Татар халык ашлары
презентация к уроку (5 класс) по теме

Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halyk_ashlaryna_bagyshlangan.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар халык ашлары

Тибы:  «Могҗизалар кыры» уены.

Максат һәм бурычлар : татар халкының күп еллардан бирле сакланып, безнең көннәрдә дә яратып  ашала торган ризык-тәгамнәрен искә төшерү һәм уен рәвешендә алып бару; татар халык ашлары һәм аларның үзенчәлеге турында кыскача мәгълүмат бирү; татар халык  ашлары турындагы белемнәрен киңәйтү; төгәл сөйләү күнекмәләре формалаштыру, сорауларга тиз, төгәл, аңлаешлы җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү; мөстәкыйльлелек, игътибарлылык, оешканлылык сыйфатлары тәрбияләү; уен барышында алган мәгълүматларны тормышта куллана белүгә булышлык итү; фән белән кызыксыну тәрбияләү; дөрес туклану-сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы булуын төшендерү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;  уен барышында татар халык ашларына карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: уен өчен атрибутлар,  экран, презентация,  төрле милләт халык ашларына багышланган китап- журналлар күргәзмәсе.

                      Уен барышы

  1. Уенны оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Жюри әгъзаларын билгеләү.

  2. Кереш сүз.(слайдлар күрсәтелеп барыла)

Татар халык ашлары турында.

   Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән.

 Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

  Татарлар элек-электән иген иккән,шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа  һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Крестьян халкы тарттырмыйча гына борчак белән ясмыктан төрле ашамлыклар әзерләгән.

    Ит, бигрәк тә сарык,сыер һәм ат(тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Яңа суйган терлек итен өстенрәк күргәннәр, әмма җәен,саклар урын булмаганлыктан, тозлы һәм каклаган ит тә кулланганнар. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр.

      Ат итен аеруча яратып ашаганнар, чөнки ул бик туклыклы, халык арасында хәтта ат ите ашаган кеше салкынга бирешми, ару-талуны белми дигән фикер дә яшәгән.

    Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган,терлек һәм кош итен күбрәк пешереп кулланганнар. Итне бик сирәк, бай татарлар бәйрәм табынына гына кыздырып биргәннәр.

      Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк  кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар.Сөттән май язганнар,сөзмә, эремчек, катык, коймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атлан май бөтен тирә-юньдә дан тоткан.

       Йомырканы төрлечә пешергәннәр, ашка салганнар,тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә  сытканнар. Сабантуй вакытларында ул традицион  ашамлык булып саналган.

        Балыкны азрак кулланганнар. Корбан балыгы, сазан, судак кебек балыкларны кыздырганнар, алардан бәлеш салганнар. Елга балыгыннан тәбә пешергәннәр.

       Яшелчәләрне күбрәк бәлеш эченә салганнар һәм башка ашамлык янына биргәннәр. Яшелчәләрдән- кабак, чөгендер, суган, шалкан, кишер, ачы торма, кыяр һәм  кәбестәне күп кулланганнар.

        Авыл кешеләре кыргый үләннәрдән:  балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче сумкасы, мәтрүшкә, кыр суганыннан беренче һәм  икенче ашлар,бәлеш эчләре  әзерләгәннәр.

  Кыргый җиләкләрдән: мүк җиләге, нарат җиләге, балан, җир җиләге, каен җиләге, кара җиләк, шомырт, миләш башлыча эчемлекләр һәм бәлеш эчләре ясаганнар.

         Татар пешекчеләре төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Туй табынына бал-май,чәк-чәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә куелмый калмаган. Хатын-кызга бала тапканнан соң әлбә китергәннәр.Элегрәк кияү кеше кәләшнең әти-әнисендә айлар буе кунак булган, аның өчен кияү пилмәне, кияү коймагы, кияү пәрәмәче пешергәннәр.

         Сабантуй һәм җыен кебек язгы-җәйге бәйрәмнәргә какланган каз белән казыклык әзерләгәннәр. Юлга чыгасы кешенең биштәренә бавырсак, юкә, төче күмәч, ә кышын эреткән ат мае тыкканнар.

      Татар ашларына башка халыкларның, бигрәк тә рус халкының милли ашамлыклары берникадәр  йогынты ясады. Хәзер табында, милли ашлар белән   беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә кебек ашамлыкларны да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнеү һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу аларның популярлыгы хакында сөйли.

       Татар халкы чәйне бик күптәннән эчә башлаган. Бу халыкның Көнчыгыш илләре белән күптәннән сәүдә элемтәсендә булуы белән аңлатылса кирәк.Чәйне самовардан бик кайнар көе, шикәрне кабып, сөт яки как салып, шулай ук кәрәзле бал белән эчәргә яратканнар. Самовар әле хәзер дә еш кына бәйрәм табынын бизәп тора.

