уку дәресе буенча дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф(тат.төркеме)
методическая разработка по теме

Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна

4нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде Р.Хафизова буенча" Күгәрчен һәм малай"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес эшкәртмәсе30.7 КБ
Office presentation icon 4_syynyf_kugrchen_beln_malay.ppt1.66 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы

Нурлат шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

“ Нурлат гимназиясе”

IV  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәби укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема:  Р. Хафизованың

“Күгәрчен һәм малай” хикәясе.

2012нче ел.

Максат:1.Р.Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе                                                                                                                                                                                        

белән танышу, яңа  сүзләрне кулланылышка кертү.

 2.Әсәрне анлизлау, логик фикерләү һәм сәнгатьле уку

                  күнекмәләрен камилләштерү.

               3.Мәрхәмәтлелек хисе һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, кош рәсемнәре, кроссворд; “ирексезлек”,  “ирек”,

                    “истәлек”, “яхшылык” сүзләре язылган карточкалар,презентация.

Дәрес тибы: катнаш.

Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технология, иҗади үсеш            

                                                    технологиясе, мәгълүмати технология,

                                                    проблемалы укыту технологиясе.

I.Оештыру моменты.

- Хәерле иртә, укучылар!

- Хәерле иртә, алсу таңнарга!

- Хәерле иртә, зифа талларга!

- Хәерле иртә, зәңгәр суларга!

- Хәерле иртә, назлы җилемә!

- Хәерле иртә, туган җиремә!

Дежур укучыны тыңлап үтәбез.

II.Өй эшен тикшерү.

Укучылар сезгә нинди өй эше бирелгән иде әле?

  1. Г Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.
  2. Сорауларга җавап бирү.

-Фатыйма нинди кыз? Ни өчен шулай уйлыйсың?

-Сандугач кайда яшәргә тиеш?

     3.  Теләгәннәре рәсемнәр ясыйлар(кош рәсемнәре).Иҗади эшләрне тикшерү.

            -  Укучылар кайсыгыз сандугач турында белә?

             -  Бер укучыдан сорыйм.Сандугач турында сөйли.

             - Кошлар һәм аларның әһәмияте турында сорау бирәм,берәр укучының җавабы .

    4.  Укучыларның эшенә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

 III. Төп өлеш.

  1. Кошлар авазы ишетелә(диск кабызам).

Укучылар,нинди тавышлар бу??? Тыныч кына тыңлап карайк әле...

Кошар тавышы.

Дөрес укучылар үткән дәрестә без кошлар турында сөйләшеп үткән идек инде. Бүген без шул теманы дәвам итәрбез. 

1.Әйдәгез әле башта уйнап алыйк!Мин сораулар бирәм,ә сез җавап табарга тиеш буласыз.

  1. Иң күп тукылдаучы кош.
  2. Утырып бала чыгармый торган кош.
  3. Җырчы кош.
  4. Сары түшле кош.
  5. Чатлы койрыклы кош.
  6. Кешеләр тирәсендә яшәүче кош.
  7. Кошлар патшасы.
  8. Озын аяклы кош.

            (Укучылар табышмакларны чишеп, кош исемнәрен язалар, кошларның рәсемнәрен тактага беркетәләр.)

Нинди кош исеме килеп чыкты?

Дөрес укучылар,күгәрчен. . Сез бу кош турында нәрсәләр беләсез.

-укучылар җавабы. (Күгәрченне тынычлык кошы дип йөртәләр. Алар кешеләр янында, паркларда, өй түбәләрендә яшиләр. )

- Димәк, бүген без уку дәресендә нәрсә турында хикәя укырбыз ? (күгәрчен турында).

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

Бүгенге дәрестә без Р. Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз, яңа сүзләрне кулланылышка кертербез, кошлар турында белемнәребезне тагын да тулыландырырбыз.

2. Р.Хафизованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтү.

- Хәзер укучылар мин сезне Роза Хафизованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтәрмен.

-   Балалар язучы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора.  Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.

Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый. Аларны район газетасына җибәреп тора. Тик бервакыт аның әнисенә:”Хафизова, туйдык инде кызыңның шигырьләреннән”- диләр. Әнисе кайтып әйткәч, Роза хурланып башка язмаска сүз бирә.Менә шундый авыр юллар узып ул әдәбиятка килә .1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта.   Аның шуннан соң хезмәт юлы журналистика белән бәйле була. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкынның” баш редакторы хезмәтендә була.      

Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.

3.Сүзлек өстендә эш.

Әйдәгез әле укучылар тактага игътибар итик.яңа сүзләр белән танашып үтик.

Тактадагы сүзләр өстендә эшләү (фон. зарядка, җөмләләр төзү) һәм дәфтәрләргә язып кую.

  1. Җай- возможность
  2. Гамьнәре юк- дела нет
  3. Битараф – равнодушный
  4. Бәлага тарган – попавший в беду. 
  5. Ярсып- разъяренно
  6. Мәшәкать – хлопоты

4.Хикәяне кычкырып уку.

Укытучы укый.

5. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.

  1.  Хикәя сезгә ошадымы?
  2. Хикәядә катнашучыларны әйтегез.
  3. Күгәрченгә нәрсә булган?
  4. Капрон җеп нинди?
  5. Урамда йөрүче кешеләр турында нәрсә әйтелә?
  6. Күгәрченгә кем игътибар итә?
  7. Малай кая бара?
  8. Үзенә ярдәм итә башлагач, күгәрчен нишли?
  9. Малай күгәрченне җептән ничек ычкындыра?
  10. Күккә ничек очыра?Шул өлешне табып укырга.
  11. Күгәрчен ничек очып китә?
  12. Күгәрченнән нәрсә төшеп кала?

-    Малай каурыйны нишләтә?

  1. Малай кайда ашыга иде әле? Шулай булуга карамастан да ул күгәрченгә ярдәм итте. Димәк малай нинди?
  2. Әйтегез әле Малай белән Фатыйма бер-берсенә ошаганмы? Ошаса кайсы яклары белән?( алар икесе дә кошларга ярдәм иттеләр, мәрхәмәтлеләр, игелеклеләр).

(Нәтиҗә ясау: Бу ике әсәрдә без җан ияләрен кызгана һәм яклый белүче геройларны күрдек).

6. Ял минуты. Җыр “ Күгәрчен”, хәрәкәтләр ясыйбыз.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

1. Хикәяне чылбыр буенча уку.

2. Хикәядән символик образларны табу,укучылар символик образларны эзлиләр.

Капрон җеп – ирексезлек символы.

Зәңгәр күк йөзе – ирек символы.

Каурый – истәлек.

        (Тактага “ирексезлек” һәм “ирек” сүзләре язылган карточкалар беркетелә).

3.Хикәяне ике өлешкә бүлү һәм хисләрне табу.

-Хикәя ике өлешкә бүлегез һәм исем куегыз. (1-“Күгәрчен тоткында”;   2-“Күгәрчен иректә”)

-Күгәрчен тоткынлыкта нинди хис кичерә? (курку)

-Иректә? (шатлык)

-Малай күгәрчен тоткынлыкта булганда нинди хис кичерә? (кызгану)

-Күгәрченне иреккә очыргач? (шатлык)

(хисләр тактага языла)

-Ни өчен курку һәм кызгану хисләре шатлык хисе белән алышынды? (малай яхшылык әшләде: күгәрченне коткарды)

(Нәтиҗә ясау: яхшылык эшләү шатландыра һ. б.)

-Кош очып китә. Аннан нәрсә кала? (каурый)

-Каурый малай өчен нәрсә булыр? (истәлек)

-Истәлек каурыйның әһәмияте нәрсәдә? (ул малайны яхшылык эшләргә дәртләндереп торыр).

Сорау-җавап барышында тактада шундый схема барлыкка килә:

                               

                                       Күгәрчен                  Малай

Ирексезлек                     курку                      кызгану

Ирек                                           шатлык    Яхшылык

                                                                        Истәлек    

-Ә урамда йөрүче кешеләр бу вакытта нинди хисләр кичерә? (алар битараф)

-Бу дөресме?

-Кешеләргә киңәш бирегез.(Төркемнәрдә фикерләшеп, укучылар үз киңәшләрен әйтәләр).  

4.Өй эше бирү.

а)Хикәянең эчтәлеген сөйләргә;

б) Ошаган өлешенә рәсем ясарга;

IV. Йомгаклау.

-Дәрес буенча нәтиҗә ясагыз. (Һәр җан иясенә ирек кирәк, ә бездән ярдәм көтүчеләргә булышырга кирәк. Яхшылык эшләсәк, күңелләребез дә һәрвакыт шат булыр).

         - Бүген дәрес нәрсә белән исегездә калды?

        -Ни өчен кешеләр кошларга ярдәм итәргә тиеш?

        - Сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз? ( тирә - юньгә битараф булмаска, кошларга ярдәм итәргә).

V. Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Сыйфа.Ныгыту дәресе. 6 нчы сыйныф татар төркеме өчен.

Максат: 1. Сыйфат сүз төркеме турындагы белем һәм күнекмәләрне                   системалаштыру, ныгыту ...

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме уку дәресе. Тема: Тауда

План урока по татарской литературе во 2 классе русскоязычной группы. Тема: Тауда. Автор учебника Хайдарова Р.З....


 

Комментарии

Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна

кошлар рәсемнәрен интернеттан аласыз,рәсем артына хәрефләрен язасыз(минем күгәрчен сүзе иде),биремне үтәгәндә сүз килеп чыга.Ә инде схема барлыкка килсен өчен укучыларга дәрес башында карточкалар таратыла(курку,кызгану,шатлык)(дәрес эшкәртмәсендә кызыл төс белән язган сүзләр)алар шуларны күтәреп җавап бирәләр сорау-җавап барышында, ә уземнең шундый ук битләремне тактага беркетә барып схема килеп чыкты...КИРӘКЛЕ МАТЕРИАЛ БУЛСА, МИН ШАТ БУЛЫР ИДЕМ!!!