Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Камалетдинова Резеда Камиловна

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_shadrikov.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

                                         Эшләде: Татарстан Республикасы

                                        Лениногорск муниципаль районы

                                             Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү

                                                    мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                                    укытучысы Камалетдинова Резедә

                                                   Камил кызының Шадриков методикасы                                                                                                                                                                                  

                                                    буенча төзелгән  5нче сыйныф өчен                                    

                                                    татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Татар теле. 5 сыйныф.

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: 1) ь һәм ъ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның  кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;

2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина “Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2007 ел, 79-80 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

   1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

   2. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, без сезнең белән тартык аваз хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәнәбез һәм грамоталылыгыбызны үстерәбез. Барлык хәрефләр дә аваз белдерми һәм язуда кыенлыклар туарга мөмкин. Бүгенге дәресебездә без шул очракларны карап үтербез.

II. Өй эшен тикшерү.

  1. - Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә орфографик сүзлектән язылышлары  кагыйдәләргә туры килмәгән, җ аша языла торган 10 сүз язып килергә кушылган иде. ( 2-3 укучы сүзләрне укый, калганнарының дәфтәрләреннән карап чагыштыра)
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

  • Алдагы дәрестә без [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәндек.
  • Җ һәм й хәрефләренен сүз башында язылышын аңлатыйк эле.
  • Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й,е, ю,я хәрефләренең берсе килсә, сүз башында җ языла. Мәсәлән: җиләк, җир, җай, җәя.
  • Әйе, бик дөрес. Й хәрефе язылышын да искә төшерик.
  • - Сүзнен икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла. Мәсәлән: йомшак, йомгак, йөз,йөзек.
  1. Сүзлек диктанты.

(бер “йомшаграк” укучы  тактада яза, калганнары - дәфтәрдә)

Йомгак, җыю, яшьлек, җәза, елъязма, тәкъдим, җитез, Мәрьям,пульс,егет,җәйге.

- Бу сүзләрне язганда Гали нинди хаталар җибәрде? Без әлеге сүзләрне нинди кагыйдәләргә буйсынып яздык?

- Й һәм Җ хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсе (кагыйдәне тагын бер кат искә төшерү).

-  Галинең ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме? Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

III. Яңа теманы аңлату.

   - Без бүген дәрестә ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнербез.

  1. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

 (Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез)

Укучылар өчен бурычлар:

А) ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);

Ә) һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;

Б) алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.

3. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.

Ь һәм ъ хәрефләре нечкәлек һәм аеру билгесе буларак кулланалар.

ь “эшләре”:

- рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә;

- иҗекне нечкәртә;

- е, ю, я алдыннан аеру функциясен белдерә.

ъ “эшләре”:

- к, г хәрефләренең [къ], [гъ] дип укылышын күрсәтә;

- е,ю,я хәрефләре алдыннан килеп, аеру билгесе була.

4. Дәреслектән кагыйдәне һәм мисалларны уку.

IV. Ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр)

150 нче күнегү, 80 бит.

- Хәзер сез үзегез бирелгән сүзләрне кайсы кагыйдәгә туры килүләреннән чыгып, үрнәктәгечә языгыз. 1 варианттагы укучылар ь хәрефе кергән сүзләрне, 2 варианттагылар ъ хәрефе кергән сүзләрне язалар. (группаларда эш)

   2.  Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

2. Дәреслектән күнегүләр эшләү.

149 нче күнегү, 79 бит. (сүзлекләр ярдәмендә эшләргә мөмкинлек бирергә)

а) Дәрестә алган белемнәребезне тикшерү өчен кеше исемнәрен язып карыйк. (Биремне укый, калганнар карап бара.) Биремне үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( ь һәм ъ дөрес урынга куярга кирәк)

ә) Белемнәрне куллануда яңа ситуация  тудыру.

- Укучылар, уйлап карагыз әле: барлык очракта да ь һәм ъ куярга кирәкме? (Айгөл сүзендә бернинди билге дә куелмый)

- Ни өчен? (чөнки татар исеме)

- Татар телендә тартыкның нечкәлеген белдерү өчен нечкә сузыклар ярдәм итә.

б) Дәфтәрдә эшләү. (2 укучы тактада эшли. Биремне алдан эшләп бетергән укучыларга күнегүдәге исемнәр белән җөмләләр төзергә тәкъдим итәргә яки индивидуаль биремле карточкалар  (хата төзәтү) группада бирергә)

V. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.

   Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр. 151, 149 нче күнегүләр, сүзлек диктантына әзерләнергә.

VI. Йомгаклау.

 1. Әңгәмә .

- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек? (5 функция)

- Дәрес сезгә ошадымы?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам.Көнегез уңышлы үтсен. Сау булыгыз!

Resource id #180

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен

     Снгапур укыту алымнары һәм үстерелешле укыту методикасы кулланып эшләнгән дәрес конспекты....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...

4 сыйныф буенча татар теленнән "я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы"

4 сыйныф өчен татар теленнән "я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы" темасы буенча презентация...