Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Безнең аш-суларыбыз он, ярма, ит, май, шикәр, шикелле әйберләрдән , үзләрендә аксым, май, углеводлар күп булган башка ашамлыклардан торалар. Шуңа  күрә  безнең  ризыкларыбыз туклыклы һәм тәмле була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_ashy.docx.doc122 КБ

Предварительный просмотр:

Министерство образования и науки РТ

ГАПОУ  «Арский агропромышленный профессиональный колледж»

   «Утверждаю»

   Зам .директора по УПР

  __________ В.Р.Габдулхаков

  «__»________2015 год

ПЛАН

открытого урока   по татарской литературе и учебной практике

по специальности   «Технология продукөии обәественного питания».

                       

                                                                         Группа   : № 22  

                                                                        Мастер п/о : Г.Х.Замалиева

                                                                         Преподаватель : А.Р.Гараева

2015 год

Тема: Татар халкының мили ашларын өйрәнү һәм әзерләү.

Дәреснең максаты: Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

 

Бурычлары:

  • белем бирү: укучының әдәби тел нормаларын саклап иркен сөйләшүенә һәм фикер алышуына  ирешү;
  • белемнәрне ныгыту һәм камиләштерү: сүзлек запасларын баету,татар халык ашларының атамаларын сөйләмдә камилләштерү;
  • тәрбияви:  пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау ; төгәллек, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе тудыру.

Компетенцияләре:

  • туган телгә мәхәббәт, халкыңа , аның гореф гадәтләренә  хөрмәт тәрбияләү;
  • татар халкының  ризык төрләре турында белемнәрне ныгыту, системалаштыру;
  • татар халкы мирасы , аш-су тәртибенә мәхәббәт тәрбияләү

Профессиональ компетенцияләр  :

  • Иттән,балыктан,яшелчәләрдан,камырдан катлаулы рызыклар пешерүне оештыру һәм әзерләу.

Гомуми компетенцияләр:

  • Уз эшләрен профессиональ дәрәжәдә оештыра белу;
  • Стандарт һәм  стандарт булмаган ситуацияләрне  профессиональ хәл итә белу;
  • Эзләнеп кирәкле информацияне табу хәм  осталыкларын арттыруда  куллану;
  • Коллективны туплау,яхшы могәлләмәда эшләу.

Принциплары:

дидактик принциплар: фәннилек, курсәтмәлелек, ана телендә иркен сөйләшә, аралаша алу, уку-укыту барышының тәрбияви характерда  булуы;

гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик предметара бәйләнеш ;

Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, коммуникатив, анализ ясау.

Укыту  алынмалары: әңгәмә –аңлату, интонация өстендә күрсәтү, сөйләү, әңгәмә-йомгаклау.

Дәреснең төре:  Иҗади проект яклау.

Дәреснең тибы:  белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:   Презентация.

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1.  Актуальләштерү.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Татар халкының гореф гадәтләре.(Әңгәмә, сүзлек эше)
  2. Юныс Әхмәтҗанов - милли татар ашларын XIX-XX гасырларга илтеп җиткерүче. 

III.Иҗади проектны яклау.

  1. Кереш сүз. Икмәк-муллык билгесе.
  2. 1 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы “Татар халык ашлары хит-парады”.
  3. 2 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы. “Татар ризыклары бугенге көндә”.
  4. “Туган авылым” ресторанында кунакта.
  5. Дегустация.

V Йомгаклау.

                                                             

 Дәрес    барышы.

I.        Оештыру моменты.

 Максат. Уңай психологик халәт тудыру.

Алып баручы.   Хәерле көн  хөрмәтле кунакларыбыз, укучыларыбыз.

Алып баручы. Без сезне үзебезнең  «Туган авылым  » ресторанында күрүебезгә бик шат һәм барлык мәшәкатләрегезне онытып , тынычлап ял итәргә чакырып калабыз.

Алып баручы         Ишек ачыла, ишек ябыла

                                Ишек ачык түрдән үтегез

                                Кайчан булмасын , рәхим итегез.

                                Кем килсә дә чыгармабыз борып ,

                                Ачарбыз күңел, әңгәмә корып.

