"Гомер эзләрең буйлап".
методическая разработка (6 класс) по теме

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gomer_ezlren_buylap..doc62 КБ

Предварительный просмотр:

     Тема:”Гомер эзләрең буйлап”

( 6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе).

Фидания Ибраһимова, Яшел Үзән районы Зур Ключи урта мәктәбе укытучысы.

                                               

Максат: Шагыйрь иҗаты буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү, ныгыту; Х.Туфан иҗаты, тормышы турында өстәмә мәгълүматлар бирү; укучыларда мәрхәмәтлелек, матурлык хисләре, шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Методы: әңгәмә.

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты; китаплар күргәзмәсе; аудиоязма; шагыйрьнең 100 еллыгына чыгарылган фотоальбом; М.Кәрим, Г.Рәхим, К.Сибгатуллин сүзләре язылган плакатлар; компьюторга кертелгән тестлар, әдипнең һәм аның якыннарының фотосурәтләреннән төзелгән слайдлар.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру.
  2. Төп өлеш.

   

           1. Кереш сүз.

Укучылар, без сезнең белән әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган әдип Х.Туфан иҗатын өйрәндек. Бүген “ Гомер эзләрең буйлап “дигән йомгаклау дәресендә без шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында тагын бик күп өстәмә мәгълүматлар алырбыз, аның шигырьләре турында сөйләшербез.

Дәресебезне ни өчен шулай атарбыз? Чөнки, Туфанның бу дөньяга аваз салганына    йөз елдан артык вакыт үтсә дә, шагыйрь иҗаты югалмады, ул һаман безнең күңелләрдә балкып тора. ( Игътибар плакаттагы М.Кәрим сүзләренә юнәлтелә).

Сандугачка нигә буй-сын,

Нәрсәгә аңа бизәк?

Таңда бер сайрап җибәрсә,

Биш кат өзелә үзәк.

Шагыйрьгә нигә чин кирәк,

Нәрсәгә аңа титул?

Патшалар ятлап алырлык

Шигырьләр яза бит ул. – дип язган Х.Туфан турында М.Кәрим.

Шагыйрьләр әллә нинди зур дәрәҗә-исемнәргә ия булмаска мөмкин, ләкин алар патшаларны да баш идерерлек, патшаларның да йөрәк хисләрен кузгатырлык шигырьләр иҗат итәләр.

           2. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт.

Сәхифәбезнең беренче битен ачабыз: “Туфан елмаюы”.( Мониторда сәхифә исеме язылган һәм Х..Туфанның елмаеп төшкән фотосурәтләре урнаштырылган слайдлар ачыла,соңыннан игътибар плакаттагы Г.Рәхим сүзләренә юнәлтелә).

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда. – ди Г.Рәхим.

Балалар, без сезнең белән беренче дәрестә шагыйрьнең портреты белән танышкан идек.Тагын бер игътибар белән карыйк әле. ( Укучылар монитордагы Х.Туфанның елмаеп торган сурәтенә карый). Х.Туфан безнең күңелебезне кайсы ягы белән биләп ала? ( Озынча, тынычлык бөркеп торган якты йөз, бераз моңлы, чак кына елмаюлы тылсымлы күзләр. Тузгырга әзер торган күперенке чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәр ).

- Әйе, ул үзенең елмаюы белән күп кешене җәлеп иткән.( Игътибар плакаттагы К.Сибгатуллин сүзләренә юнәлтелә).Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да соклануын яшерә алмый:

 Туфан елмаюы беркемдә дә юк. Аның бөтен йөзе балкый, иреннәре генә түгел, һәр җыерчыгы, һәр күзәнәге елмая иде.” – ди.

Укучылар, шагыйрьнең исемен без Х.Туфан дип сөйләшсәк тә, бу аның әдәби кушаматы гына икән. Чын исеме аның Хизбулла була. ( Сүз укучыга бирелә:

- Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 нче елның 9 нчы декабрендә унынчы бала булып Хизбулла исемле бер малай дөньяга килә.( Мониторда Х.Туфанның туган авылындагы музей-йорты рәсеме). Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе дә Гөлзизин дип алына.

“Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган “Дуфан”ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә).

- Әйе, укучылар, Туфан фамилиясенә кадәр аның тагын бер фамилиясе булган әле. Аның әтисен, бик белекле булганы өчен, авыл халкы “Хәзрәт” кушаматы белән атап йөрткән. 1907 нче елларда мәдрәсәгә барыр вакыт җиткәч, аңа Хәзрәтов фамилиясен бирәләр.( Мониторда шагыйрьнең шәкерт вакытында төшкән фотосурәте). Шулай итеп, Туфан фамилиясенә ул урау юллар аша килә.

Сәхифәбезнең икенче бите: “Бәлки шагыйрь булмас та идем”дип атала.

( Мониторда сәхифә исеме язылган слайд ачыла).

- Укучылар, Туфан “Ничек шагыйрь булдым соң?” дигән сорауга үзе ничек җавап бирә? Ягез, искә төшерик әле. ( Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән буенча укучылар җавабы тыңлана).

- Әйе, укучылар, шигърияткә килүенең тәэсирләрен ул әнисе, табигать, дөнья биргән сабаклар белән бәйләп аңлата икән.

Әнисенең табигатькә карата булган мәхәббәте эзсез югалмый. Хәсән Туфан да чәчәкләрне, ак каенны бик яраткан. Ул Аккош күле буендагы дачасында чәчәкләр үстергән. Аларның төрле-төрле сортларын булдырган. Безнең бакчаларыбызда үсә торган флокс чәчәкләренең шәмәхә төслесен дә ул китереп чыгарган. Бакчада йөргәндә, үсемлекләр тапталып изелмәсен дигәндәй, бик саклык белән генә атлый торган булган. Аның өчен бөтен үсемлекләр дә тере, алар кешеләр кебек сулыйлардыр сыман тоелган. Менә шундый олы җанлы кеше булган Х.Туфан.

Физкультминут.

Өченче битебезне ачыйк. Ул “Ил язмышының кара җилләре” дип атала.(Мониторда сәхифә исеме ачыла). Бу сәхифәбездә нәрсә турында сүз барыр?

Х.Туфанга тормыш юлының авыр сукмакларын узарга, бик күп кимсетелүләр күрергә туры килә дип сөйләшкән идек. Сүз аның Сталин лагерьларында үткәргән еллары турында бара.

- Укучылар, шагыйрьне нәрсәдә гаеплиләр?

- Х.Туфан әсәрләрендә дошман идеологиясе үткәрелә, дип гаепләп, ул кулга алына.

 (Сүз укучыга билелә)

- Х.Туфанны 1940 нчы елда кулга алалар. Әсәрләре басылмый, китаплары чыкмый. Аның шигырь-поэмаларында иптәш Сталинга яла ягу кебек гаепләр күрәләр. Сорау алу вакытында аңа чит ил кешеләре белән элемтәгә кереп, Совет влвстен таркатырга маташкан дип гаеп тагалар.

Көне буе сорау алуда ач тоталар. Тикшерүчегә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр. Ул тоткынның ач күзләре каршысында тәмләп ашый, Хәсән абыйның исә эчендә ач бүреләр улый.

Аны кич белән генә камерага илтеп ябалар. Әмма йокларга ирек бирмиләр, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны тартып төшерәләр дә, типкәләп, яңадан допроска алып китәләр.

- Мин суд барышында барыбер дөресен сөйлим, сезне фаш итәчәкмен,- дип әйтеп карый Туфан.

Тикшерүче көлә генә:

-  Сакаллы сабый син. Суд та, барысы да үз кулыбызда,- ди.

Сорау алулар алга табан тагын да кискенләшә. Туфанга хәзер утырырга да ирек бирмиләр – аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягурә тоталар. Һич көтмәгәндә сорау алулар туктала. Сакчыларның пыш-пыш суйләүләреннән нәрсәдер булганын сизенә ул. Пычрак газета кисәген табып, авырлык белән булса да укып, Германия белән сугыш башланганын белә.

Укытучы сүзе: Сталин лагерьларында шагыйрьгә үлем белән күзгә-күз берничә тапкыр очрашырга туры килә. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр, соңрак бу карар 10 елга каты режимлы колониядә утыру белән алыштырыла. Аны Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр.( Хәзер монда онкология диспансеры). Бу бик борынгы төрмә була. Кайчандыр монда Пугачев та утырган. Ишекне ачсалар, таң кала: камера шыгрым тулы, ишек ачылгач, кешеләр тышкы якка егылалар. Туфанны шунда этеп кертәләр, ул аягүрә килеш гәүдәләр арасында асылынып диярлек кала. Пугачев заманында мондый камерада ике кеше утыра, хәзер сиксәнләп тоткын. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Мондый шартларда ул үзенең озак яши алмаячагын аңлый: температурасы күтәрелә, һава җитми.

Шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларындагы зур шатлыгын да татый. Х.Туфан биредә шагыйрь Ф.Кәрим белән очраша. Алар кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, бер-берсенә тоткынлык шартларында иҗат иткән шигырьләрен дә укыйлар.

Бу камерада утырганда аның хәле бик авырая, ул авырый башлый. Соңгы чиккә җиткәндә бер могъҗиза була – аны төрмә табибы янына чакыралар. Х.Туфан шикләнеп кенә бара. Аны яшь кенә бер татар егете каршы ала. Бу егет аның шигырьләрен яратып укуын, әгәр теләсә, уңайлырак камерага күчерә алуын әйтә. Туфан аңа ышанмый, уйларга вакыт бирүен сорый. Табиб риза була һәм аңа ипи белән баллы су бирә. Камерага әйләнеп кайткач, Х.Туфан Ф.Кәрим белән киңәшә. Ф.Кәрим аңа табиб тәкъдимен кабул итәргә киңәш бирә. Үзе сугышка җибәрүләрен сорап хат язган була. Ә Х.Туфанның статьясы бик авыр була. Сораса да сугышка җибәрмәсләр иде.

Ә хәзер  алдагы сәхифәбезгә күчик. “Кайсыгызның кулы җылы?” дип атала бу сәхифә.( Мониторда сәхифәнең исеме чыга).Бу сәхифәдә без шагыйрьнең шигырләре турында сөйләшербез. Һәр шагыйрьнең йөзен билгели торган шигырьләре була. “Кайсыгызның кулы җылы?” – Х.Туфанның шундый шигыре. (Бер укучы шигырьне яттан сөйли).

- Шигырь кемгә багышланган?

(Мониторда Х.Туфанның хатыны – Луиза Сәлиәсгарова фотосурәте).

  1. Луиза Сәлиәсгарова кем ул?
  2. Ни өчен шагыйрьгә җылы кул кирәк?
  3. Шагыйрьнең тагын кайсы шигыре хатынына багышлап язылган?

Укучылар, мин сезгә Х.Туфанның хатынына багышлап язган тагын бер шигырен аудиоязмада тыңлатып үтәргә телим. Шигырьне Татарстанның халык артисты  А. Арсланов укый. (Аудиоязмада Х.Туфанның  “Тамчылар ни диләр?” шигыре тыңлана).

  1. “Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син, каның белән ялгагансың ич!”- дигән

юлларны сез ничек аңлыйсыз? Бу турыда сез нәрсәләр беләсез?

  1. Монда тагын Х.Туфан белән булган бер хәлне сөйләп китми булмый. Бер вакыт, төрмәдә, Х.Туфан ачлыктан авырый башлый. Аның бөтен тәне шешенә. Бармак белән баскач, тәнендә чокыр кала. Х.Туфанның ишеткәне дә, күргәне дә була – болай авырган кеше озак яшәми, үлә. Ул да тормыштан өметен өзә. Җитмәсә, аны сау тоткыннар белән бер күреп эшләтәләр. Туфанның хәле бик авырая, ризык булса да, ашый алмаслык хәлгә җитә. Шул вакытта аңа хатыныннан посылка килеп төшә. Луизасы азык-төлек җибәргән. Иң өстә итле сумсалар була. Х.Туфан сумсаны бер-ике кабып куя. Аның ашарга теләге туа. Акрынлап, хатыны җибәргән ризыкларны ашап, савыга башлый, аякка баса.Ә Луиза бу ризыкларны кан тапшырып тапкан акчаларга алган була.Шулай итеп, дөрестән дә, иренең гомерен “каны белән ялгаган” булып чыга.
  2. Х.Туфанга дөньяның бик күп җирләрендә булырга, бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә. Ләкин туган ягы күк якын, газиз җирне ул беркайчан да таба алмый. Без бу турыда аның нинди шигырен укыдык?
  3. “Аралагыз мине.”
  4. Әсәрнең эчтәлеге ни турында? ( Бөтен эчтәлеге диярлек сагыну, ярату, юксынудан гыйбәрәт).
  5. Сәбәбе? (Туган яктан аерылу.)
  6. Туган якны сагынуы чагыштыру ысулы белән бирелә. Нәрсәләр чагыштырыла? (Җаваплар тыңлана.)
  7. Шигырь ничә строфадан тора?
  8. Һәр строфа ничә тезмәдән тора?
  9. Х.Туфанның әдәбиятка алып килгән яңалыгы нәрсәдә?
  10. Өстәмә юл куллану алымын кайсы шигырьләрдә күрдек?

Ә хәзер аудиоязмада шагыйрьнең үз тавышын тыңлап китик. Шагыйрь “Ландыш” дигән шигырен укый.( Аудиоязмада шигырь тыңлана).

- Х.Туфанның шигырьләренә  көйләр дә язганнар. Җырчы Рөстәм Закиров башкаруында “Агыла да болыт агыла” җырын тыңлыйк.( Аудиоязмада җыр тыңлана).

              3. Белемнәрне тикшерү.

Ә хәзер дәрестә алган белемнәребезне ныгытып, тест сорауларына җавап бирербез.( Мониторда тест сораулары язылган слайд ачыла. Укуылар дәфтәрләрдә число, теманы язганнан соң ,тест сорауларына җавап яза. Соңыннан дәфтәрләр җыеп алына.)

1. Х.Туфан ничәнче елда туган?

а) 1900; б)1886; в)2000.

2. Х.Туфан туган як:

а) Яшел Үзән; б)Арча; в) Аксубай.

3. Х.Туфан-

а) драматург; б)шагыйрь; в) язучы.

4. Луиза Сәлиәсгарова кем ул?

а) әнисе; б)хатыны; в) кызы.

5. Төрмә камерасында Х.Туфан кем белән очраша?

а) Г.Тукай; б)Ф.Кәрим; в)Кол Гали.

6. Бирелгән шигырьләрнең кайсысы Х. Туфанныкы?

А) “Уку” ; б) “ Авыл” ; в) “ Кораб”.

7. “ Илдә ниләр бар икән?” шигырендә сүз кем турында?

а) дусты; б)хатыны; в) туган иле.

8. Х.Туфанның чын исеме ничек?

а) Хәсән; б) Хизбулла; в) Дуфан.

9. Х.Туфанның туган авылы:

а) Мостафа; б) Кушлавыч; в) Иске Кармәт.

10.Х.Туфан кайчан үлгән?

а) 1956 нчы елда;; б) 1940 нчы елда;; в) 1981 нче елда.

              4.Йомгаклау.

Шагыйрь дөньяны, җирдә яшәү бәхетен ак төстән башка кабул итә алмый. Шундый авырлыклар күреп тә, кешеләргә ышанычын югалтмый, дөньяның бүтәннәр күреп бетерә алмаган ямен дә күреп яши. Аның шигърияте яши икән, димәк ул бүген дә халык күңелендә исән.

  1. Дәрескә йомгак ясау.
  1. Дәрескә бәя бирү.
  1. Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?
  2. Нәрсә ошады?
  3. Ә кемнәрнең чыгышлары ошады? Кайсы ягы белән ошады?
  1. Укучыларга билгеләр кую.

  1. Өйгә эш бирү. Киләсе дәрестә без Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә керешәчәкбез. Өйдә дәреслекнкң 91-93 нче битләрендәге материал белән танышып, Г.Ибраһимов турында белгәннәрне искә төшереп килергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...

Экологик сукмак буйлап....

Разработка классного часа...

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

"Туган як буйлап сэяхэт"

5  нче  сыйныфта  табигать  белеменнән  “Туган  як  буйлап  сәяхәт” темасынаүткәрелгән  дәрес  үзенең  эчтәлеге,эзлеклелеге  һәм  актуа...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...