Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе
методическая разработка (8 класс) по теме

Миннебаев Ильдар Хафизович

8 нче класс өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon srg_filologik_analiz_yasau_trtibe.ppt1.91 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

филологик анализ

Слайд 2

1.Әсәрнең язылу яки басылу тарихы. 2. Образларга характеристика. 3. Символик образлар 4. Сюжет бирелеше. 5. Конфликт. 6. Әсәрнең темасы 7. Төп фикер (идея) 8.Әсәрнең композициясе. Композицион катламнар 9. Вакыт-урын бирелеше. 10. Психологизм бирелешен тикшерү. 11. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше 12. Йомгаклау

Слайд 3

Ф. Латыйфиның 1988 елда «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга Әлеге җыентыкта “Көмеш беләзек” хикәясе дә була. Б у хезмәте өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.

Слайд 4

Вакыйганың төп каһарманы. Каһарманны сыйфатлаучы ике сүз(тышкы кыяфәте, яше, холкы) Вакыйга барган урынны сурәтләүче өч сүз (яшәү урыны, җирлек) Вакыйгадагы проблеманы күрсәтүче дүрт сүз(картлык, ялгызлык, битарафлык һ.б.) Вакыйгада проблемага этәргән сәбәпләрне күрсәтүче биш сүз Проблемалар берничә булса, сүзләр саны арта бара. Проблеманы чишү юлларын сурәтләгән сүзләр.

Слайд 5

1__________________ 2_______________________________ 3_____________________________________________ 4_________________________________________________________ 5________________________________________________________________ 6____________________________________________________________________ 7______________________________________________________________________ 8 ------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Слайд 6

Сабыр, өлкән Авыл, кечкенә йорт Әби нык авырып китте Картлык, ялгызлык,авыру,сагыну, битарафлык, Телеграмма сугу, күрешү, нәзерне тапшырырга омтылу, өлгермәү

Слайд 7

Җиһан – актив герой Гади авыл карчыгы. Гомере намуслы хезмәттә үтә тугрылыклы хатын, гаилә учагын сүндермичә саклаучы, итагатьле Берсеннән-берсе таза, берсеннән- берсе чибәр җиде бала үстерә җиде баласын кочаклап тол кала иренең әнисе белән бик килешеп яши

Слайд 8

Бианасы нәселләренең мирасы булган беләзекне күрсәтә, серен ача йолаларга , гаилә традицияләренә хөрмәт белән карый көмеш беләзекне гомере буе сандык төбендә кадерләп саклый. үлем түшәгенә егылгач та, көмеш беләзекне киләчәк буынга исән-имин генә тапшыру турында уйлый, өлгерми

Слайд 9

тирә-якта дан тоткан көрәшче Яуга чыгып киткән җиреннән ярты Европаны урап, ярым үле, ярым тере хәлендә нигезенә кайтып егыла Йөрәге янына уелып кергән мина ярчыгы җир куенына алып китә

Слайд 10

ЯРДӘМЧЕ ОБРАЗЛАР Хәят- Җиһанның күршесе. Алар ут күршеләр булып, гомер буе дус- тату гомер кичерәләр Мохтар- Җиһан карчыкның төпчек улы, әнисе янына иң беренче ул кайтып җитә. Йомшак табигатьле, нечкә күңелле Нурдәүләт, Сафия- Мохтарның балалары Олы кызы, кияве- хәтта исемнәрен дә атамый, бу ике арадагы салкынлыкны, бушлыкны аңлатып тора

Слайд 11

Бирелгән материал һәм мәгълүматны кыска төшенчәләр ярдәмендә синтезлаудан гыйбарәт. Синквейн язу кагыйдәләре: Беренче юл- тема бер сүз аша бирелә (исем сүз төркеме) Икенче юл- ике сүз ярдәмендә билгеләмә бирү(сыйфатлар) Өченче юл- эш,хәрәкәт,хәлне тема кысаларында өч сүз белән сурәтләү (фигыльләр) Дүртенче юл- темага караган дүрт сүзле фраза(хис бер фраза белән белдерелә) Бишенче юл- теманы кабатлый, аның синонимы бер генә сүздән тора

Слайд 12

- көмеш, кадерле - саклый, кадерли, өметләнә - ничек тә балаларга тапшырырга иде - ядкар ь

Слайд 13

3. СИМВОЛИК ОБРАЗЛАР Чуар тавык- әбинең якын иптәше, авылда бердәнбер чуар тавык , әбинең ата-бабадан калган нәселне юк итәсе килми Яшел сандык- әбинең яшьлеген, килен булып төшкән чакларын хәтерләтеп торучы истәлек, сандал агачы белән эчләнгән, тышкы яктан тутыккан, буявы купкан урыннары булса да, эче әле дә сап-сары булып балкып, яктырып тора. Көмеш беләзек- буыннар арасындагы чылбырны тоташтырып торучы зиннәт, ата-баба нәзере. Буын саен өч теләк үтәлә. Җиһан беләзекне саклый, бианасының әманәтен тизрәк үзеннән соңгы буыннарга җиткерү уе белән яна башлый. Тик теләге генә кабул булмый. Балалары “үзе юка, үзе иске металл ватыгын” Мохтарның улы Нурдәүләткә медальон ясатырга бирәләр. Шулай итеп чылбыр өзелә.

