5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Миннибаева Дамира Летфулловна

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Ныгыту дәресе. 5 нче сыйныф рус төркеме.

Максат: 1. Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту, аларга сорау  кую  күнекмәләрен камилләштерү, белемнәрне системага салу.

                2.”Яз” темасы буенча лексиканы активлаштыру, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

                 3. Туган җиребезнең матурлыгын күрә белү, аны ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, таратма материал(тест биремнәре, карточкалар)

                                                       

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

1.1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез.

- Утырыгыз

1.2. Дежур рапорты

- Сыйныфта кем дежур?

- Нинди дәрес?

- Ничәнче дәрес?

- Бүген ничә дәрес?

- Нинди дәресләр?

- Сыйныфта кем юк?

1.3. Уңай халәт тудыру.

- Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә кояш елмайган, якты нурларын сипкән. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп карыйбыз, хәерле эш сәгате телибез.

   

      Син кояштан үрнәк алсаң,

      Тырышлык итсәң һаман,

      Күк арасында кояш күк

      Ялтырарсың бер заман.

- Әйдәгез, сынатмыйбыз. Эшкә тотынабыз.

2. Актуальләштерү.

2.1. Фонетик разминка.

- Кояш турында тизәйткеч өйрәнәбез.

Мине тыңлыйбыз

Яш-яш кояш

Якты кояш

Яш-яш кояш

Яхшы кояш.

  • Хор белән әйтәбез.
  • Миннән башка әйтегез.

2.2. Ребус чишү.

- Ребусны чишегез. Дәрестә нинди темага караган сүзләр кулланырбыз икән?

- Димәк, бүгенге дәресне “Кояшлы яз” темасы белән бәйләп алып барырбыз.

3. Яңа тема өстендә эш.

3.1. Сүзлек эше.

- Дәрестә түбәндәге сүзләрне кулланабыз.

гөрләвек-ручей

әзерләнергә-1.готовиться 2. приготовиться

көтеп алырга-1.ждать 2.выждать

соң-1.после 2.поздно

нур-луч

- Мин татарча вариантларын укыйм, тыңлыйсыз

- Мин әйтәм , сез кабатлыйсыз.

Бер бала тәрҗемәсе белән укый.

3.2.Шушы сүзләрне дәрестә кулланырбыз. Игътибар.

Аудирование.

Биремне һәм беренче җөмләне тыңлагач.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны һәм беренче сүзне языгыз.

1.Ямьле яз килә. 2.Язның беренче ае – март. 3.Җәнлекләр язга әзерләнә. 4.Язны балалар да көтеп ала. 5.Яздан соң җәй килә. 6.Язда өч ай – март, апрель,май.

- Экран буенча тикшерегез. Кемнең шулай? Кемнең бүтән? Хаталарны төзәтегез.

  • Сүзләрнең кушымчасын билгеләгез, соравын языгыз.

Берәр сүз укып, кушымчасын, соравын әйтәләр.

- Яз сүзенә нинди сорау куйдык?

3.3. Нәтиҗә.

- Нәрсә? соравын нинди сүзләргә куябыз?

- Кем соравын нинди сүзләргә куябыз?

- Урынны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Һәр сорауның үз кушымчасы бар. Искә төшерәбез. Сорауны укыйсыз, кушымчасын әйтәсез.

Тактада чыга бара.

4. Дәрес темасын игълан итү.

- Бик әйбәт, дәрестә исемнәрне төрле формага куярга, аларга кушымча ялгарга, сорау куярга, җөмләдә дөрес кулланырга өйрәнербез, белемнәрне ныгытырбыз.

4.1. “Артык сүз” уенын уйныйбыз. Укыйсыз, артык сүзне табасыз, ни өчен икәнлеген аңлатасыз.

Нәрсәгә?      Нәрсәнең?         Нәрсәдән?         Нәрсәне?            Кайда?

язга              кошны               агачтан               мартны              урамда

кояшка         гөрләвекнең     тамчыдан            агачны              урманда

үләнне         яфракның          җәнлеккә             майда                айга

4.2. Сүз белән сорауны туры китерегез. Аңлатыгыз.Дәфтәргә язып куегыз(тактага чыгып билгелиләр, ни өчен икәнлеген аңлаталар)

кайда?         кошның

нәрсәнең?     агачта

нәрсәне?       үләннән

кем ?             бала

нәрсәдән?    кояшны

4.3. Дәреслек буенча эш.

