контрольные диктанты за 2 четверть по татарскому языку, для 4, 7 ых классов
методическая разработка (7 класс) на тему

Контрольный диктант предназначен для татарских групп в конце  четверти. Задания подобраны по пройденным темам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4.docx13.56 КБ

Предварительный просмотр:

4 «а» сыйныфы укучылары өчен 1 яртыеллыкка татар теленнән контроль диктант тексты (татар төркеме).

Хәлимә.

Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кызы белән Мәрьям исемле бер хатын яшәгән. Аларның ишегалларында тезелешеп гөлчәчәк куаклары үскәннәр. Хәлимә чәчәкләрне бик ярата торган булган. Ул бу куакларның кызыл яфракларын җыя да кояшта киптерә. Аннары чәй ясый. Бик тә хуш исле була Хәлимәнең бу чәе.(50 сүз).

Бирем:

  1. Бирелгән сүзләрнең килешен билгеләргә: куаклар, кояшта.
  2. Тексттан кушма сүзләрне табып күчереп яз.

7 “а” сыйныфы укучылары өчен 1 яртыеллыкка татар теленнән контроль диктант тексты (татар төркеме).

Сәламәт булырга теләсәң.

Икенче ел инде иртән тору белән трусиктан гына, яланаяк ындыр артына кадәр йөгереп кайтам. Быел җәй велосипед спидометры белән үлчәп караган идем, төгәл алты йөз метр чыкты.

Әнә шул араны йөгергәндә, миңа һәрвакыт күршеләрнең Актабаны иярә. Әллә аның да гадәтенә керде инде, капкадан чыкканны көтеп кенә тора. Мин йөгерәм, Актабан чаба, кайвакыт өрә-өрә авылның башка этләре дә кушыла, Каршыга җилләр исә, суык көннәрдә тын куырыла, бураннарда чәчкә кар кереп адаша, ә без узыша-узыша йөгерәбез.

Йөгереп кайту белән өйгә кермим. Ашыкмыйча гына физик күнегүләр ясыйм. Миннән пар бөркелә, яланаякларым баскан урында, кар эреп, чокыр ясала. Күнегүләр  тәмамлангач, кар белән уынасы яки коедан су тартып коенасы гына кала. Аннан шадра сөлге белән тәнең бурлаттай кызарганчы сөртәсең.

(Нур Әхмәдиевтән)

Бирем:

  1. Күршеләрнең, куырыла сүзләрен төзелеше ягыннан тикшерегез.
  2. Быел сүзенә морфологик анализ ясагыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Контрольный диктант с грамматическим заданием по теме "Имя прилагательное" 6 класс

Контрольный диктант с грамматическим заданием по теме "Имя прилагательное" 6 класс...

Контрольный диктант с грамматическим заданием для учащихся 8 и 9 классов (2 четверть).

Контрольный диктант адаптирован для учащихся с задержкой психического развития....

Контрольно-измерительные материалы по татарскому языку для учащихся 6 класса

Данный материал предназначен для проверки знаний  учащихся 6 класса по татарскому языку (учебник Хайдаровой Р.З.)...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...

Сборник контрольных диктантов и тестов по русскому языку, 8 класс.

В данном файле представлены диктанты и тесты по русскому языку для 8 класса....