Сәләтле укучылар белән эш.
статья на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

 Укучыларның сәләтләрен үстерү. Һәрберсенең сәләтле ягын күрү, аны  үстерү.  Аларның сәләтләрен  күрсәтердәй, үз көчләренә  ышанырдай мөмкинлекләр тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_ukuchylar_beln_esh.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Сәләтле укучылар белән эшләү.

   Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча төрле эзләнү эшләре  башкардым. Бу эшләр миңа үзем өчен бик мөһим булган бер ачыш ясарга ярдәм итте. Дәреснең традицион формаларын кулланып кына балаларга ныклы белем биреп булмый.  Шул уңайдан “ Дәресләрдә иннова-цион технологияләр куллану” ны үземә максат итеп алдым.  

Максатымны тормышка ашыру өчен үземнең иҗат лабораториям тупланган, заманча технологияләр белән җиһазландырылган  татар теле һәм әдәбияты кабинетын булдырдым.                                 

    Бүгенге көн һәм киләчәк шәхеснең белемле, иҗади, үзенең башкалардан яхшырак  эшли алуын  күрсәтергә сәләтле булуын таләп итә. Без укытучылар, шундый шәхесләрне әзерләргә бурычлы. Укучыларымның сәләтләренә игтибар итәм. Һәрберсенең сәләтле ягын күрергә, аны  үстерергә, аның сәләтен күрсәтердәй, үз көченә ышанырдай мөмкинлекләр тудырам.

Укучыларым белемгә сәләтле. Татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга хәзерлекне даими алып барам. Укучыларны  кызыксын-дырырлык, белемнәрен үстерерлек эш алымнары кулланам.

     Бу юнәлештә эшемнең нәтиҗәсе дә бар.  

Укучыларым иҗади эшчәнлеккә дә сәләтле. Иҗади эшчәнлекне дәрес моментларында, түгәрәкләрдә, класстан тыш чарарларда үстерәм. Укучылар белән даими  иҗади конкурсларда катнашабыз.  

 Белем алу  һәрвакыт эзләнүне таләп итә. Укучыларыма эзләнү мөмкинлеге бирерлек эшләр тәкдим итәм. Уңышлы һәм нәтиҗәле эш алып барган укучы-ларым белән фәнни- гамәли   конференцияләрдә  катнашабыз.Укучыларым-ның мәртәбәле жюриләр тарафыннан уңай бәяләнгән   хезмәтләре дә  бар.

Авыл мәктәбе һәм шәһәр мәктәбе укучылары арасында аерма эзләүчеләр дә юк түгел. Мин аларны тигез  күрерлек  итеп эшләргә тырышам.

Республика күләмендә  “Авылның 100 талантлы баласы” дигән социаль акциядә укучым Ганиева Рамиләнең җиңүче булуы максатымның тормышка ашу

   Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. Мәктәп метод берләшмәсе, район, республика татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында ачык дәресләр бирәм.

     1991,1997, 2003, 2012 елның чыгарылыш укучылары - минем сыйныф укучылары. Мин сыйныф җитәкчесе. Быелгы уку елында да 11 нче сыйныф укучыларын ьитщклим. Сыйныф  җитәкчесе иң беренче үзе иҗади  һәм сәләтле шәхес. Шул вакытта гына  бүгенге тормышта югалып калмый торган шәхесләр тәрбияләргә мөмкин. Укучыларыңның тормышта үз юлларын тапканнарын  һәм сиңа рәхмәтле булуларын  күрү укытучының  эш нәтиҗәсе.

       Мин үз укучыларым белән горурланам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....