Эссе .Минем методик табышларым.
статья по теме

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_metodik_tabyshlarym.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

                                           “ Яхшы укытучы булу өчен,  үзең укыткан фәнне    

                                              һәм укыткан укучыларыңны яратырга кирәк”

                                                                                            В.О Ключевский

Салкын кыш иртәсе. Мин тирә - ягымны күзәтә - күзәтә, яраткан мәктәбемә барам. Тирә - як ап - ак карга күмелгән. Агачларның матур ак күлмәкләре күз явын алырлык. Җирдә кар бөртекләре, күк йөзендәге йолдызлар кебек,  җем- җем итеп җемелди. Минем уч төбемә кар бөртеге төште дә, күз ачып йомганчы юк булды. Минем күз алдыма укучыларым килеп басты. Укучыларымның күңелләре дә ак кар шикелле чиста, саф. Ничек ак кар җиргә, агачларга ятып аларны җылыта һәм саклый, шулай ук укучыларымның җылы карашлары да минем күңелемне җылыта. Шул күңелемдәге җылылыкны тоеп, мәктәбемне ачып кердем. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән.

        Уйларым мине утыз биш ел элек булган вакыйгаларга алып китте.

        Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә - менә - менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап- ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап - ак тасмалар, күңелдә - ап - ак хыяллар...

        Мәктәптә бик тырышып укыдым.Менә соңгы кыңгырау шалтырады. Яныма татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем апа килде.Матурым, синдә тумыштан укытучыларга гына хас сыйфатлар бар. Бер үк педагогия институтына укырга керергә тырыш, - диде.

        Кичәгедәй күз алдымда: һәрчак якты йөзле, күтәренке күңелле, пөхтә, гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы, безне ихлас яратучы һәм безнең һәрчак әйбәт булуыбызны теләүче, олы йөрәкле Гөлсем апабыз.Һәрвакыт ак йөзле, намусы ап-ак кар бөртекләреннән эрегән тамчылардай саф, вөҗданы чишмә суыдай пакъ.

        Минем укытучым! Минем олы йөрәкле, ак күңелле укытучым!

        Ләкин тормыш кешегә карата кырыс бит ул.Мине дә тормыш юллары икенче якка алып китте. Баребер сезнең ягымлы сүзләрегез колак төбемдә һәрвакыт яңгырап, күңелемә дәрт өстәп торды. Мәктәп яныннан узып киткәндә,  йөрәкләрем дөд-дөп тибә башлый, ә кыңгырау тавышы, колак төбемдә чыңлап, мине  мәктәпкә чакыра кебек иде.Ике нарасыем, яраткан балаларым, укырга кергәч, мәктәп тормышы белән көн саен очраша башладым. Мәктәбем, яраткан мәктәбем! Син мине үзеңә ныграк тарта башладың. Тормыш иптәшем һәм балаларым белән киңәшләшкәч, Яр Чаллы педагогия көллиятенә юл тоттым. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга кердем. Күңелемдә кешегә сөйләп бетерә алмаслык куаныч- шатлык, җылылык, рәхәтлек иде.Чөнки минем балачак хыялларым тормышка ашачак. Мин укытучы булам бит.

        Мәктәпне генә тәмамлаган укучылар белән,  бер парта артында укытучы һөнәре серләренә өйрәндем. Көллиятне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга кердем.Аны кызыл дипломга тәмамлап, инде 19 ел буе  мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә, һәрвакыт минем яраткан гаиләм, һәм яраткан укытучым  күз алдымда тора.

         Рәхмәт сезгә, минем яраткан гаиләм, Укытучым!  Авыр чакларда миңа ярдәм кулы сузып, яраткан хезмәтемә кайтарган өчен.Мең-мең рәхмәт, сезгә.

        -Гөлшат Арслановна! Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек?

        Бу ягымлы тавыш уйларымнан айнытып җибәрде.Борылып карасам, Гөлиям басып тора. Апа, мин сез биргән шигырьне ятладым. Дәрестән соң калып сөйләп карармын әле, -диде. Без укучылар белән республикакүләм “Бөек Җиңү хакына” дигән бәйгегә әзерләнәбез.Беләм, Гөлиям минем битемә кызыллык китермәс. Бу шулай булып та чыкты.I дәрәҗә диплом алгач, безнең сөенүләребезнең иге - чиге булмады. Мин укучыларым белән дәресләрдә генә түгел, дәресләрдән соң да калып,  иҗади эшләр белән шөгыльләнәм. Мин төрле милләт балаларын  татар теленең серләренә  өйрәтәм. Белем дәрәҗәләре төрлечә. Ләкин татар телен бик яратып өйрәнәләр, кызыксыналар. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без - укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Тел фәннәрен үз иткән егет -  кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр, сәхнә осталары чыгуы бар.Укытучы балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә,  ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә,  авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш.Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Укучыларым төрле тормыш шартларында да югалып калмасыннар өчен, сөйләм телләрен үстерү, иҗади фикерләү сәләтләрен  дәресләрдә генә түгел, ә дәресләрдән тыш та төрле чараларда катнашып, сөйләм телләрен үстерү  максатыннан “Сәләтле балалар белән эшләү” программасын төзедем. Без төрле шәһәркүләм, республикакүләм конкурсларда катнашабыз. Өстәмә эшнең беренче җимешләре дә күренә башлады. Без шәһәркүләм “Диалог”, “Зәлидә”, “Содружество”, “Болгар илем - гүзәл җирем” програмаларында катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнар алдык.Ә иң сөенече шул булгандыр,  бәлки. Рус милләтеннән булган укучылар өчен “Диалог” программасында ел саен катнашабыз. Быелгы уку елында Анастасиям III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәч, аның шатлыклы йөзләрен күргәч, “Содружество” дигән шәһәркүләм программада төрле милләт балалары белән катнашып,I,  II,  III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнгәч, эшемнең нәтиҗәсенең бушка китмәгәнен күреп, канатларым үсеп китте. Ә үземнең сыйныф укучыларым белән ике ел рәттән “Зәлидә” шәһәркүләм программасында, “Гүзәл илем-Болгар җирем”, “Нәүрүзбикә” конкурсларында катнашып, төрле алдынгы урыннарны алып, укучыларны сөендерү, үзе зур бәхет түгелмени.

        Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигыре бар.

                                             Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? – дисәләр,

 Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

 Миңа сорау бирсәләр:

           -Бәхетең, ни? – дисәләр,

 Бәхет шушы укучылар

       Кеше булып үссәләр

Чыннан да,   мин        бик бәхетле укытучы. Әйе, мин татар теле укытучысы булуым белән бик, бик горурланам! Шул горурлык, шатлану хисләре йөрәк түрләремнән ургылып - ургылып чыга.Дөньяга кычкырасым, аваз саласым килә. Аңлыйсызмы, ишетәсезме мине, кешеләр!

        Мин  бит - укытучы, балаларны телебезнең серләренә өйрәтүче - укытучы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

Эссе. Минем методик табышларым

Эссе. Минем методик табышларым...

ЭССЕ: "Минем методик табышларым"

Эссе: "Минем методик табышларым"....

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....

Эссе Минем методик табышларым 2019.

Эссе. Минем методик табышларым. Андреева Миләүшә Рәшит кызы...