Слайд 14

ФИШБОН»- турыдан- туры “балык сөяге” дип тәрҗемә ителә. Бу стратегия тулаем проблеманы төрле өлешләргә һәм аргументларга бүлергә ярдәм итә.

Слайд 15

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ Экспозиция төенләнеш хәрәкәт үстерелеше кульминация чишелеш ? ? ? ? ?

Слайд 16

-экспозиция- ( Җиһан карчык үзенең бердәнбер иптәше булган чуар тавык белән килен булып төшкән төп йортта гомер кичерә. Балалары үсеп җитеп, кайсы-кая таралышкан). -төенләнеш- (көннәрдән беркөнне Җиһан әби үзендә ниндидер бер хәлсезлек тоя. Күршесе Хәят балаларына телеграмма суга, тиз арада кайтырга куша). - хәрәкәт үстерелеше- ( бер-бер артлы балалары кайта, Җиһан әби тизрәк васыятен әйтеп калырга, беләзекне тапшырырга тели).

Слайд 17

кульминация -( әбинең олы кызы йортта калган бердәнбер җан иясен-чуар тавыкны суйдырырга алып керә, көмеш беләзекне Нурдәүләт үзенә медальон ясатырга сорый). -чишелеш- ( җизни тиешле кеше, пычак тотып, чуар тавыкны суярга чыгып китә, бераздан казанга чуар тавык итеннән аш кайный; көмеш беләзекне үзенә медальон ясатырга оныгы Нурдәүләт ала).

Слайд 18

әхлакый планда- каршылык нәселдә яшәп килгән гореф –гадәтләр һәм балалар арасында туа.

Слайд 19

6. ӘСӘРНЕҢ ТЕМАСЫ нәсел ядкарьләренә тугрылык

Слайд 20

7. ТӨП ФИКЕР (ИДЕЯ) буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарьләрен кадерләп сакларга, үзеңнән соң киләчәк буынга тапшырырга, туган нигезеңә эзне суытмаска, әти-әниеңнең исән чакта кадерен белергә, ризалыкларын алып калырга кирәк

Слайд 21

Хикәяләү сурәтләү характеристика уйны тергезү диалог монолог

Слайд 22

9. ВАКЫТ-УРЫН БИРЕЛЕШЕ. Вакыйгалар карчыкның ишегалдында башланып китә, соңыннан өендә дәвам итә. Хикәядә ике вакыт сызыгы кисешә: хәзерге вакытта яшәүче карчык үткәндәге хатирәләрне барлый.

Слайд 23

Хикәядә: кеше күңеле, анда кайнаган хис-тойгылар сурәтләнә. Укучы: борчыла, сөенә, нәфрәтләнә, кызгана куана,

Слайд 24

ПАРЛЫ СИНОНИМНАР : СЫЗЛАНЫП- СЫКРАНЫП, САРАЙ- КЕЛӘТЛӘР, ЫЗГЫШ-ТАЛАШ Һ.Б. ЧАГЫШТЫРУЛАР :ЯШЬ КАЕН ШИКЕЛЛЕ, ЯҢА ЯУГАН КАР СЫМАН, ТИМЕРЧЕ КҮРҮГЕ ШИКЕЛЛЕ Һ.Б. МЕТАФОРАЛАР : САМОВАР КУНАКЛАГАН, КОЯШНЫҢ АЛТЫН ТӘЛИНКӘСЕ Һ.Б. СЫНЛАНДЫРУ : БУРАН КОТЫРА, ҖИЛ УЛЫЙ Һ.Б. КЕРЕШ ҖӨМЛӘЛӘР: ... ИСӘН КАЛГАН МАЛАЙЛАРЫ ҺӘМ КЫЗЛАРЫ, КИЯҮЛӘРЕ ҺӘМ КИЛЕННӘРЕ, ОНЫКЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БАЛАЛАРЫ, КЕМ ӘЙТМЕШЛИ, ҖИҺАН БЕЛӘН ДӘҮЛӘТ ТОКЫМНАРЫ КАЙТЫП ТӨШТЕ. ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ : АТТАН АЛА ДА ТУА, КОЛА ДА ТУА. ЭПИТЕТЛАР : ШУНДЫЙ УК КИҢ АЧЫК МАҢГАЙ, ДУЛКЫНЛАНЫП ТОРГАН КАРА ЧӘЧ,ТУРЫ БОРЫН ҺӘМ ШУНДЫЙ УК ЧАТКЫЛАНЫП КИТКӘН КОҢГЫРТ КҮЗЛӘР. РИТОРИК СОРАУ ҺӘМ РИТОРИК ЭНДӘШ : Ә МИН АНЫ НИГӘ ДӘҮЛӘТКӘ БИРМӘДЕМ ИКӘН СОҢ? КАЙЛАРГА ГЫНА ТАРАЛМАГАН ДА, КАЙЛАРДА ГЫНА ОЯ КОРМАГАН ИКӘН БЕЗНЕҢ ТОКЫМ!

Слайд 25

Нәсел чылбырыбыз бөтен микән, Кайда туганнарның кабере? Бизмәннәргә салып баккан чакта, Өстен чыксын кеше кадере. Бәлки, зур байлыкка ия булып, Торыр җирең булыр зиннәтле. Исеңдә тот: исәннәргә - хөрмәт, Үлгәннәрнең рухы кыйммәтле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Анализ ясау тәртибе

Анализ ясау тәртибе...

Морфологик анализ ясау тәртибе

Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан, ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан. - җөмләсе мисалында...