II.         Актуальләштерү.  

Максат.  Гомумиләштереп  нәтиҗәләр ясау; укучыларның  иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Укытучы сүзе.  Хәерле көн  кунаклар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән татар халкына гына хас булган  милли ашлары турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы “Татар халкының мили ашларын өйрәнү һәм әзерләү” дип атала. Дәресебезнең темасыннан чыгып нинди максатлар куербыз икән?

  • татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләү;
  • татар халкының милли ризыклары белән  кызыксыну ;
  • пешекче хезмәтенә хөрмәт белән карау ; 
  • төгәллек, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру. үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе тудыру.

Дәресебезнең төп максаты Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләү, татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Һөнәргә ойрәтү остасы .Безнең укучыларыбыз  жәмәгать туклану оешмасында эшләячәк белгеч буларак  ,торле чимал белән: ит , балык , яшелчә  эшкәртә  белергә һәм яхшы сыйфатлы ризык әзерли белергә тиешләр. Безнең бугенге даресебез берничә модульне ПМ03,ПМ01,ПМ07, ПМ 02 эченә ала. Профессиональ компетенцияләр  :

  • Иттән,балыктан,яшелчәләрдан,камырдан катлаулы рызыклар пешерүне оештыру һәм әзерләү.

Гомуми компетенцияләр:

  • Уз эшләрен профессиональ дәрәжәдә оештыра белү;
  • Стандарт һәм  стандарт булмаган ситуацияләрне  профессиональ хәл итә белү;
  • Эзләнеп кирәкле информацияне табу хәм  осталыкларын арттыруда  куллану;
  • Коллективны туплау,яхшы могәлләмәда эшлаү.

Укытучы сүзе. Дәреснең максаты итеп сез халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәтләү, саклау дидегез. Гореф –гадәтләр.. Сез бу сузне ничек аңлыйсыз?

  • Билгеле бер халыкка хас булган сыйфатлар.
  • Халыкларны аера торган узенчәлек.

Укытучы сүзе. Дөрестән дә ,Һәр бер милләтнең тормыш-көнкүреш тәртибе үзенчәлекле күп йолалар , гореф-гадәтләр  белән бәйләнгән. Йола дип милләтнең яшәешенә борынгы заманнарда ук кереп урнашкан тормыш-көнкүреш, дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтне атыйлар. Мәсәлән, исәнләшү-сәламләшү тәртибе, зур эш башкарыр алдыннан олылардан фатиха алу тәртибе, юлга чыгар алдыннан дога уку h.6.

Гореф - гадәт - халыкка хас, нык урнашкан үзенчәлек, һәркем үтәргә тиешле кагыйдә, канун. Мәсәлән, кунакны каршы алганда татар халкы чәкчәк белән каршы ала. Ә урыс халы?

  • Ипи тоз белән

Укытучы сүзе. Татар халкынын нинди гореф гадәтләрен беләсез? Бугенге көндә кайсы гадәтләр сакланып калган?

милли бәйрәмнәр үткәрү, дини йолалар, милли киемнәр, милли ашлар әзерләү тәртибе

Укытучы сүзе. Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары арта башлаганы сизелә. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру,  аш-су әзерләү бүгенге көндә дә сакланган.

Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан.

Укучылар Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары киң чагылан нинди әсәрләрне беләсез.?

 Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай», Г.Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек», Г.Ибраһимовның «Алмачуар» 

Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез.

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле  ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.  Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар.  Без моны төрле сайтларны һәм әдәбиятны өйрәнү барышында ачыкладык. Бүген интернет челтәрендә татар милли ашларына багышланган   watan.suigelek.ru,  beztatarlar.ucoz.rumuslim-info.com сайтлары иң күп өйрәнелүче чыганак булып торалар.  Бер үк төрле ризыклар төрле-төрле рецептлар буенча әзерләнә, үзенчәлекле ризыклар барлыкка килә.

 Һөнәргә ойрәтү остасы: Татар халык ашларыбызның популяр булуында Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның да роле зур.

