Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация
презентация к уроку (7 класс)

Зайнутдинова Резеля Юриковна

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып төзелде.Ул 7 нче сыйныфта өйрәнелгән "Гади җөмлә синтаксисы" бүлегендә өйрәнелгәннәрне кабатлауны, системага салуны, тыныш билгеләре куюның принципларын өйрәнүне максат итеп куя.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Китап белем чишмәсе Ул сиңа бик күп серләр ачачак Китап белән дуслашыгыз

Слайд 2

Тема. Гади җөмләдә тыныш билгеләре

Слайд 3

Максатыбыз: гади җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аера белергә, Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләрен дөрес итеп куя һәм ни өчен шулай куелганын аңлата белергә өйрәнү.

Слайд 4

Тыныш билгеләре тарихыннан Тыныш билгеләре бик борынгыдан - антик чордан ук кулланыла. Аның башлангычы б.э.к. IV гасыр тирәләренә барып тоташа. Тыныш билгеләре ул чорда ук инде халык алдында чыгыш ясаучы ораторларга матур итеп уку, оста итеп сөйләү һәм сөйләмнең мәгънәсен тыңлаучыга дөрес җиткерү өчен кирәк була. Шул заманнан алып пунктуация камилләшә бара. Татар пунктуациясе чагыштырмача соң туа. Тыныш билгеләре турындагы фикерләрне 1нче тапкыр 1886 елда Муса Акъегеттә очратабыз.Ул 'Хисаметдин мелла' әсәренә сүз башында тыныш билгеләрен куярга кирәклеге турында яза, шуннан соң, әкренләп, пунктуациягә караган хезмәтләр күренә башлый. Г.Госманов, Ф.Садыйков, К.Насыйрилар башлаган эш соңрак М.Фазлуллин, К.Сабиров, М.Зәкиев, Б.Мифтахов, Шәриф Сайкин һ.б. тарафыннан үстерелә.

Слайд 5

Тыныш билгеләрен куюның нигезләре Татар телендә тыныш билгеләрен куюның төп 2 принцибы бар: 1) синтаксик төзелеш принцибы. Бу таяныч синтаксисның буеннан-буена килә. Җөмлә ахырында куела торган нокта, сорау, өндәү билгеләре, аерымланган кисәкләр янында өтер, кушма җөмлә компонентлары арасындагы сызык һәм нокта һ.б. тамгалар - барысы да шушы принцип җирлегендә куела. 1) Байлыкның байлыгы- елмаю. 2) Сүз ташны эретә. 2) мәгънәви (семантик) принцип. Тыныш билгесен җөмлә төзелешенә карап куйганда, җөмлә кисәкләренең сөйләмдәге мәгънәсенә, җөмләгә нинди эчтәлек бирүенә игътибар итәргә кирәк. 1) Яратырга, ярамый онытырга! 2) Яратырга ярамый, онытырга !

Слайд 6

Белә идем Белдем Күбрәк белергә телим

Слайд 7

Сораулар. 1.Әйтү максаты буенча нинди җөмлә ахырында нокта куела? 2. Сөйләмнең әйтелеп бетмәвен белдерү өчен, хикәя җөмләдән соң нинди тыныш билгесе куела? 3. Җөмлә ахырында сорау билгесе кайсы очракта куела?

Слайд 8

4. Җавап таләп ителми торган, бары тик раслау яки инкярне генә белдергән җөмләләр ахырында нинди тыныш билгесе куела? 5. Ихтыярны хис белән белдергән боеру җөмләләр ахырында нинди тыныш билгесе куела? 6. Кайчан боерык җөмләдән соң нокта гына куела?

Слайд 9

7. Тойгылы җөмләдән соң нинди тыныш билгесе куела? 8. Тойгылы җөмлә янында нинди очракта ике яки өч өндәү билгесе куела? 9. Тойгылы сорау җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? 10. Кайсы очракта тойгылы җөмләдән соң өндәү билгесе һәм күп нокталар куела?

Слайд 10

11. Тойгылы сорау җөмләдә әйтеп бетермәү төсмере булса, җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела?

Слайд 11

1 нче карточка Өлкәннәрне хөрмәт иткән кешенең генә ризыгы мул, бәхете зур була Кеше иң беренче үз өендә кадерле булырга тиеш

Слайд 12

2 нче карточка Дөньяда бик саваплы ике нәрсә бар: берсе-мохтаҗлар белән ризыгыңны бүлешү,икенчесе-үксезләргә, ятимнәргә ярдәм итү Һәрбер ятим-җәмгыятьнең күз яше

Слайд 13

3 нче карточка Бәхет тәмен без бәхетсезлек аша беләбез Дөньяны тотып торучы иң зур көч -Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт

Слайд 14

Тестларга җаваплар 2 2 2 3 1 1

Слайд 15

Өй эше Берсен генә сайлап эшләргә. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләр кулланып, Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренә реклама язарга “ Дөньяны тотып торучы иң зур көч -Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт !»дигән темага, ә йтү максаты буенча төрле җөмләләр кулланып, миниатюр сочинение язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган (татар) телдән тестлар

Чирек һәм ел ахырында белемнәрен тикшерү өчен...

Туган (татар) телдән презентацияләр

Дәресләрдә куллану өчен материаллар...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...