Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар теле дәреслеге.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрестә кулланылган методлар: әңгәмә, уен элементлары, төрле биремнәр үтәү, иҗади эш, мөстәкыйль эш һ.б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе75 КБ

Предварительный просмотр:

VI сыйныф өчен татар теленнән интеграль дәрес.

Тема: Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар теле дәреслеге.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрестә кулланылган методлар: әңгәмә, уен элементлары, төрле биремнәр үтәү, иҗади эш, мөстәкыйль эш һ.б.

Дәрес барышы

I. Башлам.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгызның да кәефләре әйбәтме? Бүгенге дәресебез әдәбият фәне белән бәйләнештә барачак. Дәресне бөек шагыйребез Г. Тукайның бер табышмагы белән башлап җибәрәм.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

Әйе, яз – табигатьнең иң матур ел фасылы. Быелгысы бигрәк тә. Хәзер язның иң матур ае апрель ае. Бу айда нинди  истәлекле вакыйгалар бар соң? Әйдәгез әле  искә төшерик.

  • 12 се – Космонавтика көне.
  • 26 сы – Г. Тукай туган көн.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куйыйк..

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Безнең бүгенге дәресебез гадәти булмаячак. Ул аерым тукталышлардан торыр. Һәр тукталышның үз биреме бар. Биремне дөрес үтәгән очракта гына без икенче тукталышка күчә алырбыз.

Безнең беренче тукталыш “Исеңә төшер” дип атала. Слайдта тест бирелгән. Тестның җавапларын дәфтәрләргә языгыз.

1. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

А) мөстәкыйль сүз төркеме;

Ә) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган сүз төркеме;

Б) сөйләмдә еш кулланыла торган сүз төркеме.

2. Алмашлыкларны ничә төркемчәгә бүлеп өйрәнәләр?

А) 5;

Ә) 8;

        Б) 7.       

  1. Бу җөмләдә алмашлык нәрсәләр белән төрләнгән?

Агачларның кайберләрен күчереп утыртырга туры килд

 а) Сан, тартым, килеш;

ә) зат, сан;

б)тартым , килеш;

в) сан, килеш.

4. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

А) үз, һәркем, һәрнәрсә;

Ә) ул, без, мин.

Б) шул, бу, андый.

5. Зат алмашлыкларын билгеләгез.

А) әллә нәрсәне, кемгәдер;

Ә) минем, аның, сезгә;

Б) берничә, беркем, бернәрсә.

Киләсе слайдка карап, сез үзегезнең белемегезне тикшерә аласыз. Бер хата да булмаса, 5 ле, 1 хатага 4ле, 2 хатага өчле куела. Үзегезгә тиешле билгене куегыз.

Бу тукталышта “Мине тап” уены яшерелгән.

Уенны башлаганчы әдәбият дәресенә сәяхәт итеп килик. Быелгы ел нинди ел дип игълан ителде? (Г. Тукай елы) Мин сезгә Г. Тукайга багышланган слайдлар күрсәтәм. Ә сез аларга карап Тукай турында белгәннәрегезне сөйләрсез. (слайдлар) 

     Ә хәзер уеныбызга күчәбез. Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт”

шигырен тыңлап үтик. Уку барышында дәфтәрләрегезгә үзегез ишеткән

алмашлыкларны язып барырга тырышыгыз.

Җавап: син (зат алм.), ник (сорау), болай(күрсәтү), мин( зат), минем(зат), шул(күрсәтү), шулай(күрсәтү), ул(күрсәтү)

Слайдта бирелгән шигырьдән карап эшләрне тикшереп чыгу. Телдән алмашлыкларның төркемчәләрен әйтү.

 

Укытучы. Ә хәзер алдагы слайдка карыйк. Сораулар һәм аларга  җаваплар бирелгән.

  1. Габдулла Тукай кайчан туган? – Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә туган.
  2. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре кемнеке? “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре Тукайныкы.
  3. “Кәҗә белән сарык”ны кем язган?  “Кәҗә белән сарык”ны Тукай язган.
  4. Гали кәҗәгә нәрсә бирә?  Гали кәҗәгә печән бирә.
  5. Су анасы нинди тарак белән чәчен тарый? Су анасының алтын тарак

белән чәчен тарый.

Бу җөмләләр кем иҗаты белән бәйле?

