2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы
рабочая программа по теме

Сафина Зульфия Ирековна

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_syynyf_ochen_esh_programmasy.docx52.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Сәгать саны

Дәрес тибы

Өй эше

План

Фактик дата

Кабатлау

Җөмлә һәм сүз

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 3

Җөмлә һәм сүз

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 9

Җөмлә һәм сүз.

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 11

Иҗек, аваз һәм хәреф

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 19

Иҗек, аваз һәм хәреф. Кабатлау

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 22

Сөйләм. Җөмлә. Сүз

Сөйләм. Диалог.

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күнегү 25 (диалог төзергә)

Бәйләнешле сөйләм. Текст

1

Катнаш дәрес

Күнегү 31

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 36

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 40

Сүзлек диктанты. Сүз.

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

Күнегү 42

Хаталар өстендә эш. Хәрәкәт һәм сүз

1

Катнаш дәрес

Күнегү 45

Хәрәкәт һәм сүз

1

Катнаш дәрес

Күнегү 48

Билге һәм сүз

1

Катнаш дәрес

Күнегү 52

Контроль диктант “Көзге матурлык”

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

“Билге һәм сүз” темасын кабатларга

Хаталар өстендә эш. Аваз һәм сүз.

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Күнегү 57

Авазлар һәм хәрефләр

Аваз һәм хәреф

1

Катнаш дәрес

Күнегү 64

Алфавит. Баш хәрефтән языла торган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 65

Сузык авазлар

1

Катнаш дәрес

Күнегү 72

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

1

Катнаш дәрес

Күнегү 78

Үткәннәрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Күнегү 84

Иҗекләр

Иҗекләр

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күнегү 91

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

Катнаш дәрес, БСҮ

Күнегү 93 (хикәя төзергә)

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Сүзлек диктанты

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

Күнегү 97

Хаталар өстендә эш. Э-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 108

Ө-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 115

Ө-е хәрефләре

1

Узган материалны ныгыту дәресе

Күнегү 117

О-ы хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 123

О-ы хәрефләре

1

Узган материалны ныгыту дәресе

Күнегү 126

Контроль диктант “Кышкы уен”

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

“О-ы хәрефләре” темасын кабатларга

Хаталар өстендә эш. Я хәрефе

1

Катнаш дәрес

Күнегү 132, 133

Ю хәрефе

1

Катнаш дәрес

Күнегү 140

Е хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Сораулар

Кабатлау

1

Кабатлау дәресе

Сузык аваз хәрефләре (кабатлау)

1

Кабатлау дәресе

Күнегү 144 (җөмләләр төзеп яз)

Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе сүз башында

1

Катнаш дәрес

Күнегү 152

Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе сүз башында

1

Узган материалны ныгыту дәресе

Күнегү 155

Й хәрефе сузыклардан соң

1

Катнаш дәрес

Күнегү 159

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

Кабатлау дәресе

кагыйдәләр

“Күңелле кыш җитте”. Сочинение

1

БСҮ

В хәрефе

1

Катнаш дәрес

Күнегү 162

В хәрефе

1

Узган материалны ныгыту дәресе

Күнегү 166

К-г хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 169

К-г хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Хикәя язырга

Н, ң хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 173

Янәшә тартыклар

1

Катнаш дәрес

Күнегү 177

ъ, ь хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Күнегү 183

Сүзлек диктант. Кабатлау

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

Тартыклар темасын кабатларга

Сүзләрне төркемләү

Кем?Нәрсә?сорауларына җавап булган сүзләр

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күнегү 191

Кем?Нәрсә?сорауларына җавап булган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 196

Кем?Нәрсә?сорауларына җавап булган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 200

Контроль диктант “Яз килә”

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

Уткэн теманы кабатларга

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Кабатлау дәресе

Тест

Үткәннәрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Нишли?Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 204

Нишли?Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 207

Нинди?Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 217

Нинди?Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Күнегү 220

Тамырдаш сүзләр

Тамырдаш сүзләр

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күнегү 232

Сүзлек диктанты. Тамырдаш сүзләр 

1

Күнегү 224

Хаталар өстендә эш. Тамырдаш сүзләр.  

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

Күнегү 234

Изложение “Каен”

1

БСҮ

Хаталар өстендә эш. Тамырдаш сүзләр (кабатлау)

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

“Тамырдаш сүзләр” темасын кабатларга

Җөмлә

Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

Яңа материалны аңлату дәресе

Күнегү 240

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

1

Катнаш дәрес

Күнегү 244

Ия һәм хәбәр. Сөйләм төзү

1

Катнаш дәрес

Күнегү 250

Контроль диктант “Җәй”

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү дәресе

“Ия һәм хәбәр” темасын кабатларга

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Күнегү 255 ребуслар

Үткәннәрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Күнегү 267, 268

РАССМОТРЕНО                                        СОГЛАСОВАНО                                                         УТВЕРЖДАЮ                

Руководитель ШМО                                        Зам.директора по УВР                                                 Директор

__________Л.И.Сираева                                __________А.Р.Мингазова                                                 ______________Р.Р.Идрисов

Протокол №__  “___”________20___г.                “____”___________20___г.                                                         “____”____________20___г.    

                                                                                                                                                                                         

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение Татарская гимназия №84 Октябрьского района городского округа город Уфа Республики Башкортостан

наименование ОУ

Сафина Зульфия Ирековна, высшая квалификационная категория

ФИО учителя, категория

Татарский язык и татарская литература, 3в класс

предмет, класс

2013-2014 учебный год

Учебно-тематическое планирование по предмету

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Татар теле

Класс: 2в

Учитель: Сафина Зульфия Ирековна

Всего часов: в год 68, в неделю 2

Планирование составлено на основе: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары, 1-11 сыйныфлар, Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

Учебник: Гафурова Ф.А., Сәлимгәрәева Б.С. Татар теле: 2 нче сыйныф. Башкортостан Республикасы татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – 3 нче басма. – Уфа: Китап, 2010.

Татар теленнән эш программасы

2 нче сыйныф

(68 сәг)

Аңлатма язуы

         

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • Сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу;
  • Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан-юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре яки нечкәлек билгесе белән күрсәтү;
  • Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;
  • Э,е,о,е,ө,я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
  • Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне, нечкә, калын,аеру билгесе булган гади сүзләрне һәм 2 нче сыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу;
  • Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү, аларның эйтелеше һәм язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү;
  • Сүзләргә сорауларны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметның билгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү;
  • Кем?нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү;
  • Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү;
  • Сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага 4-5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую

Татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру.
  • Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Эш программасының эчтәлеге.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

1сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

5

  • Җөмлә һәм сүз; иҗек, аваз һәм хәреф

2

Сөйләм. Җөмлә. Сүз

8

  • Сөйләм; диалог; бәйдәнешле сөйләм; текст; җөмлә ахырында тыныш билгеләре; сүз; хәрәкәт һәм сүз; билге һәм сүз; аваз һәм сүз

3

Авазлар һәм хәрефләр

4

  • Аваз һәм хәреф; алфавит; Баш хэрефтән языла торган сүзләр; сузык авазлар; тартык авазлар; яңгырау һәм саңгырау тартыклар

6

Иҗекләр

19

  • Иҗекләр; сүзләрне юлдан-юлга күчерү; Сузык аваз хәрефләре, тартык аваз хәрефләре; янәшә тартыклар

7

Сүзләрне төркемләү

7

  • Кем?нәрсә? сорауларын җавап булган сүзләр; нишли?нишләде? сорауларын җавап булган сүзләр; нинди?кайсы? сорауларын җавап булган сүзләр

8

Тамырдаш сүзләр

2

  • Тамырдаш сүзләр

9

Җөмлә

3

  • Җөмләдә сүзләр бәйләнеше; ия һәм хәбәр; сөйләм төзү

10

Контроль эшлэр

8

  • Сүзлек диктант; контроль диктант

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү

2

  • Изложение, сочинение

12

Кабатлаулар

10

  • Үткәннәрне кабатлау

Укыту – методик комплекты

  1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003)
  1.  Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)