Күренекле аш-су остасы, милли ашларын даими рәвештә өйрәнеп ,белгечләрнең киңәшләрен файдаланып, авылдан-авылга йөреп, инде онтыла башлаган борынгы ашларның әзерләвен өйрәнде.Үзе дә шактый гына яңа ризыклар  уйлап табып, татар халык ашларын туплаган китаплар язып, милләтебезгә чиксез зур байлык калдырды. аның китаплары буенча руслар да, татарлар да ашарга пешерә.

Еллар узгач, түгәрәк камыр җәеме Юныс Әхмәтҗановның аш-су өлкәсендәге экспериментлары өчен төп җирлек булып китә, ул бик күп рецептларны яңадан кулланышка кертә һәм яңаларын тудыра, шулар арасында, мәсәлән, бәлеш зур урын алып тора.

28 нче февраль көне - Юныс Әхмәтҗановның туган көне бездә татар милли ашлары көне булып тора, бу көнне Казан чын мәгънәсендә гастрономия туризмы башкаласына әверелә.

III. Иҗади проектны яклау.

Максат. Укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;

Икмәк-муллык билгесе.(укучылар чыгышы)

Укытучы сүзе. Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..

Дәресебезне иҗади проект турында сөйләшүебез белән дәвам итәбез.. Максатыбыз – Татар халык ашларының бугенгесе һәм киләчәге  дип исемләнгән иҗади проектларны яклау, төркемдәге эшчәнлеккә бәяләмә бирү. Сузне беренче төркемгә бирәбез.

1 нче төркем. Бу дәрестә без сезгә “ Татар халык ашларының бугенгесе һәм киләчәге  ”  дип исемләнгән проектка кертелгән иҗади эшләребезне тәкъдим итәбез. Проект эше берничә этаптан торды. Иң элек без тема сайладык. Үзебезнең теләгебезгә, кызыксынуларыбызга һәм мавыгуларыбызга карап, индивидуаль биремнәр сайладык: татар халык ризыкларының төрләре, элек-электән ктлгән ризыклар ничек кулана, рецептлар гасырлар дәвамында сакланамы.Проект эшенең нәтиҗәсе буларак   сезгә татар халык ашлары хит-парадын тәкъдим итәбез.

1.Өчпочмак. Төче камырдан ясалган зур өчпочмаклар әче камырдан ясалган кечкенәләре, бәрәңге белән, бәрәңгесезе… Алар шундый күп төрле була. Мөгаен, бүген бу иң популяр татар ашыдыр. Әлеге ризыкның татар кухнясы вәкиле икәнен күпләр белмәсә дә, өчпочмаклар Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Төмәндә дә, Новосибирсикида да бар. Бүгенге көндә өчпочмак фаст-фуд сегментында гамбургерлар белән конкурентлаша ала. Татар ашлары хит-парады лидерын буфетларда, ашханәләрдә, чәйханәләрдә, кибетләрдә очратырга мөмкин, әмма иң тәмлесе – өйдә пешерлгәне. Бу елны  май көннәрендә Казанда гастрономия фестивале уткәрелде. Фестиваль Казан кунакларын җирле аш-су белән таныштыруны, милли брендларны популярлаштыруны максат итеп, тулаем алганда, Казанга тагын да күбрәк туристлар җәлеп итүгә йөз тота.1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтелде, башкала үзәгендәге “Туган авылым” комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куйдылар “Хөрмәтле дуслар, Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 15 минутта Казан шәһәрендә яңа рекорд куелды, 24 килограмм, 91 сантиметрлы иң зур өчпочмак пешерелде”, дип нәтиҗә ясады Рүзәл Әхмәдиев. “Пешерү авыр булмады. Бу чарада катнашуыбызны белгәч без бик сөендек. Өчпочмакны пешерер өчен: 13 кило камыр, 9 кило бәрәңге, 6 кило сыер ите, 4 кило суган, үсемлек мае китте. Әлеге өчпочмакны әзерләргә 5 сәгать кирәк булды”, диде “Туган авылым” комплексының баш пешекчесе Диләрә Муртазина.Оештыручылар белдергәнчә, иң зур өчпочмак Русия һәм Татарстан Гиннесc рекордлар китабына кертеләчәк.

