Гамил Афзал иҗатында антропонимика
статья по теме

Кашапова Гулуса Василовна

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе.

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы        

                                                           Кашапова Гөлүсә Васил кызы

Тема: Гамил Афзал иҗатында антропонимика.

         

                                     

2013

   Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: “Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.

   Татар исемнәре-  татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.

     Әдәби әсәрне иҗат иткәндә, һәрбер язучы яисә шагыйрьнең үзенә генә хас иҗат психологиясе, стиле булган кебек,  Гамил Афзалның да үзе генә яратып кулланган поэтик законнары, тел-сурәтләү чаралары бар. Бу үзенчәлекләр, үз чиратында, шагыйрьнең кеше исемнәрен куллануына да тәэсир итми калмаган

   Гамил Афзал шигырьләрендә кеше исемнәре шагыйрьнең үзенчәлекле шигъри дөньясын ача. Иҗатында урын алган антропонимнар катлаулы стилистик фигуралар хасил итмиләр. Күп кенә шигырьләрендә холык-фигыле, эш-гамәле, шәхси сыйфатлары белән охшаш башка затларны атау өчен хезмәт итәләр. Мисал өчен, Гайнетдин, Сәйфетдин (“Иң яхшы ул турында әкият”1956), Галиябану, Зөлхәбирә:

Урман буйларында сары юрган,

Галиябану монда арыш урган.

Чәчәк исе килә тирә-яктан,

Зөлхәбирә монда печән чапкан.

 (“Моң”. 1965. Галиябану- (гарәп-фарсы) Галия  хатын-кыз (гарәп) Бөек, олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле. Бану (фарсыча) Бикә, ханым, кәләш. Зөлхәбирә- хатын-кыз (гарәп) Хәбәр бирүче; күп белүче, хәбәрдар)

    Шигырьләрендә традицион сурәтләү чаралары күп. Шуларның берсе — лирик эндәшләр. Бу шигъри алым сөйләмнең аһәңен, эмоциональ яңгырашын баету, хис-тойгыларын көчәйтү, аларны тагын да нечкәрәк, җылырак итеп

сурәтләү өчен кулланыла. Аларны без татар халык җырларында да очратабыз. Лирик эндәшләрне берничә төп төркемгә бүлеп карарга була. Аларның иң киң таралганы туган-тумачаларга, дус-ишләргә эндәшүләр, кош исемнәренә бәйле эндәшләр. Гамил Афзал иҗатында урын алган бер төркем — ул хатын-кыз исемнәре белән эндәшү. Мәсәлән, «Гөлнарым», «Гөлзирәк», «Гөлчирәм» «Хәдичә».  

Гөлнарым,

Үкенечкә ярым булмадың!

Гөлнарым,

Борылмалы киткән юлларың!

   Мәхәббәт шигырьләрендә хатын-кызның матурлыгы мактала. Һәр ягы да килгән, матур буй-сынлы, күркәм йөзле кыз образы- җыелма-традицион образ. Гасырлар үтүенә карамастан, бу образның матурлыгы югалмый, чөнки анда һәр заман кешеләренә ләззәт бирә торган объектив матурлык шигъри чагылышын тапкан. Мәсәлән,

Сине сагынып уйлар уйладым да

Чишмә буйларыннан урадым,

Гөлнарым,

Күз алдымда зифа буйларың!

(“Гөлнарым” 1957. Гөлнара- Гөл+нара.  Гөл (фарсыча) 1. Чәчәк, чәчәк атучы.

2. Матурлык,  нәфислек, пакьлек символы. Нар (фарсыча) анар җимеше)

   Шигырьләрендә матур кыз образы тышкы бизәк белән генә чикләнми, буй-төс матурлыгы образның эчке рухи матурлыгына бәйләп карала. Тышкы матурлык белән эчке матурлык бер бөтен булганда гына рухи ләззәт көчәя, тирәнәя:

Болыннарда көтү йөртте Гөлмәрьям,

Сулар эчте көмештәй күлләрдән.

Җилбер-җилбер исә сахра җилләре,

Җәйрәп үскән җирләрне

Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям.

(“Гөлмәрьям” 1963. Гөлмәрьям ( хатын-кыз, фарсы-гарәп).  Гөл+ Мәрьям. Гөл (фарсыча) 1. Чәчәк, чәчәк атучы. Матурлык,  нәфислек, пакьлек символы. Мәрьям- дини,  сөекле,  газиз, кадерле. Мәрьям ана (Гайса анасы) исеменнән).                                  

    Авыл тормышына үтеп кергән һәр яңалык авторның иҗатында чагылыш ала. Сугыш авырлыклары артта калган. Күмәк тормыштан ямь тапкан, ярышып эшләүче ударниклар, тынгысыз йөрәкле яшьләр шигырьләренең төп лирик героена әверелә. Яңа сурәтләр, картиналар белән баетыла. Хатын-кызның сылулыгы, чибәрлегенә аның хезмәт сөючән, уңган кыз булу сыйфаты кушыла. Үз кадерен яхшы белгән образ булып күз алдына баса:

Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям,

Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,

Сандугачлы таңнарның йолдызы-

Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям.

    Г.Афзалның  шигырьләрендә  сәнгати текстны тормыш белән бәйләгән тагын бер категория антропонимнар бар. Алар ономастикада реаль, тарихи шәхес исемнәре буларак билгеләнәләр. Әдәбиятта бу ономастик берәмлекләр үзләре аерым бер катлам тәшкил итәләр.   Тарихи шәхесләргә мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләрдә кулланылган антропонимнар, гадәттә, үтенү, сорау, соклану хисләре белән үрелеп бара.

   Мәгълүм булганча, Сөембикә   исеме әдәбиятта еш телгә алына. Ул- безнең тарихыбыз. Чибәрлеге белән дан тоткан, күп кайгы-хәсрәтләр кичергән Сөембикәнең драматик язмышын татар халкы үз күңеленә якын алган.

Сөембикә сылу!

Юлларыңда нурлы

Кояш булсын иде!

Фәрештәләр генә

Юлдаш булсын иде!

Әллә мәхбүс булу,

Әллә кунак булу?

Сау бул инде, сау бул!

Сөембикә сылу!

 (“Сөембикә сылу” 1968. Сөембикә, Сөенбикә –төрки-татарча. Сөекле бикә; сөекле кыз)

    Әйе, татар теле- асыл, матур мәгънәле, күркәм-нәфис кеше исемнәренә ифрат матур тел. Милләтнең милли йөзен, зат-шәхеснең кайсы милләт вәкиле булуын күрсәтүче бу гаять мөһим антропономик процесс безнең көннәрдә дә дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.Татарча милли исемнәребез татарлыкны,  милли адәми йөзебезне, рухыбызны саклый, аклый һәм яклый.

   Кеше китә- җыры кала. Гамил Афзал да үз иҗаты аша буыннар чылбырыннан милли исемнәр тезмәсен өзмичә, дәвамлы рәвештә киләчәк буыннарга җиткерә.

 Иҗаты да исеменә тиң булып кала. Гамил (гарәп) -  эшләүче, хезмәт сөюче, эшчән, эшче. Мөхәммәдьяр язганча: ”Бакый калыр бу җиһанда яхшы ат”.

Кулланылган әдәбият

1. Гамил Афзал. Ышаныгыз: Шигырьләр.-Казан: Татар. Кит. Нәшр.,1970

2. Гамил Афзал. Кояшка карап: Шигырьләр.-Казан: Татар. Кит. Нәшр.,1989.

3. Гомәр Саттар-Мулилле. Татар исемнәре ни сөйли?- Казан: “Раннур” Нәшр.1998.

4.Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар.-Казан:Татар.Кит. Нәшр.,1988.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....