"Сүз ясалыш ысуллары"- презентация
презентация к уроку (5 класс) по теме

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Татар телендә сүз ясалыш ысулларын өйрәнү өчен дәрескә материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_yasalysh_ysullary.pptx120.67 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

сүз ясалыш ысуллары Эшләде: Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы

Слайд 2

Сүз ясалышы ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар. Татар телендә сүз ясалышының түбәндәге ысуллары бар: - сүз ясагыч кушымча ялгану; - сүзләр кушылу; - фонетик ысул; - сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү; - сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү; - сүзләрне кыскарту.

Слайд 3

Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы Сүз – чән Яз –гы Татар –ча Кыш – ын Уй – ла Хәйлә – кәр Сыз - ык

Слайд 4

Сүзләр кушылу ысулы Кушма сүзләр а гымсу тизйөрешле мөгезборын Парлы сүзләр б ала-чага б әрелә-сугыла Тезмә сүзләр р әсем ясау т уган ил ү ги ана яфрагы

Слайд 5

Фонетик ысул - Авазлар чиратлашу : күз – күр - Аваз т өшеп калу: хәзер – әзер -Сүзнең басымы күчү: т а ныш - тан ы ш -Сүзнең нигезе нечкәрү: чачак -чәчәк

Слайд 6

Сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү ысулы Яңа сүзләр кулланылышта булган сүзләрнең мәг ъ нәләре үзгәреп ясала. Йомгак(җеп чорнамы) - йомгак(нәтиҗә) Ай(күк җисеме) – ай(вакыт берәмлеге) Тамыр(үсемлек өлеше) – тамыр(сүзнең мәг ъ нәле кисәге)

Слайд 7

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы (конверсия ысулы) Буяу(исем) – буяу(фигыл ь ) Белдерү (исем) – белдерү(фигыл ь)

Слайд 8

С үзләрне кыскарту ысулы Яңа сүзләр кулланылыштагы тезмә сүзләрне кыскартып ясала. ТДГПУ БМО д рамтүгәрәк турпоход

Слайд 9

Бирелгән сүзләрнең ясалыш ысулын билгеләгез һәм аерып языгыз. Кушымчалау – Сүзләр кушылу – Фонетик – Күчү – Мәг ъ нә үзгәрү – Кыскарту – Әти-әни, күздә тоту, ярдәмче, үсемлек, кайтаваз, дус –иш, әзер, көтү, киләчәк, агроберләшмә, сарут, дога кылу, теләктәшлек, терекөмеш, Гөлшат, бүлек, кура җиләге, әҗәт, уку, пәрдә.

Слайд 10

Тест 1.Тезмә сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез. 1.җир(җиләге), ял(ит),туган(ил) 2.ара(тирә), аш(су), хатын(кыз) 3.кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер) 4.юл(чы), утын(лык), оял(чан) 2. Кушымчалау юлы белән ясалган сүзләр рәтен билгеләгез. 1.кул(яулык ), тере(көмеш), таш(күмер) 2.юл(чы ), утын(лык), оял(чан) 3.бакча, бармак, атла 4.туган көн, очкылык тоту, бал корты

Слайд 11

3. Фонетик ысул белән ясалган сүзләр рәтен билгеләргә. 1.умартачылык, чынбарлык, ташбаш 2.савыт-саба, бала-чага, тирә-як 3.идән буяу, буяу алу, китап уку, уку дәресе 4. хаҗәт-әҗәт, хикәят-әкият, гамәл-әмәл 4. Ям ь ле, комлык, эшлә, озынча сүзләре нинди ысул белән ясалганнар? 1.сүз ясагыч кушымча өстәү юлы белән 2.сүзләрне кушу юлы белән 3.сүзләрне кыскарту юлы белән 4.сүзгә яңа мәг ъ нә өстәү юлы белән

Слайд 12

5. Ераклыктан сүзенең нигезен билгеләгез. 1.ерак 2.ераклык 3.ер 4.ераклыкта 6. Бүлмәдәшне сүзен сүз төзелеше буенча тикшерегез.

Слайд 13

Җавапларны тикшер: 1. 1 2. 2 3. 4 4. 1 5. 2 Бүл – мә –дәш - не бүл –тамыр мә – сүз ясагыч кушымча дәш - сүз ясагыч кушымча н е – бәйләгеч кушымча


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Басым. Басым берәмлекләре. Басымны арттыру һәм киметү ысуллары.

Тема: Басым. Басым берәмлекләре. Басымны киметү һәм арттыру ысуллары.Максат: Басым төшенчәсен һәм аның үлчәү берәмлекләрен аңлату; басымны киметү һәм арттыру ысулларын, аның  тормышта кирәк...

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Алмашлыкларның ясалышы-презентация

Г.Тукай иҗатына нигезләнеп,укучыларда туган  телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сүз ясалыш ысуллары

Парлы, кушма, тезмә, кыскартылма, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкән, ясалма  сүзләрнең сөйләмдә тоткан урынын билгеләү....

Разработка урока "Сүз ясалу ысуллары. Кушма сүзләр"

Технологическая карта урока татарского языка в 5 классе...

"Сүз ясалышы ысуллары"

Дәрес темасы: Сүз ясалышы ысуллары. Дәреснең максатлары: 1.Белем бирү максаты. «Сүз ясалышы ысуллары» темасы буенча белемнәрне арттыру, ныгыту.2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....