Видеоролик карау

Шулай итеп, туклыклы, итле-бәрәңгеле-суганлы өчпочмак беренче урында!

2.Почетлы икенче урын, әлбәттә, чәк-чәккә бирелә. Татар халкының кулинар символы булган әлеге баллы ризык соңгы арада шулай ук бик популярлашты. Аны күбесенчә зур кибетләр тәкъдим итә. Баштарак чәк-чәкне Татарстаннан сувенир рәвешендә генә алып кайта торган булсалар, бүген күп россиялеләр аны үз шәһәрләрендә сатып ала ала. Мәсәлән, “Перекресток”, “Ашан”, “Карусель” һәм “Пятерочка” кибетләрендә әлеге тәм-том – еш кунак.
Чәк-чәк үзе Арча якларыннан, дигән фикер киң таралаган. Ә менә Әлмәт, Сарман, Мөслим якларында чәк-чәкнең башка вариациясе – бавырсак күбрәк популярлык алган. Шулай, итеп чәк-чәк һәм бавырсак рейтингыбызның икенче позициясендә!

Укытучы сузе.

Рейтингыбызның икенче урынында урнашкан чәк- чәк турында тагын бер эйбер эйтеп китәсем килә. Казанның Иске татар бистәсендә 10 сентябрьдә  чәк-чәк музее ачылды. Музейны ирле-хатынлы Дмитрий Полосин һәм Раушана Сөләйманова оештырган. Алар бу планны «Коломна ширбәте» һәм Прагадагы Шоколад музейларында илһамланып кайтып тормышка ашырган.

Музейга килүчеләрне Каюм Насыйри китапларында теркәлгән борынгы рецептлар буенча пешерелгән кактөш (чәк-чәк) һәм бавырсак белән сыйлыйлар.

«Татарстан яшьләре» газетасыннын материал.

3.Токмач. “Көненә бер аш ашмасам, хәлем булмый”, — дигән сүзне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Ә татарда иң популяр аш – токмач. Тавык шулпасында пешкәнме ул, сыер яки сарык ите шулпасындамы – алай ук мөһим түгел. Әмма токмач (аның альтернативасы – умач) элек татар ир-атларының рационына атнасына бер мәртәбә булса да керергә тиеш булган. Өмә вакытларында яки йортка кунак тулганда, барысын да тукландыру – җиңел эш түгел. Әмма алдан кисеп куелган токмачың булса, кайгырыр җир юк: кунакларың ач калмас. Аш- хуҗабикәләрнең елмаюы .      Шулпалы аш гомер- гомергә татарның яраткан ашы санала. Шуңа күрәдер дә инде, кызның уңганлыгын аның токмач кисү тизлегенә карап сыный торган булганнар…

4.Әгәр сезнең ашыйсыгыз бик килә икән, бу текстны укырга киңәш итмибез, чөнки дүртенче  урында тук кешенең дә селәгәен агызырга сәләтле Каклаган каз!
Бәлки, беренчеләрдән булып каз какларга өйрәнүче кешеләр гомумән татар да булмагандыр, әмма татар кухнясын каклаган каздан башка күз алдына китерү гаять кыен. Туйлар, гаилә бәйрәмнәре, Сабантуй – бу чаралар сәбәпле корылган өстәлдә һичшиксез каклаган каз булырга тиеш. Каклаган каз (яки каклаган үрдәк) – деликатес ризык санала. Әлеге төр кош ите артык майлы булганга, аны күп ашап булмый, шуңа күрә әлеге деликатес кунакларга мул ризыклы өстәлләрдә кечкенә-кечкенә кисәкләр бүленеп бирелә. Элегрәк бу ризык энергия чыганагы саналса (аны, мәсәлән, кышкы көне ерак елга ала торган булганнар), бүген аны тәм өчен генә, аз гына кабалар (бигрәк тә фигура сакларга тырыша торганнар).
Татар кухнясы деликатысы каклаган каз һәм какалаган үрдәк – рейтингыбызның дүртенче баскычында.


