"Г.Тукай - публицист" телдән журнал.
методическая разработка (9 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

 

Укучыларны Г.Тукайның публицистик  эшчәнлеге белән таныштыру, шагыйрьнең татар матбугатына нигез салуда, аның милли журналистикабызны  үстерүдәге ролен төшендерү, укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, фикерләү сәләтен , бәйләнешле сөйләмен үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_-_publicist.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    Әтнә муниципаль районы

               Күәм гомуми белем бирү мәктәбе

                                 

                  Дәрес эшкәртмәсе

ТЕМА:  “Ул һаман да замандаш”

                      (“Тукайның журналистлык эшчәнлеге”)

                                         Телдән журнал

           Укытучы: Күәм  урта  гомуми  белем

                                   бирү мәктәбенең  югары кв.кате-

                                   горияле татар теле һәм әдә-

                                   бияты укытучысы Сөнга-

                                   това Гөлнара Зөлкарь кызы.

                                  2013 ел, гыйнвар

Дәреснең максаты: Укучыларны Г.Тукайның публицистик

эшчәнлеге белән таныштыру, шагыйрьнең татар матбугаты-

на нигез салуда, аның милли журналистикабызны  үстерүдә

ге ролен төшендерү, укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, фикерләү сәләтен , бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Дәреснең тибы. Белемнәрне гомумиләштерү  һәм системалаштыру.

Дәреснең формасы. Телдән  журнал.

Дәреснең метод һәм алымнары: эвристик әңгәмә, дәреслек, күрсәтмәлелек белән эш.

Дәресне җиһазлау:  Г.Тукай әсәрләренең 5 томлыгы, дисклар коллекциясе “ Энциклопедия”, мультимедия,

интерактив китап, фотолар,  рәсемнәр,  Г.Тукай  иҗатына

багышланган презентация.

Дәреснең барышы.

Дәрес эпиграфы.

                              Һичкем хәтерен саклама,

                              милләт   авыруына кара!

  1. Оештыру өлеше.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.
  3. Төп өлеш.

               Дәрес “ Туган тел” җыры белән башлана.

1 нче сәхифә - “ Юл башы”.

Укытучы: Укучылар, без бүгенге  дәрестә , Г.Тукайның публицистика  өлкәсендәге  һәм  журналистика  эшчәнлеге турында сөйләшербез. Дәреснең темасы “ Ул һаман да замандаш” дип атала. Дәресебез телдән  журнал  формасында  үтәр. Ерак сәфәргә чыгарбыз. Сәфәр вакытында, Сезгә уңышлар телим. Хәзер, укучылар, сүзне Сезгә бирәм.

       Слайдта  язылган сүзләрне бер укучы укый.

Һәр  дәвернең үз ихтыяҗлары, үз таләпләре була. Һәр буын үзенә генә төшкән проблемаларны хәл итә. Әмма мәңгелек темалар, мәңгелек проблемалар да бар. Аларны  гадәттә һәр милләтнең бөек кешеләре, асыл затлары күтәрә. Милләт, Ватан, туган тел, туган әдәбият, туган мәдәният һ.б. язмышы, аларны саклау, үстерү, баету әнә шундый проблемалардан. Әлеге җәһәттән караганда, Тукай бүген дә замандаш. Аның алдында торган

 мәсьәлә - проблемалар хәзерге җәмгыятебездә дә бөтен буена килеп басты. Дөрес, аларны чишү юллары, шартлары, кешеләре башка.

 2 нче сәхифә - “ Г.Тукай – татар матбугатына  нигез

салучыларның иң күренеклесе”.

 Укытучы:  Г.Тукай алдынгы татар матбугатына нигез салышучылар-

ның иң күренеклесе булды. Аның милли  журналистикабызны  үстерүгә салган    хезмәте үзенең колачы, идеялелеге, иҗтимагый тормышта уйнаган роле, әсәрләренең публицистик  яктан камиллеге  җәһәтеннән   әдәбиятны алга җибәрүгә керткән хезмәтеннән һич тә ким түгел. Бу өлеш иң элек аның җитәкчелек һәм оештыру эше белән билгеләнә. Журналистика тарихында оештыручанлык     һәм җитәкчелек хезмәте аеруча тәкъдир  ителергә лаек. Чөнки    теге яки бу басманың идея юнәлешен, эш алымнарын, нәтиҗәле-

леген җитәкчеләр һәм оештыручылар хәл итә.

1 нче укучы:  Г.Тукай Уральскидагы   демократик  матбугат органнарын оештыруда һәм үстерүдә зур роль уйнаган. Аның идея җитәкчелегендә “ Фикер “ газетасы, “ Әлгасрел – җәдит”,  “ Уклар” журналлары демократик идеяләрне таратканнар, хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен эзлекле яклаганнар. Г.Тукайның Казандагы демократик матбугатны үстерүдәге хезмәтләре бик зур. Ул Г.Камал белән  “ Яшен” һәм

“ Ялт – йолт” журналларын чыгарыша. Нәтиҗәдә әлеге журналлар үз чорының иң яхшы басмалары булалар. Г. Тукай  Ф.Әмирхан   белән бергә “Әлислах” газетасында җитәкчелек  ролен башкара. “ Аң” журналын оештыруда катнаша. ( Слайдта Г. Камал портреты, әйтелгән газета-журналларның рәсемнәре күрсәтелә).

2 нче укучы:  Г.Тукайның матбугатка карашлары игътибарга лаеклы.

Ул аның вазифасын аң – белем таратуда, милләтне агартуда, кешеләргә әхлак тәрбиясе бирүдә, искелекне,  урта гасырчылыкны, кадимчелекне кире кагуда күрә. Бу идея аның “ И каләм!”, “Фикер” гәзитәсенә генә махсус түгел, “ Тавыш хакында”, “ Уклар”, “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?” һәм башка әсәрләрендә чагылыш таба. Шагыйрь – публицист фикеренчә, газета-журналлар кешеләрне яктылыкка илтә, аларга байлык һәм бәхет китерә, искелекне җиңәргә булыша, милләтне тупларга хезмәт итә.

Укытучы: Демократик матбугат – мәгърифәт чыганагы, аны таратучы, милләтне алга җибәрүче, дигән фикер – аның матбугат  хакындагы карашларының нигез ташы. Әмма ул матбугатның бертөрле түгеллеген, аның теге яки бу социаль катлауга хезмәт  итүен күрә. Ул матбугатның  аң – белем таратып һәм изүче сыйныфларга, аларның идеологларына каршы рәхимсез сугыш ачып кына, кешелексез җәмгыятьне  фаш итеп кенә халыкка хезмәт  күрсәтә алуын раслый.  Әгәр  матбугат халыкчан булсын дисең икән, ул халык мәнфәгатьләре белән  яшәргә, аның өметләрен һәм хафаларын, мәхәббәт һәм нәфрәтен, шатлык һәм кайгыларын гадел бүлешергә тиеш.

“ Фикер” газетасын укучыларга: “ Сезнең уйлар – безнең уй, безнең уйлар – сезнең уй”, - дип мөрәҗәгать итә. ( Бу сүзләр плакат формасында язылып , слайдта күрсәтелә.)

3 нче сәхифә -   “ Сатира укларын көчәйтеп”  дип атала.

Укытучы:  Тукай үзе безгә үтә кыйммәтле публицистик мирас калдырды.

     Халык массаларын, аларның вәкилләрен дулкынландырган һәр проблема, вакыйга, факт аның игътибарыннан читтә калмаган. Аның публицистикасы-

ның төп идея – тематик юнәлешләреннән берсе – үз чоры җәмгыятен, халык-

ка каршы иҗтимагый тәртипләрне, изүче сыйныфларны һәм аларның идеологларын фаш итү.

1нче укучы: Г.Тукайның публицистикада теле тәнкыйть сүзе, сатира сүзе белән ачыла. Ул сатира укларын иң элек надан, комсыз, кадимче дин

әһелләренә каршы юнәлдерә. Бер очракта ул аларны ай башлы ( ягъни чалмалы)  карга белән чагыштыра, икенчесендә кәкре башлы, яшел яки сары

гәүдәле козгын итеп сынландыра, өченчесендә кортлар дип хурлый, дүртенчесендә чапан эченә төренгән хәйләкәр төлкегә тиңли. Гомумән, укларның зәһәрен реакцион руханиларга яудыруның сәбәбе шунда, алар хаким сыйныфларның идеологлары буларак шул сыйныфларның мәнфәгатьләрен яклыйлар.(Слайдта шул чор руханилары тормышыннан күренешләр күрсәтелә.)

2 нче укучы: Публицист кадимчелек, урта гасырчылык тарафдарларын гомумиләштерелгән образлар аша тәнкыйтьли. Андый әсәрләре күп очрый аның ( “Авыл бае хәзрәт хозурында”, “ Төш күрдем”, “ Лөгать”, “ Ну-ну-ну”,

“ Сабын ашаганнар”, “Ике хәзрәт вә извозчик” һ.б.). Шул ук вакытта ул конкрет шәхесләрнең дә бөтен бер галереясен тудыра ( “ Ялкаулык якуд җиңел кәсеп”. “ Алай-болай”, “ Погром”, “ Мөфти җүбәләе” һ.б). Әлеге әсәрләрдә Г.Тукай дин әһелләренең наданлыгын, алдакчылыгын, икейөз-

лелеген, корсак хакына динен дә, илен  дә сатып җибәрергә әзер торуларын фаш итә.( Укучылар әсәрләрдән өзекләр укый.)

3 нче укучы: Тукайның публицистикасында  бөтендөнья  реакциясенә һәм  аның канлы вәкилләренә дә өлеш чыга. Ул Англия, Италия, Төркия, Германия, Франция, АКШның колониаль  сәясәтен фаш итә, басып алу сугышларына каршы көчле аваз сала, үз халкының иреген басып торучыларны, мәсәлән, Иран шаһы Мөхәммәтгали һәм төрек солтаны Габделхәмидләрне хурлык баганасына терәтә (“Былтырның   хисабы ,“Ялт-йолт” идарәсеннән соальләр һ.б.) ( Әйтеп үтелгән  илләр картадан слайдта күрсәтелә).

4 нче сәхифә -  “ ... Шул ук хокук көен көйләүдә мин”.

 1 нче укучы: Г.Тукай, үз чорының демократ эшлеклеләре белән бергә, җәмгыятьнең иң кимсетелгән һәм изелгән социаль- демографик катлавы – хатын – кызларның хәлен дә игътибар үзәгендә тотты.

   Хатын – кыз азатлыгы мәсьәләсе, гомумән дә, ул чор публицистикасы һәм әдәбиятының әһәмиятле бер темасы булып,  урта гасырчылыкка, феодаль калдыкларга, шәригать законнарына каршы көрәшнең һәм милли азатлык хәрәкәтенең мөһим таләпләренә  барып тоташа иде.

2 нче укучы:    Г.Тукайның беренче публицистик  әсәре нәкъ  менә татар хатын-кызларының хокуксызлыгын сурәтли. Бу әсәр “ Дөреслекне сөйләүче” имзасы белән “ Әлгасрел – җәдит”  исемле кулъязма журналның 1904 ел,

октябрь санында чыга. Әсәр Оренбургтагы духовный собрание казыйларына ачык хат рәвешендә язылган. Хатта конкрет   язмыш  хакында сүз бара. Уральск шәһәренең Мортаза Гаделшин атлы сәүдәгәр хатыны Мәфтуха Мөбин кызы, иренең өчәр – дүртәр тәүлек кайдадыр йөреп кайтуы, үзен кыйнап – рәнҗетеп  яшәве сәбәпле, аңардан аеруны үтенеп, ахун Мотыйгулла әфәндегә мөрәҗәгать итә. Ахун изелгән һәм  өметсезләнгән Мәфтуха ханымны бозык иреннән аерырга карар кыла. Ләкин Оренбург казыйлары телеграф аша бу карарны кире кагалар. Г.Тукай шушы конкрет факт җирлегендә хатын – кызларның тигезсезлеге хакындагы зур иҗтимагый мәсьәләне күтәрә. Шәригать  кануннары буенча аеру –аерылу мәсьәләсен ирләр генә куя ала. Моның өчен аларның “ талак” дип өч тапкыр әйтүе җитә.  Хатын – кызның исә аерылу мәсьәләсен кузгатырга хокукы юк.

 ( М.Фәйзинең “ Асылъяр “ драмасыннан өзек куела, театрдан күренешләр слайдта күрсәтелә).

Укытучы: Г. Тукай дин урнаштырган һәм җәмгыятьнең  идарәче даирәләре яклаган шушы кыргый законга  каршы чыга. Ул ачык хатында хатын – кызның хокуксызлыгын фаш итү белән генә чикләнми, ә Оренбург казыйларының сатлык җан икәнлекләренә дә ишәрә ясый.  Рәис мөфти абзыкайга ябык конвертта хат җибәргән, анда 100 сум акча булырга тиеш. Искәртик,  Г Тукай чыгышыннан соң, казыйлар Мотыйгый карарын расларга мәҗбүр булалар. Шагыйрь  матбугат сүзенең тәэсирен әнә шулай беренче адымында ук конкрет мисалда тоя.  

3 нче укучы: “ Төрлечә дөнья тану”  исемле әсәрендә беренче төркем хатын –кызларның тормышка карашы бәян ителгән. “ Дөнья  бер ефәк күлмәктер. Кояш илә ай икесе ике кнительле  калфактыр. Татар  хатыннарының һәрберсе шул калфакларны кимәк арзусындадыр! ***( 3.251)

яисә “ Мәкальләр”- дәге менә бу сыйфатлама: “ Ике чабата бер кием, ике шалкан бер тиен. Татар хатынының  бер белгәне – күлмәк тектерү дә кием”***(3.269) – менә мещанкаларның хыялы, дөньяга карый торган тәрәзәләре. “ Кечкенә сәяхәт”, “ Казанга кайтыш” очеркларында ул мещанкаларның тагын бер төрен –  аракы эчеп онытылуда дип , я бер эчке әрнү белән, я көчле нәфрәт белән публицистик мәйданга чыгара.

4 нче укучы:  Искелекне, кыргыйлыкны рухи яктан җиңеп үтеп, заман адымына кушылып,халыкка хезмәт итүне максатка әйләндергәннәренә Тукай мәдхия җырлый. Беренче татар  артисткасы С. Гыйззәтуллина – Волжскаяның гражданлык  һәм сәнгать батырлыгын күтәреп ала ул. Аңа үзенең атаклы шигырен багышлый. Аны сәхнәдәге кояш белән тиңли. Карагруһчылар тарафыннан артисткага һөҗүм ясалгач, Г.Тукай аны юатучы була, аңа атап шигырь чыгара: “ Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын “,- дип илһамландыра** ( 2, 146).( С. Гыйззәтуллина –Волжская-

ның портреты  слайдта  күрсәтелә, “ Театр” шигырен бер укучы яттан сөйли).

Укытучы: Г.Тукайның беренче публицистика  әсәрендә милләтнең мөгал –

лимәләргә дә мохтаҗ булуын язып чыккан иде. Ә менә соңгы публицистик чыгышларыннан булган “ Матбугатымызның “ фәсахәт нәмүнәләре”

***(3.271 б) ндә ул горурлык хисе белән андый мөгаллимәләрнең үсеп чыга башлавын күрсәтә.

Тукайның публицист  буларак бөеклеге шунда, ул кырыс чынбарлыкны сынландырып, кире кагып кына калмый, ә аны үзгәртеп корырга чакыра. Халыкның көрәш тәҗрибәсен яктырта. Хезмәт ияләренең хәлен аз гына яхшыртырдай һәр яңалыкны күтәреп ала. Ул халыкның авыр тормыштан үз көче белән генә котыла алачагын яхшы аңлый, аның куәтле көченә тирәнтен ышана. Халык массаларының тарихтагы ролен Тукай: “... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”,-дип әйтеп биргән.

(Г.Тукайның канатлы сүзләре слайдта күрсәтелә.)

5 нче укучы: Шагыйрь – публицист халык тормышының төрле өлкәләрендә, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә туган һәр яңалыкны яклап чыга. Ул яңа реалистик әдәбият, театр, башкару сәнгатенең беренче адымнарын күзәтеп бара. “ Безнең шигырьләребез”, “ Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе”. “ Хәмитнең хәяты”, “ Татарча театр” һәм башка публицистик әсәрләрендә алдынгы карашлы, халыкчан рухлы әдәбият – сәнгать эшлекле –

ләрен һәм аларның хезмәтләрен хуплый.

Укытучы:  Тукай публицистикасы – халык тәҗрибәсен гомумиләштерүдә кулланган чаралары, алым һәм формалары белән хәзерге заман әдипләре һәм журналистлары өчен чын мәгънәсендә публицистик осталык мәктәбе. Сәфәребез ахырына якынлашты. Без Г.Тукайның  татар публицистикасында

зур мирас калдырып, югары бәяләнгән  шагыйрьләребезнең берсе икәнен белдек.  Ул үз халкының азатлыгы, рәхәт тормышы, алдынгы фикере өчен каләме белән көрәшкән, хәзерге көндә дә иң актуаль проблемаларны шул чорда күтәргән, публицистик әсәрләре аша халыкка җиткергән, матбугат сүзенең ни кадәр көчле икәненә ышынган.

Укучылар, сүземне  шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Белмим кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере, -

Тик син үзең  халык йөрәгеннән

Халык гомере – синең гомерең!

                         ( “ Габдулла  Тукайга” )

                                Кулланылган әдәбият

  1. “ Аңлыем дип шагыйрь җанын...” Заһир Шәйхелисламов, 46 б.
  2. Фәйзуллина М. “ Тукай публицистикасы” СӘ.-1990. - № 4. – 18 – 66 б.

3. Әгъзәмов Ф. “Тукай – журналист”. Казан: ТКН, 1986 ел. – 246 - 271 б.

4. Моради Я. “ Тукаев Уральскида”. – Казан. 1913 ел.- 24 б.

5. Гайнуллин М.  “Габдулла Тукай һәм әдәби тәнкыйть “.  СӘ. -1946. -№ 4

 – 42-57 б.

6. Рәсүлева З. “ Тукай эзләреннән” ( Биографик белешмә). – Казан: ТКН, 1985. – 143 б.

7.Солтан Рахманколый. “Тукай” ( “ Ялт – йолт” журналының 1913 елны 55 нче санында басылган текст). “ Тукай турында хатирәләр”. ТКН, 1976.

- 94 б.

8. Төхфәтуллин Хәмит. “Хатын – кыз хокукын яклап”. Социалистик  Татарстан, № 8, 1966. 26 апрель.

9. “ Мәгърифәт” газетасы, № 4, 1996 ел. 26 апрель.

10. “Шәһри Казан” газетасы, №11, 1996 ел. 26 апрель.

11.” Мәгърифәт” газетасы. № 5. 1998 ел. 7 август.

                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...

"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"

Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә...