Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.
план-конспект урока по теме

Кутлиахметова Айгуль Тимирзяновна

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Габдулла Тукай71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: укучыларның рәсемнәре, “Туган тел” җыры, Г. Тукай портреты, кроссворд, электрон фотоальбом,”Кызыклы шәкерт” мультфильмы.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Уңай психологик халәт тудыру
  2. Дежур укучы белән әңгәмә.
  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Аудиозапись. Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән дәресне башлап җибәрәбез.

  • Укучылар, бу җыр сезгә танышмы?
  •  Сүзләрен кем язган?
  • Әйе, Г. Тукай. Димәк,безнең бүгенге  дәресебез кемгә багышланган ?

-Укучылар, сезгә Кырлайдан хат килде. Рәхим итеп укыгыз. (Слайд ачыла)

Исәнмесез, 3А сыйныф укучылары! Мин сезнең турыда акыллы, кызыксынучан, туган телне яратучан, Г. Тукайның шигырьләрен   ярата торган балалар дип ишеткән идем. Шуңа күрә сезне Кырлайга Г. Тукай музеена чакырам. Үзегез белән  дәфтәр, каләм, фотоаппарат алырга онытмагыз.

Г. Тукай музее директоры.

- Укучылар,хат кайдан килде?(Кырлайдан)

- Анда кемгә багышланган музей бар?    

- Балалар безне кая чакыралар?

- Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

- Ә без нинди маршрут белән сәяхәт итәргә җыенабыз соң, беләсезме?

- Менә бу кроссвордны чишсәгез, җавабы табылачак.

1. ....... рәхмәт укый: сакалын селкетә.

2.Г. Тукайның “Туган .......” шигыре

3. Балалар, шагыйрьнең туган көне кайчан?

4. Былтыр кайсы әкияттән?

5. Кайсы әкияттә малай таракны урлый?

6.  “Кызыклы шәкерт” шигырендә малай  кемгә эндәшә?

С

м

ш

у

а

ү

э

а

А

р

а

м

в

п

ә

н

а

К

ы

р

л

а

й

ә

л

е

е

с

җ

л

ы

ә

ь

  • Сары белән бирелгән сүзне укыйбыз.Нинди сүз килеп чыкты?
  • Димәк, без сезнең белән Кырлайга барачакбыз.
  • Кырлай авылмы, шәһәрме?!
  • Тукайның нинди шигырләрен беләсез? Әйдәгез сөйләп үтик.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

  • Г. Тукайның нинди китапларын беләсез? ( китаплар күргәзмәсе белән таныштыру)

 Ял итү минуты.

  • Укытучы:
  • - Кояш арыган, ял итә.
  • Балалар:
  • Кулларын – партага, башларын куллары өстенә куеп, күзләрен йомалар.
  • Укытучы:
  • - Кояш уянды, күтәрелә башлады.
  • Балалар:
  • Башларын күтәрәләр, күзләрен ачалар.
  • Укытучы:
  • - Кинәт җил чыкты, яшен яшьнәде, күк күкрәде.
  • Балалар:
  • Торып басалар, уңга, сулга кул чабалар.
  • Укытучы:
  • - Шыбырдап яңгыр коя башлады.
  • Балалар:
  • Бармак очлары белән парта өстенә чиртәләр.
  • Укытучы:
  • - Яңгыр туктады, кояш чыкты, кешеләр эшкә тотындылар. Без дә эшкә керешербез.
  • Балалар:
  • Балалар утыралар, дәрес дәвам итә.

       - Молодцы! Сез сәяхәт итәргә яратасыз  икән! Ләкин сәяхәткә чыгып китәр өчен, билгеле бер белем кирәк. Белемегезне сынап карыйк!

1 тур сораулары

1. Г.Тукай ничәнче елны туган?  

а)1882;

ә) 1886;

6)1913.

   2. Г. Тукай туган авылы.  

а) Кырлай;

ә) Кушлавыч;

б) Өчиле.

   3.  Кырлай авылында Г. Тукайны тәрбияләгән гаилә.  

а)Мөхәммәтвәли- Газизә;

ә) Сәгъди- Зөһрә;

б)Бәдри- Гайшә.

4. Г.Тукайны тудырган ата-анасының исемнәре.

а)Газизә-Галиәсгар;

ә)Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә;

б)Сәгьди-Зөһрә.

5. Әнисе  кияүгә киткәндә, Габдулланы  асрамага  алган  карчык кем?  (Шәрифә)

6. Г.Тукайның «Шүрәле» әкиятендә кайсы авыл табигате сурәтләнә?

а) Кушлавыч;

ә) Өчиле;

б) Кырлай.

- Бу рәсемнәр кайсы әсәрләрнеке?(слайдлар күрсәтелә)

1.Бала белән күбәләк.

2.Шүрәле.

3.Кызыклы шәкерт.

4.Гали белән кәҗә.

5.Су анасы.

2 тур  сораулары

1.  «Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

    Ник  аласың  син  аны,  ул  бит  минем  алтын  тарак!».

 

2.  «-Ах, юләр  маэмай! Тырыш  яшьләй, зурайгач җайсыз  ул;

   Картаеп  каткач  буыннар,  эш  белү  уңайсыз  ул!» («Кызыклы шәкерт»)

3.Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын. («Шүрәле»)

         4  .«Кая барсам, кайда  торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге  калыр туган  җирем.» («Туган авыл»)

5. И туган тел и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.

8. Тукайның  кайсы  шигырьләре  көйгә  салынган? (Пар ат, Туган авылым, Бэйрәм бүген, Туган тел.)

9. Тукайның нинди китапларын беләсез?( Шүрәле, Су анасы, Бала белән күбәләк, һ.б.)

- Молодцы! Белемегез бар, курыкмыйча сәяхәткә чыгабыз.

- Сезнең алдыгызда фотоальбом « Г.Тукайның Кырлайдагы музей -йорты»

- Ә хәзер сезгә Тукайның балачакта торган, Сәгъди абзыйның йорты күрсәтелә.

-  Фотоларны карап, астындагы аннотациясен укыйбыз.

(“Кызыклы шәкерт” мультфильмын карау)

1) Әңгәмә.

-Укучылар, безнең илебезгә белемле кешеләр кирәкме, яки белемсез  надан кешеләрме?

- Әйе, белемле, күп белүче кешеләр.

- Ә әйбәт белем алу өчен ничек укырга кирәк?

- Әйе, тырышып, иренмичә укырга.

- Ә белемне картайгач кына алалармы яки кечкенәдәнме?

- Шулай. 7 яшьтән башлап балалар мәктәпкә белем алырга киләләр. Тырыш, эшчән балалар тырышып укып яхшы белемнәр алалар һәм бик әйбәт кешеләр булып үсәләр.

 

- Бик яхшы. Бүген без Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» мультфильмын карарбыз.

2) Сүзлек эше.

- Укучылар, «Кызыклы шәкерт» мультфильмын караганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очырар. (Тактада авыр сүзләр язылган)

Шәкерт – ученик

Берлә – бергә

Газаплыйсың – мучаешь

Маэмай – эт – щенок

Буыннар – сустав

3)Проблемалы сорау кую.

-  Хәзер без мультфильмны карарбыз.Ә сез мин биргән сорауга җавап уйлагыз. Бу шигырьдә нинди шәкерт турында сүз бара?

 4) Мультфильм карау.

5).Сорауларга җавап бирү.

- Малай Акбайны нәрсәгә өйрәтергә тели?

- Акбай аңа ничек җавап бирә?

- Малай аңа нинди акыллы сүзләр әйтә?

Мәкальләр өстендә эш.

 

Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

Яшьләгеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

Өйрәнергә бервакытта да соң түгел.

 - Мәкальләрне аңлатыйк әле.

- Кайсы мәкаль шигырьнең төп өлешенә туры килә?

Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, Тукайның бу мультфильмы безне кайсы яктан тәрбияли? Нинди булырга өйрәтә?

- Әйе. Г.Тукай бу шигыре белән безне кечкенәдән тырышып укырга, белем алырга, тормышыбызда кирәк булган төрле һөнәрләргә өйрәнергә өнди. Г.Тукайның балачагы авыр газапта үтә. Менә шуңа күрә дә ул балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели. Аның тормышта бәйрәмнәре аз, шатлыклы көннәре сирәк булуына карамастан, ул тормыш сынаулары алдында югалмаган.Укымышлы , белемле кеше булырга тырышкан. Һәм балаларда да шул сыйфатларны күрергә тырышкан. Аның бу шигыре дә шуңа мисал булып тора.

- Димәк ,без сезнең белән кемнең музеенда булдык?

  6.Өй эше.

Мультфильмның эчтәлегенә карата рәсем ясарга.

7.Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Тест буенча үзбәя.

Димәк ,без сезнең белән кемнең музеенда булдык?

- Аның нинди мультфильмын карадык? Кайсы шигырьләрен искә төшердек?

- Әйе, без бүген Г.Тукай иҗаты турында сөйләштек, аның шигырьләрен тыңладык. Г.Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Ул үзе исән чагында ук чын мәгънәсендә халык шагыйренә әверелә.

Ә хәзер, әйдәгез бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәте (Проект яклау дәресе)

Габдулла Тукайның  ислам диненә мөнәсәбәте берәүне дә битараф калдырмый. Әдәбият галимнәре, тарихчылар ,тәнкыйтьчеләр совет чорында  үзара бәхәсләшеп, аның шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, публ...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ...

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.

Җыр булырлык сүзләр биргәнМатур телем – туган телем!Рәхмәт сиңа, туган телем,Киңдер сиңа күңелем түре!(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)  Нинди таныш, моңлы көй бу?Тукай җыры “Туга...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият  геройлары бездә кунакта»...

Габдулла Тукайның 130 еллыгына, туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына ,туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы....