Туган (татар) телдән тестлар
тест по теме

Чирек һәм ел ахырында белемнәрен тикшерү өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕ

  1. Нинди сүзләр аваз ияртеме була?

  1. Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр.

  1. Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.

  1. Предметны, затны белдерүче сүзләр.

  1. Төзелеше һәм язылышы буенча аваз ияртемнәренең төрләре. 

1)Ялгызак, парлы, катлаулы.

2)Тамыр, ясалма, тезмә.

3)Кушма, тезмә, парлы.

  1. Аваз ияртемнәре кайсы сүз төркемендәге сүзләр ясалуга нигез булып хезмәт итә?

1)Сыйфат, алмашлык

2)Исем, фигыль

3)Рәвеш, сан

  1. Яшен ялтыравын белдергән аваз ияртеме.

1)Җем-җем

2)Гөлт

3)Ялт-йолт

  1. Чишмә агуын белдергән аваз ияртеме.

1)Келт-келт

2)Чаж-чож

3)Челтер-челтер

  1. Аңлаешсыз сөйләмне белдергән аваз ияртеме.

1)Чут-чут

2)Мыгыр-мыгыр

3)У-у-у

  1. Сагыз чәйнәүне белдергән аваз ияртемнәре.

1)Мышык-мышык

2)Лыгыр-лыгыр

3)Лач-лоч

  1. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Сукыр егетнең таяк тавышы ишетелде: ... .

1)тып-тып

2)шык-шык

3)чепер-чепер



Предварительный просмотр:

АЛМАШЛЫК

1.Ясалышы буенча алмашлыкларның ничә төре була?

  1. 5

  1. 6

  1. 7

  1. Мәгънәләре буенча алмашлыкның ничә төре бар?

1) 6

2) 7

3) 5

  1. Зат алмашлыгын күрсәт.

  1. Һәрберсе

  1. Аның

  1. Шунда

  1. Тартым алмашлыгын ясаучы кушымчалар.

1) –дыр, –дер

2) -ның, -нең

3) -ныкы, -неке

  1. Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?

1) Әйе

2) Юк

3) Кайберләре төрләнә

  1. Сорау алмашлыкларын тап.

  1. Әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә.

  1. Ни, кая, кайда.

  1. Беркем, һичнәрсә, һичкем.

  1. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.

1) Ул, бу, шул.

2) Алай, болай, тегеләй.

3) Һәммә, үз, барлык.

  1. Юклык алмашлыгын билгелә.

  1. Беркем, һичкем,беркая.

  1. Әллә ни, кемдер, әллә кая.

  1. Үз, бөтен, һәр.

9. Билгесезлек алмашлыкларын күрсәтегез.

  1. Берничә, нәрсәгездер, әллә ничек.

  1. Беркем, бернәрсә, һичничек.

  1. Бар, барлык, бөтен.


  1. Күрсәтү алмашлыкларын табыгыз.

1)Үз, һәркем, һәрнәрсә.

2) Ул, без, мин.

3) шул, бу, андый.

  1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.

1) Предметны белдерә.

2) Предметның билгесен белдерә.

3) Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә.

  1. Икенче зат алмашлыгын күрсәт.

  1. Синең

  1. Минем

  1. Ул



Предварительный просмотр:

БӘЙЛЕК

  1. Бәйлекләр кайсы төркемгә керә?

1)Мөстәкыйль сүзләр

2)Бәйләгеч сүзләр

3)Модаль сүзләр

  1. Бәйлек сөйләмдә ни өчен хезмәт итә?

  1. Җөмләгә кирәклек, тиешлек мәгънәсен бирә.

  1. Иярүче кисәк һәм ияртүче кисәкне үзара бәйли.

  1. Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүздән нәрсә таләп итә?

  1. Килештә килүне

  1. Санда ярашуны

  1. Затта ярашуны

  1. Бәйлек кергән җөмләне табыгыз. 

  1. Без Гөлназ белән мәктәпкә киттек.

  1. Артурның бүген китабы юк.

  1. Алсуга күлмәк тә бүләк иттеләр.

  1. Түбәндә бирелгән җөмләдәге бәйлек нинди мәгънәне белдерә?

Ул мине өйгә кадәр озата барды.

  1. Урын мәгънәсе

  1. Вакыт мәгънәсе

  1. Чагыштыру мәгънәсе

  1. Баш килешне сораучы бәйлекләр.

  1. Белән, өчен, кебек, төсле.

  1. Кадәр, чаклы, каршы, тикле.

  1. Башка, бирле, соң, элек.

  1. Юнәлеш клешен сораучы бәйлекләр.

  1. Аша, аркылы, саен, буенча.

  1. Таба, күрә, каршы, тикле.

  1. Элек, соң, бирле, башка.

  1. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр.

  1. Башка, бирле, соң, элек.

  1. Белән, өчен, кебек, төсле.

  1. Кадәр, чаклы, каршы, тикле.



Предварительный просмотр:

Татар теленнән йомгаклау тесты    6класс

ФИО

1.Татар телендә ничә сүз төркеме бар?

а)11

б)12

в)13

2.Морфология нәрсәне өйрәнә?

а) җөмлә кисәген

б) аваз һәм хәрефләрне

в) сүз төркемнәрен

г) тыныш билгеләрен

3.Нинди сүз төркеме исем дип атала?

а) предметның билгесен

б)эш-хәлнең билгесен

в)предметны

г)эш-хәлне белдерә торган сүз төркеме.

4.Исемнәрнең күплек төре ничек ясала?

а)махсус күрсәткече юк.

б) –лар,-ләр,-нар,-нәр кушымчалары ярдәмендә.

в) –быз,-без,-сыз,-сез кушымчалары ярдәмендә.

5.Ялгызлык исемнәре нинди санда кулланыла?

а) күплек санда

б) берлек санда

в)күплек һәм берлек саннарда.

6.Дөрес язылган ялгызлык исемен билгелә:

а) Татарстан яшьләре газетасы

б) Татарстан Яшьләре газетасы.

в) “Татарстан яшьләре” газетасы.

7.Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5   б)6     в)7          г)8

8.Бу сүз нәрсәләр белән төрләнгән?

Тунымны

а) килеш белән

б) килеш һәм тартым белән

в) тартымлы исем килеш белән

9.Кушымча ялгау ысулы белән ясалган исемне билгелә:

а) эзтабар

б) гармун

в) тамчы

10.Сыйфат нинди сүз төркеме?

а) предметның билгесен белдерүче.

б) эш-хәлнең билгесен белдерүче.

в) ярдәмче сүз төркеме.

11.Җете кызыл – сыйфаты нинди дәрәҗәдә ?

а) кимлек       б) чагыштыру.             в) гади                    г) артыклык

12.Татар телендә сыйфатларда ничә дәрәҗә бар?

а) 4    б) 5     в)3

13.Кайсы кушымча кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны ясый?

а) –рак ,-рәк;    б) –лы , -ле;      в) –сыл , -сел

14. Рәвеш нинди сүз төркеме ?

а) эш-хәлнең билгесен белдерүче

б) төрләнми торган сүз төркеме

в) җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүче , төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме.

15. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә ?

а) 5  б) 6    в)7

16.Бүген , быел , баштанаяк рәвешләре ясалышы ягыннан нинди рәвешләр?

а)тамыр    б) ясалма      в) кушма.

17.Нинди дәрәҗәдәге рәвешләр сыйфатлар белән бер дәрәҗәдә килә ала?

а) чагыштыру һәм артыклык

б)артыклык һәм кимлек

в)кимлек һәм гади

18.Кайсы кушма сан?

а) ун

б) егерме тугыз

в) унөч

19.Кайсысы чама саны?

а) өчәр   в) унлап     в) бишәү

20.Кайсы төркемчәгә кергән саннарның саналмышы булмый?

а) бүлем саны   б) тәртип саны    в) җыю саны

21.Болар төзелешләре ягыннан нинди алмашлыклар?

Беркем , бернинди , һичнәрсә , һәрбер

а) тамыр    б)кушма     в)ясалма

22.Бу алмашлыклар кайсы төркемчә алмашлыклары?

Һәркем , һәркайсы ,  һәммә , бөтен , бар , уз.

а) билгесезлек алмашлыклары

б) күрсәтү

б) билгеләү

23.Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән

б) килеш белән

в) барлык-юклык белән

г) барлык-юклык , заман,зат-сан белән

24.Бу фигыльләрнең кайсылары затланышлы фигыльләр?

а) боерык фигыль, хикәя фигыль,шарт фигыль

б) сыйфат фигыль , хәл фигыль , инфинитив.

25. Куйыйк , әйтик, шуыйк, савыйк фигыльләре кайсы төркемчә фигыльләре ?

а) хикәя    б) боерык   в) инфинитив

26. Сөйләр сүз , башланыр көн , куяр урын-сыйфат фигыльләре кайсы заманда килгән?

а) үткән   б) киләчәк    в) хәзерге

27. Кайтуы , каравы , эшләмәве исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) килеш белән      б) зат-сан белән      в) тартым белән

28.Ләкин , ә, әмма , бәлки ,тик теркәгечләре нинди теркәгечләр?

а) җыючы б) бүлүче в) каршы куючы

29.Безнең гаиләдә әби бар?

а) –дә кисәкчә      б) –дә кушымча      в) – дә теркәгеч

30.-мы , ме, –мыни,-мени кисәкчәләренең төркемчә исемен билгеләгез .

а) үкенү , теләкне белдерү

б) сорауны

в) чикләүне

г) көчәйткеч

     



Предварительный просмотр:

Шомырт агачы янында

  Карт шомырт агачы яныннан малайлар һаман китмәгәннәр  әле. Кычкырашалар, шаулашалар. Без дә чиләкләрне куйдык һәм болар янына килдек. Без су буена киткәч, бик кызык хәлләр булган икән монда.

  Мактанчык Мансур агач башына шомырт ашарга менгән дә тотынмыйча тирбәлеп торган. Нәкъ шул вакытта Борһан абыйларның бал кортлары күч аерган һәм карт шомыртка килеп сарган. Агач башындагы мактанчыкка шәп эләктергәннәр алар. Күп тыпырчына торгач, малай кычыткан арасына егылып төшкән. Бәхете бар икән, бу юлы да җиңел котылган. Былтыр коега егылып та бер җире дә сыдырылмаган иде.

  Тик бу юлы кортлар Мансурның чакмаган җирен калдырмаганнар, ә ул тагын кыюланган. Күмәч кебек кабарып шешкән кулын чират белән малайларга тоттырып күрсәтә.

Бирем: Мансурның, бал кортлары сүзләренә морфологик анализ ясарга



Предварительный просмотр:

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ

1. Сыйфат фигыль ул –

  1. Сыйфат мәгънәсенә ия сүзләр.

  1. Фигыль мәгънәсенә ия сүзләр.

  1. Сыйфат һәм фигыль мәгънәсенә ия сүзләр.

2. Сыйфат фигыль заман белән төрләнәме?

  1. әйе

  1. юк.

3. Хәзерге заман сыйфат фигыль кушымчасы.

  1. –ган, -гән

  1. учы, -үче

  1. –ды, -де

4. Үткән заман сыйфат фигыльнең күрсәткече

  1. –учы, -үче

  1. –ган, -гән

  1. –ачак, -әчәк

5. Киләчәк заман сыйфат фигыль күрсәткече

  1. –ачак, -әчәк

  1. –са, -сә

  1. –учы, -үче

6. Киләчәк заман сыйфат фигыльне тап

  1. Олимпиадага ул да барыр.

  1. Сиңа әйтер сүзләрем күп минем.

  1. Алсу тиздән Казанга барачак.

7. Хәзерге заман сыйфат фигыльне билгелә.

  1. Югары очтан килүче кеше күренде.

  1. Фәрит аны укымаячагын белә.

  1. Күнегүне башта укыгыз.

  1. Үткән заман сыйфат фигыль кергән җөмләне тап.

  1. Әни дә җыелышка барган икән.

  1. Кичәдә катнашкан укучыларга рәхмәт әйттеләр.

  1. Ул – тиздән Казанда укыячак кеше.

9. Исемләшкән сыйфат фигыльне күрсәт.

  1. Ул - Тукайның үзе белән күрешкән кеше.

  1. Язганнарыңны игътибар белән укып чык.

  1. Габдулла дусты Кәрим янына килгән иде.



Предварительный просмотр:

ХӘБӘРЛЕК СҮЗЛӘР

  1. Хәбәрлек сүзләр нинди төркемгә керә?

1) Мөстәкыйль сүз төркеме

2) Бәйләгеч сүз төркеме

3) Модаль сүз төркеме

  1. Хәбәрлек сүз кайсы очракта җөмләдә хәбәр булып килә?

1) Җөмләне тәмамлап куйса.

2) Җөмләнең башында килсә.

3)Җөмлә уртасында урнашса.

  1. Хәбәрлек сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

1) Ия

2) Хәл

3) Хәбәр

4) Төрле җөмлә кисәге

  1. Хәбәрлек сүз кергән җөмләне тап.

  1. Безгә бүген кунак кайтты.

  1. Илчегә үлем юк.

  1. Иртәгә, мөгаен, кунакка барырбыз.

  1. Мәкальгә куелырга тиешле хәбәрлек сүзне сайла.

Теле ... - иле бар.

1) юкка

2) барның

3) кирәгеннән

  1. Хәбәрлек сүз нинди үзлеккә ия була ала?

