Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.
учебно-методический материал (8 класс) по теме

Зарипова Аниса Газизулловна

       Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп  идеяне тамашачыга (укучыга) җиткерү.

       2.Х.Туфанның  “Халык рухының илчесе” ,  татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту.

        3. Балаларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kh.tufan_izhatyna_bagyshlangan_achyk_chara.doc56.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

 

Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2нче гимназия” муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе

Тема:    Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган  

“Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.” –

                дип   исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Сценарий авторы һәм оештыручысы

 югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Зарипова Әнисә Газизулла кызы

Түбән Кама шәһәре,

2011 нче ел

Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2нче гимназия” муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе

Сценарий авторы һәм оештыручысы югары квалификацион категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы

      Тема:    Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган  

“Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.” –

         дип   исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

       Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп  идеяне тамашачыга (укучыга) җиткерү.

       2.Х.Туфанның  “Халык рухының илчесе” ,  татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту.

        3. Балаларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.

       Җиһазлау: “Кулыңдагы китабымда, чордаш,

                           Шигырьләрдә минем йөрәгем”, – дигән плакат, мультимедия, Х.Туфанның портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар, Х.Туфанның тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүматлардан торган газеталар.

       Кулланылган әдәбият:

    1. Х.Туфан Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2002

    2. Х.Туфан лирик шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985

    3. Х.Туфан Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990, һ.б. китаплары.

Әдәби-музыкаль кичәнең барышы.

1а.б

      –Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Х.Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез язучының тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

  • Ничек икән синең йөрәк? – дисең,

     Ничек икән гомер көннәрең?

          Кулымдагы китабымда, чордаш,

          Шигырьләрдә минем йөрәгем.

2а.б

  • Ничек икән йөрәк тибешең? – дисә

Хәлне сорап әгәр берәр кем

Гасырдашлар, сезнең үзегез биргән

Җырларымда минем йөрәгем.

  Х.Туфанның  “Яшьлек килә яшәргә” шигыре  башкарыла.  (Курайда “Тәфтиләү” көе уйнала.)

1а.б

  • “Х.Туфан искиткеч намуслы, иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе

 иде”, – дип язды аның турында Сибгат Хәким. Нәкъ Тукайча халыкның язмышын уртаклашкан, аның чын мәгънәсендә йөрәге аша үткәргән Туфан. Нәкъ Такташча яңа хисләр белән, зур идеаллар белән рухланган, аның якын дусты булган Туфан.

2а.б

    – “Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы: яхшыны исбат итү, яманны инкарь итү, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!” – дип, иҗатка шулай бәя бирә Х. Туфан.

  Х.Туфан сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы  “Казан кичләре”  җыры     башкарыла.  

1а.б

  – Яшьлек, иҗат, мәхәббәт дөньясында кайнап яшәгән Х.Туфанга ил язмышының кара җилләре дә килеп кагыла. “Ант” поэмасында сурәтләүләре өчен, сәяси гаепләр ташлана. Х.Туфан 15 ел гомерен тоткынлыкта үткәрергә мәҗбүр була.

2а.б

   – Биредә дә ул җан дусты-поэзиядән аерылмый - тоткын шагыйрьнең кичерешләрен сурәтләгән шигырьләр иҗат итә.

    Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен башкарыла.                                

1 а.б.

    Туфан шигырьләрендә йөрәгеннән ургылып чыккан моң, сагыш, шатлык хисләрен чагылдыра.

2 а.б.

     Туфан – мәхәббәтнең олылыгына, тугрылыкка дан җырлаучы моң, сагыш чишмәсе.

         Х.Туфан сүзләре  “Юксындырсаң, нишләрмен” җыры башкарыла

1а.б

  – Шагыйрь Туфан һәм артистка Луиза Салиаскарованың таң калырлык легендага әйләнгән мәхәббәте авыр сынауларга да сынмаслык тугрылыкка нигезләнгән.

2а.б

   – Иренә тугры калып, аның соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән Луизаның Туфан лирикасы үлемсезлегендә өлеше шагыйрьнең үзенеке кебек зур. Туфан драмасы хатынына багышланган шигырьләр циклында үзенең иң тирән кичерешләре белән ачыла, өзгәләнүле хисләр, кайтарып булмаслык югалту тойгысының шагыйрь җанын телгәләве Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә тиң сөюнең кайнарлыгын, зурлыгын дәлилли.

      Х.Туфан белән Луиза Салиаскарованың бер-берсенә булган шәфкатьлелеге, мәхәббәте ”Тамчылар ни диләр?” шигырендә сурәтләнә.

        Х.Туфанның “Тамчылар ни диләр?”  шигырен башкарыла.

 1а.б

   – Хәсән-Луиза сөюенең таң калырлык зурлыгы, мәхәббәткә өлге булырлык ихласлыгы XXI гасыр яшьләренә гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә. Бары тик чын ярату, ихлас тугрылык кына кешене кеше итә, онытылмас истәлекләр белән баета – шагыйрьнең фаҗигале мәхәббәт тарихы әнә шуны раслый.

2а.б

     – Мәхәббәт турында язганда кешенең йөрәк хисләре, табигый моң шигъри юллардан саркый башлый, әле хис җырларында ачык чагыла.

 Х.Туфан сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы  “Әйткән идең…” җыры башкарыла.

1а.б

       – Шагыйрьнең тоткынлык чоры 1940-1956 нчы елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы чоры. Х.Туфан үзенең иле өчен сугышта катнаша алмавын бик авыр кичерә.

    2 а.б

– Үз халкын ярату, киләчәккә ышанычлы булу, туганнарының һәм якыннарының күңел җылысын тою, күңелдә туган хисләрен шигырь юлларына салу аның рухын сындыра алмаган.  

 Бадыкова Нәзилә  Х.Туфанның  “Сугыш”  шигырен башкара.                                        

1а.б

    – Х.Туфан Г.Тукайны – татар галәмендә иң якты йолдыз дип саный һәм шигырияте аша гүя ки Г.Тукай белән сөйләшә киңәш-табыш итә, аны олылый.

2а.

  – Х.Туфан Г.Тукай кебек туган телебез, аның алдагы язмышы турында уйлана.  

   Х.Туфанның  “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигырен башкарыла.

 – Без бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган? – дип әйтеп куябыз. Ул көч– халыкта, туган җирдә, туган телдә, халык моңнарында.

2а.б

– Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә. .Туфанның туган телгә, туган җиргә  багышланган җырлары бер бәйләм.

 Вәлиуллин Кәрим башкаруында татар халык  җыры  “Сарман” .

1а.б

  • Төп нигезем минем Татарстан,

Синең язмыш, безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

2а.б

  • И минем җандай, кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

       Х.Туфанның  “Туган тел турында җырлар” шигырен башкарыла.

    “Ирназ” төркеме башкаруында татар халык биюе “Печәндә”. Җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наскаев Ирек Зиннәтуллович.

1 а.б.

Һәр галимнең,

Һәр шагыйрьнең сүзе

җитсен иде

һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикеле үк,

Үзләренең асыл телендә.

        Х.Туфан турында Гомәр Бәширов болай ди: “Шагыйрьләр турында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин, ул үзе шигырь булып яши, дияр идем. Чөнки Туфанны – шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул –– шигъри образга, шигърият дөньсына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән ышанган башка кешене белмим”.

  2а.б  

    Шагыйрь “Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән аз гына кагыла да яңгырый башлый”, – дип яза. Бу сүзләр шагыйрьнең үзенә туры килә, ул гомере буе халык тормышындагы вакыйгаларны, йөрәге аша кичереп иҗатында яңгырата.

 – Хөрмәтле, мөхтәрәм кунаклар, сөекле укытучыларыбыз, кадерле укучылар Х.Туфанның тууына 110 елга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез тәмам.  Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

                     

 

   

 

   

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....

Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә

Шәүкәт Галиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен  укучыларга җиткерү...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....