Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше
учебно-методический материал (8 класс) по теме

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннар турында кыскача белешмә

   

 Хәлфиннарны бцтен гомерләрен татар халкын мәгърифәтле, белемле итүгә, агартуга багышлаган нәсел дип атарга мөмкин. 1) Сәгыйт Хәлфин – җирле адмирал конторасында толмач буларак хезмәт иткән Казан татары. Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләрендә депутат буларак дан казанган. Императрица Екатерина II Сәгыйт Хәлфиннең эшчәнлегенә игътибар итә һәм Казан гимназиясендә татар телен укыту тәкъдиме белән чыга. Укытучы итеп бу вакытта инде “чинлы тәрҗемәче” исемен алган Сәгыйт Хәлфинне билгеләргә боера. Аның укыту эшчәнлеге 1769 елдан башлана. 1778нче елда  “Азбука татарского языка” исемле хезмәте Мәскәүдә басылып чыга.   Нык картаю сәбәпле 1785нче елда Сәгыйт Хәлфин укыту, белем бирү өлкәсеннән китә. 2) Исхак Хәлфин – Сәгыйт Хәлфиннең улы. Казан гимназиясендә әтисенең юлын дәвам итеп татар теле дәресләрен алып бара. Ул бу хезмәтен гомеренең соңгы көннәренә чаклы үти. Аның эшчәнлеге тәмамлану узган гасырның ахырына барып тоташа. Исхак Хәлфин татар теленә  "Учреждение о губерниях" һәм "Устав управы благочиния" хезмәтләрен тәрҗемә итә.Ул шушы хезмәтләре өчен губерна сәркатибе чинын ала һәм 1000 сум күләмендә акча белән бүләкләнә. 3) Ибраһим Хәлфин – Исхак Хәлфинның улы. Ул 1800нче елда Казан гимназиясенә татар теле укытучысы буларак килә һәм гомеренең соңгы көннәренә ягъни 1828нче елга кадәр шушы эшен дәвам итә. Моннан кала әле Исхак Хәлфин Казан университетында беренчеләрдән булып татар телендә лекцияләр алып бара (1812-1828). Ул 1809 елда Казанда “ Татар грамматикасы”н һәм беренче татар хрестоматиясе – “ Чыңгыз хан һәм Аксак Тимернең тормыш юлы” исемле хезмәтләрен бастырып чыгара.

        

****************

    Үсеп килүче империя Көнчыгыш илләре белән элемтәләр урнаштыра һәм бу чорда фарсы, гарәп, төрек, татар телләрен белә торган чиновниклар кирәк була башлый. Аларны кайда әзерләргә соң? Һәрвакыт Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында үзенчәлекле күпер ролен үтәгән Казан шәһәреннән дә кулайрак урын табылмый. Егетләр өчен Казандагы беренче гимназия – Россиядәге беренче провинциаль гимназиягә 1759нчы елда нигез салына. Биредә башка фәннәр белән беррәттән телләр өйрәнүгә дә зур урын бирелә. Күп кенә күренекле шәхесләрнең яшьлек еллары шушы гимназиядә уза. Аларның берсе, беренчеләрдән булып гимназияне тәмамлаучы – Г.Р.Державин.

   Сәгыйт Хәлфинны юктан гына бу күренекле уку йортына татар теле укытучысы итеп билгеләмиләр. Ул инде 1767нче елда ук Яңа уложение төзү

1

проекты комиссиясендәге актив депутат буларак  үзенең иҗади сәләтләрен әйләнә-тирәдәгеләргә күрсәтеп өлгерә. Сәгыйт Хәлфин гимназиядә укытып кына калмый, ә бәлки фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә. Ул чорда әле татар китаплары типографияләрдә бастырылмый, татар халкының булган бөтен байлыгы аерым кулъязмалар рәвешендә генә йөри. Ә1778 елда Сәгыйт Хәлфин тарафыннан  төзелгән беренче татар әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә басылып чыга. Аннан соң “Татар телен өйрәнүчеләр өчен татарча сүзлек һәм кыскача татар грамматикасы” кулланмасын төзи.

    Казан гимназиясендә шулай ук Сәгыйт Хәлфинның улы Исхак һәм оныгы Ибраһимның да белем бирүе мәгълүм. Хәлфиннар нәселенең гомуми педагогик эшчәнлеге 60 ел вакытны үз эченә ала. Исхак Хәлфинны әле "Положение Управы Благочиния" һәм "Учреждения для управления губерний Российской империи" хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак та атарга мөмкин һәм аның бу хезмәтләре Казан Азиат типографиясендә басылып чыга. Сәгыйт Хәлфинның соңгы хезмәтен Екатерина II бик ошата.

    Ләкин шунысын әйтергә кирәк, Хәлфиннар нәселенең иң зур уңышка ирешкән вәкиле - Ибраһим Хәлфин. Ул әтисе һәм бабасы кебек үк гимназиядә татар теле укыта, ә Казан император университеты ачылганнан соң тормыш юлын университет белән бәйли. Башта анда лектор сыйфатында йөри, соңрак адъюнкт-профессор исемен ала.  Ул университет тарихында эз калдыручы беренче татар галиме. Татар теленнән кала Ибраһим Хәлфин төрек һәм гарәп телләрен үзләштерә һәм башка өлкәләрдә дә эзләнә. Ул алып барган дисциплиналар буенча укыту кулланмалары җитешми, ә бәлки бөтенләй булмый диярлек. Шул нисбәттән ул үзе дәреслекләр язарга һәм тәрҗемә итәргә керешә. Аның “Татар теле әлифбасы һәм этимологиясе” һәм П.Юнаков исемле студент белән берлектә эшләнгән “Россиянең кыскача тарихы һәм географиясе”, шулай ук арифметикага караган хезмәтләре мәгълүм. Ибраһим Хәлфинның татар халкын мәгърифәтле итүгә, аны Европа һәм Россия киңлекләренә чыгаруга керткән өлеше бәяләп бетергесез.