  1. исемләшә

  1. сан белән төрләнә

  1. юнәлеш категориясе хас

7.Килеш белән төрләнгән хәбәрлек сүзе булган җөмләне тап.

  1. Дустым, башкача яшәү мөмкин түгел!

  1. Юкка мин үзем дә тук.

  1. Кешене шулай кимсетергә ярамый инде.



Предварительный просмотр:

Гади җөмлә синаксисы        1нче вариант

Сүзтезмә

1.        Ике атнадан кайту сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез:

  1. гади сүзтезмә
  2. катлаулы сүзтезмә

2.        Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

  1. мәктәптән кайту         3)Карлыгач – җитез кыз

әтәч гөмбәсе                     4) Яшел Үзән районы

3.        Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Безгә әйтү

  1. алмашлык сүзтезмә
  2. фигыль сүзтезмә              3) исем сүзтезмә

4.        Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Җиденче кат

  1. сан сүзтезмә
  2. исем сүзтезмә                                  3)сыйфат сүзтезмә        

5.        Исем сүзтезмәне табыгыз:

  1. шатлыктан йөгерү                    3) алдан беренче
  2. Зиннәтнең кайтуы                     4) кошның канаты

6.        Фигыль сүзтезмәне табыгыз:

  1. йөрергә яхшы                               3)  нарат агачы
  2. кайткач күрү                                 4) көтелмәгән вакыйга                                                              

7.        Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:

1)әдәбият белән кызыксыну          3) аның дусты                                                          

           2)  озак көтү                                     4) дусларымнан тегесе

8.        Сыйфат сүзтезмәне табыгыз:

  1. зәңгәр күк                                      2)   халыкка таныш                                                                                        

3)  матур сөйләү                                4) Алсуның китабы                                            

9.        Сан сүзтезмәне табыгыз:

  1. җиде буын                                      2) уртадан бишенче

3) шомырт чәчәге                            4 )укытучыдан сорау

10.        Рәвеш сүзтезмәне табыгыз

  1. эшләпәдән йөрү                                    2) кешегә ягымлы

3) ышанычлы                                    4) шактый күп

11.        Яшел болын, яфрак кадәр кар, сөйләшә-сөйләшә бару,язын кайту сүзтезмәләренең морфологик төрен билгеләгез:

1) исемле исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль                                                                                                             2) сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль

            3)сыйфатлы исем, исемле исем, рәвешле фигыль, рәвешле фигыль

            4)сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, исемле фигыль

12.        Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. сүз  тәртибе                                    2) юнәлеш килеше кушымчасы

3) исем фигыль формасы                    4) янәшә тору

13.        Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. янәшә тору                                                2) сүз тәртибе

3) –п: хәл фигыль кушымчасы             4) исем фигыль формасы

14.        Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. янәшә тору                                                        2)  исем фигыль формасы

3) бәйлек                                                4) баш килеш кушымчасы

15. Матур йорт сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

  1. предметның билгесе                         2) предметның күләме

3) процессның урыны                               4) процессның үтәлү рәвеше

16.        Белер өчен килү сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

  1. процессның сәбәбе                           2) процессның рәвеше

3) процессның максаты                             4)процессның объекты

17.        Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. тәмле алма                                                 2  ) көзге яңгыр
    3) бакчадагы алма                                        4) бүген килү

18.        Вакыт-процесс бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. өйдән чыгу                                                     2) күрсәм, әйтермен

3) кичә кич.                                                  4)кайткач күрү

Гади җөмлә

1.        Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:   Нинди саф тавыш! (Ә.Б.)

  1. хикәя җөмлә  2) сорау җөмлә   3) боеру җөмлә    4)тойгылы җөмлә

2.        Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:   Кем бар анда?

  1. хикәя җөмлә    2) сорау җөмлә    3) боеру җөмлә    4)  тойгылы җөмлә

3.        Хикәя җөмләне табыгыз:

  1. Күпме хатирәләр! (Ә.Е.)         2) Эш нәрсәдә соң? (Ф. У.)
  2. Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г.М.)
  3. Ләкин, моңа кем җавап бирә алачак? (Г.И.)

4.        Боеру җөмләне табыгыз:

  1. Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.)                2) Хәлимов, син кая барасың?(М.М.)

3) Шаулама, йокласын. (М.Ә.)                                   4) Ут аламыни безне! (М.Ә,)

5.        Сорау .җөмләне табыгыз:

  1. Без юлыбызны дәвам иттек. (Г.С.)                     2) Мине дә утыртып барасызмы? (А.Г.)

3) Хуш, кичке авындагы тынычлык. (Г.Ис.)         4) Мин йоклый алмыйм. (Г^Т.)

6.        Тойгылы җөмләне табыгыз:

  1. Безгә кереп чык әле.     2) Күк йөзе зәп-зәңгәр. (М.М.)

3) Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Е.)

4) Күңелле бу дөнья! (Ш.М.)

7.        Җөмләнең төрен билгеләгез:    Кайчан кайттың?

  1. Җыйнак    2)  җәенке

8.        Җөмләнең төрен билгеләгез:    Класс шауларга тотынды. (М.М.)

1) җыйнак  2) җәенке

9.        Җыйнак җөмләне табыгыз:

  1. Монда да без бөек Тукайга бурычлы. (Г.Б.)   2) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.)

3) Болар — кызыллар иде, матурлар иде. (Г.И.)

          4) Ислам кинәт торды да дәшми-тынмый китеп барды. (М.Х.)

10.        Җәенке җөмләне табыгыз:

  1. Кошлар кайтты.  2)Нигә капка ачык тора?   3)Сәгать туктаган.        4)Яңгыр ява.

11.        Җөмләнең төрен билгеләгез:    Телләр белгән - илләр белгән. (М.)

  1. раслау         2) инкяр

12.        Җөмләнең төрен билгеләгез:       Боз әле калын түгел. (М.Ә.)

  1. Раслау      2) инкяр

13.        Раслау җөмләне табыгыз:

  1. Безнең өчен бу сорау - сорау түгел. (М.М.)                   2) Су тирәнәя төште. (М.Ә.)

3) Ат карышмады. (М.Ә.)                                                4) Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.)

14.        Инкяр җөмләне табыгыз:

  1. Безгә китәргә кирәк.                                                                     2) Көн салкын.

3) Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. (Г.Р.)               4) Бу турыда әнигә әйтте юк. (М.Ә.)

15.        Оештыучы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез:
Миңа Осланда Гариф исемне бер әфәндене күрергә һәм аны белән танышырга кирәк иде. (Ф.Ә.)

  1. бер составлы              2) ике составлы

16.        Оештыучы үзәгенә карап, җөмләнен төрен билгеләгез:
Ап-аяз бер яз көнендә кырда йөрдем көн буе. (Ш. Б.)

