Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_tatar_torkeme_2.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Татар теле                  

Сыйныф

3 а, б

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

-Катнаш дәрес

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

+

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

-Ныгыту дәресе

Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

  • проблемалы укыту

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

+

Дәрес темасы

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат

Исем турында белемнәрен системалаштыру, берлек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен үзләштерү, килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

Кышкы табигаткә соклану, аңа сакчыл караш тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар белемнәрен системалаштырырга, берлек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен үзләштерергә, килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерергә тиеш.

Төп терминнар

исем, килеш, баш килеш, иялек килеше, юнәлеш килеше, төшем килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килеше, кушымча, берлек сан.

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе

Татар теле дәресенең техник картасы

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- килеш исемнәрен һәм сорауларын дөрес әйтү

- килешләрне урынлы куллану

- җөмләдә дөрес куллану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру;

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү;

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Индивидуаль (дифференциаль) эш

Куллану өчен дәреслек: Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

Эш дәфтәре. Харисов Ф.Ф, Шакирова Г.Р, Сәгъдиева Р.К., Хисмәтова Л.К. Татар теле Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен эш дәфтәре (татар балалары өчен)

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-күрсәтмәлелек

 

Дәресне оештыру структурасы.

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

Шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

Эш дәфтәре

Дәреслек

презентация

Өй эшен тикшерергә тәкъдим итә. Альтернатив бирем үтәүчеләрне барлый.

Укучылар өй эшен тикшерәләр.

.

Регулятив УУГ,

Танып - белү УУГ

3.Аңлату

Дәреслек

презентация

Укучыларга эш дәфтәрененең 34 нче битендә бирелгән 83 нче күнегүне үтәргә тәкъдим ителә.

Укытучы бер-берсен тикшерергә тәкъдим итә.

Укучылар күнегүне язмача үтиләр. Күнегүдә бирелгән таблицаны тутыралар.

Укучылар бер-берсен тикшерәләр,нәтиҗә ясыйлар.

Шәхескә кагылышлы УУГ Коммуникатив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Дәреслек

презентация

Дәреслектәге 141,142,143 нче күнегүләр мөстәкыйль рәвештә үтәлү тәкъдим ителә.

Укучылар күнегүләрне үтәп, баш, иялек, юнәлеш һәм төшем килеше кушымчаларын язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыталар.

Танып - белү УУГ

5.Динамик пауза

презентация

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Шаян балалар

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без,

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Аннан сулга карыйбыз,

Аннан уңга карыйбыз.

Тирән итеп сулыйбыз.

Эш эшләргә туктыйбыз.

Укучылар презентациядә күрсәтелгән хәрәкәтләрне үтиләр.

Коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Эш дәфтәре

презентация

Укытучы 82,84,85 нче күнегүләрне үтәргә тәкъдим итә.

Укучылар күнегүне үтиләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ

7.Йомгак.

Рефлексия.

Өй эше.

Дәреслек

презентация

Эш дәфтәре

Укытучы сораулар бирә.(Ни өчен җөмләләр төзегзндә килешләр кирәк, татар телендә ничә килеш барлыгын, исемнәрнең килеш белән төрләнешен ни өчен белергә кирәклеге һ.б.турында)

1 в. Өйгә укытучы эш дәфтәреннән язмача 86 нчы (35 бит) күнегүне үтәргә куша.

2 в. Өйгә укытучы эш дәфтәреннән язмача 86 нчы (35 бит) күнегүне үтәргә һәм төрле чыганаклардан ( м-н “Салават күпере” журналыннан 3 мисал язып килергә куша.

Укучылар биргән сорауларга җавап бирәләр

Өйгә эшне язып алалар.

Коммуникатив УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәмее" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүрть...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...