Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.
статья по теме

Асылова Лимуза Таеповна

Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fiz_minutka.docx12.39 КБ

Предварительный просмотр:

     Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.

      Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үсүендә уеннарның роле зур.

      Кече яшьтәге мәктәп балалары 45 минут дәверендә дәрес тыңларга күнекмәгән. Парта арасында хәрәкәтсез утыру ялыктыра, аларның дәрескә игътибарлыгы кими. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Һәр дәрестә, 20-25 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, төрле санавычлар, җыр-такмаклар белән башкарылалар.

      Уен сүзләре укучылардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.

      Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар сүзләрне тизрәк үзләштерәләр. Алар бу уеннарны бик яратып башкаралар. Җырлы-сүзле уеннарны балалар хәрәкәтләр белән ныгыталар. Уеннарны физкультминуткалар өчен сайлаганда, текст кыска булырга тиеш. Шулай ук тексттагы сүзләрнең кабатлануы да кулай. Бу истә калдыру өчен уңай.

      Телне өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе яхшы була.

      Укытучы тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шунлыктан укытучының һәр сыйныфка куелган тәрбия бурычларын, балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белүе сорала.

      Физкультминуткалар һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

     

        Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

Татар теле дәресләрендә уеннар

Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.   Уен – ул тормыш күренешләренең символы...

«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»

laquo;Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»...