Фронт матбугаты тарихы буйлап
занимательные факты (9 класс) на тему

Газалиева Айгюль Азгаровна

 

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер сафта атакага баралар; хәрби опе­рацияләрдә катнашалар; дошман уты астында окоптан-окопка йөреп, фашистлар­га каршы аяусыз сугышкан батыр солдатлар һәм офицерлар белән турыдан-туры танышып, татар халкының баһадир уллары турында хәбәрләр җыялар. Аларның күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында язылалар. Бу хәбәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны тагын да рәхимсезрәк көрәшләргә рухландырып торган.

Радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный Баш Командующий приказлары  төн эчендә кургаш хәрефләргә әйләнеп, басу машинасына керәләр. Иртән кызарып кояш чыкканда, газеталар төрле часть­ларга тарала башлый.Һәм шулай фронт газеталары  туа.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда 16 исемдә татар телендә газеталар чыга.

“Ватан өчен”, “Алга, дошман өстенә”,”Ватан намусы өчен”, “ Сталин байрагы”, “Фронт правдасы”,  “Ватан өчен сугышка” ,“Ватанны саклауда” “Кызыл сугышчы” , “Совет сугышчысы”, “Суворовчы”, “Фронт хакыйкате”, “Җиңү байрагы”, “Кызыл армия”, “Тревога”, “Сталин сугышчысы”, “Суворовча кысырыклау”

Кай берләре белән кыскача таныштырып үтәм.

1942 елның 10 июлендә Төньяк-Көнбатыш фронтта беренче булып татар телендә “Ватан өчен” дип исемләнгән фронт газетасы чыга башлаган. 1944 елның апреленә кадәр дөнья күрә.

Газета атнага ике тапкыр рус, татар, латыш, литва, үзбәк, казакъ телләрендә дүртәр битле булып чыга.

Җаваплы редактор булып рус газетасы редакторы санала. Газетаның татар ред­коллегиясе составында редактор урынбасары булып журналист капитан Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып язучы Хатип Госман, яшь шагыйрь Шәрәф Мөдәррис эшлиләр. Бу редакциягә Казаннан Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир киләләр.

Көрәшкә рухландыргыч шигырьләр, хикәяләр, очерклар язалар."Безнең батырлар", "Сакта", "Корыч ташкыны", "Элемтәче Ильяс", "Синең бурычың", "Фронт кызы" һәм башка шигырьләрен солдатлар яратып укыйлар. Аларның окопта язган хикәяләре, очерклары халыклар дуслыгы идеясе белән һам тирән патриотизм хисе белән сугарылган: "Халкыбызның батыр уллары кебек су­гышыгыз", "Кеше ашаучылар", "Сугышта чыныккан йөрәк". Шушы газета битләрендә  Совет кешеләренең сугыш кырындагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен тасвирлаган очерклары һәм хикәяләре бастырыла. Мәсәлән, "Гөрли Казан", "Үлемгә бирмәс ул", "Дошман көтмәгәнчә" Һ. б.


 1942  елның ноябрендә Калинин  фронтында татар телендә”Алга, дошман өстенә” дигән исемдәге икенче фронт газетасы чыга башлый.

1943елның 20 октябрендә Калинин фронты   үзенең   тарихи   яшәвен

төгәлләгәч, газета исемен үзгәртмичә. Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчерелә. Ул 1945 елның 5 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә газетаның 308 саны чыгып кала.

Газета дүрт телдә—русча, татарча, үзбәкчә, казакъча басыла. Татар газетасы ат­нага ике тапкыр дүртәр битле булып чыга.

Татар редколлегиясе составында редактор урынбасары журналист Минһаҗ Гыймадиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, журналист Котдус Ахмәров, корректор Фазыл Басыйров  эшли.

Бу газета битләрендә үткен телле, юморга бай кечкенә хикәяләр, фельетоннар, кызыклы хәлләр, парчалар, гармун көенә җырлана торган такмаклар, сатирик ши­гырьләр, Хуҗа Насрет­дин турындагы тапкыр мәзәкләр күп урын ал­ган.

“Сталин байрагы” газетасы. 1943 елның гыйнварында Көньяк фронт­та, данлы Сталинград янында оештырыла һәм март аеннан чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Көньяк фронт үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, бу газета да исемен үзгәртмичә, Дүртенче Украина фронты карамагына күчерелә һәм Кырым операциясе тәмам булганчы—1944 елның июненә кадәр чыгып килә.

Газетаның редактор урынбасары булып журналист Гани Клиблеев, хәрби корреспондентлар булып язучы Ибраһим Гази, журналист Зәкәрия Әхмәров һәм кор­ректор Кыям Хисмәтуллин, Фатих Хөсни эшли.

 “Фронт хакыйкате” газетасы Икенче Белорусия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елның июненә кадәр чыга.

Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга.

Газетаның редактор урынбасары журналист Гани Гыйльманов, хәрби коррес­пондентлар булып шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис һәм Гамир Насрый, эшли.

Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән Атилла Расих газетага актив язы­ша. Хәрби корреспондент Ш. Мөдәррис Жиңү көнен Берлинда каршылый. Рейх­стаг диварына "Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Модәррис" дип култамгасын язып калдыра.

 “Кызыл армия” газетасы Беренче Белоруссия фронтында 1944 елның
ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр чыга. Газетаның редак­тор урынбасары  журналист Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлар булып язу­чылар  Ибраһим Гази,  Гадел Кутуй,  Гариф Галиев, эшли. Бу газета битләрендә Гадел Кутуйның күп  хикәяләре дөнья күрә. Шушы ук чорда әдипнең атаклы "Сагыну" нәсере иҗат ителә.

“Сталин сугышчысы”газетасы Беренче Ерак Көнчыгыш фронтын­
да 1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр чыга. Редактор урынбасары, жур­налист Габделхәй Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып язучы Габдрахман Әпсәләмов, шагыйрь Гыйззулла Габидуллин журналист Каюм Иманкулов эшлиләр. Фронт газеталары сугышчыларны Һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү, тәҗрибәсен туплау, гомумилә­штерү һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып баралар. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тармар итүдә бик җитди роль уйныйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon front_madbugaty.doc 213.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек.

1.Кереш. ..............................................................................................3

2. “Ватан өчен” газетасы ....................................................................4

3. “Алга, дошман өстенә” газетасы ....................................................6

4. “ Ватан намусы өчен” газетасы ..................................................... 10

5. “Сталин байрагы” газетасы.. ..........................................................14

6. “Фронт правдасы” газетасы ...........................................................16

7. “Ватан өчен сугышка” газетасы ................................................ ....18

8. “Ватанны саклауда” газетасы .........................................................18

9. “Кызыл сугышчы” газетасы.  .........................................................19                          

10. “Совет сугышчысы” газетасы .......................................................20

11. “Суворовчы” газетасы ..................................................................20

12. “Фронт хакыйкате” газетасы ........................................................21

13. “Җиңү байрагы” газаетасы . .........................................................21                                          

14. “Кызыл армия” газетасы ...............................................................21

15. “Тревога” газаетасы ......................................................................22

16. “Сталин сугышчысы” газаетасы. ..................................................23                              

17. “Суворовча кысырыклау” газетасы.... .........................................23                                                                                                          

18. Йомгаклау ......................................................................................24

19. Кулланылган әдәбият ....................................................................25                            

 ВКП(б) Үзәк Комитеты 1942 елның 6 февралендә кабул иткән “Матбугат өлкәсендә партиянең иң әһәмиятле бурычлары турында" дигән карарында: "...Кызылармеецларны аларның үз ана телләрендәге газеталар белән тәэмин итү өчен бөтен чаралар күрергә",—дип билгеләнә.

Шул бурычны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, фронтларда 1942 елдан милли телләрдә хәрби газеталар чыгарыла башлый.

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язучылары, журналистлары сугышчылар белән бер сафта атакага баралар; хәрби операцияләрдә катнашалар; дошман уты астында окоптан-окопка йөреп, фашистларга каршы аяусыз сугышкан батыр солдатлар һәм офицерлар белән турыдан-туры танышып, татар халкының баһадир уллары турында хәбәрләр җыялар. Аларның күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астынла язылалар. Бу хәбәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны тагын да рәхимсезрәк көрәшләргә рухландырып торган.

Радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный Баш Командующий приказлары  төн эчеңдә кургаш хәрефләргә әйләнеп, басу машинасына керәләр. Иртән кызарып кояш чыкканда, газеталар төрле частьларга тарала башлый. Фронт газеталары менә шулай туа.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда 16 исемдә татар телендә газеталар чыга.

1.“Ватан өчен”

1942 елның 10 июлендә Төньяк-Көнбатыш фронтта беренче булып татарар телендә “Ватан өчен” фронт газетасы чыга башлаган. 1944 елның апреленә кадәр дөнья күрә. Газета редакциясе Старая Руссалан Житомирга кадәр зур Һәм данлы юл үтә. Редакциянең адресы: башта—557 кыр почтасы, 652 бүлек; аннары—18 715-А кыр почтасы.

Газета атнага ике тапкыр рус, татар, латыш, литва, үзбәк, казакъ телләрендә дүртәр битле булып чыга. Форматы—42x30 см.

Җаваплы редактор булып рус газетасы редакторы санала. Газетаның татар редколлегиясе составында редактор урынбасары булып журналист капитан Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып язучы Хатип Госман, яшь шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, журналист А. Әхмәдиев, Нәфыйк Яһудин (сугыш алдыннан Арча ягында укытучы) эшлиләр. Бу редакциягә Казаннан партиянең Өлкә Комитеты командировкасы белән танылган язучыларыбыз Гомәр Разин (бу Гомәр Бәшировның шул вакыттагы тәхәллүсе) һам Мирсәй Әмир киләләр, ике айга якын анда хезмәт итәләр.

Хатип Госман Һәм Гомәр Бәширов редакциягә 1942 елның август ахырында килеп эшкә керешәләр. Xатип Госман көрәшкә рухландыргыч шигырьләр, хикәяләр, очерклар яза. Аның 1942 елда "Безнең батырлар", "Сакта", "Корыч ташкыны", "Элемтәче Ильяс", "Синең бурычың", "Фронт кызы" һәм башка шигырьләрен солдатлар яратып укыйлар. Аның окопта язган хикәяләре, очерклары халыклар дуслыгы идеясе белән һам тирән патриотизм хисе белән сугарылган: "Халкыбызның батыр уллары кебек сугышыгыз" (1942, 28 июль), "Кеше ашаучылар" (1942, 20 ноябрь) кебек хикәяләре, разведчик Заян Хәкимов турындагы "Сугышта чыныккан йөрәк" (1942, 8 сентябрь: авторлаш Г. Разин), снайпер Насыйр Юнысовка багышланган, "Һәр тамчы кан өчен" (1942, 11 сентябрь), "Өлкән кардәшебез" (1944, 1 апрель), "Гарасат уллары" (1944, 5 апрель) һ. б. очерклары әнә шундыйлардан. Xатип Госман 1943 елда "Ялкынлы йөрәк" исемле повестен төгатли.


 

фр

Гомәр Бәширов исә, редакциянең эшен җайга салуда булыша, совет солдатларының батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. Аның газета битләрендә басылган әсәрләре түбәндәгедән гыйбарәт: "Татарстанның бүгенгесе" исемле мәкалә (1942, 28 август), "Пулеметчының сугышчан көннәре" (1942, 4 сентябрь), "Сугышта чыныккан йөрәк" (1942, 8 сентябрь; автордаш X. Госман), “Гармоньчы егет" (1942, 6 октябрь), "Бер көнне шулай.." (1942, 30 октябрь; снайпер Шәяхмәтов сүзләреннән), "Сержант Хәйруллин" очерклары һ. б.

Кызыл сугышчы Шәрәф Мөдәррис 1942 елның сентябреннән фронт газетасы редакциясенә штаттан тыш кабул ителә һәм баштарак корректор булып эшли. Аның бу газета битләрендә "Ул үч алыр" (1942, 2 октябрь), "Онытылмас хәлләр" (1942, 17 ноябрь), "Армия, алга" (1943, 19 февраль) "Татарстан чәчәкләре" (1943, 19 февраль, шинель кигән совет кызлары турында очерк), "Ватан" (1944, 25 март), "Зур һәм данлы юл" (1944, 1 апрель) кебек шигырьләре, очерклары, мәкаләләре басыла.

Солдат-шагыйрь сугыш кырларында үзенең ялкынлы әсәрләрен—шигырьләрен, поэмаларын, хикәяләрен иҗат итә, аларда Ватан сугышы героикасын, солдатлар тормышын тирән яктыртуга ирешә. Мәсәлән, "Таныш куак", "Аерылу моңы", "Ярсый йөрәк" (1942), "Корыч каска", "Минем моңым". "Севастополь", "Ельня, Ельня!", "Синең сүзең", "Землянкада", "Кинжәбулат", "Сукыр лампа", "Сапер", "Киткәндә". "Смоленщина". "Гөлбәдәр". "Тантана" (1943) әсәрләре әнә шундыйлардан. 1943 елның 7 июлеңдә Шәрәф Мөдәррис  Хәсән Хәйригә фронттан җибәргән хатында болай дип яза: "Үзебез шулай бер көе эшләп ятабыз. Хатип та зур гына әйберләр эшли. Мин дә карап тормыйм. Менә сиңа истәлек өчен үземнең "Тупчы Ваһап" исемле поэмамны һәм рус телендә басылган әйберләремнең иң соңгысын җибәрәм ("Певец русской славы").

Хәзер Ватан турында югары аһәңле, ялкынлы рухлы олы гына бер поэмага йөкле булып йөрим. Һәрхәлдә, мин аны ике айлардан Союзга җибәрү бәхетенә ирешермен, дип уйлыйм".

1943 елнын 11 февралеңдә Мирсәй Әмир дә бу газета редакциясенә эшкә китә. Шушы газета битләрендә ул Совет кешеләренең сугыш кырындагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган жиргә мәхәббәт хисләрен тасвирлаган очеркларын һәм хикәяләрен бастыра. Мәсәлән, "Гөрли Казан" 4943, 19 февраль), "Үлемгә бирмәс ул" (1943, 6 март), "Дошман көтмәгәнчә"' (1943, 12 март), "Агитатор" (1943, 19 март), "Курай" (1943, 6 апрель), "Коттыбай батыр" (1943, 1 май), "Мөстәкыйм карт йокысы", "Сыерчык", "Бабайлар" Һ. б.

"Курай" дигән язмасында әдип гади генә деталь аркылы фронтовикларның бай эчке дөньясын ачуга ирешә. Солдат Йомагуҗа Маликов, гомерен куркыныч астына куеп, камышлар арасына керә дә аю кураен кисеп ала һәм туган як көйләрен сыздырып җибәрә. Әлбәттә, бу көй командирларны да, сугышчыларны да дулкынландыра, әсәрләндерә. Алар кырыс фронт шартларында да кешедә була торган нечкә хисләрне түкми-чәчми саклаганнар лабаса, яу кырында да алар илебезнең гүзәллеген искә төшерәләр.

"Ватан өчен" газетасы битләрендә Мирсәй Әмир "Чаян фронтта" дигән бүлек ачып, фашистларга яшен уты булып өркелеп торган үткен һәм тапкыр сатираны җанландырып җибәрә, моңа ирешү өчен ул күп кенә халыкчан алымнар куллана. "Әйдә, шулай булсын"(1943, 19 февраль), "Тотса Мәскәүләр якаң", "Немецча бишек җыры" (1943, 23 февраль), "Фриц-фриц сүзеннән чыкмый", "Кем нәрсә күтәрә", "Урманда" (1943, 12 март) кебек әсәрләрдә бу бигрәк тә ачык чагыла.

1942 елның 6 ноябрь санында шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең Советлар Союзы Герое Салават Кәримов турындагы "Баһадир" исемле язмасы басылып чыга. 1943 елның 19 февраль санында Кави Нәҗминең "Очучылар җыры" исемле шигыре дөнья күргән. Ә 1943 елның 6 апрелендә Идрис Туктаровның "Ягымлы сүзләр" исемле хикәясе урын алган.

Бу газета биләрендә юстиция өлкән лейтенанты Мостафа Ногман, командир-зенитчы Нур Гайсин үзләренең патриотик шигырьләре белән катнашалар, шунда ук Атилла Расихның хикәяләре дә басыла.

2.“Алга, дошман өстенә”

          1942  елның ноябрендә Калинин  фронтында татар телендә”Алга, дошман өстенә” дигән исемдәге икенче фронт газетасы чыга башлый.

1943елның 20 октябрендә Калинин фронты   үзенең   тарихи   яшәвен

төгәлләгәч, газета исемен үзгәртмичә, Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчерелә. Ул 1945 елның 5 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә газетаның 308 саны, ә рус телендә 386 саны чыгып кала.

Бу газета Мәскәү яныннан Балтыйк диңгезенә кадәр 1295 километрга сузылган зур, авыр һәм данлы тарихи юл уза. Калинин, Ржев, Духовщина (Смоленск өлкәсе), Невель (Великие Луки өлкәсе), Витебск, Полоцк, Паневежис, Шауляй, Мемель (хәзерге Клайпеда шәһәре), Кенигсберг (хәзерге Калининград), Пиллау (хәзерге Балтийск) шәһәрләре аша үтә.

Редакциянең адресы: 21 475-С кыр почтасы.

Газета дүрт теллә—русча, татарча, үзбәкчә, казакъча басыла. Татар газетасы атнага ике тапкыр дүртәр битле булып чыга. Форматы—35x26 см.

Татар редколлегиясе составында редактор урынбасары журналист Минһаҗ Гыймадиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, журналист Котдус Ахмәров, корректор Фазыл Басыйров иптәшләр эшли.

Газета редакциясендә рәссам Байназар Альменов иҗади командировкада булып китә. Татарстан Рәссамнар союзы аны редакциягә ярдәм итү өчен җибәргән. Ул 1943 ел декабренең соңгы сәгатьләрендә безнең янга килеп керде. Фронт тормышына багышланган нәфис альбом әзерләргә ниятләнә иде ул. Моның өчен аңа фронт, сугышчылар һәм аларның тормышы белән һәрьяктан танышырга кирәк иде... Байназар Витебск шәһәре янында барган каты сугышларда иң зур батырлыклар күрсәткән сугышчыларның портретларын ясады. Бу—гвардия рядовое Мөнир Сәфәрмитов (1944, 15 февраль), санинструктор гвардия старшинасы Владимир Александрович Крет, гвардия рядовое разведчик Фазылҗан Әһмалетдинов һ. б.

Рәссам окоп тормышының аерым моментларын, сугыш күренешләрен, аның хәрабәләрен ашыгып-ашыгып кәгазьгә төшерде, кайберәвенең эскизларын гына сызгалады.

Байназар Альменов газетада ике айдан артыграк эшләгән һәм ул ясаган күп кенә рәсемнәр газета битләрендә басылган.

Шагыйрь Шәйхи Маннур газетага 1943 елның 23 декабрендә эшкә килә һәм 1943 елның апреленә кадәр хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Газета битләрендә аның репортажлары, хәбәрләре, очерклары,шигырьләре басыла: ”Яшь снайперлар”(1943,24 февраль) исемле язмасы, "Кечкенәләр җыры" дигән шигыре (1943, 31 март) һ. 6.

Язучы Афзал Шамов 1943 елның 9 февралендә үзе теләп фронтка китә һәм 1945 елның 5 июненә кадәр бу газетада хәрби корреспондент булып эшли. Газета битләрендә аның күпсанлы репортажлары, очерклары, мәкаләләре, хикәяләре басыла: "Казаннан сәлам" (1943, 24 февраль), "Бер төнне..." (1943, 5 март), "Кушкаен авылында" (1943, 17март). "Санитар" (1943, 3) март), "Ике дус" (1943, 21 апрель), "Батыр тупчы" (1943, 8 май), "Нәфрәт көче" (1943, 22 май). Әлеге соңгы очеркында язучы турыдан-туры сугышчыларга мөрәҗагать итә һәм аларны дошманга каршы аяусыз булырга, аны юк итәргә чакыра. "Безнең күңелләрдә,—дип яза ул,—бер үк вакыт нәфрәт тә, мәхәббәт тә ята. Без, искиткеч көчле сөя белгән кебек, искиткеч явыз һәм өметсез нәфрәтләнә дә беләбез. Сөя белү, ярата белү—сөйгәндә көчле итеп, дәртле итеп сөя белү—ул безнең совет халкының гүзәл бер сыйфаты, аның бөек күңеллелеге һәм чын кешелеклеге. Нәфрәтләнә белү, нәфрәт иткәндә искиткеч явыз, өметсез һәм кансыз нәфрәтләнә алу—ул безнең совет халкының горурлыгы, бөеклеге һәм кешелекнең иң матур бер сыйфаты".

Шул ук газета санында капитан А. Тәүгилденең "Изге үч" исемле очеркы басылып чыга. А. Тәүгилде—язучы Афзал Шамовның 1919 елдан әдәби тәхәлдүсе. Бу фронт газетасы битләрендә бик күп публицистик мәкаләләре, документаль очерклары, репортажлары, зарисовкалары, хәбәрләре шул имза белән урын алган: мәсәлән, "Тырышкан табар—ташка кадак кагар" (1943, 15 май), "Партиянең турылыклы улы" 0943, 27 март), "Үз-үзен аямыйча эшләгән өчен" һ. б.

Әлбәттә, язучының сугыш чорындагы газетада чыга торган материаллары болардан тыш башка имзалар белән дә дөнья күргән. Бу хакта А. Шамов: "Фронт газеталарында басылган хәбәрләр, мәкаләләр башка имзалар белән басылган булса да, башыннан алып ахырына чаклы минем кулым белән язылган".—дип искә ала.

Язучының шәхси архивында 14 данә фронт дәфтәрләре саклана, анда ул газетада басылган мәкаләләр, репортажлар һәм хәбәрләр исемлеген теркәп куйган һәм соңрак шундый сүзләр дә язып калдырган: "Бу дәфтәрдәге һәм башка дәфтәрләрдәге чит кеше фамилияләре белән басылган мәкаләләр, хәбәрләр һ.б. барысы да минем тарафтан язылганнар. Алар алдан сөйләшенеп, рөхсәт алып, алар фамилиясе белән генә чыгарылганнар". Әйтергә кирәк, фронт дәфтәрләрендәге 350 материалның барысы да газета битләрендә басылып чыккан булган.

Язучы Абдулла Әхмәт бу редакциядә 1943 елның маеннан 1945 елның 5 июнеңә кадәр эшли. Ул газета битләрендә совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында күп санлы очерклар, хикәяләр бастырып чыгара: мәсәлән, ''Композиторның җиңү маршлары" (1943,12 май; Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында). "Татар егете" (1943, 22 июнь), "Комсомолка Галия" (1944, 12 декабрь). "Гвардия офицеры" (1944, 26 декабрь) һ.б.

Абдулла Әхмәт газетаның 1944 елның 8 июль санында дөнья күргән "Уйламаганда" исемле мәкаләсендә көрәштәш дусты Афзал Шамов турында кызыклы бер вакыйганы сурәтли. "Хәрби журналист, ул оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да алгы кырыйда йөри. Дошман оборонасын беренче булып өзүче, аңа беренче ударларны ясаучы батырларны күреп, алар белән сөйләшә  һәм әле генә үткән вакыйгалартунда фронт газетасы өчен материал оештыра.   Мондый кайнар көннәрдә ул сугышчыда, оештыручы да, кирәк булса, командир да булып китә. Тиз генә каләмен куеп, кулына пистолет яисә автомат ала.

...Капитан Шамов, бер частьта эшен бетереп, ашыгып икенче бер частька китә. Бу көнне 30 километр атлаганга һәм берничә төннәр йокы күрми эшләгәнгә күрә дә язучы яхшы ук арган була. Шуңа күрә ул куе арыш арасына кереп, хәл алырга утыра. Язучы тарихи һөҗүм көннәрендәге тәэсирләр турында һәм үзәнең язачак хәбәрләре, хикәяләре турында уйлана. Ләкин кинәт кыштырдау ишетелә. Капитан тиз генә кулына револьверын ала һәм арыш арасыннан көнбатышка таба качып баручы бер төркем фрицларны күреп, башта беркадәр каушап кала. Ләкин шунда ук Афзал Шамов үзендә көч, гайрәт тоя, биек арышка ышыкланып килүче эре гәүдәле фрицларны якын ук җибәрә дә кинәт:

—Стой!—дип кычкыра. Аннары немецчә:

—Нӓdе һосһ—дип, боерык бирә һәм һавага атып җибәрә.