5.
 Сөтле чәй, яки татар белән анлиялеләр нәрсә белән охшаш?
Татар кызларының татар булуларын каян белеп була, сезнеңчә? Аларның чәй эчүләреннән! Шунысы кызык: татар кызларының күбесе сөтле чәйне хупрак күрә. Әлбәттә, лимон белән дә, җимеш белән дә, сөт өсте белән дә – алар өчен чәй һәрвакыт урынлы. Әмма сөтле чәй конкуренциядән өстен. Әмма чәйне сөт белән эчүнең үз хикмәтләре бар икән. Мәсәлән, Англиядә дә чәйне сөт белән эчә торган булганнар. Баксаң, Лондонның күп районнарында су бик үк сыйфатлы булмаган, шуңа күрә ашказанын саклау өчен англиялеләр чәйне сөт белән эчәргә күнеккән. Чәй дигәндә, как , киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвек, бал, кайнатма, кебек “тәмлүшкәләрне” дә онытырга ярамый. Бал элек-электән байлар ризыгы саналган булса, кайнатма ясау шикәр очсызлангач кына модага керә. Әмма “Җиләк җыю җене” татар хатын-кызларына күптән кагылган булса кирәк, чөнки элек, кайнатма ясамасалр да, җиләкне киптерә торган булганнар.
Шулай итеп, татарларның яраткан эчемлеге – сөтле чәй — бишенче урында.


6.
 Кыстыбый (шулай ук: күзикмәк, якмыш).
Менә бусы инде чын татар ризыгы. Коймак, манты, сумса, пылау, пилмән һәм хәтта өчпочмак белән бәлеш тә башка халыкларда да таралган булса, кыстыбый – фәкать татар кухнясы ризыгы. Элек аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясый торган булганнар. Хәзер исә бәрәңгеле вариант киңрәк таралган. Аны мөстәкыйль ризык итеп тә ашарга мөмкин, чәй янына да, ипи урынына аш янына бирергә мөмкин.

7Гөбәдия. “Бәхетле” челтәренең иң күп сатыла торган пирогы нәкъ менә гөбәдия икән бит. Гөбәдиянең ике төре була: итлесе һәм татлысы. Бүгенге көндә татлысы популярлак санала. Әлеге төр гөбәдия эченә корт, бүрттергән дөге, ваклап тураган йомырка, йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар. Гөбәдияне шулай ук еш кына бәйрәм өстәле өчен әзерлиләр яки күчтәнәч итеп алып киләләр.

8. Пәрәмәч. Пәрәмәч — бүгенге көндә татар халкының иң популяр милли ризыкларыннан берсе санала. Өчпочмакны Казан шәһәребезнең һәр почмагыннан табып булган кебек, пәрәмәч тә шулай киң таралган. Аны яшьләр «татар милли фаст-фуды», дип тә йөртәләр әле. Россиянең күп кенә төбәкләрендә пәрәмәч белән бәйле бәйрәмнәр дә оештырыла. Мәсәлән, 2009 нчы елны Хабаровскида «Пәрәмәч-пати» исеме астында үткән шундый бәйрәмнәрнең берсендә татар аш-су осталары Хабаровскиның башка шеф-поварларын пәрәмәч пешереп сыйлаган. Пешекчеләр бик тә канәгать калганнар.

 

Чыннан да, пәрәмәч бик тә тәмле. Яңа пешеп чыккан пәрәмәч исенә битараф калып булмый - тамагың тук булса да, ашыйсы килә. Ул безнең милләтебезнең йөзе, аның тарихын, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен үзенә туплаган милли ризыгыбыз.

9. Бәлеш. Сүзем зур бәлеш турында. Әмма вак бәлеш тә әлеге рейтингка керергә хокуклы. Классик бәлеш –итле, бәрәңгеле, суганлы төче камырдан ясалган зур таба ашы. Гадәттә ул зур гаиләгә җитәрлек итеп пешерелә. Ә бәйрәм-мазар булганда, күп кунак җыелганда, элек өйдәге һәм хәтта мончадагы һәр мичтә бәлеш булган. Ә кунаклар бик күп булганда, бәлешне хәтта күршеләрдә пешергәннәр. Ике итле-бәрәңгеле бәлеш, мәсәлән, карабодайлы бәлеш һәм җимешле бәлеш. Шуңа күрә рейтингыбызның тугызынчы урынында урнашкан бәлешне татар кухнясының нигезе ди санарга да була.

