Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше
статья (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гамил Афзал истәлегенә багышланган 4нче   республика педагогик укулары

“Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы” 

темасына фәнни-эзләнү эше

Нургалиева Венера Нәҗип кызы,

Актаныш муниципаль районы

                                        Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                      1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты     укытучысы

2015 ел

                                                      Кереш

   Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман шартларына яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес тәрбияләү –  төп максатыбыз. Ул туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Мәктәпнең уку-укыту системасына  нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, яшь буынга патриотик тәрбия бирү иң актуаль мәсьәлә булып кала. Шуңа күрә дә фәнни эшемне ”Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия” дип атадым. Быел халкыбыз   Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында, җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һәлак булды. Анда татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31е туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Тормышның үз законы бар: еш кына   тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. Язучыларыбыз сугыш темасына зур-зур әсәрләр иҗат иттеләр. Ә якташ язучыбыз Гамил Афзал иҗатына килгәндә, шуны ачык беләбез: шагыйрь бу изге сугышта катнашмаган, шулай булса да сугышның ачы хәсрәтләр китерүен, үзенең Ватанга гомере буе тугрылыклы булып хезмәт итүен, аңа мәхәббәтенең чиксезлеген әсәрләрендә оста чагылдыра алган.  Гамил Афзал  мине  ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, көчле ихтыярлы булуы, куйган максатыннан тайпылмыйча  хезмәт итеп,   дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта һәм сокландыра.

Фәнни эшемнең максаты шуннан гыйбарәт: язучының тормышы һәм иҗаты  белән тирәнрәк  танышу, туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын ачыклау.

                                                                   

Төп өлеш

     Гамил Афзал иҗатында патриотик темага язылган әсәрләр шактый. Патриот сүзенең мәгънәсенә игътибар итсәк, татар теленең аңлатмалы үзлегендә бу төшенчәгә аңлатма түбәндәгечә бирелә: “Үзенең туган җирен, халкын, илен,  ватанын сөюче, шулар өчен мөмкин булган һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.“  Нәрсә соң ул патриотизм? Патриотизм  (ватанпарвәрлек) – грек сүзе, ул кешеләрнең рухи һәм әхлакый сыйфаты; туган, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт; илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану хисе ул. Патриотик тәрбия дигәндә, без ватанпәрвәр затларның батырлыгы, таланты, әхлакый сыйфатлары, героик көрәш традицияләре үрнәгендә яшь буын аңына йогынты ясау процессы, үз илеңнең символларына  хөрмәт уяту, ә Ватаныңның дошманнарына карата нәфрәт һәм килешмәүчән көрәш сыйфатларын  тәрбияләү дип аңлыйбыз. Гамил Афзалның тормыш һәм иҗатына килгәндә , ул чын мәгънәсендә тормыш авырлыкларына баш имәс патриот булган, дип горур рәвештә  әйтә алабыз.

Һәр шигырь китабы зур кызыксыну белән көтеп алынган бу шагыйрь иҗатының олы мәгънәсе кешегә, аның хезмәтенә, акылына дан җырлауда һәм кеше бәхете өчен көрәшүдә, туган илебез белән гражданнарча горурлануда, кешеләр өчен шатлык һәм матурлык раслауда. Шушы сыйфаты өчен генә дә бөек шагыйрьне, әлбәттә, ватанпәрвәр дип санарга нигез бар, дип уйлыйм.

Мин эшлимен, яхшы булсын, диеп,

Якты булсын, диеп, халкыма,

Мин эшлимен ялсыз, янып-көеп,

Үлчәмичә хезмәт хакына.

   “Горурлык“ дип аталган шигырендә шагыйрь үзенең халык бәхете өчен көрәшеп яшәвен әнә шулай раслый.

    Үзенең  балачагын  Гамил Афзал болай искә ала: “Урал таулары артындагы далада без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын  икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый”. Әйе, шагыйрь туган тел, ватан төшенчәләренең һәрчак янәшә йөрүен, аларның кеше өчен иң  изге сүзләр икәнлеген ассызыклый.

     Гамил Афзалның биографиясенә күз салсак, шуны ачык аңлыйбыз: шагыйрь үз алдына куйган максатына авыр юллар аша, ныклы ихтыяр көче бәрабәренә ирешкән.  Ул Магнитогорскиның 35нче санлы татар мәктәбендә 7 класс белем алып, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен  Гамил  Афзал үзлегеннән укый. Тырышлыгы, үҗәтлеге, белемгә омтылуы белән ул зур уңышларга ирешә.  Гамил Афзал - Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе.  Шагыйрь әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен  «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес.

    Халыкта: ”Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр” дигән шактый борынгы мәкаль бар. Сүз, телнең күрке буларак, тылсымлы көчкә ия. Чыннан да, яхшы сүз кешеләрнең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра. Сүзнең әнә шундый сихри көчен Гамил Афзал болай тасвирлый        :  

       “Сүз күңелдә очкын булып көйри,

        Сүз арыслан итә йөрәкне...”

  Әйе, сүзнең көче зур. Бөек Ватан сугышы елларында шигьри сүз - поэзия утлы коралга әйләнгән. Үлем ялкыны дөрләгән, кан дәрьялары актарылган чорда шагыйрьләрнең ялкынлы сүзе, туплар шартлавына ачу итеп, торган саен тулырак, көчлерәк яңгырый барган. Шигьри сүз бу чорда Ватанга булган иң нечкә хисләрне дә, дошманга булган иң көчле нәфрәтне дә образлы гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелгән.

   Г.Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да бик күп уйлана, аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең “Шагыйрь язмышы” дигән шигырендә ачык күрсәтә:

Шагыйрь егет балта астына яткан

Кылыч үтмәс җыры хакына,

Газиз җанын өзеп утка аткан,

Нуры төшсен диеп халкына.

   Автор бу юллары аша  Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрьләрнең үз халкы алдында никадәр җаваплы булуларын ачык чагылдыра.  

   Якташыбыз татар халкының данлы һәм фаҗигале үткән юлындагы уйлануларын, аның батыр улларын олылау юнәлешендә дә шактый көчен куя. Милләтнең горурлыгы булган бөек каһарман, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы һәм даһилыгы Гамил Афзалны битараф калдырмый. “Җәлилләрең, Такташларың“, “Туган илем“, “Муса Җәлил һәйкәле“ шигырьләре – моның ачык мисалы.

           Тормышның вәхшәтен, дәһшәтен

           Төрмәләр төбендә калдырып,

           Сыгылмас рухың яшәсен,

           Дөньяда кояшлар яндырып.        

                                         (“Муса Җәлил һәйкәле“)

    Фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына, батырларча һәлак булган бөек шагыйрьнең  исемен онытмаска кирәклекне   әнә шулай искәртә якташыбыз. Ул Муса Җәлилне тормышының авыр мизгелләрендә көч-рух өстәүче, илһам бирүче итеп сурәтли:

            Була арган,

            Күңел төшкән чагым,

            Күңел күгем аяз булса да,

           Ярдәм-терәк эзләп янган җаным

           Таудай терәк таба Мусада.

Әйе, Гамил Афзал  - чын мәгънәсендә  ватанпәрвәр, үз халкының якты киләчәге өчен үткен каләме ярдәмендә армый-талмый көрәшеп яшәгән тынгысыз шагыйрь . Без хаклы рәвештә аның белән горурланабыз.  

                                                             

                                                     

                                                Йомгаклау

   Гомер кичүләре... Һәркемнең тормыш юлында үзеннән соң кылган эшләре һәм аның үзе турында нинди дә булса истәлек кала. Гамил Афзал яшәгән канлы, газаплы 20 гасыр инде тарихка  күчте, ул кичергән гомер исә һаман да дәвам итә. Ул кабаттан яшәрер, өлкәнәер һәм гел шулай кабатланып торыр. Чөнки ул кичергән гомер – батырлык үрнәге, безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, рухыбыз, иманыбызның аерылгысыз бер өлеше.

Гамил Афзал туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәт белән карап яшәде,  Ватанга тугрылыклы булуын иҗатында ачык чагылдыра алды.  

    Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган каләмдәш дусты Сибгат Хәким шагыйрь турында : "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү", дип язган иде. Гамил Афзал үзенең бөтен иҗатында аны чолгап алган тирәлек, чорның матурлыгы, замандашының  батырлыгы  турында уйлана, аны аңларга омтыла. Тормыш  кыенлыкларын үтеп, алга атлаган саен, шагыйрьнең көче арта, рухы ныгый бара.

   Әйе, без аны горур рәвештә үз Ватанының тугрылыклы улы дип атый алабыз. Чыгышымны  Гамил Афзал яган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Җан теләгән урыным синдә булыр,

Бар көчемне биргән Ватанга.

Баш очымда яфрак шаулап торыр,

Кайсы каен төбенә ятсам да.

                           

                               

Кулланылган әдәбият

1. Әдипләребез. – Казан, 2009.

2. Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.

3. Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009.

4. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 3 томда. - Казан, 2004.

5. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.

6. Шәехов Л. Шагыйрь белән соңгы сөйләшү.: Гамил Афзал турында. «Ялкын» -2001 №5.

7.Ленар Шәех . Күңелдә моң - сагыш тирбәлә: Юксыну ( Шагыйрь Гамил

Афзал). «Шәһри Казан.»- 2004.-12 июнь.

8. Хөрмәтуллина Р., Хәлимов 3. Халыкныкы - халыкка: Шагыйрь Гамил

Афзал иҗаты. «Мәйдан» - 2004.- № 4.

9. Миргазиян Юныс. " Үзе китте, җыры калды". «Татарстан яшьләре» - 2003.-25 сентябрь.

10. Гилаева И. Гамил Афзал иҗаты мәктәптә : Шагыйрь. «Фән һәм мәктәп» - 2003ел, № 9-10.

11. Гамил Афзал : Күренекле язучы- «Мәгариф», 1992.- № 11.

12. Олы шагыйребез бар. ( Шагыйрь Гамил Афзалга 70 яшь тулу уңае белән): «Казан утлары» - 1991.-№ 5.

13. Афзал Г. Ачы язмышлар: Шигырьләр. Казан утлары.- 1994.- № 3.

14.Татар шигърияте. 1980-2000еллар. - Казан: Мәгариф, 2003ел.

15.Нурмөхәммәт Хисамов. “Татар шагыйрьләре”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....