Анализ ясау тәртибе
учебно-методический материал на тему

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Анализ ясау тәртибе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analiz-rn-kl-re_9_klasska.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Тулы лексик анализ ясау тәртибе:

  1. Сүзнең килеп чыгышы билгеләнә: татар теленең
            үз сүзе яки алынма сүз (гарәп-фарсы, рус-европа).
  2. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм төрләре аңлатыла:
    бер мәгънәле яки күпмәгънәле (күпмәгънәле булса, барлык мәгънәләре дә күрсәтелә).
  1. Туры яки күчерелмә мәгънәдә булуы күрсәтелә (кү-
    черелмә мәгънәдә булса, төре билгеләнә: метафора, мето-
    нимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).
  2. Сүзнең омонимы табыла; булса, төре (саф омоним,
    омофон, омограф, омоформа) билгеләнә.
  1. Сүзнең синонимнары күрсәтелә.
  2. Сүзнең антонимы күрсәтелә.
  3. Әлеге сүз кергән фразеологизмнар бирелә.

Анализ үрнәге

 Дөнья тәгәрмәчен тотарга тик

    Аң-акылның гына хакы бар. (Ф. Бәширова)

Дөнья —

  1. Гарәп сүзе.
  2. Күпмәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары;
    безне чолгап алган бар табигать, мохит; кешелек  җәм-
    гыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; пси
    хик тормышның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.
  3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе - бик күп,зур).
  4. Омонимы юк,
  5. Җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.
  6. Дөньялык мәгънәсенә антонимы — ахирәт.
  7. Фразеологизмнар: дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья
    куу, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү,дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөньябетү һ.б.

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе

Исемгә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен әйтергә.
  2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.
  3. Санын әйтергә.
  4. Килешен әйтергә.
  5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.
  6. Кайсы сүзгә иярүен яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
  7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен билгеләргә.Ясалма булса, ясалу ысулын әйтергә.

Анализ үрнәге

Безнең илебездә кешене хезмәт зурлый.

Илебездә - исем, уртаклык исем, берлек санда, урын – вакыт килешендә, 1зат күплек сан тартым белән төрләнгән, зурлый фигыленә ияргән, хәл, тамыр исем.

Сыйфатка морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Дәрәҗәсен билгеләргә.
  3. Исемләшү – исемләшмәвен әйтергә.
  4. Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
  6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Җыегыз, балалар, сез җирнең

Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.

Нәфис, иркә - сыйфатлар, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр, гөлләрен исемен ачыклаганнар, җөмләдә аергыч булып килгәннәр, ясалышлары ягыннан тамыр сүзләр.

Санга морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Төркемчәсен әйтергә.
  3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.
  4. Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
  6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

2000 нче елның декабрь аенда татар халкының сөекле шагыйре Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулды.

Ике меңенче – сан, тәртип саны, елның сүзен ачыклаган, төрләнми, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сүз.

Рәвешләргә морфологик анализ

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.

4..Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Бүген Әтнәдә мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗәни музее ачыла.

Бүген – рәвеш, вакыт рәвеше, ачыла фигылен ачыклый, вакыт хәле булып килгән, ясалышы ягыннан кушма сүз.

Алмашлыкларга морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.

4.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш турында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Алар – алмашлык, зат алмашлыгы, күплек санда, баш килештә, җөмләдә - ия, тамыр сүз.

Фигыльнең затланышлы төрләре

Хикәя, боерык, шарт фигыльләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.

3. Төркемчәсен билгеләргә.

4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

5. Зат – санын күрсәтергә.

6. Заман белән төрләнү – төрләнмәвен аңлатырга. Төрләнсә, заманын билгеләргә.

7. Юнәлешен әйтергә.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Ай чыга Арча кырыннан, сәгатен белеп кенә...(Х.Туфан)

Чыга – фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, III зат берлек санда, заман белән төрләнә, хәзерге заманда, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Фигыльнең затланышсыз төрләре

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Заманын билгеләргә.

5. Юнәлешен әйтергә.

