Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_tatar_torkeme_4.doc85.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Татар теле                  

Сыйныф

3 а, б

Үткәрү датасы

    .01.2016

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

-Катнаш дәрес

+

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

-Ныгыту дәресе

Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

  • проблемалы укыту

+

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

Дәрес темасы

Сыйфат

Максат

Укучыларның предметның билгесен белдерә торган сүзләрнең сыйфат дип аталуын, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүләре, сыйфатларның төркемләү принципларын белүләре.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Дәреслек белән эш итү күнекмәләрен булдыру

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар сыйфат сүз төркеме турында мәгълумат алырга, сорауларын белергә, сыйфатланмыш турында хәбәрдар булырга тиеш.

Төп терминнар

сыйфат, нинди? кайсы?, предметның билгесе

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- сыйфат тәшенчәсен белү һәм сорауларын дөрес әйтү

- сыйфатларның төркемнәргә бүлү үзенчәлекләрен белү

- сыйфатларны җөмләдә дөрес куллану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру;

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү;

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

+

Куллану өчен дәреслек: Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова -  Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2013. – 159 б.; рәс. б-н.

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Эш дәфтәре. Харисов Ф.Ф, Шакирова Г.Р, Сәгъдиева Р.К., Хисмәтова Л.К. Татар теле Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен эш дәфтәре (татар балалары өчен)

Индивидуаль (дифференциаль) эш

+

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-күрсәтмәлелек

Дәресне оештыру структурасы

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

Эш дәфтәре

Дәреслек

презентация

Өй эшен тикшерергә тәкъдим итә.

Укытучы дәреслектәге 147 нче күнегүдәге рәсемне карарга, предметларга хас билгеләрне әйтеп чыгарга  тәкъдим итә.

Укытучы сорау бирә: Укучылар без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укытучы янәдән сыйфатлар белән эшләүләрен нәтиҗәли.

Укучылар өй эшен тикшерәләр.

Укучылар күнегү белән эшлиләр.

Укучылар алда алган белемнәргә нигезләнеп, беренчел нәтиҗәләр ясыйлар.(Сүзләр телдә төремнәргә бүленәләр:бер төркем предметлар- предметларны атыйлар, алар- исемнәр:агач, болын, икенчеләре предметларның билгеләрен белдерә: биек, яшел, кызыл.

регулятив УУГ,

танып - белү УУГ

3.Аңлату

Дәреслек

презентация

Укытучы 148 нче күнегү эшләргә тәкъдим итә.

Укытучы түгәрәк астына “яшеренгән” предметларны исемнәрне табарга тәкъдим итә.

Укытучы Фәрит абый белән балаларның сөйләшүләрен укыта ( 79,80 нче битләр), нәтиҗәләр ясата.

Укучылар предметның билгеләрен белдергән сүзләрнең нинди ? соравына җавап биргәнен искә төшерәләр, предметның билгеләре берничә булуларын ачыклыйлар.

Укучылар предметларның исемнәрен табалар.

Укучылар нәтиҗәләр ясыйлар, сыйфатларны төркемләү принципларын искә төшерәләр.

регулятив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Дәреслек

презентация

Укытучы дәреслектәге 149,150 нче күнегүләрне эшләүне тәкъдим итеп, укучыларның сыйфатларны мәгънәләре буенча төркемләү принципларын белү күнекмәләрен булдыра.

Укучылар нәтиҗә ясыйлар; сыйфатлар предметларның төсен, формасын, характерын, шулай ук вакытка һәм табиггать күренешләренә бәйле билгеләрен белдерәләр.

шәхескә кагылышлы УУГ

танып - белү УУГ

5.Динамик пауза

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Менә минем уң кулым,       

Менә минем сул кулым,         

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Укучылар хәрәкәтләрне үтиләр.

коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Укытучы укучыларны бер-берсен мактарга тәкъдим итә. (ким дигәндә икешәр матур сыйфат әйтергә- Алия – сөйкемле, тәрбияле)

Укучылар бер-берсен мактыйлар.

коммуникатив УУГ

шәхескә кагылышлы УУГ

7.Йомгак

Дәреслек

презентация

Укытучы укучылардан сыйфатларның сөйләмдәге роле хакында сорый?

Укытучы дәреслектән 151 нче күнегүне үтәргә куша.

Укучылар җавап бирәләр, бергәләп Фәрит абый ясалган нәтиҗәгә киләләр.(81 бит)

Укучылар күнегүне үтиләр.

танып - белү УУГ

регулятив УУГ

Рефлексия

Карточкалар

Укытучы карточкалар ярдәмендә үз фикерләрен җиткерергә  тәкъдим итә. (кызыл карточканы- “Миңа бик авыр булды һәм мин бернәрсә дә аңламадым” дигән укучылар күтәрә. Сары карточканы- “Миңа авыр булды, ләкин мин күп әйберне аңладым һәм нәтиҗәләр ясадым” дигәннәр, яшел карточканы- “Миңа авыр булмады, мин барысын да җиңел аңладым” диючеләр күтәрә)

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

коммуникатив УУГ

Өй эше.

Дәреслек

Эш дәфтәре

Өйгә укытучы альтернатив өй эше бирә.

1 в. Язмача дәреслектән 152 нче күнегүне (81 бит) үтәргә куша.

2 в. Язмача дәреслектән 152 нче күнегүне (81 бит) һәм эш дәфтәреннән 90,92 нче күнегүләрне (37 бит) ясауларын тәкъдим итә.

Өйгә эшне язып алалар.

коммуникатив УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәмее" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүрть...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...