Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_tatar_torkeme_3.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Татар теле                  

Сыйныф

3 а,б

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

-Катнаш дәрес

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

+

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

-Ныгыту дәресе

Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

  • проблемалы укыту

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

+

Дәрес темасы

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат

1. Укучыларның исемнәр турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу; килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белү, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар белемнәрен ныгытырга,  килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белелргә төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерергә тиеш. 

Төп терминнар

исем, килеш, баш килеш, иялек килеше, юнәлеш килеше, төшем килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килеше, кушымча, берлек сан, борын авазы

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе

Татар теле дәресенең техник картасы

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- килеш исемнәрен һәм сорауларын дөрес әйтү

- килешләрне урынлы куллану

- җөмләдә дөрес куллану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру;

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү;

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Индивидуаль (дифференциаль) эш

Куллану өчен дәреслек: Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

Эш дәфтәре. Харисов Ф.Ф, Шакирова Г.Р, Сәгъдиева Р.К., Хисмәтова Л.К. Татар теле Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен эш дәфтәре (татар балалары өчен)

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-күрсәтмәлелек

 

Дәресне оештыру структурасы.

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

Шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

Эш дәфтәре

Дәреслек

презентация

Өй эшен тикшерергә тәкъдим итә. Альтернатив эш биремен үтәгән укучыланы барлый.

Укытучы сорау бирә: Сүзгә килеш кушымчаларын ялгаганда, без нинди үзенчәлекләрне истә тотарга тиеш?

Укучылар өй эшен тикшерәләр, сорауга җавап биреп фикерләрен әйтәләр.

Регулятив УУГ,

Танып - белү УУГ

3.Аңлату

Дәреслек

презентация

Дәреслектәге 144 нче күнегү бирелә. Укучыларга үзенчәлекне табарга тәкъдим ителә.

.

Укучылар күнегүне язмача үтиләр. Чыгыш килешдә борын авазына беткән сүзләргә -нан, -нән кушымчалары ялганганына игътибар итәләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ Коммуникатив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Эш дәфтәре

Дәреслек

презентация

Укучылар нәтиҗәләр чыгаргач, 78 нче биттәге кагыйдәне укырга тәкъдим итә.

Укытучы өйрәнелә торган теманы ныгытыр өчен, эш дәфтәрендәге 87 нче, дәреслектәге 145 нче күнегүләрне эшләргә бирә.

Укучылар кагыйдәне укыйлар.

Укучылар күнегүләрне язмача ясыйлар.

Танып - белү УУГ

5.Динамик пауза

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Ул салмак кына мәкальләр укый. Укучылар килеш кушымчалы булган исемнәр санын  белергә тиеш.

Зәһәр тел йөрәкне яралый.

Надан кешенең өйрәнәсе килмәс, өйрәтәсе килер.

Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел.

Сүздә тору- зурлык, ә тора алмау- хурлык.

Укучылар исемнәрне саныйлар.

Коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Эш дәфтәре

презентация

Укытучы 89 нчы күнегүләрне үтәргә тәкъдим итә.

Теманы йомгаклау һәм морфологик анализ ясау элементларын кабатлау буларак бирә.

Укучылар күнегүне  мөстәкыйль үтиләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ

7.Йомгак.

Рефлексия.

Өй эше.

Дәреслек

презентация

Дәреслек

Укытучы сораулар бирә

Өйгә укытучы язмача Әдәби уку дәреслегеннән төрле килешләр кергән 3 җөмлә язып килергә куша.

Укучылар биргән сорауларга җавап бирәләр

Өйгә эшне язып алалар.

Коммуникатив УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәмее" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүрть...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...