    Ибраһим Хәлфинны кызыксындырган төп өлкә - көнчыгыш халыклар тарихы әлегәчә өйрәнелеп бетмәгән килеш кала бирә. Бу өлкә көнчыгыш телләрне белүне генә түгел, ә борынгы язмаларны укый белүне дә таләп итә. Аның Казан университетында күренекле урыс галиме Х.Френ белән хезмәттәшлек итүе дә билгеле. Ибраһим Хәлфин дусты һәм хезмәттәше Х.Френ ярдәмендә күренекле Европа ориенталистлары хезмәтләре белән таныша, ә Френ үзенең укучысы булышлыгы белән көнчыгыш телләрен үзләштерә. Игътибарга лаек күмәк эшләреннән беренче чиратта Әбел-Гази Баһадур-ханның “Родословная тюрков" хезмәтен атап үтәргә кирәк. Ибраһим Хәлфин җитәкчелегендә бу күмәк эш Казанда басылып чыга. Төрки халыкларның тарихи җәүһәре булган әлеге хезмәт фәнни әйләнешкә кереп китә һәм  галим-ориенталистларга аны куллану мөмкинлеге туа һәм аның даны чит илләргә дә тарала.

    Ибраһим Хәлфинның үзлегеннән мөстәкыйль башкарган эшләре дә аз

2

түгел. Аларның иң танылганнары – “Татар грамматикасы һәм әлифбасы” һәм “Чыңгыз хан Һәм Аксак Тимернең тормыш юлы” . Бу китаплар озак еллар дәвамында шушы тематика караган бердәнбер укыту кулланмасы булып кала һәм алда язылачак  хезмәтләр өчен үрнәк булып тора. Белгечләр

фикеренә караганда, Ибраһим Хәлфинның башкарган эшләре Европа тюркологлары - де Саси, А. Давиде, Парч, Шпулер, Чарльз Рейлар игътибарыннан да читтә калмаган. Шулай ук немец тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештел да аны югары бәяләгән.

 Борынгы төрки кабиләләрнең диалектларын өйрәнүче Казан галиме Әбрар Кәримуллин Ленинградта бик кызыклы мәгълүматка юлыга: Ибраһим Хәлфинның исеме Европада гына түгел, Америкада да билгеле булган. Моның ачык дәлиле булып Америка галиме О.Реригның И.Хәлфинга юллаган хаты тора. О.Рериг Казанга берничә хат яза. Шунысы кызык: хатлар гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган. Бу галим китаплар буенча үзлегеннән татар телен үзләштерә һәм Казан университетындагы беренче татар тарихчысына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә! Отто Реригны нәрсә кызыксындырган соң? Ә.Кәримуллин: “Ибраһим Хәлфинның ике китабы Отто Рериг кулына килеп эләгә...һәм ул И.Хәлфинның татар теленә бәйле булган башка хезмәтләре белән дә танышырга теләвен искәртә. Хатында татар теле белән күптәннән кызыксынуы, Париж китапханәсендә сакланучы  төрки кулъязмаларга багышланган хезмәтләре булуы, күренекле тюркологларның хезмәтләре белән таныш булуы турында бәян итә. О.Рериг И.Хәлфинга мөрәҗәгать итүенең сәбәбен болайрак аңлата: ул җентекләп татар халкы тарихын, тел диалектларын өйрәнергә тели. Шунлыктан ике арада фәнни элемтәләр урнаштырырга ашыга һәм тюркологиягә караган хезмәтләрен алмашасы килү теләген белдерә”,-дип, хатларның кыскача эчтәлеге белән таныштыра. Эш шунда ки, Америка галиме сиу индеецларының телен өйрәнә һәм Отто Реригка аларның теле татар теленә охшаш кебек тоела. Үзенең икеләнүләренә чик кую өчен аңа урал-алтай гаиләсенә керүче диалектларны яхшы белгән белгеч белән киңәшләшү кирәк була.

   Ни кызганыч, Ибраһим Хәлфин үзенең хезмәттәшенә җавап бирә алмый кала. Сәбәбе бик гади: Отто Реригның хаты 1861 елда Казанга килеп төшә, ә Ибраһим Хәлфин инде 1829нчы елда якты дөнья белән хушлашкан була. Кызганыч, әгәр ике галим арасында эшлекле элемтә урнаша алган булса, бәлки алар гаҗәеп фәнни ачыш ясый алган булырлар иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. [электрон ресурс].-керү режимы: http://www.gazetart.su/articles/40-41_24856/48229/?action=print

2.        [электрон ресурс].-керү режимы: http://www.tatar.museum. ru/univer/raz _vost.htm

   3.        [электрон ресурс].-керү режимы:  http://kitap.net.ru/archive/8.php

   4.        [электрон ресурс].-керү режимы:  http://culture.tatar.ru/znaniya        /research.htm/pub/73

4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...