Үзәк универмагта. Фигыль
методическая разработка по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

4 нче сыйныф, рус төркеме. Ф.Сафиуллина дәреслеге буенча эшләүчеләр өчен дәрес планы тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzk_univermag.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

             

Тема: Үзәк  универмагта. Фигыль.

Максат: ”Үзәк универмагта” темасына караган сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, фигыль турында төшенчә бирү, сораулары белән таныштыру, фигыльләрне дөрес таба  һәм аларга сорау куя белүләренә ирешү, игътибарлыкларын арттыру, әниләргә  игътибарлылык күрсәтүгә чакыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор,  открыткалар,”Заман”дискы.                                        

                                              План:

  1.Оештыру.

  2.Фонетик зарядка, матур язу күнегүе.

  3.Актуальләштерү.

  -сүзтезмәләр төзү.

  -бирелгән сүзтезмәләр белән  җөмләләр төзү.

  -яңа темага әзерлек.

 4.Яңа тема өстендә эш.

  -рус телендә искә төшерү.

  -фигыль турында төшенчә бирү.

  - үз мисалларын китерү.

  -нәтиҗә ясау, дәреслектән кагыйдәне уку.

 5.Физкультминутка.

 6.Ныгыту. Дәреслек белән эш.

 -106 нчы бит, 12 нче күнегү.

 -диалоглар төзү.

 -тест эшләү.

 7.Йомгаклау. Өй эше бирү.

                                    Дәрес барышы.

1.Оештыру

-Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрестә, күргәнегезчә, кунаклар да бар. Шуңа күрә дәрестә игътибарлы булуыгыз сорала. Барыбыз да бер- беребезгә уңышлар телик.

-Ягез әле, бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк.

-Бүген нинди көн?

2.Фонетик һәм матур язу күнегүе.

-Ә хәзер , балалар, фонетик күнегү ясап алыйк. Барыгыз да экранга карагыз, бергәләп кабатлыйбыз.

                    Син кара,кара:

                    Өстәлдә кара кара.

                    Кипкән кара кара

                    Кирәк яңа кара.

                 

                    Беләзегем,йөзегем

                    Киярмен әле үзем.

                     

                     

                       Чың,чың итеп чыңлыйлар

                       Толымнарда чулпылар.

-Өченче шигырьдә нинди тартык аваз күбрәк кабатлана?

-Шушы хәрефне хәзер дәфтәрләрдә языйк. Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз.Үрнәккә карап, Чч хәрефләрен 2 юл язабыз.    

-Узган дәрестә без нинди тема үттек. Әйдәгез, хәзер экранда язылган, шушы темага караган , ч авазы  кергән сүзләрне хор белән  кабатлыйк.  Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзергә кирәк. Нинди сүзтезмәләр килеп чыгар?

             игътибарлы                            акча

             арзан                                       чират

              вак                                          сатучы

             озын                                        уенчык

             йомшак                                   чулпы

-Хәзер әйдәгез  шушы сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез. 1 нче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирә һәм кайсы сүз төркеменә карый?

-Ә 2 нче баганадагы сүзләр?

-Вы все хорошо знаете русский язык. Ещё какие части речи  есть на русском языке?

Скажите  пожалуйста на какие вопросы отвечают глаголы?

-Да, правильно.

-Давайте, вместе с вами читаем правило.  

-Глаголы отвечают на вопросы  что делает? что сделал? что будет делать?

-А сейчас переведете вопросы на татарский язык.

4.Яңа материал өстендә эш.

-Бу сорауларга җавап бирүче сүзләр фигыль дип атала.Әйдәгез, барыбыз да фигыль сүзен бергәләп кабатлыйк. Менә бүгенге дәрестә без аны

 табарга, аларга сораулар куярга өйрәнербез, шулай ук үзәк универмаг буенча сәяхәтебезне дәвам итәрбез.Әйдәгез нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап бирүче сүзләргә мисаллар китерик.Укучылар, әйдәгез, диктор артыннан сүзләрне кабатлыйбыз, ул сүзләр арасында фигыльләр бармы?  Хәзер шушы сорауларга җавап бирүче сүзләрне әйтегез. Димәк, фигыль нинди сорауларга җавап бирә икән? Инде китапларны ачып кагыйдәне укыйк. 104 нче битне ачабыз, кагыйдәне укыйбыз (кагыйдәне уку)   Хәзер барыбыз да дәреслекнең 106 нчы битендәге  12 нче күнегүне табабыз. Укытучы биремне аңлата, укучылар язмача эшлиләр һәм күнегү тикшерелә.

5.Физкультминутка.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннан артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иңбашларын сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга,бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

 Экранга карыйбыз һәм җөмләләрне укыйбыз.

1.Алсу кибеткә килде.Ул беләзек сатып ала. Беләзекне Алсу әнисенә бүләк итәчәк.

-Бу җөмләләрдә фигыльләр бармы? Алар нинди сорауга җавап бирәләр?  

-Бу җөмләләрдә сүз кем турында ?Алсу нишләячәк? Белгәнегезчә, тиздән

8 Март-Әниләр бәйрәме булачак. Сез әниләрегезгә бүләкләр әзерлисезме ?

Укытучы әниләрнең иң кадерле кеше булуларын искәртә һәм шигырь укый:

Ашлар тәмле булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк,әни кирәк,

Дөньяда иң кирәк кеше-

Әни,димәк.

 Әйдәгез, кибеткә кереп чыгыйк, әниләргә бүләкләр сайлыйк. Диалог төзеп карыйк. 2 кыз “Бизәнү әйберләре”бүлегендә әниләренә бүләк сайлыйлар икән.  Ә сез диалогны игътибар белән тыңлагыз, нинди фигыльләр кулланырлар икән?(диалог төзү)

-Нинди фигыльләр кулландылар?

Ә Альбина белән Элина  открытка алырга килгән. Алар сөйләмендә нинди фигыльләр очрый?(диалог,укучыларның җаваплары)

3нче диалог сатучы һәм сатып алучы белән төзелә.Һәр диалогтан фигыльләр таптырыла.

Йомгаклау. Өй эше бирү.

-Әйдәгез, белемнәрне тикшереп тест эшләп алыйк.

1.Кайсы сүз нишли? соравына җавап бирә?

а)үлчи           ә) рәхмәт әйтте              б)төрәчәк

2.Кайсы артык?

3.Кайсы бүлектә саталар?(диван рәсеме)

а) ашамлыклар бүлегендә

ә) өй җиһазлары бүлегендә

б) сәгатьләр бүлегендә

4 ... үзәк универмагта күлмәк сайлыйбыз.

а)сез                  ә)без                   б)син

5.түләде сүзе нинди сорауга җавап бирә?

а)нишләде?               ә)нишли?                          б)нишләячәк?

-Бүген без дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

-Алар нинди сорауга җавап бирә?

-көндәлекләрне ачабыз,өй эше -105 нче бит,7 нче күнегү (сорауларга җавап язарга, фигыльләргә сораулар куярга)

Билгеләр кую. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Фигыль

Фигыль турында төшенчә...

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...