Композитор Җәүдәт Фәйзи (ачык дәрес)
методическая разработка (6 класс) по теме

Тема:  Композитор Җәүдәт Фәйзи.

Максат:  1. Җ.Фәйзинең тормыш юлы иҗаты белән таныштыру.  2. Фикерләү сәләтен үстерү. 3.Музыка сәнгатенә кызыксыну уяту, бөек татар композиторларына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Бурыч: Уку эшчәнлеген “1 укучы - 1 компьютер” моделе буенча оештыру. Netop Shool программасында «Укытучы экранын трансляцияләү”, “Тест” функцияләрен кулланып белем бирү.

Дәреслек:  Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Галимуллин, Ф.К. Мифтиева. Казан: Мәгариф, 2010.

Җиһазлау: компьютер,  нетбуклар, аудио язма, www.prezi.com сервисында эшләнгән презентация.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kompozitor_zhudt_fyzi.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Авторлар: Набиуллина Н.Ф. һәм Усманова Э.М.

Тема:  Композитор Җәүдәт Фәйзи.

Максат:  1. Җ.Фәйзинең тормыш юлы иҗаты белән таныштыру.                  

                 2. Фикерләү сәләтен үстерү.

                 3.Музыка сәнгатенә кызыксыну уяту, бөек татар     композиторларына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Бурыч: Уку эшчәнлеген “1 укучы - 1 компьютер” моделе буенча оештыру. Netop Shool программасында «Укытучы экранын трансляцияләү”, “Тест” функцияләрен кулланып белем бирү.

Дәреслек:   Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Галимуллин, Ф.К. Мифтиева. Казан: Мәгариф, 2010.

Җиһазлау: компьютер,  нетбуклар, аудио язма, www.prezi.com сервисында эшләнгән презентация.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру  өлеше.
  1. Исәнмесез, укучылар!  Утырыгыз, әдәбият  дәресен башлыйбыз.
  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, татар композиторларыннан кемнәрне беләсез? (Р.Яхин, С.Садыйкова, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов һ.б.)

-Әлмәт композиторларыннан кемнәрне беләсез? (Роберт Андреев, Зиннур Сафиуллин, Разим Вәлиуллин)  Әлмәт җырлый китаплары  белән таныштыру.

III. Яңа белемнәр бирү.

    - Ә  хәзер  мин сезне талантлы композитор Җ.Фәйзинең тормыш юлы иҗаты белән таныштырасым  килә.  (Презентация ярдәмендә  таныштыру. http://prezi.com/fowacmbao8b-/presentation/, «Укытучы экранын трансляцияләү” функциясе ярдәмендә укучыларның нетбукларына презентацияне яктырту)

“Башмак” (Т.Гиззәт либреттосыннан өзек)

-Һ.Такташның  үлүенә бер ел тулу уңае  белән аны искә алу кичәсендә беренче  тапкыр яңгыраган “Урман кызы” көен халык  аеруча  үз  иткән.  (Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк)  Бу җырны Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев җырлый.

-Бу көйне тыңлагач нинди хисләр уяна? (моңсулык, билгесезлек,  сагыш).

Проблемалы сорау кую.

-Җ.Фәйзинең  музыка дөньясына кереп китуенә нәрсә сәбәп була?

(Җ.Фәйзинең музыка дөньясы белән мавыгып китүенә С.Сәйдәшев, А.Ключаревлар белән аралашып яшәвенең дә йогынтысы зур була. Ниһаять,  ул  ныклы  карарга килә: композитор булу аның  күңеленә  аеруча якын икән)

IV. Ныгыту.

- Дәреслекләрегезне ачыгыз 92 нче бит. Тәрҗемәе хәлен укып чыгыгыз.

Сүзлек эше:

Комедия - кызыклы хәлләрне, шаян характерларны сүрәтләгән  көлкеле  сәхнә әсәрен комедия дип йөртәләр.

Консерватория - музыка белгечләрен әзерли торган югары уку йорты.

Сораулар бирү:

1. Композитор кайсы шагыйрьләр белән иҗади дуслыкта яши?

(М.Җәлил)

2. Җәүдәт Фәйзинең иҗаты һәм эшчәнлеге ничек бәяләнде?

(Җ.Фәйзи Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык  артисты,республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды)

 3. Җ.Фәйзи  нинди китаплар чыгарган?

(“Кызыклы кунаклар”,  “Халык җәүһәрләре”)

- Нетбуклар ярдәмендә тест эшләү (“Тест” функциясендә белемнәрне тикшерү).

Тест сораулары.

1.Җәүдәт Фәйзи кайда туган?

-Казанда

-Оренбургта

-Алабугада

2.Җ.Фәйзинең музыка белән мавыгып  китүенә кемнәр йогынты ясый?

-Р.Яхин

-А.Ключарев һәм Сәйдәшев

-З. Яруллин

3. Композитор  нинди жанрны югары дәрәҗәгә  күтәргән?

-җыр

- драма

- комедия

4. 1932 елда Казан  дәүләт университетының  нинди факультетын тәмамлый?

- икътисад

- тарих

- юридик

5.Һ.Т акташны искә алу кичәсендә беренче тапкыр яңгыраган җыр?

- “Казан кызы”

- “Авыл кызы”

- “Урман кызы”

6. Җ.Фәйзи кемнең шигырьләренә балалар өчен җырлар яза?

- М.Җәлил

- Һ.Такташ

- Г.Тукай

V. Йомгаклау.

Тестны бәяләү. Нәтиҗә ясау.

VI. Өй эше бирү.

Биографияне сөйләргә өйрәнеп килергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....