10. Катык. Әлеге сөт продуктының аналогы дәньяда гаять таралган. Мәсәлән, урысларда гына да варенец, ряженка, кефир кебек әчетелгән сөт эчемлекләре бар. Ә нәкъ менә катык төрки халыкларда һәм Болгариядә киң таралган. Катыкны ашка каталар, анардан әйрән ясыйлар һәм аерым ашыйлар. Катыкның да төрләре бар: чөгендер яки чия суы кушып ясалган катык барлык кибет йогуртларыннан тәмлерәк дә, файдалырак та, очсызрак та. Шулай итеп, катык рейтингыбызны йомгаклый.

Укытучы сүзе Татар ашлары күп төрле. Татар ашларын татарлар гына түгел, чит илләрдә дә яратып ашыйлар.  Бугенге көндә игътибар итсәк Казан шәһәрендә чит ил кухнясы рестораннары ачыла.  Аларда чит ил ашлары гына түгел татар халык ашлары да уз урынын алып тора. Бизнес-ланч, фуршет , швед өстәлләрендә дә  төп урынны татар халык ашлары тәнкил итә.

Һөнәргә ойрәтү остасы Татар халкының милли ризыкларын әзерли белү бик зур тәҗрибә сорый. Хәзерге вакытта җәмәгать туклану оешмаларында күбесенчә рус халык ризыклары  әзерләнә, шунлыктан   дәүләт җитәкчелеге тарафыннан берничә мәртәбә татар халык ашларын кубрәк өйрәнү, әзерләү буенча тәнкыйть сүзләре дә  әйтелде. Татарстанда барган зур спорт ярышлары-универсиада-2014, чемпионат Ворс килс һәм узачак йөзу ярышлары, тагын Татарстаныбызның чын туризм узәгенә аверелеп баруы да татар халык милли рызыкларын устерүгә зур  этәргеч булды. Мәсәлән ,Универсиада -2014 вакытында татар халык ашлары бик киң ассортиментта әзерләнде һәм әзерләү осталыклары  мактауга лаек булды.  

Сүзне икенче төркемгә бирәбез. 

2 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы. “Татар ризыклары бугенге көндә”.

  • Бизнес-ланч
  • Швед өстәле.

(“Туган авылым” ресторанында кунакта. Дегустация.)

V Йомгаклау.

Проектларга бәяләмә бирү.

Һөнәргә ойрәтү остасы. Безнең милли азыкларыбыз күп, шулкадәр төрле һәм алар буыннан буынга бирелеп килә, һәрбер гаиләнең үз сере булып сакланып килә. Кемдер әбисеннән отып калган, кемдер әнисеннән өйрәнгән, бу ашамлыкларны алар үзләренең гаиләләренең традицион ризыклары итеп әзерләнелә. Татар халкынын ризыклары чыннан да бик куп. Хәзерге заманда татар халкы ризыклары әзерләүдә яна стильләр,алымнар, тенденцияләр  кереп бара.Ләкин ризыкларны әзерләудә нинди генә стильне алсак та аларнын төп өлешен безнең яратып ашый торган милли ризыкларыбыз алып тора.

Укытучы. “Җир йөзендә өч изге һөнәр бар диләр: кешеләрне ашату-тукландыру, дәвалау һәм гыйлем тарату. Ач карынга зиһен керми, дип тә әйтәләр. Бабаларыбыз да, “башта – тәгам, аннан – каләм” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Димәк, кешеләрнең тамагын туйдыру мөһимрәк була түгелме? Сез укучылар -зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Кайда гына яшәсәгез дә  үзебезнең гореф-гадәтләребезне, милли йөзебезне саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне дәвам итү- бу безнең һәрберебезнең  бурычыбыз.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

6 нчы сыйныфта "Уллар" хикәясе буенча татар теле дәресе

quot;Уллар"хикәясе буенча татар теле дәресе рус төркеме өчен...