Көтелмәгәндә үзләренең каршысына револьвер төзәп торган совет офицерын күргән фрицлар кулларын күтәрергә мәҗбүр булалар...

Язучы Афзал Шамов 7 немецны тиешле урынына илтеп тапшыра. Револьверын кобурасына салып куя да, яңадан үзенең төп эшенә—хәрби журналистның сугышчан бурычларын үтәүгә керешә. Яңадан кулына каләмен ала...

Шулай итеп, хәрби журналист Афзал Шамов уйламанганда үзе дә кыюлык, батырлык күрсәтә. Совет журналистларына хас булган данлы эш эшли. Фронт газетасының заданиесен үтәү белән бергә, язучы-журналист бер үзе 7 обер-ефрей-торны әсирлеккә ала". (Бу мәкалә тулысынча "Кызыл Татарстан" газетасының 1944 елның 21 июль санында басылган.)

А. Шамовның  истәлекләрендәге менә мондый юллар да бүгенге укучы өчен гыйбрәтле булыр дип уйлыйм: "...Ялны белми эшлибез, рәтле төн йокысы күргәнебез юк. Кайчак типографиядә генә черем итеп алабыз. Газетаның бөтен авырлыгы Абдулла Әхмәт белән минем өстә: хәбәрләрне дә, репортажларны да, очеркларны да үзебез язабыз, аңа кирәкле материалларны да ут эченнән үзебез алып кайтабыз. Баш командование приказларын, әһәмиятле мәкаләләрне—барысын да үзебез тәрҗемә итәбез. Редакторыбыз бары редактор вазифасын гына үти. Бөтен кара эш безнең кулда. Кыскасы, гармунчы да, җырчы да, биюче дә үзебез.

...Сугышка чаклы мондый газетада егермегә якын кеше эшләгән. Ә без әлегә  дүртәү генә (корректор белән)".

"Алга, дошман өстенә" газетасы битләрендә үткен телле, юморга бай кечкенә хикәяләр, фельетоннар, кызыклы хәлләр, парчалар, гармун көенә җырлана торган такмаклар, сатирик шигырьләр, Хуҗа Насретдин турындагы тапкыр мәзәкләр күп урын алган.

Бу материалларны матбугатка А. Шамов, А. Әхмәт Һәм Ф. Басыйров әзерлиләр. Мәсәлән, Ф. Басыйровның үткен Һәм тапкыр сатира белән язылган 1944 нче елгы фрицлар" зарисовкасында (1944, П ноябрь), А. Шамовнын "Фриц намусы" исемле кечкенә фельетонында (1944, /5 декабрь) дошманнарга карата ачы нәфрәт белдерелә.

Газета битләрендә татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай Һәм Һади Такташ шигырьләре дә дөнья күрә, алар сугышчыларга көч һәм дәрт өсти.

Бу газета битләрендә Фатих Кәримнең "Снайпер фәлсәфәсе" (1943, 15 июнь), "Хәнҗәр" (1943, 25 июнь), Әхмәт Исхакның "Тотса Мәскәүләр якаң!" (1943, 17 апрель), ''Дөнья бу!" (1943, 22 июнь), Әхмәт Ерикәйнең "Кышкы кичтә" (1944, 13 гыйнвар), Шәрәф Мөдәрриснең "Татар солдаты" (1944, 15 февраль), Әхмәт Юнысның "Илнең батыр кызы" (1943 8 март), Мәхмүд Максуд тәрҗемәсендә К. Симоновның "Көт син мине'" (1943, 18 июнь) һ. б. шагыйрьләрнең шигырьләре басыла. Фронт частьларында хезмәт итүче шагыйрьләрдән Мансур Гаязның "Түләтербез!" (1943, 21 апрель), "Ватан" (1943, 22 июнь), Рахман Хөсәеневнен "Жавап" (1943, 20 июль), Исхак Закировның патриотик рухлы шигырьләре дә шушы газета битләрендә урын ала.

3.”Ватан намусы өчен”

1942елның 19 декабрегдә Воронеж фронтында “Ватан намусы өчен” дип аталган газета чыга башлый. 1943 елның Воронеж фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, газета исемен үзгәртмичә Беренче Украинафронты карамагына күчерелә һәм 1946 елның 25 маена кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә барлыгы377саны дөнья күрә.

Газетаның үткән данлы юлы: Острогожск – Воронеж – Киев – Житомир – Тернополь - Черновцы – Львов – Самбор – Дембица – Берлин (сугыш беткәч Прага – Вена). Редакция адресы: башта-1875 кыр почтасы, 12 бүлеге; соңыннан- 48828-А кыр почтасы.

Газета рус, украин, татар, казакъ, үзбәк телләрендә атнага ике тапкыр чыга.Татар газедасы башта ике битле, 1944 елның 11апреленнән дүрт битле булып дөнья күрә. Фарматы- 42х30 см. Газетаның редактор урынбасары булып шагыйрь, капитан Әхмәт Ерикәй, 1943 елның 1 июленнән драматург, капитан Риза Ишморат эшли. Гали Хуҗи, Әхмәт Юныс,Мөхәммәт Садри, язучы Госман Бакиров, журналистӘнвәр Ямангулов, Зәни Шаһиморатов, Габдулла Шәрипов эшлиләр. Язучы Газиз Иделле һәм журналистка Фатыйма Галиева 1944 елның ноябереннән 1945 елның мартына кадәр редакциядә иҗат командировкасында булалар.

Әхмәт Ерикәй бу газета редакциясендә беренче көннән 1943 елның июненә кадәр хезмәт итә,совет сугышларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очрклар һәм җырлар яза: мәсәлән, “Татар егетләре”, (1943,23 февраль), “Мин кызганмыйм” (1943, 8 апрель), “Дуслык” (1943,11июль),”Калкулык” (1944,24 март), “Якынлаша” (1945, 14 апрель) һ.б.

Риза Ишморат бу газетада 1943 елның 10 июненнән редактор урын басары хезмәтләрен үтәүче буларак хезмәт итә, шул ук елнең 1 июленнән чын мәгънәсендә редактор урынбасары булып эшли. Ул озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Острогожск шәһәреннән Берлинга кадәр барып җитә, урам сугышлары барганда яралана. Р. Ишморат татар халкы улларының Беренче Украина фронтында җанын- тәнен аямыйча баһадирларча сугышу турында очрклар, мәкаләләр яза: мәсәлән, “Майор Бәдретдинов”, “Висла буенда”, “Зәки Шәймәрданов”, “Мирза Билаловның разветкага буруы”, “Татарстан улы”, “Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар”(1944,11 апрель), “Берлинда” (1945,6 май) һ.б.    

Гали Хуҗи һәм Әхмәт Юныс Казаннан газета редакциясенә 1942 елның 27 ноябрендә чыгып китәләр. Ә. Юныс авыру булу сәбәпле, 1943 елның 24  апрелендә  кире Казанга кайта. Газета битләрендә аның "Нәфрәтебез көчле булганга", "Ашыгыгыз, кызыл обозлар", "Кавышыр көн", "Беречче Украина фронтындагы татар сугышчыларына" һ. б. шигырьләре дөнья күрә.

Г. Хуҗи бу редакциядә беренче көннән ахырына кадар хезмәт итә. Ул газетаның жаваплы секретаре була. "Димәк, газетаның иң күп эше аңарда. Эшкә дисәң  атлыгып тора. Приказ бирү дә кирәкми, болай дусларча гына әйтү дә җитә. Күп эшне үзе белеп эшли. Җитез эшли. Төгәл эшли. Газетаның әйтер сүзен, оештыру, өйрәтү көчен белеп эшли. Дошман һөҗүме булып, тиз генә күченергә туры килгәндә дә, әйләнә-тирәдә бомбалар яна башлаганда да куркып, каушап кала торганнардан түгел. Кыю егет",—дип яза аның хакында Р. Ишморат "Гомер сукмаклары" дигән истәлекләр китабында. Газета битләрендә Г. Хужиның "Зоя Космодемьянская"(1942),"Исемсез каһарманнар" (1943, 23 февраль), "Россия" (1944, 15 һәм 18 декабрь), "Яу күрке" (1945, 13 һәм 17 гыйнвар) поэмалары, "Йөрәк ялкыны" (1943, 6 июль), "Сентябрь" (1943, 6 октябрь), "Канлы эз" (1943, 17 октябрь), "Менә безнең якташ" (1944, 7 октяорь; автордашы—М. Садри) дигән очерклары һәм күп санлы мәкаләләре басылып чыга.

Мөхәммәд Садри редакциягә "Көнбатыш Украина чикләренә якынлашып килгән чагыбызда ГлавПУРККАдан безнең редакциягә дип җибәрелде. Мөхәммәт килгәч, эшебез һәрьяклап җанланып китте. Садри сугышчан заданиене төгәл һәм вакытында үти торган кыю солдат. Туплар, минометлар шартлап, пулялар сызгырып торган җиргә—алдынгы сызыкта сугышучы солдатлар, командирлар янына барып яңа хәбәрләр алып кайту өчен кыюлык иң кирәкле сыйфат. Бу яктан Мөхәммәт безнең газета өчен кыйммәтле кеше булып чыкты”, - дип искә ала Риза Ишморат үзенең  истәлекләреңдә.

Газета битләрендә М. Садринең "Атлы батыр алга ашкына"' (1944, 15 февраль), "Без җырлыйбыз" (1944, И апрель), "Хафиз батыр" (1944, 1 ноябрь), "Халкыма" (1944, 20 ноябрь), "Хәнҗәр" (1945. 12 февраль) һ. б. шигырьләре, "Каһарман дус" исемле поэмасы (Советлар Союзы Герое Александр Матросов турында; 1944, 21 июнь), "Бу—үч көче" (1944, 12 октябрь, автордашы—Г. Хуҗи, А. Иванов), "Сапер Хәйрулла Шакиров" (1945, 7 апрель), "Сапер Мәхмүт Газизов" һәм "Разведчик Касыйм Садыйков" (1945, 27 һәм 30 апрель) очерклары басыла.

Госман Бакиров редакциядә 1944 елнын; 21 маеннан эшли башлый. Газета битләрендә Г. Бакировның "Егерме сигез елдан соң" (1944, апрель), "Агитатор үзенең командирына булыша" (1944, 24 май). "Коралың төзек, йөрәгең нык булсын" (1944, 27 май), "Бер оешманың эше" (1944, 30 июнь), "Туганлык һәм дуслык армиясе солдатлары" (1944, 20 июль), "Партия члены'" (1944, 1 ноябрь), "Ут" (1944, 24 ноябрь), "Казан егете" (1945, 9 май) кебек очерклары һәм мәкаләләре дөнъя күрә.

Газиз Иделле газета редакциясенә вакытлыча командировкага килгәч, Беренче Украина фронтында сугышучы татар сугышчылары турында тирән эчтәлекле очерклар яза. Җөмләдән "Совет офицеры" (1944, 27 ноябрь), "Якташыбыз Гәрәевнең батырлыклары" (1944, II декабрь), "Минзәлә егете" (1944, 27 декабрь; 1945. 1 гыйнвар), "Немец җирендә" (1945, 10 март) исемле очеркларны һәм "Очрашулар" исемле хикәясен (1944, 20 ноябрь) санап үтәргә мөмкин.

Бу газета битләрендә Фатих Кәримнең "Һөҗүм" (1943, 12 май), "Аерылганда" (1943, 200 июнь), "Сугыш кырында" (1943, 24 сентябрь), "Совет солдаты" (1943, 26 ноябрь), "Немец җирендә" (1945, 17 март), "Безнең урамда" (1945, 26 май) исемле шигырьләре һәм "Тимер һәм тимерче" балладасы (1944, 12 гыйнвар) басылып чыга.

Биредә шулай ук Мостай Кәримнең "Мин синең ягымлы анаңны күрдем" (1943, 4 май), "Кол кыз җыры" (1943, 23 сентябрь), "Дан ордены" (1944. I гыйнвар), "Идел кызы" (1944. 6 апрель), "Сталинчыл гвардия" (1944, 25 октябрь) дигән шигырьләре дөнья күрә.

Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән яшь шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов та газетага актив языша.

Зәйни Шаһиморатов "Ватан намусы өчен" газетасына 1945 елның август аенда эшкә килә һәм 1946 елның 25 маена кадәр анда хезмәт итә. Газета битләремә аның Сталинчыл лачынга", "Яшәсен җиңү" исемле шигырьләре, "Туган илемә" дигән поэмасы һәм "Иман әкияте" дигән балладасы басыла.

1945 елның 9 май көнен капитан Мөхәммәт Садри Берлинда командировкада каршылый. "Нәкъ шул вакыт ап-ак тешләрен ялтыратып, Мөхәммәт килеп керде. Яныбызга килеп басты да миңа карап:

—Иптәш майор, задание үтәлде! Җиңү турында материал җитәрлек булды. Ә иң мөһиме—рейхстагка күтәрелеп: "Без җиңүчеләр булып Берлинга килеп җиттек!"— дин яздым да барыбыз исеменнән кул куйдым!—ди.

—Рәхмәт, иптәш капитан, булдыргансың. Үз исемемнән генә түгел, бөтен халкыбыз исеменнән дә рәхмәт сиңа!—дип, Мөхәммәтнең кулын кыстым".

Менә шулай, татар әдипләренең кул тамгасы рейхстаг диварларына да "сугып" калдырылган булган икән. Халыкның рәхмәте буларак...

4. “ Сталин байрагы”

“Сталин байрагы” газетасы. Бу газета 1943 елның гыйнварында Көньяк фронтта, данлы Сталинград янында оештырыла һәм март аеннан чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Көньяк фронт үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, бу газета да исемен үзгәртмичә, Дүртенче Украина фронты карамагына күчерелә һәм Кырым операциясе тәмам булганчы—1944 елның июненә кадәр чыгып килә.

Редакциянең адресы: 19640-А кыр почтасы.

Газетанын редактор урынбасары булып журналист Гани Клиблеев, хәрби корреспондентлар булып язучы Ибраһим Гази, журналист Зәкәрия Әхмәров һәм корректор Кыям Хисмәтуллин эшли. 1943 елның 18 гыйнварында язучы Фатих Хөсңи, партиянең Татарстан Өлкә Комитеты карары белән, Көньяк фронтка ике айлык командировкага жибәрелә.

И. Гази үзенең истәлекләрендә Ф. Хөсни белән бәйләнешле бер вакыйга хакында болай дип язып үтә: "Бер көлке хәл искә төште. Әле беренче вакытлар, Ростов-Дон тирәләре. Немец кичен тагын килде... Без щельгә кереп постык. Өстән зенит снарядлары оча. Бомбалар читкә төшә. Фатих, башын тотып:

—Нишлим инде, башымда да юк, ичмасам,—дип зарлана (янәсе, башында булса, снаряд ватыгы төшүдән курыкмас иле). Бүреге редакциядә калган". "Машинадан сикергәндә, үземнән алда күзлегем сикереп төшә. Бу күзлек белән күргән җәфалар инде! Әле җәйли, южный поселогында торган чакта, авыл эчендә төнлә адаштым бит. Караңгы—маскировка. Җитмәсә, яңгыр. Күзлекне салсам да күрмим, кисәм лә күрмим. Адашып әллә нинди чокырларга барып төштем, чәнечкеле тимер чыбык коймаларга килеп эләктем. Фриц килеп, зениткалар кызыл чылбыр тезгәч кенә, көндез күргән зенит тупларының торган урыннарын чамалап, шулай гына барасы җиремә барып җитә алдым.

Бер тапкыр, бусы инде Мелитополь тирәсендә, машинадан сикереп төшкән чагымда нәкъ күзлегем өстенә килеп төштем. Пыялалар чәлпәрәмә килде. Кылчык-кылчык булып ватылганнар. Алай да бәхет бар икән әле, кысасыннан коелып төшмәгәннәр. Редакциягә кайтып, ак кәгазь белән түгәрәкләп ябыштырып, уртада кечкенә генә ачык пыяла калдырдым. Бер дә юкта ярый, күреп була. Юкса, бит күзлексез бөтенләй сукыр.

Ватык пыялалар белән шактый вакыт йөрергә туры килде.

И. Гази 1943 елның 4 августында язучы Афзал Шамовка болай дип яза: "...үзем— певец, үзем—жнец, үзем—в дудку игрец. Безнең икенче литературный сотрудник каләме алифне таяктан гына аера. Бөтен авырлык миндә—терпи минем бөкре. Ә Клиблинең телен беләсең... Аннан ул гаҗәп кызык политика тота: бернәрсә дә эшләми, буквально бернәрсә дә—-бер җөмлә әйбер язмый, бер кәлимә тәрҗемә итми. Аның бөтен эше—макет оештыру, ул да чиле-пешле... Мин командировкага киткәч, алар бер газета чыгарганнар. Укып карар өчен җибәрәм. Аяк мәкалә (баш мәкалә—Ә. Ш.)—аның тәрҗемәсе... Ләкин аның да бер яхшы ягы бар: ул бер эшкә дә тыгылмый, ягъни мешать итми—шул ягы бик яхшы.

Берничә (!) хикәя яздым. Берничә ай эчендә бит... Материал бар да, тынычлык җитеп бетми. Ни әйтсәң лә, сугыш бит инде...

Миңа гел тәрҗемә белән (русчадан татарчага һәм киресенчә) шөгыльләнергә туры килә...

Менә шулай, малай, ят-чит җирләрдә, тәмсез су эчеп, бомбалар астында, кайчан муены сына инде бу Гитлерның дип, өмет белән яшибез".

Инде килеп, И. Газинең А. Шамовка язган тагын бер хатына күз төшерик: "Мин Карпат тирәсендә тау төшә, тау менә бераз йөргәч, пайтәхеткә чакырылып, 1 нче ак русча бәрәңге ашарга озатылдым. Резерв дигән җан биздергеч җирдә бераз кыйналгач, 1 нче ак рустагы тастымалның бер почмагыннан барып тоттым. Тиздән, бәлки, сез безнең тастымалга кул (кул гынамы!) сөртә башларсыз".

5. “Фронт правдасы”

“Фрон правдасы” газетасы- 1943 елның гыйнварында Волхов фронтында чыга башлый һәм Волхов фронтында сугыш операцияләре тәмам булганчы—1944 елның февраленә кадәр чыгып килә. Волхов—Кириши—Новгород—газетаңың фронт гаскәрләре белән үткән данлы юлы шуннан гыйбарәт.

Редакциянең адресы: 48767-В кыр почтасы.

Редактор урынбасары булып журналист Габделхәй Хәбиб эшли. Хәрби корреспондент булып шагыйрь Әхмәт Фәйзи хезмәт итә. Аның бу газета битләрендә 'Тәпәрәш егете" (1943, 8 июнь; Бөек Ватан сугышы батыры артиллерист Ибраһим Сәгышуллин турынла), "Лейтенант Вәли Галимов 131 гитлерчыны дөмектерде" (1943.  12 июнь). "Кимпреков алдынгы сугышчы булды" (1943, 15 июнь), "'131"(1943, 26 июль: Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән лейтенант Вәли Гилимов  турында), "Сүз көче" (1943, 3 август) һ. б. очерклары һәм мәкаләләре басыла.

Ә. Фәйзинең күпсанлы шигырьләре дә басыла: мәсәлән, "Ятимнәрнең ачы күз яшьләрен..." (1943, 16 март), "Татар сугышчысы" (1943, 19 март), "Фашист-козгын, чыгып чамадан..."' (1943, 5апрель), "Яз иртәсе" (1943. 27май), "Фронтка хат" (1943, 17 июль), "Кем бу, нинди адәм карачкысы?" (1943, 11 август), "Йөз егерме туптан унике залп" (1943, 7 август) һ. б. Әхмәт Фәйзи "'Фронт правдасы" газетасы өчен карикатура-рәсемнәргә эпиграммалар да яза.

Газетада Мәхмүд Максудиның Һади Такташ истәлегенә "Шагыйрь яши" исемле мәкаләсе дә урын алган (1943, 29 декабрь).

6. “Ватан өчен сугышка”

“Ватан өчен сугышка”  газетасы Карелия фронтында 1943 елның гыйнварында чыга башлый. Редакциянең адресы: 68331-Д кыр почтасы. Газета рус, татар, казакъ телләреңдә чыга. Ул атнага өч тапкыр дүрт битле булып дөнья күрә. Газетаның редактор урынбасары журналист-Александр Герасимов, хәрби корреспондентлар-журналистлар Бари Корбанол, Минһаҗ Җамалиев, корректор- Каюм Иманкулов. 1943 елның июненнән редактор урынбасары булып журналист Бари Корбанов, җаваплы секретарь булып язучы Габдрах-ман Әпсәләмов, хәрби корреспондент булып  журналист Мөхәммәтша Сабель-ев эшли.

1944 елның февралеңдә ике фронт- Карелия һәм Волхов фронтлары идарәләре бергә кушыла, чөнки Волхов фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгән була. Редакциядә дә үзгәрешләр барлыкка килә. Волхов фронты газетасыннан 1944 елның мартыңда эшкә килгән майор Габделхәй Хәбиб редактор урынбасары  итеп  билгеләнә. Өлкән лейтенант, шагыйрь Әхмәт Фәйзи— хәрби корреспондент, Бари Корбанов һәм М. Сабельев резервка китәләр. "Әхмәт Фәйзи күзлек белән дә начар күрә иде. Беренче командировкасында ул бер подразделениедән икенчесенә барышлый, ялгышлык белән, мина кырына килеп кергән. Билгеле инде, аны күреп кешеләрнең котлары очкан- менә-менә шартлавы ихтимал бит. Ләкин, бәхеткә, ул бөтен мина кыры аша узып та (үзе, әлбәттә, моны белмәгән) хәвеф-хәтәргә очрамаган. Шуннан командирлар аны туры редакциягә кайтарып җибәргәннәр...",—дип яза шушы көннәр хакында Г. Әпсаләмов үзенең истәлегендә. Тиздән Ә. Фәйзидә резервка китә. Редакциягә хәрби корреспондент булып шагыйрь Гыйззулла Габидуллин килә.

"Ватан өчен сугышка" газетасының соңгы саны 1944 елның 12 ноябрендә дөнья күрә. Газетаның барлыгы 89 саны чыгып кала.

"Редакция поезды Акдиңгез, Каидалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның саннары Ладога күленнән алып, бөтен Көньяк Һәм Төньяк  Карелия буйлап. Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап, Норвегиянең Керкинес шәһәренә кадәр таралалар".

Габдрахман  Әисәләмовның- газета битләрендә бик күп очерклары басыла: мәсәлән, "Приказ үтәлде", "Үлемнән көчлерәк", "Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов" (1943, 15 июль), "Тәвәккәл таш ярыр" (1943, 29 октябрь), "Сәүбан Зарифуллин" (1944, 30 март), '"Сержант Ильясов" (1944, 9 апрель), "Казакъ егете" (1944, 16 апрель), "Биеклек" (1944, 18июнь), "Ярсу күңел" (1944, 2 июнь), "Кыска дулкында" (1944. I июль), '"Куолоярви фаҗигасе" (1944, 12 октябрь), "Совет хәрби пленныйларын юк итү" (1944, 15 октябрь), "Күпер" (1944, 18 октябрь). "Галим Шәкүров" (1944, 22 октябрь), "Яшь офицер" (1944, 29 октябрь), "Хат укыганда" (1944, 5 ноябрь), "Төньяк каһарманнары" (1944, 12 ноябрь).

Бари Корбанов үзенең  истачегендә Г. Әпсәләмов турында болай дип язып үтә: "Бу тырыш каләм остасы, газетабызны номердан номерга яхшырта бару өчен аны күп меңләгән татар сугышчыларын явыз дошманны оста дөмбәсләүгә, тизрәк, тар-мар итүгә туплаучы материал белән баету өчен көчен, вакытын кызганмады" (Социалистик Татарстан. —1971.—28 декабрь).

7. “Ватанны саклауда”

“Ватанны саклауда” газетасы Ленинград фронтында 1943 елның ба-
шыннан 1946 елның июненә кадәр чыгып килә. Газетаның редактор урынбасары-журналист, капитан Заур Исхаков, хәрби корреспондентлар булыпИрекАргынбаев, Ильяс Сәйфетдинов. Кадыйр Юллашев эшли. Бу газетага Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен актив языша.Аның патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре һәм “Мактау һәмдансиңа,Кизатов!”
(1944, 20 декябрь), "Мидхәт Салиховка мактау һәм дан!"(1945,13гыйнвар) исемле очерклары шушы газетада урын ала. Газета битләрендә Гамир Насрыйның
"Минометчы Нуретдинов" (/945,
14 март) һәм Гадел Кутуйның "Куркусыз разведчик" (1945, 22 март) исемле очерклары да дөнья күрә.

8. “Кызыл сугышчы”

“Кызыл сугышчы” газетасы Мәскәү хәрби округында 1943 елның
гыйнварыннан 1944 елнын июненә кадәр чыга. Редакциянең хатлар өчен адресы:Москва, 34 Кропоткин урамы, Всеволожск тыкрыгы, 2 йорт. Аның редактор урынбасары журналист, капитан Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Гариф Галиев һәм Мәхмүд Максуд эшлиләр. Газета эшендә капитан Әхмәт Ерикәй актив катнаша
(1943 елның августыннан декабрьга кадәр) .Гадел Кутуй һәм Мөхаммәт Садри да биредә шигырьләр, мәкаләләр бастыралар.

9. “Совет сугышчысы”

“Совет сугышчысы” газетасы Өченче Украина фронтында 1943 елның маеннан 1946 елның февраленә кадәр чыга. Бу газета фронт частьлары белән Ворошиловград өлкәсеннән Одесса аша Румыниягә, аннары Болгариягә (София), Югославияга (Вршац) Һәм Австриягә (Вена) кадәр озын юл үтә. Редакциянең адресы: 22107-А кыр почтасы. Газета атнага ике тапкыр, икешәр битле булып чыга. Форматы-42x30 см. Газетаның редактор урынбасары язучы Мәхмүд Максуд, хәрби корреспондентлар булып Мостай Кәрим, Г. Әхмәтшин, А. Әсәдуллин һәм В. Вәлиев эшлиләр. Бу газета редакциясенә 1943 елның 10 октябрендә иҗат командировкасына язучы Хәсән Хәйри килә. "Мин сау-сәламәт килеп җитеп, эшкә керештем... Газета начар түгел. Эше дә шактый. Аз гына срокка килгән кеше, мин дә кайбер эшләрне башкарырмын дип торам",—дип яза  X. Хәйри Хәмит  Ярмигә 1943 елның 13 октябрендә. 17 октябрьдә язылган хатында болай дип өсти: "Мин эшләрнең эзенә төшеп киләм. Фронт үзенчәлекләрен аңлый башладым. М. Максуд белән бергәләп кайбер эшләрне оештырып ятабыз".

X. Хәйринең газета битләрендә "Сугышчан әдәбият" (1943, 20 октябрь), "Халык батырларына дан" (1943, 29 ноябрь) исемле мәкаләләре басыла. М. Максудиның "Әхтәмовның җавабы (/943, 6 октябрь) исемле очеркы, "Патриот-шагыйръ" (1943, 3 декабрь; Г. Тукай иҗаты турында) зур мәкаләсе дөнья күрә.

"Совет сугышчысы" газетасы 1944 елның май аеннан дүрт битле булып чыга, Фронт частьларының берсендә хезмәт итүче язучы Әсгать Айдар да газетада актив языша. "Ялгыз курган буенда" (1943, 27 декабрь), "Ут эчендә" (1944, 1 май), "Разведчик язмалары" (1944, 10, 14, 17 июнь), "һөҗүм юллары буйлап" (1944, 13 сентябрь), "'Дунайда җиңүле таң" (1944, 20 сентябрь), "Унбиш йолдыз" (1944, 18 ноябрь), "Сугышчан дуслар" (1944, 25 ноябрь), "Фриц Шүрләгәнсның төше" (1945, 3 гыйнвар), "Героиня Рауза" (1945, 8 март), "Сапер Копетдинов" (1945, 7 апрель) кебек әсәрләре шушы газета битләрендә дөнья күрә.

10. “Суворовчы”

“Суворовчы” газетасы Икенче Балтыйк буе фронтында 1944 елның февраленнән 1945 елның маена кадәр чыга. Аның сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла. Редактор урынбасары булып журналист Мөхәммәт Шәймәрдәнов, хәрби корреспондентлар булып журналистлар Рим Баһау, Мәҗитов, И. Гурьев иптәшләр эшлиләр. Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган сугышчан бурычны үтәгән чагында, батырларча һәлак була.

Бу газета битләрендә М. Максудның "Батыр турында җыр" (1944, 2 май) исемле очеркы басылган.

11. “Фронт хакыйкате”

“Фронт хакыйкате” газетасы Икенче Белорусия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елның июненә кадәр чыга. Аның сугыш юлы

Смоленск —Белоруссия—Польша—Көнчыгыш Пруссия—Померания аша үтә. Редакциянең адресы: 47763 кыр почтасы. Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга. Форматы—42x30 см.

Газетаның редактор урынбасары журналист Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып А. Әхмәров, шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис һәм Гамир Насрый, А. Салеев эшли. Бу газета битләрендә X. Госманның "Үлемсез егет" (1944, 9 лекабрь), М. Максудның "Шагыйрь яши", Ш. Мөдәрриснең "Әлмәт егете" (1944, 29 март), "Бер төнне" (1944, 13 май), "Партизан" (1944, 19 июль), "Шамил" (1944, 21 июль), "Солдат-художник"' (1944, 28 октябрь). "Габдулла" (1944, 13 декабрь), "Алтын йолдыз" (1944, 23 лекабрь), "Проня—Нарев" (1944, 2 лекабрь), "Коммунист" (1945, 28 март), "Диңгез ярында" (1945. 4 апрель), "Танкчы Рөстәм" (1945, 7 апрель) кебек әсәрләре дөнья күрә. Шулай ук Гамир Насрыйнын "Татар солдаты" (1944, 20 май) "Батырлык һәм дан" (1944, 14, 11 июнь), '"Атаклы сапер" (1944, 28 июнь), "Сугышчан дуслар" (1944, 8 июль). "Капитан Жиһаншин" (1944, 29 июль), "Алтмыш беренче" (1944, 20 сентябрь), "Мәңгелек дан" (1944, 27 сентябрь), "Икенче очрашу" (1944, 18 октябрь), "'Сагыну" 11944, Я лекабрь). "Онытылмас көннәр" (1945, 1 гыйнвар), "Күпне күргән солдат" (1945, 10 гыйнвар). "Арслан йөрәкле кеше" (1945, 17 февраль), "Безнең фронт батырлары" (1945, 4 март), "Курыкканга куш күренә" (1945, 17 мирт), "Гыймади абзый Берлинда" (1945. 2 май) язмалары да биредә басылып чыга.

Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән Атилла Расих газетага актив языша. Газета редакциясе икенче Белоруссия фронты сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты оештыра. Ул шигъри өслүбтә язылган, аның авторы—шагыйрь Шәрәф Мөдәррис.

Хәрби корреспондент Ш. Мөдәррис Жиңү көнен Берлинда каршылый. Рейхстаг диварына "Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Модәррис" дип култамгасын язып калдыра.

12. “Җиңү байрагы”

“ Җиңү байрагы” газетасы Германиядә сугыш хәрәкәтләре төгәлләнгәннән соң "Фронт хакыйкате" газетасы редакциясе исемен үзгәртеп, 1945 елның июнендә Гаскәрләрнең төньяк группасы карамагына күчә һәм шушы исем астыңда чыга башлый; чыгуы 1947 елның февраленә кадәр дәвам итә. "Кызыл Йолдыз"ордены белән бүләкләнгән бу газета Польшада һәм Силезиядә басыла.

Газета битләреңдә Г. Насрыйның "Бер орденның тарихы" (1945, 6 ноябрь), "Биш басманың берсе турында" (1945. 28 ноябрь), Ш. Мөдәрриснең "Рейхстаг стенасы" (1945, 12 июль) очерклары басылып чыта.

13. “Кызыл армия”

“Кызыл армия” газетасы Беренче Белоруссия фронтында 1944 елның
ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр чыга. Аның сугышчан юлы: Овруч—Барановичи—Берлин. Редакциянең адресы: 48251-А кыр почтасы. Газетаныңредактор урынбасары журналист Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлар булып зучылар  Ибраһим Гази,  Гадел Кутуй,  Гариф Галиев, журналистлар Зәкәрия Әхмәров, Кыям Хисмәтуллин эшли.

Бу газета битләрендә Гадел Кутуйның "Күпердән берәү" (1944, 19 ноябрь), "Илнең рәхмәте" (1944, 17 декабрь), "Безнең күзләр" (1944, 28 декабрь), "Туган ил" (1944, 31 декабрь), "Ул сугышта үсте" (1945, 4 гыйнвзрь), "Капитан Рәхмәтуллин" (1945, 10 гыйнвар), "Алар өчәү иде" (1945, 14 гыйнвар), "Тетрә, Берлин!" (1945, 23 февраль), "Оста артиллерист" (1945, 4 март), "Күпер янында" (1945, 8 мирт), "Берлин юлында очрашу" (1945, 11 март), "Иделдән—Одерга" (1945, 15 апрель), "Офицер Исхаков" (1945, 22 март) очерклары, "Без—сталинградчылар" (1945, 4 февраль) нәсере һәм "Хәнҗәр" (1945, 1 май) хикәясе дөнья күрә. Шушы ук чорда әдипнең атаклы "Сагыну" нәсере иҗат ителә.

Гадел Кутуй 1944 елның 28 октябрендә Казанга, хатыны Галимәгә болай дип яза: "Кичә алгы сызыкта булдым. Көндезен танк эчендә, төнен танк төбендә утырдым. Суык, көчле җил һәм ядрә кисәкләре яңгыры, өзлексез ату тавышы, әлбәттә, йокларга бирмәделәр... Сәламәтлегем яхшы... Юл бәласе генә бар. Машина туры килсә, машинага утырасың туры килмәсә яки туктамаса, җәяү атлыйсың. Гариф Галине һәм бүтән иптәшләрне айга якын күргәнем юк".

Бу газета битләрендә И. Газинең "Тупчы егет" (1944, 19 ноябрь), "Синең хатларың" (1944, 31 декабрь), "Йолдызлы малай" (1945, 11 гыйнвар), Г. Галиевның "Дуслык" (1944, 23 ноябрь), "Сержант Хәмидуллин" (1944, 26 ноябрь), "Танкистлар" (1945, 21 июнь), "Агымсу дулкыннары" (1945, 23 август), Г. Насрыйның "Бер орденның тарихы" (1945, 23 декабрь) очерклары басыла. Газетага Шакир Абилов та языша.

14. “Тревога”

“Тревога” газетасы Ерак Көнчыгышта 1944 елның июненнән 1945 ел-
ның октябренә кадәр чыга. Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчыга кадәр ул Хабаровсклда, сугыш хәрәкәтләребашлангач Икенче Ерак Кончыгыш фронтында басыла. Аның хәрби корреспондентлары Сахалинга, Курил утрауларына, Маньчжуриягә кадәр барып җитәләр.Редактор урынбасары булып журналист Бари Корбанов, хәрби корреспондентлар булып башкорт шагыйре Хәниф Кәрим, яшь татар шагыйре Мөнир Мазунов, журналист Мөхәммәтша Сабельев эшлиләр. Бу газета битләрендә Г.Кутуйныи"Берлинюлындаочрашулар"
(1945, 23 ман), К. Нәҗминең "Тереклекбирүчекөч"(1945.12,24июль), М. Әмирнен "Мактау һәм дан герой анага" (1944, 1 декабрь) исемле очерк
лары басыла. Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт иткән шагыйрь Салих Баттал һәм яшь каләм ияләре—разведчиклар отделениесе командиры Әдип Маликов һәм Хәрби Диңгез Флотында  хезмәт итүче Сафа Сабиров иптәшләр бу газетага актив язышалар.

15. “Сталин сугышчысы”

“Сталин сугышчысы” газетасы Беренче Ерак Көнчыгыш фронтын
да 1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр чыга. Аның үткән сугышчан юлы: Ворошилов-Уссурийск—Муданьдзян—Харбин. Редактор урынбасары, журналист Габделхәй Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып язучы Габдрахман Әпсәләмов, шагыйрь Гыйззулла Габидуллин (Гиз-элГабид),журналист Каюм Иманкулов эшлиләр.

Бу газета битләрендә Г. Әпсәләмовның "Диңгезче" (1945, 1 сентябрь), "Якташым" (1945. 8 сентябрь), "Шанго!" (1945, 19 сентябрь) очерклары һәм "Мәхәббәт һәм нәфрәт шагыйре" (1945, 3 октябрь; Фатих Кәрим турында) мәкаләсе басылып чыга.

16. “Суворовча кысырыклау”

“Своровча кысырыклау” газетасы Байкал арты—Амур хәрби округында 1945 елның 28 июнендә оештырьша. Ул Читада дүрт битле булып чыга. Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башлангач, газета корреспондентлары Читадан Монголия далаларын, соңыннан каты сугышлар белән Зур Хинган тауларын һәм Маньчжурия кырларын үтеп, Маньчжурия башкаласы Чан-чуньга кадәр барып җитәләр. Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга. Форматы—40x30 см. Редакциянең адресы: 7432-П кыр почтасы. Газетаның редактор урынбасары булып журналист Минһаҗ Гыймадиев, харби корреспондентлар булып язучылар Афзал Шамов һәм Абдулла Әхмәт, журналистлар Котдус Ахмеров һәм Фазыл Басыйров эшлиләр. Кытай җирләрен япон самурайларыннан азат иткәч, бу газета Чанчуньнан эшелон белән Хайлар, Маньчжурия һәм Каримово шәһәрләре аша Хабаровскига килеп җитә. Анда чыгуын 1947 елның апреленә кадәр дәвам итә. Редакциянең адресы: Карл Маркс урамы, 16 йорт.

Бу газета битләрендә. А. Шамовның "Порт-Артур—рус армиясенең даны" (1945. 9 октябрь), "Без антыбызга турылыклы" (1945, 4 ноябрь). "Күпне күргән сугышчылар җыелышы" (1945, 22 декабрь), "Яңа елны каршы алганда" (1945, 29 декабрь), "Якташлар" (1946, 2 февраль) һ. б. очерклары һәм "Агач башмаклы кыз" исемле хикәясе (1945, 31 октябрь, 4 ноябрь) басылып чыга.

Бөек Ватан сугышы чорында татар телендә чыккан фронт газеталарының  исемлеге менә шулардай гыйбарәт. Аларның гомуми бурычы—дошманны җиңү эшенә хезмәт итү була. Фронт газеталары сугышчыларга, сержантларга, офицерларга партия сүзен, Верховный Баш Командующий приказларын, документларын, чыгышларын, СССР Верховный Советы Президиумы Указларын, Совет Информбюросының оператив сводкаларын җиткереп торалар; бетен совет халкының теләген белдереп, сугышчыларны яңадан-яңа батырлыкларга, каһарманлык күрсәтергә, көрәштә кыюлыкка, тапкырлыкка, чыдамлыкка чакыра. Сугышчыларның сәяси һәм рухи аңнарын күтәрү белән бергә, фронт газеталары сугышчыларны Һәм офицерларны

хәрби осталыкка өйрәтү, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып баралар. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тар-мар итүдә бик җитди роль уйныйлар. Менә шуңа күрә дә без-  бүгенге буын кешеләре һәр елны Җиңү көне җиткән саен, фронтовик әдипләребезнең исемнәрен зур хөрмәт белән искә алабыз, аларның изге, бөек эшләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әлфия Шамова “Газета битләрендә фронт сәхифәләре”// Казан утлары.-2005-№5.
  2. Бөек Ватан сугышы прозасы.- Казан: ТаРИХ,2002.
  3. Зәет Мәҗитов “ Йөрәк аша узды сугыш” ”// Казан утлары.-2000-№3.
  4. “Фронтавик шагыйрьләр иҗатыннан”  // Казан утлары.-1995-№5.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Урок внеклассного чтения по теме "Письма с фронта и на фронт" Урок-мастерская "Историческая и духовная ценность фронтовых писем"

Основой данного урока литературы является краеведческий материал, имеющий неоспоримую воспитательную ценность...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Урок "Фронт без линии фронта"

Урок для 11 класса. Разработан на основе деятельностного подхода. содержание - цели, проблемы и итоги патизанского и подпольного движения во время Великой Отечественной войны....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану...