Сөмбелә бәйрәме
учебно-методический материал по теме

Миннегулова Милеуша Мусавировна

Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombele_beyreme_3v_klass_okt.2011.rar16.19 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме.

 Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Кечкенә йорт, агачлар, бакча күренеше, бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үсә. Йорттан күңелле музыка  яңгырый.

Катнашалар: Әби, бабай, Сөмбелә, Акбай, Песи, Тычкан, яшелчәләр.

Бакча. Йорт. Капка янында агач төбендә Бабай утыра. Салмак кына көй яңгырый.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, нинди матур көзге көн, көзге бакча. Урман-кырларга матур көз килде. Матур җәй үтте. Яфраклар сары, кызыл, алтын-су төстә. Әйдәгез бергә җырлый-җырлый  бабайларга кунакка барабыз. Анда бүген Сөмбелә дә кунакка килә,  биербез, җырларбыз, бергә күңелле булыр!  Барабызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Алып баручы. Әйдәгез, бергә җырлый-җырлый  бабайларга кунакка барабыз.

 ( Җырлый –җырлый бабай яшәгән йортка  таба баралар)

(Җыр. Алда итәрбез әле!) 

                     Ал да итәрбез әле , гөл дә итәрбез әле!

                     Матур җырлар җырлый, җырлый

                     Бәйрәм итәрбез әле.

                                 Әйе шул, шулай шул,

                                 Бәйрәм итәрбез әле

1 укучы.(Тук, тук! Кычкырып дәшә.) Ба-ба-кай, ба-ба-кай!

               Синең оныкларың сине сагынып беттеләр.

( Балалар йорт янына киләләр, карыйлар. Бабай чыга)

2 укучы. Хәерле көн, Бабакай!

Бабай. Хәерле көн, балалар! Мин дә сезне сагынып көттем.

 (бакчага күрсәтеп)

                  Бакчада ямьле,

                  Бакчада хуш ис

                 Берсеннән берсе

                 Алмалар тәмле.

               Көттем. Сезне бик көттем.

                Сез килүгә эш бетте.

                Әнә, теге зу-ур шалкан

                 Сезнең килүне көтте.

             Шундый зур булып үсте.

             Ә тартып чыгарырга

              Минем көч инде бетте.

3 укучы. Бабакай! Әйдәгез әле бергә

Тартып  чыгарып карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)

Бабай. Балалар, шалкан чыкмый. Әбине ярдәмгә чакырабызмы?

Бергә. Әби! Әби! Кил әле,

             Безгә ярдәм ит әле.

(Әби чыга.)

Әби. Ник шаулашасыз? Нәрсә булды инде тагын? Әллә миннән башка шул шалканны тартып чыгара алмыйсызмы?

(Балаларны күреп ала.)

       Менә, менә  балалар булышырлар хәзер.

          Әйдәгез әле, тартыйк

            Һәм бергә ашап карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан һаман чыкмый.)

Бала.    Бабай! Бабай! Бабакай!

              Кайда соң безнең Акбай?

Бергә. Акбай! Акбай! Кил әле!

                Безгә син булыш әле.

( Өрә, өрә Акбай килеп чыга.)

              Нәрсә булды? Нишләдегез?

              Ник күптән килмәдегез?

              Шалкан зур түгел иде

              Сез шуны белмәдегез.

              Тиз генә тартып чыгарып,

              Ашап та булыр иде.

              Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

              Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар,тарталар, тик шалкан һаман чыкмый.)

(Шул вакыт, кычкырып Песи килеп чыга.)

Песи.( Кычкырып)   Мияу! Мияу! Ничек күп дуслар шулай?

              Булышмый булмас болай.

Бабай. Әйдәгез. Тартыйк бергә! 1,2, 3, ...

(1,2,3, дип санап тарталар, шалкан барыбер урыныннан кузгалмый.)

Әби.  (Аптырап)  Инде хәзер нишләргә?

( Тычкан килеп чыга.)

Тычкан. Ничек инде, нишләргә?

                Ә-ә-ә! Миннән башка булмыймы?

                Үзем кечкенә булсам да,

                 Көчем зур минем.

                 Әйдәгез тартыйк булмаса.

                 1, 2, 3.!

                 Миндә бик күп көч!

(Тарталар, Ниһаять, шалкан килеп чыга, барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый.)

Бабай.     Шалкан чыкты чыгуын,

                  Ә хәзер нишләтәбез?(барлык геройлар да бабай белән бакчада эскәмиядә утыралар)

Балалар. Шул шатлыктан җырлыйбыз.

 (Сары яфраклар җыры башкарыла.)

Җил көчәя җил исә

Яфракларны селкетә

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

Яфракларны бирмибез,

Кирәк булыр без дибез.

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

Качтым яфрак астына,

Карап алдым чак кына.

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

(Музыка уйнап тора,  өйдән Сөмбелә чыга.)

Алып баручы. Күрегез балалар, Сөмбелә дә безнең бәйрәмгә килеп җитте.

(Кәрзинендә яшелчәләр, агач яфраклары сибә, сибә килеп керә.)

1 укучы. Исәнме, Көз, алтын көз,

                Безне сагынып килдеңме?

                 Агачларга куакларга

                Сары чуклар элдеңме? 

Сөмбелә.Саумы, якын дусларым,

                Сезне сагынып килдем мин,

               Сезгә матур көннәр дә

                Уңыш та китердем мин.

(Көз җыры.)

                    Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

                    Сөмбелә.  Кәрзинемдә кыярлар,

                                      Помидор һәм алмалар.

                     Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

                 Сөмбелә.  Кәрзинемдә яңгырлар,

                                       Җылы, суык көннәр бар.

                        Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                         Кәрзинеңдә ниләр бар?

                       Сөмбелә.  Кәрзинемдә кызыл, матур

                                        Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)

Сөмбелә. Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күелле уеннар, табышмаклар алып килдем.(Табышмаклар әйтә, һәр класска берәр табышмак.) 

Сөмбелә.Җавапларны бик дөрес әйттегез, хәзер уеннар уйнап алыйк.

1. “ Кем күбрәк белә” уены.( Күзе бәйләнгән килеш кәрзиннән яшелчәләр ала һәм нинди яшелчә икәнен әйтә.)

2.”Кем күбрәк җыя, кем тизрәк җыя.” уены.(Күзне бәйләгән килеш кәрҗингә яшелчәләр җыярга.)

3.” Күрсәт әле үскәнем”уены.

Сөмбелә. Дусларым мин ардым, бераз ял итеп алыйм, ә хәзер сезне тыңлыйм.

Алып баручы.Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

                         Гөлдәй матур киенгәнсез.

                         Ниләр китердегез Көзгә?

                          Сөйләп бирегезче Көзгә!

(  Бер укучы җырлый.)

“Көз җыры” (Җиләк җыям, как коям)

 (Бүре кемне тота, шуңа җәза бирелә)

1.Шигырь.

2.Җыр.

3.Бию.

Сөмбелә. Көзем бик моңсу булса да

                 Сезнең белән күңелле

                 Башка балалар да көтә

                 Китми булмый билгеле.

                 Менә сезгә күчтәнәчем

                Сыйланырсыз утырып

                 Алмаларны алып килдем

                 Кәрзинемне тутырып.

Балалар бабайларда бик күңелле булса да без таралышабыз. (Сөмбелә геройлар белән бергә саубуллашып чыгып китә.) Саубулыгыз,  балалар!

Алып баручы. Ә хәзер, балалар бәйрәмебезне “Туган як” җыры белән бетерәбез.

Зәй муниципаль районы 6 нчы

гомуми урта  белем   мәктәбе

 

Сөмбелә бәйрәме

(3 нче сыйныфлар өчен)

 

         

2011-2012 нче уку елы,октябрь


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....