Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия
статья на тему

Гилязова Альфия Камиловна

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарланып формалашкан һәм түбәннән күтәрелгән табигый талант, көчле шагыйрь иҗатына тирән хөрмәт, ихтирам һәм кызыксыну тәрбияләү.

Туры сүз әйтергә намусым куша, Чын кеше син, әгәр күңелеңдә торса, Матросов, Гастелло, Газинур, Муса..”. Моның шулай икәнлегенә инанырлык ватанпәрвәр яшь буын тәрбияләргә мөмкинлек бирә Г. Афзал иҗаты. “Кеше булып яшәү һөнәрен ” өйрәнү өчен менә дигән үрнәк шагыйрь, үрнәк иҗат.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Гамил Афзал укулары” IV республика педагогик укуларында

катнашу өчен гариза

Эшнең темасы

Гамил  Афзал –халыктан  алган шигъри таланты белән халыкка хезмәт итүче шагыйрь ул

Секция (предмет)

1секция, Г. Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы

Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (татар телендә)

Гыйләҗева Әлфия Камил кызы

Фәнни дәрәҗә, квалификация категориясе

Югары квалификация категорияле

Вазыйфасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Оешманың исеме (устав буенча татар телендә, адрес, телефон)

 Бөгелмә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе,

423230 Бөгелмә шәһәре, Гоголь урамы, 64 йорт

тел. 8(85594) 4-44-68, e-mail bugulmaliceum@gmail.ru  

Катнашучының телефоны

89600830870, 89061136136

Чыгыш өчен кирәк булган техник чаралар

Компьютер, экран

Бөгелмә муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесе 2нче лицей

Гамил Афзал – халыктан  алган шигъри таланты белән халыкка хезмәт итүче шагыйрь ул

   

                                                            югары  квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы    

Гыйләҗева Әлфия Камил кызының эше

   F:\Бугульма 28.01.2012\436cc7dc0c1f.jpg

Бөгелмә шәһәре

Фәнни эшнең максаты: Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарланып формалашкан һәм түбәннән күтәрелгән табигый талант, көчле шагыйрь иҗатына тирән хөрмәт, ихтирам һәм кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Талантлы каләм әһеленең тормышын, иҗатын тирәнтен өйрәнү, ул тудырган матур әдәбият әсәрләренә карата кызыксыну уяту, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү;

2. Г.Афзалның әсәрләре аша туган ягыбызга, халкыбызга мәхәббәт, ихтирам хисләре, бай табигатебезгә сакчыл караш, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, чын шәхесләр тәрбияләү;

3. Җанлы сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның үзләрендә дә иҗат итү теләге уяту.

Актуальлеге:

Туры сүз әйтергә намусым куша, Чын кеше син, әгәр күңелеңдә торса, Матросов, Гастелло, Газинур, Муса..”. Моның шулай икәнлегенә инанырлык ватанпәрвәр яшь буын тәрбияләргә мөмкинлек бирә Г. Афзал иҗаты. “Кеше булып яшәү һөнәрен ” өйрәнү өчен менә дигән үрнәк шагыйрь, үрнәк иҗат.

Кулланылган әдәбият:

1.  Г. Афзал. Сайланма әсәрләр.3томда, Казан:Татарстанкитапнәшрияты,2004.

2. Г. Афзал. Кояшка карап. Казан. 1989.

3. Г. Афзал. Рәхмәт. Казан. “Рухият” нәшрияты.  2009.

4. Г. Афзал. Талларым, тирәкләрем. Казан. 1979.

5. Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. Казан. 1981.

6.Т.Галиуллин. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Казан. 1985.

7.С.Хәким. Шагыйрь юлы.Казан.1984.

Гамил  Афзал –халыктан  алган шигъри таланты белән

 халыкка хезмәт итүче шагыйрь ул

Ә.К.Гыйләҗева, Бөгелмә муниципаль районы,

 2 лицейның югары квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

 РФ нең мәгариф отличнигы

  Гамил Афзал – XX йөз әдәбиятының олы казанышы. Кырык елдан артык иҗат иткән, утыздан артык китап чыгарган, Габдулла Тукай бүләгенә ия, һәм татар әдәбиятында ныклы урыны булган, минем рухи дөньямны яулап алган талант иясе турында үз фикерем бар. Укучыларда чын ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләү өчен менә дигән нигез булып тора аның иҗаты. Ватан –ул туган ил, туган як, туган җир, табигать, аяк астымдагы яшел чирәм, газиз халкым, әти-әниләрем,  әниемнең бишек җырлары, туган нигезем, туганнарым, күршеләрем, тугры дусларым...

Гамил Афзалның меңнән артык шигырен яңадан күздән кичереп, барлап чыктым һәм кулыма каләм алдым. Аның шигырьләрен укыганда, туган ягымның газизлеген, якынлыгын, матурлыгын, ямен, туган туфрагымда үскән гөл-үләннәрнең нәзакәтле исен, туган җиремнең җылысын тоям мин.

Бу –ватан , бу –синең туган җир,

Изге җир – ятсаң да, торсаң да.

Җаныңның яртысын ярып бир

Чәчәкләр чайкалган һәр таңга.

Бары тик дүрт юл, дүрт юл, ә нинди тирән мәгънә уйдырылган аларга. Нигезеңнән, тамырыңнан аерылма, туган җир сиңа яшәргә көч бирер.

Тешем кысып,

Шушы туган җиргә

Ун тырнагым белән ябыштым.

Һәм җир бирде миңа Салсал көчен,

Иркен сулыш өрде үләннәр...

Чын ир-ат нинди була, нинди булырга тиеш! Ватаныбызга лаеклы гражданнар тәрбияләү турындагы юлларны китерим әле.  

Әрем сабагына былбыл кунамыни,

Илен якламаган

Ир ир буламыни!

Ватан терәге –ир,

Ир терәге –Ватан!

Менә ике олы төшенчә, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Бу юлларны укыгач,

 Безгә –татар кызларына– нинди җаваплы вазифа йөкләнгәнлеген аңлыйсың, кечкенә сабыеңа ана сөте белән сеңдерелергә тиешле зур җаваплылык! Әйе, “Имин булсын Ватан!” Бу тема Г.Афзал иҗатында очраклы, вакытлы түгел, иҗатының башыннан ахырына кадәр эзлекле рәвештә үстерелә. Аның әсәрләрендә югары пафослы, купшы-кәрбәзле  сүзләр дә юк, алар гади, халыкчан, көндәлек сөйләм телендә кулланыла торган  табигый сүзләр, ләкин аларның ышандыру көче искиткеч югары.

Җаныңа сал әтиеңнең илен,

Әниеңнең телен;

Туган якның көнен, җиләс төнен,

Иртәнге саф җилен.

Туры сүзле бул, сабыр холыклы бул,

Өлкәннәрне тыңла.

Изге теләк, балам, хәерле юл,

Хәерле юл сиңа!

Менә дигән бишек җыры бу юллар минем өчен. Шушы юлларны тыңлап үскән ир бала чын ир булып үсәр.

Күңелемдә аерым урын алып торучы, яшьлегемә алып кайтып китүче, ярты гасыр элек җырга әйләнгән, күңелемдә рәхәтлек һәм туган илем белән горурлану хисләрен тәрбияләгән “Татарстан таңнары”на тукталам.

      Дулкынланып тибрәлә җыр:

“Сандугач кунмас инде,

     Ямьле булса да торган җир,

Туган җир булмас инде”,

Сакта торам ил чигендә,

Басмаган җир калмады.

Кайда йөрсәм дә күңелдә

                                          Татарстан таңнары!

Институтта укыганда, биш ел татар вокаль ансамблебез белән өч тавышка җырлап, ил гизеп йөргән вакытлар! Дипломантлар, лауреатлар... күпме җиңү китерде бу җыр безгә! Менә нинди тәрбияви көч! Туган илең, туган җирең белән горурлану хисләре кичерә идек без гап-гади авыл кызлары! Ул вакытта авторын белмәгәнбез, белсәк тә хәтерләмәгәнбез, мөгаен. Гүзәл табигатебез, җанга якын моңнарыбыз, уңган халкыбыз, сөю-мәхәббәт һәм башка күп нәрсәләрне үз эченә алган бу шигырь безнең өчен яшәү девизы иде! Г.Афзалның шушы сыйфатлары җанга газиз дә. Ул бит авыл баласы, табигать баласы. Без дә аның кебек табигатьне яратабыз, ләкин Гамил абый үзенең шигъри юллары белән шушы гүзәллекне күрергә, сакларга, бәхетле булырга өйрәтә, күңелебезгә күчерә алырлык дәрәҗәдә үтемле итеп яза белә.  

Йортыбыз-җиребез, бакчабыз, коймабыз

Пыяла челтәрле, чәчәкле-бизәкле

Элекке байлардан баерак торабыз,

Һавабыз-суыбыз шифалы-сихәтле.

Уҗымнар яшәрә, томаннар тарала,

Җыр кебек, моң кебек язларың-көзләрең,

Бездән дә бәхетле кемең бар дөньяда,

И туган җирләрем, и газиз җирләрем!

Г.Афзал өчен авыл –рухи бишек, илһам чыганагы. Авыл кешеләренең гадәт-психологиясен белә, аларны аңлый. Алар турында яратып, сөеп, борчылып яза, безне дә борчылырга, уйланырга мәҗбүр итә. “Әй, авыл!”, “Җаның белән җирне матурла”, “Җанга якын урыннар”, “Җиргә сеңгән бәхет”, “Сабантуйда”, “Ташландык авыл”, “Авыл белән саубуллашу”, “Көрсенү”...

И матур, туган аһәңнәр,

Бабайлар тоткан йола,

Ташландык авыл читендә

Көзге җил булып ела.