6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага.(Х.Туфан)

Сузылган – фигыль, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, заман белән төрләнә, үткән заманда, төшем юнәлешендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Хәл фигыль, инфинитивка морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Заманын билгеләргә.

5. Юнәлешен әйтергә.

6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сокланып җирнең яменә

Йолдызлар янып тора.( Х.Туфан)

Сокланып – фигыль, затланышсыз, хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килгән.

Исем фигыльгә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Санын күрсәтергә.

6.Килешен билгеләргә.

7.Тартым белән төрләнү – төрләнмәвен ачыкларга.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сагындырды сызылып таңнар атуы...(И.Юзеев)

Атуы  - фигыль, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта , төп юнәлештә, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә ия булып килгән.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Мәгънәсен аңлатырга.
  3. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.
  4. Ясалышын аңлатырга.

Анализ үрнәге

Чут – чут сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.(Ә. Ерикәй)

Чут – чут – аваз ияртеме, сандугач тавышын белдерә, җөмләдә рәвеш хәле булып килгән, парлы сүз.

Бәйлекләргә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Таләп иткән килеше буенча  төркемчәсен әйтергә.
  3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Күк йөзе соры болытлар белән каплана.(Г. Ибраһимов)

Белән – бәйлек, баш килешен таләп итүче, сүзләрне бәйли  (болытлар белән каплана).

Теркәгечләргә морфологик анализ

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Яз килеп үтеп тә китте, ә тормыш дәвам итә.(Х.Туфан)

Ә - теркәгеч, тезүче, каршы куючы теркәгеч, җөмләләрне бәйли.

Кисәкчәләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Шул турыда аз гына – биш – алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.(Г.Тукай)

Гына – кисәкчә, чикләүче кисәкчә, аз сүзенә карый.

Әле – кисәкчә, үтенү, теләк, каар кылуны белдерүче кисәкчә, сөйлим, җырлыйм, көйлим  сүзләрнә карый.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Мәгънәсен аңлатырга.

      3. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Кирәк – хәбәрлек сүз, таләп ителгән, булуы тиешле, зарур мәгънәсендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Ымлыкларга морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Төркемчәсен әйтергә.

Аһ, үләм бит бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

Аһ – ымлык, кешенең эчке кичерешен белдерә.

Сүзтезмәләрне, җөмлә кисәкләрен һәм җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү тәртибе

Сүзтезмәләр

  1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алырга.
  2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер – берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлатырга.
  3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыкларга.

Тикшерү тәртибе

Кышкы урман эчендәге күгелҗем караңгылык башта чыршы канатлары астына посып торды.

      Канатлары астына посып тору – исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә астына бәйлек сүзе белән бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урынын белдерә;

      Чыршы канатлары – исемле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә билгесез(баш) килеш кушымчасы аша бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган предметның материалын белдерә.Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр

  1. Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.
  2. Хәбәрне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Иярчен кисәкләр

1.Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

2. Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

3. Хәлне табарга, аның төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

4. Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Гади җөмләгә синтаксик анализ

1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә.

2. Җәенкеме – җыйнакмы булуын әйтергә.

3. Тулымы – кимме булуын ачыкларга.

4. Составы ягыннан төрен билгеләргә.

5. Раслаумы – инкарьме икәнен әйтергә.

6.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.

7. Җөмләнең тойгылы яки гадәти икәнлеген әйтергә.

      8. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу – булмавын ачыклап әйтергә.

Тикшерү тәртибе

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М.Мәһдиев)

      Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя, гадәти  җөмлә; составында тиңдәш ияләр(кичләр, төннәр) һәм тиңдәш аергычлар(йомшак карлы, ябалак карлы) бар.

      Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән бирелгәннәр;

      Үтте – гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя  фигыль белән бирелгән.

      Йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичке сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән бирелгәннәр;

      озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

      шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;

     уйлар эчендә - хәл, вакыт хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Морфологик анализ ясау тәртибе

Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан, ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан. - җөмләсе мисалында...