  • Г. Тукай.
  • Ни өчен кайбер сүзләрнең астына сызылганлыгын без алдагы тукталышта аңлатып китәрбез.

III. Яңа теманы аңлату.

Шулай итеп без “Яңалык” тукталышына күчәбез. Әйдәгез инде ачыклап китик. Ни өчен җөмләләрдәге сүзләрнең астына сызылган? (Укучылар фикере)

Укытучы: Җавап җөмләләрдә асларына сызылган сүзләр нинди җөмлә кисәкләре булып килгән? (укучылар җавабы)Аларның сорау җөмләләрдәге асларына сызылган сүзләр белән нинди бәйләнешләре бар?Димәк, бүгенге дәреснең темасы: “Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.”. Теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.

  • Карыйк әле слайдка.Укучылар, ничек уйлыйсыз, алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре була алалар?
  • Беренче җөмләдә – хәл
  • Икенче җөмләдә – хәбәр
  • Өченче җөмләдә – ия
  • Дүртенче җөмләдә – тәмамлык
  • Бишенче җөмләдә – аергыч

Дәреслектәге кагыйдәне укырга.

Кагыйдә слайдта күрсәтелә.

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар да шул ук кисәкләр булып киләләр.

“Ял ит” тукталышына күчәбез.

Ә хәзер ял итеп алыйк. Безнең дәресебез бөек татар шагыйре Г. Тукай белән бәйле. Быел аның тууына 125 ел. Шушы уңайдан бәйрәмчә ял итеп алырбыз.  Гаязова Лилия башкаруында җыр “Туган авылым”

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 Дәреснең киләсе тукталыш “Уйла, тап” дип атала. Эшне вариантлап башкарабыз.  

Беренче вариантларга  бирелгән шигырь юлларыннан алмашлыкларны табып, язып алырга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә Алмашлыкларын табыгыз, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез

1. Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 2. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мокатдәс нәрсә – эш.

 3. Кояш кебек тырыш бул, аннан үрнәк ал.

4.  Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына.

5. “Туган авыл” шигыре кемнеке?

Икенче вариантларга төшеп калган алмашлыкларны куярга һәм нинди җөмлә кисәкләре булуын билгеләргә кирәк булыр. Җөмләләрдән соң алмашлыклар бирелгән.

Төшеп калган алмашлыкларны урыннарына куеп язарга.

1. Бик тынычлап сайрагыз ..... , ...... тимим, .......тимим.

 2. Күптән түгел ....... тәрәзә капкачын

Оя итте ....... сөйгән карлыгачым.

 3. ........... тын, яхшы һавада ............ утынчы исә

Алны, артны, уңны, сулны белмичә утын кисә.

4. ...... киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире.

5. .......... бар монда – бер алдау эше.

Алмашлыклар: сез, мин, сезгә, безнең, минем,шундый, безнең,бу, нәрсәдер.

Эшләрне тикшерү, җавапларга билге кую.

  1. Перфокарталар белән  эш. Мин җөмләләрне укыйм (слайдта да күрсәтелә), ә сез шундагы алмашлыкларның нинди җөмлә кисәкләре булуын перфокартада билгеләп барыгыз.

ия

тәмамлык

аергыч

хәл

хәбәр

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9

10

Җөмләләр:

  1. Бу галәмне тота бертөрле каушау.
  2. Сездән аерылып туганнар! – җайсыз, уңгайсыз тору.
  3.  “Туган тел” шигыре кемнеке?
  4. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
  5. Габдулланы Сапый иң элек үз өенә алып кайтты.
  6. Габдулла Тукай кайларда яшәгән?
  7. Габдулла, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды.
  8. Андый балаларның сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салышты.
  9. Гаҗәп: Габдулла моны бик тыныч каршылады.
  10. Ник турсайдың?

V. Йомгаклау.

Димәк, алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре булып килә алалар?

VI. “Өй эше” тукталышы.

I . 3    нчы күнегү.

II. Барлык төр алмашлыкларны да кулланып  Г. Тукай турында үзара бәйләнешкә кергән  җөмләләр язарга.

Билгеләр куела. Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!

Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:  Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Габдулла Тукай иҗатында алмашлыклар.

VI сыйныф өчен татар теленнән интеграль дәрес эшкәртмәсе

Укытучы:  Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Байсар, 2011 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...