- 60нчы битне ачыгыз, 1 нче күнегүне табыгыз.

Бер бала бирем укый, икенче багананы бирем буенча эшлисең, дәфтәргә язып барасыз.

      - Өченче багана.

- Мин укыйм – тәрҗемәсен әйтәсез

4.4. Бирелгән сорауларга, “Яз” темасына караган икешәр сүз языгыз.

Нәрсәгә?-

Нәрсәдә?-

Нәрсәне?-

Нәрсәнең?-

Нәрсә?-

Нәрсәдән?-

 -Берәр укучы укый. Тагын нинди вариантлар бар. Бик әйбәт.

5. Ял итү.

- Эшләдегез. Ардыгыз Ял итеп алыгыз. Күзләрегезне йомыгыз.Кулларыгыз өстенә башыгызны куегыз. Бер минут ял итегез.

6.Сөйләм телен үстерү.

- Бирелгән рәсем буенча, сораулар әзерлибез. Иптәшләрегез җавап бирер.

6.1.-Җавапларны кулланып, рәсем буенча кем хикәя төзеп сөйли?

7. Тест эшләп алырбыз.Дәфтәргә тест дип язып куегыз.

                                                                 

Яз марттан башлана. Кояшның җылы нурлары җирне җылыта. Көннәр озая, төннәр кыскара. Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар йөри башлыйлар.

В1. Выпишите из текста правильный перевод слова лодки.

В2. Выпишите из первого предложения  имя существительное, которое отвечает на вопрос нәрсәдән?

В3. Найдите и выпишите из текста слово, которое отвечает на вопрос нәрсәнең?

В4. Найдите и выпишите из текста правильный перевод слова землю.

Вопросы на знание фактов, событий.

В5. Напишите названия праздников, которые проводятся 1 апреля.

В6. Напишите название праздника, который проводится 22 апреля..

7.1. Күршегезнең дәфтәрен алыгыз, экран буенча тикшерәсез, дөрес җавапка +, дөрес булмаган җавапка – билгесе куясыз.

7.2. Түбәндәге критерийлар буенча билге куегыз.

Хата юк – “5”ле

1-2 хата – “4”ле

3 хата – “3”ле

4-6 хата – “2”ле

- Кемнең “5”ле?

- Кемнең “4”ле?

- Кемнең “3”ле?

- Кемнең “2”ле?

- Билгеләрне көндәлеккә куегыз.

8. Рефлексия. Белемнәрне тикшерәбез.

8.1. Кайсы раслау дөрес? (дөрес вариантлар тактада таблица формасында чыга)

- Кем? нәрсә?соравының кушымчасы юк.

- Кемнең? нәрсәнең? соравы кушымчасы – ның/нең?

- Нәрсәгә? кемгә? кая? сораулары кушымчасы –дан/дән, -тан/тән, -нан/нән?

- Кайда? нәрсәдә? кемдә? сораулары кушымчасы –га/гә, -ка/кә?

- Кемне? нәрсәне? сораулары кушымчасы –ны/не?

- Кемнән? нәрсәдән? кайдан?сораулары кушымчасы –да/дә, -та/тә?

8.2. Җөмләләрне укыгыз, хаталарны табыгыз, карандаш белән төзәтегез.

1.Яз мартны башлана. 2.Кояшның җылы нурлары җиргә җылыта. 3.Яз беренче ае – март. 4.Җәнлекләрне язга әзерләнә. 5.Кояшны җылыта.

- Дөрес вариантны укыгыз.

- Молодцы- булдырдыгыз.

9.. Өй эше.

- Бирелгән эшләр арасыннан берсен сайлап, көндәлеккә языгыз.

“5”легә. “Яз” темасына хикәя язарга.

               Составить рассказ на тему “Весна”.

«4»легә. «Яз» темасына 3 җөмлә язарга

                 Составить 3 предложения на тему «Весна»

“3”легә. “Яз” темасына тәрҗемәсе белән 7 исем язарга

                На тему “Весна” с переводами записать 7 имён существительных

10. Саубуллашу.

- Көндәлекләрегезне бирерсез, имзамны куярмын.

        - Елларыбыз тыныч торсын,

          Күкләребез аяз булсын,

          Ә хәзергә хушыгыз,

          Сау-сәламәт булыгыз.

   - Кояшлы көннәр юлдаш булсын Сезгә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле. 6 нчы сыйныф. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

К.С.Фәтхуллованың 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге буенча "Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Тартымлы...