И телем, таныш мәкальләр,

Әбиләр кылган дога.

Ташландык мәктәп түрендә

Көзге җил булып ела!

Менә шушы урында Г.Гыйльманов әйткән сүзләрне языйм әле. “Г.Афзал шигърияте – феномен-иҗат. Бу иҗатның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы, тормышы, авыл гаме билгели”. Чынлап та, шагыйрь туган илен, туган телен газиз әнисен яраткан кебек ярата, бу гүзәл хисне тәрбияләүче татарның олпат шәхесләре турында иң якын туганнары турында сөйләгән кебек яза.  

Халыкларга хөрлек биргән туган илем,

Сине җырлап итәгеңә башым идем,

Җырла диеп бирде миңа туган җирем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, газиз халкы өчен баш салган геройлар аның иҗатында зур урын алып тора. “Ышаныгыз”, “Әйләнәм дә кайтам Мусага”, “Муса Җәлил һәйкәле”, “Мусалар токымы”, “Коммунист Мулланур”, “Коммунист йөрәге турында баллада”, “Газинур”, “Солдат кабере янында уйланулар”...Бу саналган әсәрләр тирән уйландыра, һәр сүз, һәр юл сине тетрәндерә. “Шигъриятнең Муса үткән юлы – Мина үткән кебек дәһшәтле”. Авторның максаты үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләрнең кичерешләрен, туган илгә, биргән антларына тугры калуларын ачуга юнәлтелгән.  Аларның “байрак тотып” өйгә әйләнеп кайта алмауларына “җаннары сыкрана”, ә каһарманлыкларына “Шаһит булып яткан соры көл” генә кала.

Освенцимда үскән гөлләр сөйли,

Көлдә үскән гөлгә күз салыгыз,

Бухенвальдта үскән гөлләр сөйли –

Ышаныгыз!

Бу юлларны язган шагыйрьнең күңеленнән тирән хөрмәт, горурлык хисләре саркып чыга, “Үлемсез шагыйрьләр җыры ” авторга  көч һәм илһам бирә. “Ярдәм-терәк эзләп чапкан җаным, Таудай терәк таба Мусада! ”. Рухи үлемсезлек, елмаеп үлгән мәңгелек бүгенге иҗат әһелләренә дә, безгә дә таләпне, җаваплылыкны арттыра. Хәзерге ямьле тормыш өчен менә кемнәргә бурычлы без!

Г.Афзал шигырьләрендә олпат әдипләребезнең язмышлары да зур урын алган, алар алдында баш ия автор, соклана, безне дә уйландыра, горурлык хисләре тәрбияли, рухи хәзинәнең үлемсезлеге турында җитди уйлана... (Гамил абыйның “Сайланма әсәрләр”, 2 томындагы “ шагыйрьләр һәм шигырьләр” бүлеген укып чыгарга тәкъдим итәм яшь белгечләргә, бик күп кирәкле мәгълүмат алдым үземә).

Такташларың, Җәлилләрең,

                                             Кәримнәрең бергә

Ил намусы булып тора

                                     Туган үскән җирдә.

Кол Галидән, Кандалыйдан,

                                            Тукаеннан алып –

Шагыйрьләрне яратасың,

                                        Рәхмәт сиңа, халык!

Әйе, Н.Юзиевның Г.Афзал турында әйткән сүзләренә,  “Кешеләрне яратучы, нечкә күңелле, намуслы кеше”, аның үз юлларын да өстәп куясы килә.“Сокланырлык матур җырың калсын, күңелләрдә яңгырап... ”, “Үлгәндә дә үкенмәслек эшләр эшләп калдыр!” Менә нинди булырга чакыра шагыйрь.

Туган җирнең әреме дә якын,

Ат кузгалагы да кадерле,

Бодае да, арышы да – алтын,

Бизәп тора моңлы хәтерне.

Ил намусын кулда тотып барган

Егетләрне, халык, онытма!

Онытмабыз, Гамил абый, онытырга хакыбыз юк. Газиз тормыш иптәшегез Нәфисә ханымның сезнең хакта әйткән сүзләре “Пәйгамбәргә тиң иде ул Гамил!” күңелемә бик ошады. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ватанпәрвәр яшь буын тәрбияләү өчен менә дигән чыганак Г. Афзал иҗаты. “Кеше булып яшәү һөнәрен ” өйрәнү өчен менә дигән үрнәк шагыйрь, үрнәк иҗат.

Шигъри сүзем, йөз ел телдән төшмә,

Челтерәп аккан чишмә кебек эшлә,

Йөрәктән-йөрәккә күч, кулдан-кулга,

Юлдаш булып яшә озын юлда!

Сезнең теләкләрегез кабул булды, ак танышым, саф танышым, шәхес дигән зур исемгә лаек булган бөек әдибебез, карәмәт иясе Гамил абый!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана....

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....