3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.
план-конспект урока по теме

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)

Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.

Максат:

1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;

                                2.   белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;

                                3.    белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътибарлылык  тәрбияләү;

                               4.      укучыларда  патриотик  хис  уяту.

Материал:   дәреслек (82-91 нче  битләр), «Кызыклы  грамматика» китабы, дидактик  материаллар,  «Фигыль» таблицасы.

Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы  рәсемнәр.

Дәрес  барышы:

I.    Оештыру  моменты.

   1) психологик  комфорт  урнаштыру;

   2) дежур  укучы  белән  әңгәмә.

II. Үткәннәрне  актуальләштерү.

  1. Өй  эше  тикшерү.

      191нче  күнегү. «Безнең  өйдә»  хикәясеннән   фигыльләрне  язып  алу.

  1. Эш  дәфтәрләренә  бүгенге числоны  язу;

дәреснең  темасы  һәм максаты  белән  таныштыру.

  1. Матур язу  минуты.

( тактада  түбәндәге  мәкаль  язып  куелган)                                    Атаң  улы  гына  булма,  Ватан  улы  да  бул.

- мәкальне  үрнәк  уку;

-балалар  хор  белән  укыйлар;

- мәкальне   укучылар  аңлата;

Әңгәмә  уздыру.

-Ни  өчен  Ватан  улы  да  булырга  кирәк?    (укытучы  сорый)

Укучылар  җавабы:

-Чөнки   без  булачак  солдатлар. Ә  солдатның  изге  бурычы- Ватанны,  илне  саклау.

-Әйе, укучылар,  бик  дөрес  әйттегез. Хәзер  шушы мәкальне   матур  һәм  дөрес  итеп  дәфтәрегезгә   язып  куегыз.

III. Кабатлау.

 а)   -Укучылар, хәзер   без сүзләр  дөньясына  сәяхәткә  чыгарбыз. Сәяхәткә  чыгу  өчен  безгә бу  рәсемнәр  буенча  хәрәкәтне, эшне

белдергән  сүзләр  әйтергә  кирәк.

-Без  нинди  сүзләр  әйттек?

-Алар  нинди  сорауларга  җавап  бирәләр?

-Димәк, нинди  сүзләрне  кабатларбыз?

-Фигыльләрне.

-Әйдәгез, фигыльнең  билгеләмәсен  искә  төшерәбез.

(Укучылар  билгеләмәне  әйтәләр; таблица  буенча  да  укып  китәбез).

-Укучылар,  бүген  сәяхәттә  түбәндәге  тукталышлар   булыр:

     1)  «Мәкальләр  аланы».

     2)  «Барлык  һәм  юклык».

     3)  «Заманнар».

     4)  «Яңа  сүзләр  урамы».

- Беренче  тукталышыбыз –   «Мәкальләр  аланы».

Менә  бу мәка льләрне  игътибар  белән  укып  карыйк   әле. Нинди  фигыльләр  җитми  икән?

- Эш   кешене  …,  ялкаулык  … .( төзәтә, боза)

-Сүзең  белән  … - эшең  белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге  эшне  иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге  юан   берне  … , белеме  юан  меңне  … .(егар)

- Без  капчыкта   … .(ятмый)

-Ялган  сөйләсәң - …,

Дөресен  сөйләсәң  … (тотылырсың,  котылырсың)

   (бу   мәкальләр  тактада  язылган  була; укучылар  фигыльләрне  рәт  буенча  тактага  чыгып   язалар)

-Икенче  тукталышыбыз – «Барлык  һәм  юклык».

- Алда  язган   мәкальләрдән   барлык  һәм  юклык  формасында  килгән  фигыльләрне  баганалап  язабыз. Бер  укучы  барлыкта , ә икенче  укучы  юклыкта  яза.     

 Барлык                                       Юклык

төзәтә                                          мактанма

боза                                             калдырма

мактан                                         ятмый

егар

тотылырсың

котылырсың

-Шулай  итеп, фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала  һәм  нәрсә  белдерә?

- Фигыльнең  юклык   формасы эшнең  үтәлмәвен  белдерә  һәм     -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.

Өченче  тукталышыбыз – «Заманнар».

-Фигыль   нинди  заманнарда  килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

-Хәзер  мин  сезгә  перфокарталар  таратам. Бирелгән   фигыльләрне   өч  заманда   язарга.

Дүртенче  тукталышыбыз – «Яңа  сүзләр   урамы».

Таблицадагы  нокталар  урынына  хәрефләр  куеп,  фигыльләр  ясарга  кирәк:   

                                   Ию, ою, ую, өю.

                       Ю       Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,

б) -Ә  хәзер  бер  күнегү  эшләп   алырбыз. Бу күнегүдә  бирелгән  фигыльләр  буенча  исемне  белдерүче  сүзләрне  табарга  кирәк.

    (күнегү   тактада  языла)

Оча, куна, сайрый, корт  чүпли, оя  ясый,  бала  чыгара  … (кош).

Чаба, кешни,  узыша,  йөк  ташый  … (ат).

Шуыша, чага, урала, ысылдый  …  (елан).

Йөзә, саклый,  ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

в)   Дәреслек  белән  эшләү.

 191нче  күнегү. « Безнең  ишегалдында».

- хикәядән  фигыльләрне  табып, язып  алырга  һәм  фигыльләрнең  заманын  билгеләргә.

г)  Уен  «Сүзләр  тап».

                   РИ

        ЙӨ-   ЗӘ

                  ГЕРӘ

                  ДӘТӘ

IV. Дәрескә  йомгак  ясау.

     Белемнәренә, дәрестә  катнашканлыкларына   карап  билге  кую.

V. Өйгә  эш  бирү.

  -Сез  нинди  эт  һәм  мәче  исемнәре  беләсез,   дәфтәрегезгә  языгыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_kl._plan-_konspekt_tema_-glagol.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

                       3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)

Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.

Максат: 1)   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;

  1. белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;
  2. белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътибарлылык  тәрбияләү;
  3. укучыларда  патриотик  хис  уяту.