Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.
статья по теме

Фатихова Лилия Рафиловна

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyksyndyryp_ukyta_belgn_keshe_gen_yana_urler_yaulyy.docx27.51 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрлэр яулый.

А. Эйнштейн

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.

     Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге бурычларны куям.

     - программа материалын бик яхшы үзләштерү;

     - бәйләнешле сөйләм үстерү;

     - фикерләү сәләтен үстерү;

     - анализ үрнәкләрен белү;

     - өстәмә чыганаклардан файдалану;

         - милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;

    Яшь укытучы балаларның белем алу эшчән леген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга ул теләгәндә теге яки бу вакыйгага, проблемага карата фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укы тучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, аның белән кара-каршы сөйләшеп алу укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылыктагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкмасын өчен, аның активлыгын сүрелдерми торган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрестә эш белән мәшгуль булырга, аннан тәм табарга өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр укучының сәләт-мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим.

Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Үз эшен яратмаган укытучыны балалар да, ата-аналар да яратмый.

Иҗат турыдан-туры укытучының балаларга мөнәсәбәтенең чагылышына, ягъни энергети касына бәйле. Энергия кешенең көч-куәте, ә энергетика —шәхеснең дөнья белән бәйләне ше, элемтәсе; безнең очракта, укытучының ти рә-юньдәге хәл-вакыйгаларга, балалар проб лемаларына мөнәсәбәте. Һәр бала үзенә аерым игътибар таләп итә. Мөнәсәбәтләрнең нинди булуы укытучының энергетикасына бәйле. Энергетика —җан һәм рух белән җанга һәм рухка тәэсир итү ул. Ул уңай да, тискәре дә була ала. Моны аңлатып бирү — бик чете рекле мәсьәлә. Педагогика буенча хезмәтләр дә дә бу турыда әлегә аз языла. Бала җанына тәэсир итү өчен, аны аңлый белү, аның энер гетикасын яхшы тоемлау, теге яки бу ситуация дә үз-үзен тотышының нинди булуын алдан сиземләп тору таләп ителә. Бу сыйфат, ни кыз ганыч, һәр укытучыга да бирелмәгән. Мөнәсә бәтләрне җайга салу өчен иң кирәкле вакытта баланың энергетикасын тою мөһим. Ул яр дәмгә, бәлки бары бер сүзгә, хәтта ым кагуга мохтаҗ булырга мөмкин. Укытучы, аңа илти фатсыз булып, яки күңелен төшерерлек сүз әйтеп, үзара мөнәсәбәтләрне тискәре дулкын га көйләргә мөмкин.

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгә реш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үз гәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җит легергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгә реш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелек турында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы, билгеле булуы шарт. Әйтик, укучы башта тырышып укый, яхшы билгеләр ала; бераздан ул начар укый башлый. Бу әле укучының башы эшләми дигән сүз түгел. Димәк, баланың үсешендә бер баскыч югары күтәрелергә тиешле вакытны укытучы күреп ала белмәгән, аңа аерым игътибар күрсәтмәгән һәм үсешен тәэмин итмәгән. Белемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркем нең мөмкинлеге бертөрле түгел. Иң югары билгеләр алмыйча да, бала үз кысаларында укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоем ларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләп ләрне истән чыгармаска:


— балаларны җентекләп күзәтергә, өйрә нергә;

— алар белән дустанә мөнәсәбәттә булыр га;

— ягымлы мөгамәлә күрсәтергә;

— кирәк вакытта таләпчәнлекне онытмаска;

— низагларны хәл иткәндә аеруча игътибар лы һәм гадел булырга;

— бәйрәмнәрдә балалар белән бергә күңел ачарга;

— ата-аналар белән даими аралашырга;

— мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катна шырга;

— балаларның укудан тыш шөгыльләрен кү рергә һәм уңышлары өчен мактарга;

— киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә кирәк.

Яшь укытучы балаларның белем алу эшчән леген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга ул теләгәндә теге яки бу вакыйгага, проблемага карата фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укы тучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, аның белән кара-каршы сөйләшеп алу укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылык-тагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкма сын өчен, аның активлыгын сүрелдерми тор ган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрес тә эш белән мәшгуль булырга, аннан тәм табар га өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр уку чының сәләт-мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим.

Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Үз эшен яратмаган укытучыны балалар да, ата-аналар да яратмый.

Иҗат турыдан-туры укытучының балаларга мөнәсәбәтенең чагылышына, ягъни энергети касына бәйле. Энергия кешенең көч-куәте, ә энергетика —шәхеснең дөнья белән бәйләне ше, элемтәсе; безнең очракта, укытучының ти рә-юньдәге хәл-вакыйгаларга, балалар проб лемаларына мөнәсәбәте. Һәр бала үзенә аерым игътибар таләп итә. Мөнәсәбәтләрнең нинди булуы укытучының энергетикасына бәйле. Энергетика —җан һәм рух белән җанга һәм рухка тәэсир итү ул. Ул уңай да, тискәре дә була ала. Моны аңлатып бирү — бик чете рекле мәсьәлә. Педагогика буенча хезмәтләр дә дә бу турыд

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучы ларга уңай тәэсир итү өчен:

— алар белән һәрвакыт бәй ләнештә, элемтәдә булырга;

— хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

— уңай энергия ала һәм бирә белергә;

— тормышка ышаныч белән ка рарга өйрәнү мөһим.

«Белем ул — көч», — ди көнба тыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга бе лем алуда бәхет китерсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Үткәнен белгән-тарихын белгән

ldquo;Үткәнен  белгән-тарихын  белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы...