Экологик сукмак буйлап....
методическая разработка на тему

Галиева Гульназ Муллагалиевна

Разработка классного часа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_sukmak_klassnyy_chas.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик сукмак буйлап... (Класс сәгате).

Максат:

1.У кучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Укучыларның экологик культураларын үстерү.

3.Табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, гербарийлар, китаплар, плакатлар.

Әзерлек этабы: класс 3 төркемгә бүленә, һәр төркемгә өйгә эш бирелә:

  1. Җәнлекләр төрында кызыклы мәгълуматлар тупларга;
  2. Урман, болын, елгаларның торышын өйрәнергә;
  3. Барлык мәгълуматларны туплап презентаөия төзергә.

Класс сәгатенең барышы.

  1. Исәнмесез укучылар,без бүген гади генә дәрестә түгел, ә серле, могҗизалы табигать кочагында. Бүген без табигатькә “сәяхәткә” чыгарбыз, “сәяхәтебез” вакытында җәнлекләр , үсемлекләр белән очрашырбыз, алар турында  белгән белемнәрегезне тикшерербез, һәм тагын да күбрәк мәгълумат тупларбыз. Сез бер- берегезгә юл куярга, ярдәм итәргә, дус һәм тату булып калырга тиешсез.
  2.  Укучылар, сезгә өй эшенә җәнлекләр турында кызыклы мәгълуматлар тупларга бирелгән иде. Сез әзерме? Сүзне беренче команда бирәбез.

I  тур. Ә сез беләсезме?

 (  Һәр  команда презентация ярдәмендә  урман җәнлекләре , су хайваннары, бөҗәкләр турында әзерләп килгән кызыклы мәгълуматлар сөйлиләр).

Өстәмә мәгълуматлар.

  1. Ә сез беләсезме, крокодиллар үгезләр кебек үкерәләр. Аларның ул тавышлары икенче төрле сандугач сайравына тиң. Аларда зур мәгънә ята. “ Бу минем җирем!” дип җырлыйлар алар. Крокодиллар балыклар белән тукланалар, кайбер вакытларда антилопаларга да һөҗүм ясыйлар.
  2. Кыслалар, балыклар, бакалар белән тукланучы янут аларны ашаганчы суда чайкатып ала.
  3. Акулалар – балыклар патшалыгына керүчеләрнең иң борынгысы. Аның бабалары моннан 150 ел элек яшәгәннәр. Акулалар океннарда яшәсәләрдә, тропик поясны яраталар. Акуллар ерткыч хайваннар. Алар кешеләр өчен куркыныч.

II тур. Дару үләннәре.

  1. Укучылар, мин сезне дару үләннәренең тарихы белән таныштырасым килә. Бырынгы заманнардан бирле үк дару үләннәрен профилактикалау һәм дәвалау өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта,  мәсәлән, Африкада, медицинага таянып, дару үләннәреннән файдаланалар. Шулай ук Русиядә дә дару үләннәре белән бик борынгыдарн кызыксынганнар. Унынчы гасырда латин, грек телләрен тәрҗемә иткәннән соң дару үләннәре белән төзәтү киң кулланыла башлый.
  2. Укучылар безнең якларда иң киң кулланыла торган дару үләннәрен беләсезме? Әйе бик дөрес, алар мәтрүшкә, бака яфрагы, җиләкләр, гөлҗимеш, кара карлыган, кычыткан, юкә чәчәге, каен бөреләре.

(Слайдларда дару үләннәре. Укучылар  дару үләәнәренең файдасы, һәм кайда үскәнлекләре турында сөйлиләр.)

III тур. Табигать һәм музыка.

  1. Укучылар, әйдәгез әле, искә төшерик үсемлекләр, аларның хуш исләре, гомумән табигать турында нинди җырлар беләсез! ( 3 минут вакыт бирелә. Вакыт беткәннән соң һәр команда үзенең җырлары белән таныштыра).

IV тур.  Табышмаклар, әйтемнәр.

Слайдларда язылган ел фасылларын карта әйтемнәрне дәвам итеп бетерергә. Табышмакларга җавапларны табарга.

V тур Без һәм әйләнә тирәбез.

Слайдларда укучылар төшереп алып килгән авылыбызның чишә тирәләре, елга- күл буйлары, урман буйлары, болын бирелә.

  1. Укучылар, әйдәгез, фикер алышыйк. Сезне бүгенге әйләнә тирәбеә канәгатьләндерәме? Укучылар үзләре күргән проблемаларны сөйлиләр, аларда чыгу юлларын күрсәтәләр.

Укучыларның проблемадан чыгу юлы һәр җирне шефлыкка алу, аны крап , чыстартып тору.

 Укучылар, сез барыгызда табигатьне яратасыз, хөрмәт итәсез икән. Табигатьне ярату ул үз- үзеңне ярату дигән сүз. Тирә- ягыбызны чиста, матур тотсак, аның турында онытмасак, ул да безне үзенең матурлыгы белән, үсемлекләре белән  сөендерер.

Актив катнашкан һәр команда диплом белән бүләкләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

Алтын сукмак буйлап көз атлый.

Тема:          Алтын сукмак буйлап көз атлый Максат:1) Укучыларның көз көне һәм көзге уңыш турында белемнәрен ныгыту, татар теленең җөмлә калыпларын д...

"Экологик сукмак буйлап" дәрестән тыш эшчәнлек разработкасы

Укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү. Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.Экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә я...