Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану
статья на тему

Ибрагимова Нурания Мансуровна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drest_matbugat_charalaryn_kullanu.docx17.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын кулланып эш итү.

Ибраһимова Нурания Мансур кызы, “180 нче күп профильле полилингваль гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

          Тормышыбыздагы үзгәрешләр милли телләрне үстерү һәм саклау, укучыларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, аларда милли үзаң , горурлык тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр ачкан иде. Ләкин бүгенге көндәге үзгәрешләр, татар теленә булган караш , ата-аналарның баласына татар телен укытуга каршы булган заманда, балада татар теленә ничек кызыксыну тәрбияләргә соң?  Әйе, бала яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләргә һәм язарга тиеш. Рус телле балалар өчен бу икеләтә әһәмияткә ия. Шушы максатларга ирешүдә укытучыдан зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп ителә. Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү татар теле һәм әдәбият дәресләренең төп бурычларыннан санала.

        Шуңа күрә укучыларның да телен баету һәм камилләштерү һәр татар теле һәм әдәбият дәресендә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.  Туган телебез, халык иҗаты – искиткеч бай, матур, тирән аһәңле. Аның байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, иҗатында жанрлар, темалар төрлелеген ачу, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, китап укуга тарту кирәк. Ләкин балалар китап укырга яратмыйлар. Күбрәк компьютер өстендә утыралар. Чөнки кызыктыргыч материаллар анда күбрәк. Шуңа күрә дә балаларны кызыклы, үзенә тартып тора торган әдәби материаллар белән кызыксындырырга кирәк.

        Бүгенге көндә массакүләм матбугат чаралары арасында балалар өчен татар телендә басыла торган газета-журналлар күп чыга башлады.  Шул ук вакытта рус телендәге журналларның һәркөн диярлек яңача вариантлары дөнья күреп кенә тора. Нәтиҗәдә, балалар нәкъ менә рус телендәге матбугат чараларына тартыла, шуның йогынтысында, үзләре дә сизмәстән, тәрбияләнеп үсә. Винкс, Мокси, Винни Пух, Рапунцель, Шрек һ.б. персонажлар белән хыялланып яши башлый. Бу шаукымның нигезендә югарыда санап кителгән геройлар катнашы белән чыккан күпсанлы мультфильмнарның роле зурдыр, минемчә. Шуңа да әлеге журналлар бик популярлашты. Ә бит, уйлап карасак, татар әдипләренең күпме әсәрләрен, татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп тә, аларның сюжеты нигезендә мультфильмнар әзерләп тә, балалар арасында яратылып укыла торган күпсанлы журналлар да чыгарырга булыр иде.

         Мин 170 нче мәктәптә, биш ел  рәттән “Салават күпере” журналы белән берлектә эшләдем. Балаларыбыз бу журнал белән яхшы таныш. Журнал  заманчалыгы, бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы, сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. Һичшиксез, нинди генә балалар журналы булмасын, аларның һәркайсында кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар, рәсем ясау күнекмәләрен булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да булырга тиеш. Болар барысы да “Салават күпере” журналында урын ала. Шуңа күрә балалар бик теләп һәм яратып укыйлар. Хәзерге заманда барлык ата-ананың да язылырга мөмкинчелеге юк. Шунлыктан журналны килгәннең беренче көнендә үк барлык балалар белән дә укып, танышып чыга идек. Шуннан соң гына журналны ияләренә тапшыра идек. 2012 елдан балаларның үз рәсемнәре басылып чыкты.  “Салават күпере” журналы үткәргән “Иң шәп сыйныф” конкурсында да катнаштык. Мәктәбебезнең иң шәп сыйныфын сайлап алып, конкурста катнаштык. Безнең мәктәпнең материаллары басылып чыкканнан соң, балаларның күңелләре тагын да үсеп китте. Тырышып хикәяләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Аларны журналга җибәрү теләге белән иҗат иттеләр.

      Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә дә өйрәтә.

Шулай итеп уку елы дәвамында балаларны газета, журналлар белән таныштыра бардым. Балалар белән шигырьне дөрес басым һәм интонация ясап сәнгатьле итеп укырга өйрәндек, укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләргә тырыштым.

      Бу мәктәпкә килгәч, “Сабантуй”газетасын күргәч,  миндә тагын шундый теләк уянды. Нишләп әле яңадан “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары белән берлектә эшләмәскә. Бу ике журнал белән дә балаларны таныштырырга һәм алар иҗат иткән матур шигырь, хикәяләрне редакциягә җибәрергә мөмкин бит. Чыннан да бер мәртәбә басылып чыккач, баланың тагын да иҗат итәсе килү теләге үсә генә.

Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар  алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Ә балаларны тәрбияләүдә “Салават күпере” , “Сабантуй”журналларының  әһәмияте бик зур. Әйдәгез бергәләп “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары белән очрашулар оештырыйк. Укучыларны якыннан таныштырыйк. Балаларда татар теленә кызыксынуны уятырга вакыт җитте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  информацион технологияләрне куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...