  1. бер составлы                         2) ике составлы

17.        Бер составлы җөмләне сайлап алыгыз:

  1. Туры сүз таш яра. (М.)                                                                2) Яхшы сүз балдан татлырак. (М.)

3) Ике уйла, бер сөйлә. (М.)                                             4) Тел кылычтан үткен. (М.)

18.        Җөмләнең төрен билгеләгез:    Олыларны хөрмәт итәргә кирәк.

  1. атау җөмлә    2) фигыль җөмлә      3)  сүз җөмлә

19.        Җөмләнең төрен билгеләгез:    Урамда салкын.

  1. атау җөмлә   2) фигыль җөмлә    3) сүз җөмлә

20.        Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез:

  • Син бүген безгә киләсеңме?
  • Әлбәттә!
  1. атау җөмлә     2) фигыль җөмлә     3) сүз җөмлә

21.        Атау җөмләне сайлап алыгыз:

1) Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.)                                                                                                  2) Эзләр... Алар, чыннан да, ниләр генә сөйләми. (Г.Х.)
3 )Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә.Б.)

4)        Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.)

22.        Сүз җөмләне сайлап алыгыз:

  1. Кызым, сиңа әйтәм.   2) Ярар.    3) Җәйге җылы төн. (Г.Ә.)        4) Көз.

23.        Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез:    Хәбир абыйны эзләп килүем. .(АТ.)

  1. билгеле үтәүчеле җөмлә            2)  билгесез үтәүчеле җөмлә

3) гомуми үтәүчеле җөмлә                                4)  үтәүчесез җөмлә

24.        Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз:

  1. Киемеңә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (М.)
  2. Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.)
  3. Тауга карап тау булып булмый. (М.)     4)  Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр. (Г.Р.)

25.        Ике составлы җөмләне табыгыз:

1)        Умырзая җыйдык, кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек. (Г.М.)

  1. Аның күзләренә ак төшкән. (М.Г.)     3) Менә өй эче. (Ә.Е.)

           4) Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы-ватасы килә. (Н.Ф.)

26.        Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез:
Моңа кадәр күренмәгән кошлар, таң калдырып, җыр башлап җибәрәләр. Волга ягыннан җиләс җил исеп китә. Апрель җиле, язгы җил... (И.А.)

  1. ким җөмлә     2)  өстәлмә     3)  күзаллаулы баш килеш

27.        Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез :      Әдәп! Әдәпнең төбе-яхшы гадәт. (М.)

  1. атау җөмлә                                           2) күзаллаулы баш килеш

3) өстәлмә                                           4) ким җөмлә

28.        Җөмләнең төрен билгеләгез:
Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы. (М . Җ.)      1)гади     2) кушма

29.        Җөмләнең төрен билгеләгез:     Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.)

  1. гади      2) кушма

30.        Гади җөмләне табыгыз:

  1. Халык әйтсә, хак әйтә. (М.)                        2)  Аз сөйләгән күп эшләр, күп сөйләгән аз эшләр. (М.)

3) Аз сүз - татлы, күп сүз - буш. (М.)     4) Галим барда телең тый, оста барда кулың тый. (М..)

31.        Кушма җөмләне табыгыз:

  1. Тел кылычтан үткен. (М.)                2) Яхшы сүз балдан татлы. (М.)

3) Сүз канатсыз, ләкин оча. (М.)        4) Теле барның юлы бар. (М.)

32.        Тулы җөмләне табыгыз:

  1. Яңгыр ява.                                                  2) Аларны күрдеңме?
  1. Тиз генә ашадым да чыктым.        4) Бүген дә күренмәделәр.

33.        Ким җөмләне табыгыз:

  1. Көн матур иде.                               2) Көз җитте.

3) Күрмәдем.                                     4) Бүген дәрес соң бетте.



Предварительный просмотр:

Р.Г.Хәсәншина  методик ярдәмлегеннән алынды.

7 класс,            I вариант                                2 яртыеллык

     А-1, В-2, С-3 балл       Барлыгы – 19 балл.

  А1. Ялгыш җавапны  билгеләгез.

Җөмлә кисәкләре итеп каралмый

        а) кереш сүзләр;          ә) аныклагыч;          б) эндәш сүз.

А2. Дөрес җавапны билгеләгез.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

        а) ияртүле бәйләнештә;  ә) тезүле бәйләнештә була.

А3. Дөрес җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан

        а) сызык;          ә) ике нокта;          б) өтер куела.

А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләр

        а) бер үк сорауга җавап бирәләр;  ә) бер үк сүзне ачыклап киләләр;  б) үзара ияртүле         бәйләнештә булалар.

А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.

Җөмләнең барлык кисәкләре

        а) тиңдәш булмый;  ә) тиңдәш була;  б) кайберләре тиңдәш була.

А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.

Алар янында гына (1) кояшның беренче нурларын (2) каршы алырга дип (3) бөтерелә-бөтерелә (4) аяз күктә (5) тургайлар сайрый. (Г.Бәширов)

        а) 1, 3, 4;           ә) 1, 2, 3, 4, 5;           б) 2, 3, 4, 5.

А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Кунакларның атлары өчен лапас башына, күп итеп, печән китереп өйгәннәр икән.

(Ә. Еники)

        а) тәмамлык;          ә) аергыч;          б) аныклагыч.

А8. Дөрес җавапны билгеләгез.

Әлбәттә, һичшиксез, дөрес кереш сүзләре

        а) ышану яки раслауны;  ә) икеләнү яки чама белән әйтүне;  б) фикер чыганагын белдерә.

А9. Дөрес җавапны билгеләгез.

Сөйләм төбәп әйтелгән предметны яки затны белдергән сүз яисә сүзләр тезмәсе

        а) эндәш сүз;          ә) кереш сүз;          б) кереш җөмлә дип атала.

А10. Ялгыш җавапны тыбыгыз.

Тиңдәш кисәкләр янында

        а) өтер;          ә) нокталы өтер;          б) өндәү билгесе куела.

В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.

Зөфәр чоланнан балта пычкы чүкеч күтәреп чыкты. Малайлар сыер абзарының җылы ышык почмагына чебешләр өчен кетәклек ясарга керештеләр. (А.Хәсәнов)

В2. Җөмләгә өлешчә  синтаксик анализ ясагыз.

И Мәликә, мин бит сине күлдә коенган чагыңда урлап качтым. (Әкият)

. В3. Кагыйдәне дәвам итегез.

 Кереш  сүзләр …

С1.Тиңдәш кисәкләр кулланып, »Яз җиһанны уята» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз

7 класс, II вариант                            2 яртыеллык

А-1, В-2, С-3 балл       Барлыгы – 19 балл.

                                           

А1. Ялгыш җавапны  билгеләгез.

Җөмлә кисәкләре итеп карала

         а) аергыч;          ә) кереш сүз;          б) хәл.

А2. Дөрес җавапны билгеләгез.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

        а) тезүле бәйләнештә;          ә) ияртүле бәйләнештә була.

А3. Дөрес җавапны билгеләгез.

 Тиңдәш кисәкләрдән алда торган гомумиләштерүче сүздән соң

        а) сызык;          ә) нокталы өтер;          б) ике нокта куела.

А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.

Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар:

        а) тезүче теркәгечләр;          ә) ияртүче теркәгечләр;          б) санау интонациясе.

А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.

Тиңдәш кисәкләр янында килүче гомумиләштерүче сүзләр

        а) билгеләү алмашлыклары;  ә) зат алмашлыклары;  б) сорау алмашлыклары белән         белдерелә.

А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.

Хәбир (1) бал кортларының өзлексез әйләнеш асап (2) очуларын сокланып күзәткәндә (3) бал турында  (4) бөтенләй уйламады да диярлек. (Ф.Шәфигуллин)

        а) 1, 2, 3, 4;           ә) 1, 3;          б) 1, 2, 4.

А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Күбәләк үзенең кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына. (Г.Сабитов)

        а) аергыч;          ә) ия;          б) тәмамлык.

А8. Дөрес җавапны билгеләгез.

Мөгаен, бугай, ахры кереш сүзләре

        а) ышану яки раслауны;  ә) икеләнү яки чама белән әйтүне;  б) фикер чыганагын белдерә.

А9. Дөрес җавапны билгеләгез.

Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр

        а) тиңдәш кисәкләр;          ә) аерымланган кисәкләр;                  б) кереш сүзләр дип атала.

А10. Ялгыш җавапны тыбыгыз.

Эндәш сүзләр  янында

        а) өтер;          ә) нокталы өтер;          б) өндәү билгесе куела.

В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.

Авыл урамы буйлап сораштыра торгач бер өйгә фатир кердек. Хуҗабыз озын буйлы соры чәчле соры мыеклы бер кеше булып чыкты. (Ш.Маннур)

В2. Җөмләгә өлешчә  синтаксик анализ ясагыз.

Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. (Г.Әпсәләмов)

 В3. Кагыйдәне дәвам итегез.

Эндәш сүзләр …

С1.Тиңдәш кисәкләр кулланып, »Язлар белән бергә кошлар кайта» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз.



Предварительный просмотр:

ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР

  1. Тиңдәш кисәкләргә караган билгеләмәне тап.

  1. Җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр.

  1. Сөйләүченең сөйләмдәге фикергә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр.

  1. Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүзләр.

  1. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнә ала?

  1. Баш кисәкләр

  1. Иярчен кисәкләр

  1. Баш һәм иярчен кисәкләр

  1. Тиңдәш кисәкләр төзелеше буенча нинда була?

  1. Ялгызак, уртак

  1. Җыйнак, җәенке

  1. Гади, катлаулы

  1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында кайсы тыныш билгесе куела?

  1. Өтер

  1. Сызык

  1. Тыныш билгесе куелмый

  1. Тиңдәш кисәкләр янында килгән әллә-әллә теркәгече нәрсәне аңлата?

  1. Тиңдәш кисәкләрнең төгәл билгеле булмаган төшенчәләрне бирүен.

  1. Бер тиңдәш кисәкнең икенчесенә каршы куелуын.

  1. Тиңдәш кисәкләрнең эзлекле күренешләрне бирүен күрсәтә.

  1. Ни-ни теркәгече тиңдәш кисәкләр янында килгәндә белдергән 

төшенчә.

  1. Күренешләрне санап үтү

  1. Кире кагу

  1. Кабатланып килгән күренешләр

  1. Һәм теркәгече, иң соңгы тиңдәш кисәк алдыннан килгәндә, нәрсәне белдерә?

  1. Кире кагуны

  1. Санап китү

  1. Санап баруның тәмамлануын

  1. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына кайсы тыныш билгесе куела?


  1. Сызык

  1. Ике нокта

  1. Өтер

9.        Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында килеп, аларны мәгънә буенча берләштерә торган сүзләр.

  1. Хәбәрлек сүзләр

  1. Кереш сүзләр

  1. Гомумиләштерүче сүзләр

  1. Бирелгән җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре тиңдәшләнгән?

  • мин бик күп укырмын, бик күп белермен. (Г.М.)

  1. Ия

  1. Хәбәр

  1. Аергыч

  1. Гомумиләштерүче сүз булган җөмләне тап.

  1. Шагыйрьләрдән Х.Туфанны, С.Хәкимне, Г.Афзалны атап әйтер идем. (Г.Б.)

  1. Сыер, бозау, дуңгыз фермалары, хәтта үрдәк фермасы да – барысы да шушында. (Г.М.)

  1. Самоварын агартмакчы булып, бер чүлмәк катык, бер әрҗә ком һәм мунчала алып керде. (Г.А.)

12. Тиңдәш кисәкле җөмләне билгелә.

  1. Шул шауны эзләп, соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем. (М.М.)

  1. Чыннан да, монда ул нишли ала? (Н.Ф.)

  1. Бу кыска гына урам – минем туган урамым. (М.Р.)

13. Баш кисәкләр тиңдәшләнеп килгән очракны күрсәт.

  1. Рафаэль! Синең Мадонналарың матур! (Г.И.)

  1. Алтыннар, көмешләр, гәүһәрләр Күзләрен яндырган кемнәрнең! (Р.Ф.)

  1. Пешерәбез йөземлесен, Мәклесен һәм мәксезен, Түгәрәген, сырлысын. (Р.Ф.)

14. Тиңдәш кисәкләр арасына сызык куелу очрагын тап.

  1. Ә кура җиләге ... кара карлыган... ә чия... ә слива! (И.Г.)

  1. Эшсез бер көн дә тора алмыйм...үләм.(Х.С.)

  1. Лейтенант Цветков та бу кызның кем булуын эченнән генә төрлечә юрап карады... ләкин очына чыга алмады. (Ф.К.)



Предварительный просмотр:

Алмашлык

  1. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?
  1. алыштырып килә;
  2. алыштырмый;
  3. турыдан – туры белдерә.
  1. Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?
  1. 5;
  2. 6;
  3. 7.
  1. Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
  1. төрләнә;
  2. төрләнми;
  3. кайберләре төрләнә.

  1. Зат алмашлыклары нинди җөмлә кисәге булып килә?
  1. баш кисәкләр генә;
  2. иярчен кисәкләр генә;
  3. төрле җөмлә кисәкләре.

  1. Күрсәтү алмашлыклары нәрсәгә күрсәтәләр?

1) затка гына;

2) предметка гына;

3) зат яки предметка, аның билгесенә яки эшнең билгесенә.

  1. Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны ничек билгели?
  1. һәрвакыт гомумиләштереп;
  2. һәрвакыт аерым – аерым;
  3. гомумиләштереп һәм аерым – аерым.

  1. Билгеләү алмашлыклары ничек кулланылалар?
  1. гомумиләштерүче сүз булып килә;
  2. гомумиләштерүче сүз булып килә алмый;
  3. кайберләре гомумиләштерүче сүз булып килә.

  1. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?
  1. һәрберсе сорау алмашлыкларыннан;
  2. кайберсе сорау алмашлыкларыннан;
  3. сорау алмашлыкларыннан ясалмый.

  1. Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
  1. затны;
  2. затка бәйле тартымны;
  3. билгеле бер затка яки предметка бәйле булуны.

10. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.

1) әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә;

2) ни, кая, кайда;

3) беркем, һичнәрсә, һичкем.

11. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.

  1. минеке, синеке, аныкы;
  2. минем, синең, аның;
  3. мин, син, ул.

12. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.

1) ул, бу, шул;

2) алай, болай, тегеләй;

3) һәммә, үз, барлык.

13. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

1) беркем, һичкем, беркая;

2) әллә ни, кемдер, әллә кая;

3) үз, бөтен, һәр.

14. Күрсәтү алмашлыкларын  билгеләгез.

1) үз, һәркем, һәрнәрсә;

2) ул, без, мин;

3) шул, бу, андый.

15. Зат алмашлыкларын билгеләгез.

1) әллә нәрсәне, кемгәдер;

2) минем, аның, сезгә;

3) берничә, беркем, бернәрсә.

16. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.

1) берничә, нәрсәгездер, әллә ничек;

2) беркем, бернәрсә, һичничек;

3) бар,барлык,бөтен.



Предварительный просмотр:

Фонетика һәм лексикологияне кабатлау

  1. Калын әйтелешле сүзне тап.

1) Гаилә

2) Китап

3) Мәктәп

  1. Нечкә әйтелешле сүзне тап.

1) Котлыяр

2) Өммегөлсем

3) Нургаяз

  1. Алгы рәт сузыклары гына булган сүзне күрсәт.

1) Урманчы

2) Китап

3) Гөлгенә

  1. Тиздән авылыбызда Сабан туе гөрләп узачак.

Бирелгән җөмләдә арткы рәт сузыклары гына кергән ничә сүз бар?

  1. 3
  2. 2

  1. 4

  1. Югары күтәрелешле, алгы рәт, иренләшмәгән сузык аваз.

1) [ү]

2) [и]

3) [у]

  1. Түбән күтәрелешле, арткы рәт, иренләшмәгән сузык аваз.

1) [ә]

2) [о]

3) [а]

  1. Шаулы, өрелмәле, яңгырау, ирен-теш тартыгы.
  1. [ф]

  1. [в]
  2. [ш]

8. Сонор, тел уртасы тартык авазы.

  1. [ң]

  1. [р]

  1. [й]

  1. Татар телендәге иҗек калыпларының саны.

1) 5

2) 6

3) 7

  1. Редукция күренеше күзәтелгән сүзне тап.
  2. 1) Сеңлем

2) Укытучыга

3) Рәхмәт

  1. Ассимиляция күренешенә мисал булган сүз.

1) җай

2) гадәт

3) унбиш

  1. Сингармонизм законына бусынмаучы сүз.

1) Килделәр

2) Карап тора

3) Китапханә

  1. Бирелгән җөмләдән ирен гармониясенә мисал тап.

Чын хәйләкәр төлке син!

1) чын

2) хәйләкәр

3) төлке

4) син

  1. Тартыклар чиратлашуына мисалны күрсәт.
  1. Алмаңны
  2. Китабың
  3. Сүзләрендә

15. Хәреф белән аваз саны туры килмәгән очракны билгелә.

  1. Мәскәүдәгеләр
  2. Эскәтерләр
  3. Юлбашчыбызга
  4. дөньядагы

16. 3әр архаизм, тарихи сүз, неологизм, алынма сүзләр яз

 

17.      фразеологизмнар белән 3 җөмлә төзе




Предварительный просмотр:

Морфология буенча тест

I вариант

1. Рәвеш нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

ә) эш- хәлнең билгесен;

б) эш – хәл, хәрәкәтне.

2. Рәвеш нинди сорауларга  җавап бирә?

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт;

ә) алты;

б) җиде.

4. Рәвешнең үзенә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат – сан белән төрләнә;

ә) исемләшә;

б) төрләнми.

5. Рәвеш, күбрәк, җөмләнең кайсы кисәге була?

а) хәл;

ә) тәмамлык;

б) аергыч.

6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешлшр була?

а) тамыр, ясалма, парлы;

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр;

б) тамыр, ясалма, кушма, карлы, тезмә.

7. Җөмләләрдә рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр;

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл;

б) ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр

 

8. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә ала?

а) артыклык, чагыштыру, кимлек;

ә) гади, кимлек, чагыштыру;

б) чагыштыру, артыклык.

9. Рәвешләрнең төркемчәләрен әйтегез.

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

а) вакыт, күләм – чама, охшату – чагыштыру,  урын, сәбәп – максат, саф;

ә) саф, күләм – чама, вакыт, охшату – чагыштыру, сәбәп – максат, урын;

б)  күләм – чама, урын, вакыт, сәбәп – максат, охшату – чагыштыру, саф.

10. Рәвешләрнең ясалышын әйтегез.

Бервакыт, иртә - кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма;

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр;

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.

II вариант

1. Татар телендә ничә килеш бар?

а)5;

ә) 6;

б) 8.

2. Сыйфатның дәрәҗәсен өйтегез.

Җете кызыл.

а) кимлек;

ә) чагыштыру;

б) гади;

в) артыклык

3. Кимлек дәрәҗәсе ясаучы кушымчаны билгеләгез.

а) – рак/ - рәк;

ә) – лы/ - ле;

б) –сыл/- сел.

4. “Никтер чәчәкләрнең акларына бал кортлары ешрак килеп куна” җөмләсендәге сыйфатның үзгәрешен нинди күренеш дип атыйлар?

а) сыйфатның исемне ачыклап килүе;

ә) сыйфатның исемләшүе;

б) килеш, тартым, күплек белән төрләнүе.

5. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә?

а) 4;

ә) 5;

б 6.

6. Кайсы төркемчәгә кергән саннар килеш белән төрләнми?

а) бүлем саны;

ә) тәртип саны;

б) җыю саны.

7. Алмашлыклар төзелешләре ягыннан нинди алмашлыклар?

Барлык, андый, тегеләй, ниндидер.

а) тамыр алмашлык;

ә) ясалма алмашлык;

б) кушма алмашлык.

8. Алмашлыкларның төркемчәсен билгеләгез.

Һәркем, һәркайсы, һәммә, бөтен, бар, үз.

а) билгесезлек алмашлыклары;

ә) билгеләү алмашлыклары;

б) күрсәтү алмашлыклары.

9. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык – юклык, заман, зат – сан белән.

10. Сөйләр (сүз), башланыр (көн), китәр (чак), куяр (урын) сыйфат фигыльләре кайсы заманда килгән?

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) киләчәк заманда.

11. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) 1;

ә) 3;

б) 4.

12. Кайтуы, каравы, эшләмәве исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) килеш белән;

ә) тартым белән;

б) зат – сан белән.

 

III вариант

1. Тамырга ялганып, яңа сүз ясый торган кушымчалар:

а) төрләндергеч кушымчалар;

ә) төр кушымчалары;

б) сүз ясагыч кушымчалар.

2. Бер үк тамырдан төрле ясагыч кушымчалар ялгап,

а) синонимнар ясап була;

ә) тамырдаш сүзләр ясап була;

б) антонимнар ясап була.

3. Исемгә кушымчалар түбәндәге тәртиптә ялгана:

а) башта – килеш, аннан соң тартым кушымчасы;

ә) башта  - тартым., аннан соң килеш кушымчасы;

б) башта – күплек, аннан соң тартым кушымчасы.

4. Баш килештәге эндәш сүз

а) җөмлә кисәге итем карала;

ә) җөмлә кисәге итеп кралмый.

5. Юнәлеш килешендәге исем эш яки хәлнең

а) билгеле бер урынын белдерә;

ә) билгеле бер затка яки предметка юнәлгәнлеген белдерә;

б) вакытын белдерми;

в) максатын һәм сәбәбен генә белдерә;

г) үтзлү вакытын, максатын, сәбәбен, билгеле бер урынга, затка яки предметка юнәлгәнлеген белдерә.

6. Җыю саны

а) предметның төгәл исәбен белдерә;

ә) предметның тәртип буенча санын белдерә;

б) предметның тигез өлешләргә бүленешен белдерә;

в) предметның якынча исәбен белдерә;

г) предметлык төшенчәсен белдерә.

7. Тартым алмашлыклары

а) сан һәм килеш белән төрләнә, җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә;

ә) төрәнми, җөмләдә гел иярчен кисәк кенә булып килә;

б) төрләнми, җөмләдә, нигездә, хәбәр булып килә.

8. Парлы саннар,

а) микъдар саны булып килә;

ә) тәртип саны итеп карала;

б) бүлем саны итеп карала;

в) җыю саны итеп карала;

г) чама саны булып килә.

9. Исем,  фигыль, исемнзр кебек,

а) сан, тартым, килеш белән төрләнә;

ә) барлык – юклык белән төрләнә;

б) җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә;

в) үзенә бәйләнгән исемнең билгеле бер килештә килүен таләп итә.

10. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне күрсзтегез.

а) яшәргә, сөйләшкән, тынычлап, тели;

ә) алынгансың, төренмичә, сөйләнеп, эшләнми;

б) басылган, күтәрелмичә, бизәлер, тарала;

в) көрәштең, уйлашсаң, җитешмәсәк, аңлаштык;

г) кышланган, теләнгән, сызланмаган, көйләнмәгән.

11. Хәл  фигыль

а) эш, хәл, хәрәкәрнең булуын (яки булмавын) хикәяли, хәбәр итә;

ә) боеруны, эш кушу, чакыру, өндәү, киңәшләшү, искәртү, рөхсәт сорау, үтенөне белдерә;

б) төп фигыльне вакыт яки эшләнү рәвеше ягыннан ачыклый.

12. Ымлыклар ярдәмендә

а) тавыш белдерелә;

ә) хис, тойгы белдерелә;

б) теләк, ихтыяр белдерелә;

в) образ белдерелә.

IV вариант

1. Сызыкча аша  языла торган ялгызлык исемнәрнең

а) икесе дә баш үәрефтән языла;

ә) берсе генә баш хәрефтшн языла;

б) беренчесе генә баш хзрефтән языла.

2. Рәвеш-

а) эш яки хәлнең билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме;

ә) билгенең бидгесен белдерә торган сүз төркеме;

б) эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

3. Уртаклык, җыелмалык төсмерен аңлатып килгәндә, ялгызлык исемнәргә

а) күплек кушымчасы ялганмый;

ә) күплек кушымчасы ялгана;

б) күплек кушымчасы ялганырга да, ялганмаска да мөмкин.

4. Исем һәм исемләшкән сүзләр урынында йөри торган алмашлыклар җөмләдә

а) җөмләнең баш кисәкләре булып килә;

ә) җөмләнең иярчен кисәге булып килә;

б) җөмләнең баш кисәге дә, иярчен кисәге дә булып килә.

5. Ясалма алмашлыкларны күрсәтегез.

а) кайчан, ничаклы, һичкайда, һичбер никадәр, һәрбер;

ә) кем, нәрсә,мин, син, бу, теге, үз, һәр;

б) тегеләй, андый, мондый, тегенди, нинди, болай, алай;

в) ул-бу, андый – мондый, алай – болай, аннан- моннан;

г) әллә кем, әллә кайда, кем дә булса, кайчан да булса.

6. Асыл сыйфатларга

а) төр ясагыч кушымчалар гына ялгана;

ә) төрләндерегеч кушымчалар гына ялгана;

б) ясагыч кушымчалар гына ялгана.

7. Мәгънә һәм вазифиларына карап, алмашлыклар

а) 5 төркемчәгә бүленә;

ә) 6 төркемчәгә бүленә;

б) 7 төркемчәгә бүленә.

8. Җыю саннары исемне ачыкламый, аларның саналмышлары булмый. Шуңа күрә алар җөмләдә

а) аергыч була алмый;

ә) күбесенчә тәмамлык булып киләләр;

б) баш кисәкләр генә җулалар.

9. Хәл фигыльнең дүртенче төре

а) үзе бәйләнгән фигыльдәге эштән соң була торган эшне, хәлне белдерә;

ә) үзе ачыклап килә торган фигыльдәге эштән алда булган эшне, хәлне белдерә.

10. Кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре, юнәлеш килешендәге исемнәрдән соң килгәндә

а) күләм яки микъдар ягыннан чагыштырыну белдерә;

ә) охшату, чагыштыру мәгънәсендә кулланыла;

б) урын яки вакыт чиген белдерә.

11.  Күчемле фигыльләрдәге эш яки хәл күчкән предметны белдерүче сүзгә

а)  к е м н е ? н ә р с ә н е ? сорауларын куярга мөмкин  түгел;

ә) )  к е м н е ? н ә р с ә н е ? сорауларын куеп белергә мөмкин.

12. Кайтым юнәлешендәге  фигыльләрне күрсәтегез.

а) бизәгән, сөйләдең, адашканмын, тапкан;

ә) борылганда, көтелә, саналганнар, тешләнгән, ташланган;

б) бизәнгән, сизенсәк, тотындылар, куркынган;

в) тотыштык, себерешкәнсеңдер, якалаштыңмы;

г) кигезерсез, эчерделәр, сөйләштертте.

V вариант

1. Кушма сүз

а) ике яки берничә сүз кушылып ясала һәм аңа бер мәгънә белдерә;

ә) ике яки берничә сүздән ясала.

2. Юнәлеш килешендәге исем эш яки хәлнең

а) билгеле бер урынга юнәлгәнлеген генә җелдерә;

ә) билгеле затка яки предметка юнәлгәнлеген генә белдерә;

б) вакытын белдерми;

в) максатын, сәбәбен белдерми;

г) үтәлү вакытын, максатын, сәбәбен, билгеле бер урынга, затка яки предметка юнәлгәнлеген белдерә.

3. Микъдар         саны

а) предметның төгәл исәбен белдерә;

ә) предметның тәртип буенча санын белдерә;

б) предметның якныча исәбен белдерә;

в) предметлык төшенчәсен белдерш.

4. Сыйфат фигыль

а) предметның билгесен белдерә;

ә) предметның билгесен аның эшенә, хәленә яки хәрәкәтенә карап белдерә.

5. Ит ярдәмче фигыле

а) исем, сыйфат, алмашлык, сан белән белдерелгән хәбәр янында килеп, аңа үткән заман төсмерен өсти;

ә) төрле сүз төркемнәренә ияреп килем, аларга билгесезлек төсмере өсти;

б) төрле фигыльләр белән дә килә ала;

в) сүз ясау хезмәтен үти;

г) бу фигыль ярдәмендә төрле сүз төркемнәреннән тезмә фигыльләр ясала.

 VI вариант

1. Ялгызлык исемнәр

а) һәрвакыт баш хәрефтән языла;

ә) һәрвакыт баш хәрефтән язылмый.

2. Чыгыш килешендәге исем җөмләдә

а) урын хәле, вакыт хәле, сәбәп хәле булып килергә мөмкин;

ә) тәмамлык булып килергә мөмкин;

б) җөмләнең барлык кисәкләре дә булып килергә мөмкин.

3. Сан, саналмышыннан башка килгәндә,

а) җөмләнең иярчен кисәкләре генә булп килә ала;

ә) тартым һәм килеш белән төрләнә;

б) җөмләнең баш һәи иярчен кисәкләре булып килә ала.

4. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, иде ярдәмче фигыле белән килгәндә,

а) үтенү мәгънәсен белдерә;

ә) үкенү   мәгънәсен белдерә;

б) теләк мәгънәсен белдерә.

5. Хәл фигыльнең беренче һәм икенче төрләре

а) үзләре бәйләнгән фигыльдәге эш, хәл белән бер үк вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

ә) үзләре бәйләнгән фигыльдәге эш, хәлдән соң эшләнгәнэш яки хәлне белдерә;

б)үзләре бәйләнгән фигыльдәге эш, хәлгә кадәр эшләнгән эш яки хәлне белдерә.



Предварительный просмотр:

5 нче класста  өйрәнгәннәрне

гомумиләштереп кабатлау.

  1. Иренләшкән сузыкарны күрсәтегез.

А) [у ], [ү ], [ө ], [о ], [о ]

Б) [ә], [а ], [ы ], [ы ], [э ], [э ].

В) [у ], [а ], [ү ], [ә ], [ө ], [ы ], [о ].

2. Басымы өченче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтегез.

        А) бара, барабыз, алсын, кызыл, татарча, карармын.

        Б) әнә, яшә, барма, килмә, һаман, ләкин, , әмма.

        В) алганнар, күрешкән, ышангандыр, ишеткәнсең.

3. ь хәрефе кайчан аеру билгесе булып килә ?

        А) рус теленнән кергән сүзләрдә;

        Б) алдагы иҗекләрнең нечкәлеген беолдергәндә;

        В) кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса.

4. Сүзләрдә ни өчен ь хәрефе языла?

        Кәгазь, шагыйрь, канәгать.

        А) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

        Б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен;

В) сүзләрне аеру өчен.

5. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.

        А) бодай, әни, ата-ана, гөлҗимеш, үзсүзле;

        Б) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир-ат.

6. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?

        А) язылышка карап;

        Б) әйтелешкә карап;

        В) әйтелеш һәм язылышка карап.

7. Лексика нәрсәне өйрәнә ?

        А) аваларны һәм хәрефләрне;

        Б) сүзләрнең ясалышын һәм төзелешен;

        В) сүзлек байлыгын;

8. Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез.

        А) өстәл-исем;

        Б) өстәл-җөмләдә ия;

        В) өстәл- агачтан ясалган өй җиһазы;

        Г) өстәл- җөмләдә хәбәр.

9. Нинди сүзләр омоним дип атала ?

        А) әйтелеше төрле , мәгънәсе бер үк сүзләр ;

        Б) капма-каршы мәгънәлн сүзләр;

В) язылышы бер үк, әйтелеше төрле сүзләр;

Г) язылышы һәм әйтелеше бер үк , мәгънәсе төрле сүзләр.

10. Болар нинди сүзләр?

        Казый, зәхмәт, талак, ярлык, золым.

        А) неологизмнар;

        Б) архаизмнар;

        В) гомумкулланылыштагы сүзләр.

11. Тамыр дип  нәрсәгә әйтәләр ?

        А) сүзнең төп кисәге;

        Б) лексик мәгънәне белдерә торган кисәк;

        В) сүзнең төп мәгънәле кисәге.

12. Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

  1. хаман, хозур, ямсез
  2. хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи
  3. җегет, хәйкәл, тирә-юн
  4. һәйкәл, нихаять, хуҗа.

13. Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк  хәреф  языла?

  1. дәр…я, р...кзак, карат...
  2. а...тор, прем...ера, л...нгвистика
  3. г...нерал, л...стра, вет...ран.
  4. адъ…тант; б…ллетень, дз…до

14. Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан  һәм бәйләгеч кушымчадан  тора?

  1. тереклек
  2. биеклекләргә
  3. гөлләрне
  4. өянкеләрем.

15. күңелем сүзе төзелеше ягыннан нинди сүз?

а) ясалма;          ә) тамыр;             б) кушма .

16. Кайсы рәттәге исемнәргә -ев фамилия ясагыч кушымча өстәлә?

а) Гали, Җәләй, Гарәфи, Исмәгыйль;

ә) Сафа, Зиннәтулла, Яхъя, Рәшит;

б) Нурулла, Гани, Афзал, Илсур;

в) Гариф, Алмаз, Мортаза, Насыйр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган (татар) телдән презентацияләр

Дәресләрдә куллану өчен материаллар...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...

Туган (татар) телдә карточкалар

Карточкалар ярдәмендә укучылар сүзләрне истә калдыралар....