«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»
материал (5 класс)

Колобанова Эльвира Абдулазаловна

«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dreslrend_grammatik_uennar.docx15.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү максатыннан уздыру уңай нәтиҗә бирә.

 “Парын тап” уены. Бер укучы парлы сүзнең беренче өлешен әйтә, икенчесе аны тәмамлый. Мәсәлән, җырлы – (биюле), эсселе – (суыклы), иске –(москы), иксез – (чиксез).

“ң хәрефе кергән сүзләр”. Укытучы сүзнең мәгьнәсен аңлата, укчылар аны ң хәрефе кергән исем белән белдерәләр.

  1. Язгы, җәйге, көзге явым-төшем. (Яңгыр).
  2. Язын, җәен тырышып эшләсәң, көзен аны мул итеп алырсың. (Уңыш).
  3. Кояш чыккан вакыт. (Таң).
  4. Дүрт урынлы сан. (Мең).
  5. Кышкы спорт инвентаре. (Чаңгы).
  6. Кечкенә кыз туган. (Сеңел).
  7. Ахыргы. (Соңгы).
  8. Ялгыз, парсыз. (Сыңар).
  9. Бәйгедә иң көчле. (Җиңүче).
  10. Яшелчә. (Бәрәңге).

 “Бу нинди сүз”. Сүзнең беренче һәм соңгы хәрефләре билгеле. Алар арасында язылырга тиешле хәрефләр санынча сызыклар куела. Укучылар схемага туры килгән сүзләрне уйлап әйтәләр. Мәсәлән, т------ь. (табигать, тәнкыйть).

“Таркалган сүз”. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып сүзләрне “җыярга”.

Тәмхәр – рәхмәт, кҗәнле – җәнлек, азобу – бозау, ңрыяг – яңгыр, һ.б.

“Шифрны ачыгыз”. Таныш, өйрәнгән шигырьдәге сүзләрнең беренче хәрефләре бирелә. Шигырьне тулысынча язарга. Мәсәлән,

И т ,с г

И-с к т!

С т т с,

К т б... (Х.Туфан).

И телем, сансыз гасырны,

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген! (Х.Туфан).

“Омонимнар”. Бер укучы (“тикшерүче”) класстан чыгып тора. Оештыру төркеме (3-4 укучы) омоним әзерли. Әйтик, төш сүзен эзләп табарга кирәк, ди. Аның мәгьнәләре камырдан әзерләнгән ризык, җимеш эчендәге каты кабыклы орлык, йоклаганда “күрә” торган вакыйгалар, кичерешләр, көн уртасы, урын һ.б. Оештыру төркемендәге укучылар әлеге мәгьнәләрне бер-бер артлы ашыкмыйча, “тикшерүче”гә әйтәләр. Шулардан чыгып, ул төш сүзен эзләп табарга тиеш.

    Уенның икенче төре: “тикшерүче” оештыручыларга сорау бирә. Мәсәлән, ул кайда булырга мөмкин? Төркемдәгеләр әлеге сорауга үз җавапларын әйтә. Беренчесе - өстәлдә, ди. Икенчесе – җимеш эчендә, өченче бала – без аны күрәбез, дүртенчесе – ул тәүлек вакытын белдерә, һ.б. “Тикшерүче” җавапларны анализлап, нәрсә турында сүз баруын әйтә.

“Авыр язылышлы сүз”. Карточкаларда, яки слайдта укучылар кыенлык кичерә торган сүзләр бирелгән. Аларның “читен” хәрефләре төшереп калдырылган. Орфографик сүзлектән карап, төшеп калган хәрефләрне куярга. Болай эшләү уңай нәтиҗә бирә, чөнки күп укчыларның “күрү хәтере” яхшырак. Ә менә сүзләрне тактага да, дәфтәргә дә (болай язмагыз дигән максаттан) хаталы итеп язып күрсәтергә ярамый. Сүзнең язылышы укчы хәтеренә нык сеңеп калган була, ә аның хаталы сүз буларак тактада урын алуы инде онытылган була.

“Баскыч”. Әлеге уен укучының сүз байлыгын арттыруда ярдәм итә. Әйтик, беренче хәрефе А булган сүзләр уйлап әйтергә кирәк. Кабатланмаган. Яңа сүзләр әйтүче кеше җиңүче була.

А-

А—

А---

А----

А-----.

Исем темасын үткәндә, “баскыч”та түбәндәге сүзләр урын алырга мөмкин: ас (җәнлек), агу, акча, алтын, алма, агач һ.б.

“Пирамида” уены да шулай уйнала.

А

                                                          А   -  а

                                                       А   -   -   а

                                                           А  -   -   -   а

Файдаланырга мөмкин булган сүзләр: ана, акча, абага, аждаһа, алабуга һ.б.

“Югалган хәрефләр”. Сүзләрдәге сузык авазлар төшереп калдырып языла. Укучы нинди хәреф төшеп калганын әйтергә тиеш. Әлеге уен авыр язылышлы сүзләрне үзләштергәндә нәтиҗәле була. Мәсәлән, с г т ь, (сәгать),

в з ф (вазифа), м һ б т (мәһабәт), һ л к т(һаләкәт), һ.б.

“Муенса”. Укытучы бер укучыга туп ыргыта һәм бер сүз әйтә. Тупны тоткан кеше әлеге сүзнең соңгы иҗегеннән башланган сүз әйтергә тиеш. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән, таба-бака-кабак-бакча-чана-Наил-Илнур һ.б.

Әлеге уеннарга слайдлар ясасаң, тагы да кызыклырак, отышлырак була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

Татар теле дәресләрендә уеннар

Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.   Уен – ул тормыш күренешләренең символы...