Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"
план-конспект урока биологии (5 класс) на тему

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кызыксынучанлыкларын арттыру , мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. Дәрес-сәяхәт 6 тукталыштан тора. Һәрбер тукталышта укучылар биремнәр үтиләр, һәр дөрес җавап өчен стикер-йолдызлар өләшенә.Дәреснең презентациясе дә бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл планеталар 15.67 КБ
Файл dokument_microsoft_office_word_2.docx15.67 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: Планеталар буенча сәяхәт.

Максат:   1.Укучыларның “Галәм” бүлеге буенча белемнәрен барлау,      

                     тикшерү, бәяләү

                2. Фикерли белү сәләтен арттыру

                3. Кызыксынучанлык тәрбияләү

Җиһазлау: йолдызлар-стикерлар  , проектор,   “Планеталар” презентациясе,биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше

2.Төп өлеш

        Исәнмесез, укучылар. Без бүгенге дәрестә сезнең белән планеталар буйлап сәяхәткә китәбез. Сәяхәт- “Хыял” космик кораблендә булачак. Без бик авыр, катлаулы юл үтәчәкбез, безнең юлыбызда төрле сынаулар булачак. Шуның өчен мин корабльгә белемле укучыларны гына алам. Килештекме? Хәзер мин сезнең һәрберегезгә сорау бирәм, җавап биргән укучыга корабка керү билеты бирәчәкмен. (Һәр дөрес җавап өчен бер йолдыз бирелә)

        Сораулар:

-иң зур планета

-җир нинди формада?

-иң кечкенә планета

-табигать белеме нәрсә өйрәнә?

-тереклек яши торган планета

-безгә иң якын йолдыз

-кояш системасында ничә планета

-планеталарны кояштан ерагаю тәртибендә сана

-планеталарны сана

-кызыл планета

-кояшка иң якын планета

-иң ерак планета

-дөньяның хәзерге моделен кем әйтә?

-телескопны кем беренче булып ача?

-җирнең табигый иярчене

-кояштан 3нче планетаны әйтергә.

        Укучылар, корабльгә барыгыз да кабул ителдегез. Инде хәзер юлга чыксак та була. Ә  юлда сез аеруча игътибарлы булыгыз.Галәм киңлекләреннән әти-әниләрегезгә сувенирлар алып кайтыгыз.

1 тукталыш-“Аллалар патшасы”(Юпитер)

        Бу алла нинди планетаныкы? Ни өчен? Әйе, ул дөньядагы барлык тылсымнарның хуҗасы.Барлык аллалар белән идарә итүче булып тора. Ул сезгә биремнәр әзерләгән. Әгәр дә биремне төгәл үтәмәсәгез, 1 минут эчендә яшен уты сезне усал җанварга әйләндерә.

Бирем:Туры килгән җавапларны тоташтырырга

Марс                                      боҗрасы нык күренеп тора

Меркурий                            “ матурлык алласы”

Венера                                   “сугыш алласы”

Сатурн                                кояшка иң якын планета

Уран                                    кояш тирәли бер тапкыр да әйләнеп чыкмаган

Нептун                               “ игезәк планеталар”

Плутон                              “игезәк планеталар”

Җир                                     иң зур планета

Юпитер                               иярчене ай

2 тукталыш- “Матурлык алласы” (Венера)

Венера –матурлыкны, чисталыкны, төгәллекне, тәртипне яратучы алиһә. Әгәр дә аның биремнәрен үти алмасагыз, ул сезне мәңгелеккә алып калачак. Ә без Венера планетасында яши алабызмы? Ни өчен?

Бирем: Кайсы артык?

