, кечкенә бала.Алар исем белән бергә киләләр.

( дәфтәрләргә кагыйдә яздыру)

Теманы ныгыту максатыннан дәреслекнең 110б. 5 нче күнегүне эшләү.

 ( күнегүне тикшерү)

УКЫТУЧЫ: Укучылар, сезгә бирем. 1 укучы сыйфат, 1 укучы шул сыйфатка туры килерлек исем әйтергә тиеш була.

( укучыларның җаваплары тыңлана, берничәсен дәфтәргә яздырып кую)

УКЫТЧЫ:

  1. Гомумиләштереп кабатлау.
  1. Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөләштек?
  2. Кайсы сүз төркеме турында белдек?
  3. Нәрсә ул сыйфат?

( укучыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Рәхмәт, укучылар. Җавапларыгыздан теманы үзләштерүегез күренә. Әле алга таба да без аның турында сөйләшербез. Дәрестә актив катанашкан һәрбер укучыга билгеләр куйдым. Ә хәзер өй эше. Ул кызыклы булачак.Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карадык. Монда язгы табигать күренеше сурәтләнгән. Сез бу рәсем буенча сыйфатлар кулланып, хикәя төзергә тиеш буласыз.( 10 җөмлә) Дәрес тәмамланырга вакыт бар, эшне башлап җибәрәбез. Өйдә тәмамлап киләбез.

Өй эше: хикәяне тәмамларга

УКЫТУЧЫ: Дәрес тәмам, сау булыгыз. Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

"Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме".Дәрес планы.

План-конспект урока предусмотрен на русскоязычных детей.Өели урока: 1.Совершенствовать знания по теме"Глаголы будущего времени изъявительного наклонения.2.Развивать речь учащихся.3.Воспитать уважитель...