   Сусауны басып, хәл кертеп җибәрә торган  әйрән, квас, буза, сосла кебек җәйге эчемлекләр киң таралган.

         Дөрес туклану-сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия.                      

Музыкаль тәнәфес.

1-тур.

Сайлап алу конкурсы.

1.Нинди итне яратып ашаганнар? (Ат итен)

2.Сөт ризыкларыннан  нәрсәләр  әзерләгәннәр? (Сөзмә,эремчек,катык,коймак,корт.)

3. Яп-яңа савыт тишелеп беткән. (Иләк.)

1-турга бирем.

Койка.   Халык телендә аны дерелдек тә диләр, русчага ияреп холодец дип тә йөртәләр. Аны хәзерләү өчен җилем матдәсенә бай баш-аяк, ирен, колак ите алына.

    Терлек аякларын әйбәтләп өтәләр,тоякларын алып ташлыйлар. Яхшылап юып,кечкенә балта белән аркылыга чабалар.Аннары барысын бергә кастрюльгә салып 6-8 сәгать кайнаталар.

    Пешеп җиткәч ит һәм сөякләрне алалар,шулпаны яхшылап сөзәләр. Итне сөяктән аерып,вак кына итеп турыйлар яки иттарткычтан чыгаралар. Итне яңадан шулпага салып тоз, борыч өстиләр һәм тагын 45 минут кайнаталар.

     Табынга салкын килеш бирәләр.  (Җавабы -слайд №1)

2- тур.

Сайлап алу конкурсы.

1.Нинди кыргый үләннәр кулланганнар?

(Балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче  сумкасы,  мәтрүшкә, кыр суганы.)

2.Бәби  туена нинди ризык пешергәннәр? (Әлбә.)

3. «Ач!»-дисәң ачыла,

    «Яп!»-дисәң ябыла.(Авыз.)

2-турга бирем.

Шулпа.    Әлеге ризыкны һәм ашларны татар халкы элек-электән әзерли. Аның ни дәрәҗәдә туклыклы,тәмле,төсенең матур булуы,аның ничек пешерелүенә,нинди тәмләткечләр салынуына бәйле. «Ит-иткә,….-биткә», ди халык мәкале.

(Җавабы-слайд №2)

3-тур.

Сайлап алу конкурсы.

1.Кечкенә генә сарай,

   Эчендә бии 32 малай. (Тешләр.)

2.Туй табынына, чәй янына нинди ризыклар чыгарганнар?

(Бал-май, бавырсак, чәк-чәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә,)

3.Сусауны баса торган эчемлекләр. (Әйрән, квас,буза,сосла.)

3-турга бирем.

Бәлеш.  Бу ризыкны сыер,сарык һәм төрле кош  итеннән, балыктан,ярмадан һәм  җиләк-  җимештән,яшелчәләрдән пешерәләр.аны биек итп тә,тәбәнәк итеп тә,вак кына итеп тә ясыйлар. Биеге,гадәттә шулпалы була. Ярмалысын табынга бөтен килеш чыгаралар.

    Тәбәнәген юка… диләр, аны өлешләргә бүлеп, кеше саен тәлинкәләргә куялар.

(Җавабы-слайд №3)

Музыкаль тәнәфес.

Финал.

Татар халкы камыр ашларын яратып әзерли. Алар гаять күп төрле, кайберләрен аш артыннан һәм шулпа белән бирү өчен, икенчеләрен чәй янына кую өчен пешерәләр, шуңа күрә камырны төрлечә изәләр.

Гөбәдия.  Аны, гадәттә,кунак чакырганда пешерәләр.Ул- катлам-катлам эчле, зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә  корт (киптерелгән эремчек), бүрттерелгән дөге, кыздырылган суган белән чапкан ит, вакланган йомырка, йомшартылган йөзем яисә төшен алган өрек яки кара җимеш салалар.

     Аны әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар, камырга майны күп итеп салалар. Ул итле дә була, җиләк-җимешле дә була. Җиләк-җимешлесенә ит салмыйлар, аны икеләтә юкарак ясыйлар һәм чәй янына чыгаралар. Итлесен кайнар килеш шулпалы аш артыннан бирәләр.(Җавабы- слайд №4)

Супер уен.

Бакча күрке-чәчәк,

Туйлар күрке-…..!(Чәкчәк.) (Җавабы- слайд №5)

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...

Татар халык ашлары

презентация...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

"Татар халык ашлары", татар теле, 3 сыйныф

Бу дәрес яңа материалны өйрәнүгә багышланган....