1.Җир, Марс, Юпитер, Венера

2.Юпитер, Сатурн, Меркурий, Уран

3.Птолемей, Аристотель, Коперник

4.Җир, Юпитер, Сатурн, Венера

5.Аҗдаһа, Жираф, Галактика, Җидегән

6.Йолдызлык, гигант, кәрлә, супергигант, Бетельгейзе

3 тукталыш-Су алласы (Нептун)

Су алласы сезне бер бүлмәгә алып керер.Бүлмә су белән тулган, шул суны йөзеп чыгарга кирәк. Ләкин суда чага торган еланнар мыжлап тора. Еланнардан котылып була, моның өчен билгеләмәләрне белергә кирәк. Дөрес җавап 1 еланны үтерә.

Бирем: билгеләмә бирергә

Астероид

Комета

Метеор

Метеорит

Йолдызлык

Галактика

Кояш системасы

Яктылык елы

Кояш

Галәм

Планета

Йолдыз

4 тукталыш-Сугыш алласы (Марс)

Бу алла бик усал, сугыш, кан коелуны ярата. Ул сезне саннар патшалыгына алып керер. Әгәр дә санның нәрсә аңлатканлыгын әйтә алмасагыз, шул санча камчы белән сугу эләгәчәк.

Бирем:

300 мең км/с

15 млн градус

24 сәг

88

365

1млн 500мең км/сәг

150 млн км

60 т

5 тукталыш- Канатлы башмаклар (Меркурий)

Бу планета шулкадәр тизлекне ярата. Аның шарты түбәндәгечә: җөмләгә бик тиз арада “әйе” яисә “юк” дип җавап бирергә кирәк.

1.Астероидлар –йолдызлар алар.-

2.Метеор-җиргә төшкән космик җисем.-

3.Комета газ тышча, төш һәм койрыктан тора.+

4.Кояшка якынайган саен комета койрыгы кечерәя.-

5.Иң зур планета-Сатурн.-

6.Плутон планетасын борынгы греклар  да белгән.-

7. Кояш-йолдыз ул+

8.Кояшка иң якын планета-Венера.-

9.Җиргә иң якын йолдыз-Кояш.+

10. Кояш-сары кәрлә.+

11.Безнең галактика хәрәкәт итми.-

12.Сатурнның боҗрасы юк.-

13.Җир- җир төркеме планеталарының иң зурысы.+

14.Җирдә генә тереклек бар.+

15.Коперник Птолемей идеясен яклый.-

16.Җир кояш тирәли 1 ел эчендә әйләнеп чыга.

6 тукталыш-Җир асты алласы(Плутон).

Җир асты юллары буйлап лабиринт төзелгән. Лабиринтта һава санаулы минутларга гына җитә.Чыгу юлын дөрес тапсак , без исән калабыз, адашсак, һава җитмәүдән тончыгып үләчәкбез.

Лабиринт аерым биттә бирелгән.

7 тукталыш-Җир –анабыз.

Кадерле укучыларыбыз.  Менә без соңгы тукталышка - кадерле, кабатланмас Җиребезгә аяк бастык.Үзебезнең планетадан да якынрак, кадерлерәк планета тапмадык. Планетабыз хәзерге вакытта зур үзгәрешләр кичерә: завод-фабрикалардан ,автомобильләрдән  чыккан  чыккан төтеннәр атмосфераны пычрата, ташландык сулар елгаларыбызны, күлләрне агулый. Әйдәгез, шушы зәп-зәңгәр күк йөзле яшел, гүзәл җиребезне җансыз, үле космик җисем итәргә мөмкинлек бирмик!

Йомгаклау .Йолдызлар-стикерлар буенча укучыларга билгеләр кую

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...

Экологик сукмак буйлап....

Разработка классного часа...

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

"Туган як буйлап сэяхэт"

5  нче  сыйныфта  табигать  белеменнән  “Туган  як  буйлап  сәяхәт” темасынаүткәрелгән  дәрес  үзенең  эчтәлеге,эзлеклелеге  һәм  актуа...

"1000 яшьлек Алабуга буйлап сәяхәт"

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Беренче дәрестә Алабуга, аның тарихы, бөек шәхесләре турында презентация күрсәтелә, икенче дәрестә сочинение-юлъязма язу өстендә эш алып барыла....