            3.    2 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.А. Гафурова, Б.С.Салимгареева.  Уфа, “Китап” , 2010)

Контроль диктант

Көзге матурлык

Алтын көз җитте. Без урманга экскурсиягә килдек. Агачларның яфраклары сары, кызыл төскә буялган. Әкрен генә җылы җил исте. Сары яфраклар, алтын тәңкә сыман, җиргә түшәлә. Җир сары юрган ябына. Ул кышкы йокыга әзерләнә. (33 сүз.)

Контроль диктант

Кышкы уен

        Туган якка кыш килде. Ул чатлама суыклары белән балаларның борынын чеметә. Тик алар бирешми. Зур кар өеменнән тау ясап уйныйлар. Таудан чана, чаңгы шууы бик тә күңелле малайларга. Аларның керфекләренә, алсу битләренә кар бөртекләре куна. (35 сүз.)

Контроль диктант

Яз килә

        Яз кояшы көлеп карый. Өй кыекларыннан тамчы тама. Җир кардан ачыла башлады. Яз хәбәрчеләре – кара каргалар килде. Сиртмә койрык, сандугач һәм карлыгачлар да озак көттермәс. Туган ягыбыз кошларның маутр тавышына күмелер. Алар урманнарны, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар. Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. (44 сүз.)

Контроль диктант

Җәй

        Җәй җитте. Балалар Башкортстанның төрле районнарында ял итәләр. Марат – Дим буена, Гүзәл – Кандракүлгә, Рөстәм Йомагуҗа ягына китте. Алар урманда җиләк җыйдылар. Елга буенда балык тотып, кызынып ял иттеләр. Олыларга ярдәм итәргә дә онытмадылар. Бакчада яшелчә, бәрәңге үстерделәр. Болында печән җыйдылар. Үзләренә яңа дуслар таптылар. (44 сүз.)

        

Изложение

Каен

Балалар мәктәп тирәсенә агач утырттылар. Бигрәк тә Айдар тырышып эшләде. Үзенең каенын яхшылап утыртырга бөтен күңелен бирде. Чокырны ул тирән һәм киң казыды. Ишек алдыннан чиләк белән чирәм ташыды. Каен төбенә күп итеп су сипте. Әле генә аягына баскан кечкенә агач, малайга рәхмәт әйткән сыман язгы җилгә башын селекте.

  •  Минем белән ярышып, зур булып үс, - диде Айдар.

(А.Гыйрфановтан)

Татар әдәбиятыннан эш программасы

2 нче сыйныф

(36  сәгать)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде. “Мәгариф “ нәшрияте, Казан, 2010

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

-матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең ңанры, персонаңы турында күзаллау булдыру;

-уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

-матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

-татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;

-дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

        Укыту планында 2 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел) нигезләнеп төзелде.  Программада 36 сәгать каралган: язучы иҗаты – 35  сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү - 1 сәгать.

Эш программасының эчтәлеге

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Балалар,әйдәгез мәктәпкә!

5

Г. Тукай “Туган тел”

Г.Тукай “Иртә”, “Ташбака илә Куян”

Р.Низамова “Мәктәпкә барабыз”

Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”, “Язарга өйрәнгәндә”

И.Туктар “Тырышкан табар”

2

Күрәмсез,дусларым,көз килде тышта

4

Г. Тукай “Көз”, М.Җәлил “Көз житте”

Н.Сладков “Көз”

Г.Мөхәммәтшин “Бәрәңге алганда”

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

3

Әткәй,әнкәй һәм туганнарым

5

Г.Тукай “Безнең гаилә”, З.Туфайлова “Әни”сүзе”

А.Алиш “Әни ялга киткәч”

Р.Вәлиева “Дәү әни”, Х.Халиков “Дәү әти”

Корея халык әкияте “Тату туганнар”

Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез,танышабыз: мин...Инсаф”

4

Ак чәчәкләр ява

4

Г.Тукай “Жир йокысы”, “Кыш”

Ә.Бикчәнтәева “Карлар ява”, В.Монасыйпов “Кем белән кем”

Н.Дәүли “Календарьның соңгы бите”, С.Урайский “Чыршы”

Д.Аппакова “Тагын урамга”, Р.Корбанов “Урак өсте”

5

Үзе яхшының эше дә яхшы

5

И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”, Р.Корбанов “Уйнап”

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

И.Туктар “Ялкау өчен ботка суынган”

Т.Миңнуллин “Үзем белән үзем”

“Тәмле сүзләр” (“Салават күпере журналыннан)

6

Туган жир,туган ил

3

Р.Вәлиева “Иң матур жир”, З.Туфайлова “Туган ил”

К.Әмири “Безнең авыл”

“Ике мең ел элек” (“Салават күпере журналыннан)

7

Яз жыры

5

Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!”, Г.Хәсәнов “Кояш бүген...матур карады”

З.Мансур “Әниләр көнендә”,  Д.Аппакова “Март башы”

Г.Лотфи “Сыерчык”, Э.Касыймов “Боз кузгалды”

Г.Лотфи “Яз- жыры”, Л.Толстой “Көймә”

Бәйләнешле сөйләм үстерү-картина буенча хикәя төзеп язу.

8

Борын-борын заманда...

3

Татар халык әеиятләре “Хәйләгә каршы хәйлә”, “Карт белән төлке”

Ф.Яруллин “Урман әкияте”

Татар халык әкияте “Өч кыз”

9

Саумы,жәй!

2

М.Гафури “Жәй”,  Урманда әдәплелек дәресләре.

Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

тексттагы вакыйга яки төп персонаж буенча аңа исем таба белү;

укытучының соравына тексттагы вакыйгаяки эпизод белән җавап бирә белү;

текстның төп фикерен үзе билгели алу;

берничә текстны темасы буенча берләштерә белү;

укылган бүлеккә план төзи белү;

геройларга характеристика бирү;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Бәяләү нормалары:

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә

Класслар

Икенче яртыеллыкта

2

Хәрефләр саны

140-290

Сүз саны

30-40

Минутка укыганда куела торган таләпләр

    Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-32 төгәлсезлек җибәрелсә;

    Укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә

“4”ле куела

 Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

 Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлек булса;

“3”ле куела

   Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

   Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

   Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

   Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

“2”ле куела

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин

Таләпләр

Билге

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;
  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;
  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,
  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“5”ле билгесе куела.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының  сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“4”ле билгесе куела.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3”ле билгесе куела.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

“2”ле билгесе куела.

Тема

Сәгать саны

Дәрес тибы

Өй эше

План

Фактик

дата

Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

Г. Тукай “Туган тел”

1

Катнаш дәрес

Шигырьне ятларга

Г.Тукай “Иртә”, “Ташбака илә Куян”

1

Катнаш дәрес

Табышмаклар, 8б.

Р.Низамова “Мәктәпкә барабыз”

1

Катнаш дәрес

Сораулар, 11б.

Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”, “Язарга өйрәнгәндә”

1

Катнаш дәрес

6 нчы бирем, 14б.

И.Туктар “Тырышкан табар”

1

Катнаш дәрес

1-4 нче сораулар, 17б

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

Г.Тукай  “Көз”, М.Җәлил “Көз җитте”

1

Катнаш дәрес

Мәкальләр, 21б.

Н.Сладков “Көз”

1

Катнаш дәрес

Уен (кросссворд), 26 б.

Г.Мөхәммәтшин “Бәрәңге алганда”

1

Катнаш дәрес

1-2 нче сораулар, 29б.

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

1

Катнаш дәрес

Уен (кроссворд), 32 б.

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

Г.Тукай “Безнең гаилә”, З.Туфайлова “Әни” сүзе

1

Катнаш дәрес

Шигырьләрнең берсен ятларга

А.Алиш “Әни ялга киткәч”

1

Катнаш дәрес

Эчтәлеген сөйләргә

Р.Вәлиева “Дәү әни”, Х.Халиков “Дәү әти”

1

Катнаш дәрес

Башваткыч, 44б.

“Тату туганнар” . Корея халык әкияте

1

Катнаш дәрес

Эчтәлеген сөйләргә

Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез танышабыз: мин...Инсаф”

1

Катнаш дәрес

Исемең нәрсә аңлата?

Ак чәчәкләр ява

Г.Тукай “Җир йокысы”, “Кыш”

1

Катнаш дәрес

Рәсем ясарга

Ә.Бикчәнтәева “Карлар ява”, В.Монасыйпов “Кем белән кем”

1

Катнаш дәрес

Табышмаклар, 54б.

Н.Дәүли “Календарьның соңгы бите”, С.Урайский “Чыршы”

1

Катнаш дәрес

Кроссворд, 62б.

Д.Аппакова “Тагын урамга”, Р.Корбанов “Урак өсте”

1

Катнаш дәрес

Кабатлау өчен сораулар

Үзе яхшының эше дә яхшы

И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”, Р.Корбанов “Уйнап”

1

Катнаш дәрес

3 нче сорау, 72б.

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

1

Катнаш дәрес

2 нче сорау, 75б.

И.Туктар “Ялкау өчен ботка суынган”

1

Катнаш дәрес

Мәкальләр, әйтемнәр, 79б

Т.Миңнуллин “Үзем белән үзем”

1

Катнаш дәрес

Сораулар, 83-84б.

“Тәмле сүзләр” (“Салават күпере” журналыннан)

1

Катнаш дәрес

Кабатлау өчен сораулар, 87б.

Туган җир, туган ил

Р.Вәлиева “Иң матур җир”, З.Туфайлова “Туган ил”

1

Катнаш дәрес

“ Туган ил” шигырен ятларга

К.Әмири “Безнең авыл”

1

Катнаш дәрес

Сораулар, 93б.

“Ике мең ел элек” (“Салават күпере” журналыннан)

1

Катнаш дәрес

1-6 нчы сораулар, 95б.

Яз җыры

Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!”, Г.Хәсәнов “Кояш бүген...матур карады”

1

Катнаш дәрес

Хикәя буенча рәсем ясарга

З.Мансур “Әниләр көнендә”, Д.Аппакова “Март башы”

1

Катнаш дәрес

План буенча эчт. сөйләргә

Г.Лотфи “Сыерчык”, Э.Касыймов “Боз кузгалды”

1

Катнаш дәрес

“сыерчык” сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төз

Г.Лотфи “Яз җыры”, Л.Толстой “Көймә”

1

Катнаш дәрес

“Яз җыры” шигырен ятларга

Л.Фәттаховның “Әни күрмәгән чакта” рәсеме буенча эш

1

БСҮ

Борын-борын заманда...

“Хәйләгә каршы хәйлә”, “Карт белән төлке” татар халык әкиятеләре

1

Катнаш дәрес

Рәсем ясарга

Ф.Яруллин “Урман әкияте”

1

Катнаш дәрес

План буенча эчт.сөйләргә

“Өч кыз”. Татар халык әкияте

1

Катнаш дәрес

1-3 нче сораулар, 128б.

Саумы, җәй!

М.Гафури “Җәй”, Урманда әдәплелек дәресләре

1

Катнаш дәрес

Урман кагыйдәләрен яз

Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”

1

Катнаш дәрес

Ятлау өчен әсәрләр:

1.Г. Тукай   Туган тел.

2. Г.Тукай “Безнен гаилә”/З.Туфайлова “Әни” сүзе”

3. З. Туфайлова   Туган ил.

4. Г.Лотфи “Яз җыры”

Укыту – методик комплекты

  1. Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. Казан “Мәгариф”2010.
  2. “Уку китабы 2 нче сыйныф” Р. Х.Ягъфарова, Казан “ Мәгариф” 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе...