Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.
статья по теме

Фатихова Лилия Рафиловна

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyksyndyryp_ukyta_belgn_keshe_gen_yana_urlr_yaulyy.docx17.3 КБ

Предварительный просмотр:

        

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Фатихова Лилия Рафиловна, учитель татарского языка и литературы.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

А. Эйнштейн

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.

     Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге бурычларны куям.

     - программа материалын бик яхшы үзләштерү;

     - бәйләнешле сөйләм үстерү;

     - фикерләү сәләтен үстерү;

     - анализ үрнәкләрен белү;

     - өстәмә чыганаклардан файдалану;

  Балага  уку эшчәнлеген тоемларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләп ләрне истән чыгармаска:

— балаларны җентекләп күзәтергә;

— алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга;

— ягымлы мөгамәлә күрсәтергә;

— кирәк вакытта таләпчәнлекне онытмаска;

— ата-аналар белән даими аралашырга;

— мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катнашырга;

— балаларның укуда  уңышлары өчен мактарга;

— киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә кирәк.

            Без яшь укытучылар балаларның белем алу эшчәнлеген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга узенең фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укытучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылыктагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкмасын өчен, аның активлыгын сүрелдерми торган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрестә эш белән мәшгуль булырга,

аннан тәм табарга өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр укучының сәләт-

мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим. Мәсьәлән өй эшен тикшергәндә.

Сыйныф якынча 20 укучыдан торса, өй эшен барысыннан да сорап өлгереп булмый,  ә өй эшен тикшермәгән укучының күңеле төшә. “ Мин дә өй эшен тырышып эшләдем, ә миннән сорамадылар,” - дигән фикер туа анда, һәм ул киләсе дәрескә өй эшен эшләмичә килергә мөмкин,  - “ миннән барыбер сорамыйлар, теге дәрестә сорамадылар бит,” – дип, укучы сүрелә, дәрескә кызыксынуын югалта. Шуңа күрә мин үз дәресләремдә төсле карточка эше кертеп җибәрдем. Карточкалар ике төрле төстә: яшел һәм сары (башка төсләрне дә алырга мөмкин), балаларга сайлау мөмкинлеге бирелә, алар сайлап алалар һәм укытучы кайсы төснең нәрсә белдергәнен игълан итә. Мәсәлән, яшел төстәге карточкалар сайлаган укучылар өй эшен күрсәтәләр, ә инде сары төстәге карточкаларның хуҗалары өй эшенә ошаган биремле карточка буенча эшлиләр. Мондый эш балаларга сайлау мөмкинлеге бирә, кызыксыну уята, укучы һәр дәрескә әзерләнеп килә, өй эшен үзлектән аңлап эшли, күчереп алырмын әле дигән уйлары юкка чыга, чөнки карточка биремендә өй эшенә охшаган бирем була, өй эшен тикшергән вакытта калган укучылар да эш белән мәшгүль була.

       Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Үткәнен белгән-тарихын белгән

ldquo;Үткәнен  белгән-тарихын  белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы...