Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы
материал на тему

          Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәгърифәтчелек идеяләре күтәрелеп китә. Шул уңайдан татар әдәбиятында хатын-кыз темасына да зур урын бирелә башлый. “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха”, “Тутыйнамә” китаплары популярлаша. Татар солдатларының хәтта сугыш кырларында да шул китапларны үзләре белән йөртүе мәгълүм, авыл-калалардагы яшьләр дә аларны укып рухланган, тәрбияләнгән.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_izhatynda_hatyn-kyz_obrazy.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ОБРАЗЫ

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә — татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә — Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шул арны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, «безнең гасыр»да калалар. Бу — шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.

        Эшнең максаты Г.Тукайның иҗатында хатын-кыз образының бирелешен, мәхәббәт темасын ачыклау.

          Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәгърифәтчелек идеяләре күтәрелеп китә. Шул уңайдан татар әдәбиятында хатын-кыз темасына да зур урын бирелә башлый. “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха”, “Тутыйнамә” китаплары популярлаша. Татар солдатларының хәтта сугыш кырларында да шул китапларны үзләре белән йөртүе мәгълүм, авыл-калалардагы яшьләр дә аларны укып рухланган, тәрбияләнгән.

         1905 елгы революциядән соң, хатын-кызларда ирләр белән бертигез хокук яулый. Бу вакытта тәмам өлгереп җиткән татар милли идеяләре әдәбиятка, шул исәптән хатын-кыз образын сурәтләүгә йогынты ясый.

         Әлеге чорның башка әдипләре кебек үк, Г.Тукай да кешенең мәхәббәт иреген, мәхәббәт сагышын һәм шәхеснең рухи матурлыгын җырлауны иҗатында үзәк мотив итеп куя. Кыерсытылган татар хатын-кызының кайгы – хәсрәтен, кешечә яшәргә омтылышын чагылдыруны шул чор шагыйрьләренә дә көнүзәк темалары рәтенә кертеп була. Г.Тукайның “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигыре дә бу темага нисбәтле әсәрләрдән санала. Ул шагыйрьнең нечкә күңелле татар кызының газапларына карата кызгану хисе белән сугарылган. Г.Тукай мыскыл ителгән кызның хәлен, ачынуын сурәтли.

Сөялгәнсең чатта баганага,

Яфрак төсле сары йөзләрең;

Кызганмыйча күңелем чыдый алмый;

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

      Әйтергә кирәк, бу шигырь – татар халкына хас булган традицияләр яссылыгында иҗат ителгән лирик жанр үрнәкләреннән берсе.

       Табигатьтән килгән хисчәнлек, матурлыкны күрә белүе Г.Тукайны мәхәббәт җырчысы рәтенә кертергә дә хокук бирә. Күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, хатын-кызның нәфислеген, гүзәллеген шигырендә әйтеп бирә. “Гашыйк бу, я!” шигыреннән мисал китерик:

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

Яки менә “Татар кызларына” дигән шигырьдән өзек укып карыйк:

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

Тузылган сачеңезне, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

       Күрәбез, шагыйрь үзенең сөю хисләрен нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган. Әйе, гашыйк булган кеше матур була. Бу вакытта аның сөйләме дә нәзәкәтлелеге, бизәклелеге һәм гадәти генә булмавы белән аерылып тора. Шагыйрьнең лирик герое да нәкъ шундый кеше булып күз алдына килеп баса. Менә тагын бер мисал:

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, -

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! –

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?...

Яисә

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –

Төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь,

Булмаса илһамчысы.

                                          (“Мәхәббәт”)

Мәхәббәт лирикасының матур үрнәкләре булган “Сөеклемнең кабер ташында”, “Исемдә”, “Мәхәббәт”, “Булмаса” кебек шигырьләрдә сөю шатлыгын, лирик геройның кичерешләре үзәккә алына, “яшьрен сөю”дән, сөйгәне белән мәңгегә аерылудан туган газаплы кичерешләре, йөрәк белән генә сизелә торган тирән сагыш һәм зар сулышлары гәүдәләндерелә. Шагыйрьнең “Актык тамчы яшь” газәлендә белдерелгән хисләр чисталыгы, сафлыгы, кешелеклелеге белән сокландыра:

Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, - хафа юк үлсә дә, -

Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

       Г. Тукай шигырьләре халыкның сөйләм теле белән сугарылган, анда чагылдырылган хатын-кыз образлары да халык күзаллавы аша бирелә. Моңа мисал итеп шагыйрьнең бишек җырларын һәм халык йолаларын үтәүгә багышланган шигырьләрен кертеп була. Әйтик, “Ишек бавы” шундыйлардан.

         Шигъриятендә ул үз кичерешләре аркылы хатын-кызга булган мөнәсәбәтләрен белдерә. Монда халык тормышы, аның фәлсәфәсе, киләчәккә өметләре баглана.

         Ләкин, шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда, Г.Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Ни өчен? Чөнки ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егеткә бу гүзәл җан ияләре тиң итеп карамас, дип  уйлаган, ахрысы. Хатын-кызның күзе иң элек ир-егетнең тышкы кыяфәтенә төшә, кеше турында килеш-килбәт буенча хөкем йөртә, дип ышануы аңа шактый күңел газаплары алып килгән. 1910 елдан үпкә чире белән интегә башлавы да моңа сәбәп булган. Кыскасы, табигате белән горур егет хатын-кыз каршында кызганыч хәлдә калырга теләмәгән. Аның бу омтылышын, әлбәттә, аңларга була.

        Тукайның мәхәббәт лирикасын, идея-тематик эчтәлеген аның шәхси тормышындагы фактлар белән, өстә атап үтелгән мотивлар белән генә чикләү дөрес булмастыр. Шагыйрьнең язмышы, үзенчәлекле мәхәббәте белән бәйле кичерешләр, сөю-гыйшык турындагы фикерләре, шигырь тукымасына алынып, гомумкешелек эчтәлеккә ия булган образ-идея дәрәҗәсенә үстереп биреләләр. Дөрес, “саф” мәхәббәт шигырьләре, мәхәббәт лирикасы үрнәкләре, жанр үзенчәлегеннән чыгып караганда, сан ягыннан әллә ни күп түгел. Мәхәббәт шигырьләре, нигездә, 1906-1908 елларда языла. 1909-1910 елларда алар азая, ә 1911 елдан соң бөтенләй күренми башлый. Әмма булганнары “иң таләпчән зәвекне дә канәгатьләндерерлек”.

         Хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, Г.Тукай аларны гомумиләштерә, аларның конкрет образын, фольклор традицияләренә буйсындырып бирә. Лермонтовка ияртеп язылган  “Хур кызына” шигырендә, мәсәлән, Тукай хур кызының гүзәллеген күккә чөеп мактап килә-килә дә, ахырда мондый нәтиҗә ясый:

                     Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асылташсың,

                     Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

        Димәк, күк кызына караганда, җир кешеләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, мәхәббәте шагыйрь өчен кадерлерәк тоела. “Утырышу” (1907) шигыре исә алдагы шигырьдә куелган идея-эстетик принципның гамәли рәвештә тормышка ашуы кебек тәэсир калдыра. Лирик герой, сөйләмнең ниндидер идеал, илаһи сыйфатына игътибар итмичә, килеш-килбәтенә генә сокланып утыра сыман.

Шагыйрь соңыннан да халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә, аларны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Дөресрәге, ул халык авыз иҗатына таянды, аның эстетик фикерләвендә үзе өчен олы үрнәк күрде. Бу исә аңа халык тарафыннан үз итеп кабул ителерлек әсәрләр язарга мөмкинлек тудырды. Аның иҗатына чын мәгънәсендә халыкчанлык хас иде. Фольклорда мәхәббәт әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайтты, образлылыгын көчәйтүгә китерде. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Г.Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итте.
        Г
.Тукай иҗаты — татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Әдәбият исемлеге

1. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – К.: Мәгариф, 2004. – 247 б.

2. Лаисов Н. Габдулла Тукай (1886-1913) / Н.Лаисов. – К.: Тат.кн. изд-во, 1985.- 86 с.

3. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. 1 т.: Шигырьләр, поэмалар / Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – К.: Татар.кит.нәшр., 2006. – 271 б.

4. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. 2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар / Төз.: Э.Галимҗанова, З.Шәйхелисламов, З.Рәмиев. – К.: Татар.кит.нәшр., 2006. – 383 б.

5. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 5 томда. 1 т.: Шигырьләр, поэмалар / Г.Халит. – К.: Татар.кит.нәшр., 1985. – 406 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы...