Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Әкият  геройлары бездә кунакта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukaynyn_otkr.urok_2015.doc45.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

              Габдулла Тукайның

                   129 еллыгына

     багышланган  әдәби – музыкаль

                           дәрес

 «Әкият  геройлары бездә кунакта»

        

        Гайнутдинова Р.Ф.

                                                                            учитель тат.языка и литературы

        МБОУ “Средняя школа №24”    

                                 Приволжского района г.Казани

                         

                           

                           2015

   

   

     Зал бәйрәмчә бизәлә. Тукай портреты янында  - кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела.

      “Әкият геройлары бездә кунакта” дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә укучылар ясаган рәсемнәр урнаштырыла.

       Магнитофон язмасында З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.

      Алып баручы: Хак тәгалә әмере

белән җиргә раушан көзге инде.

      Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер

 шагыйрь килде.

      Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте,

хәтер нуры,

       Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә

үтеп туры...

       Ятимлек һәм фәкыйрьлекне яшьләй

белде.

       Тукай тәмен,

       Михнәтен күп биреп, тормыш аз

күрсәтте ямен.

       Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен

янды, көйде.

       Гафләт йокысыннан алып уятып алга

өндәде.

       Моңсуларны моңландырды, сукырларның

ачты күзен,

       Телсезләрне телле итте, сихри шигыре,

тугры сүзе.

       Кыска булды гомер юлы, иртә сынды

моңлы сазы.

       Шат яз бүләк итте аны, - алып китте

кайгы язы.

       Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә

яши ул Тукай.

        Вакыт үтсә дә сүнми бит, күктә балкыган

ярымай .

        Хилаф кылмыйм дип исламга, рәсүлебез

Мөхәммәткә,

        Ул  шиксез соңгы пәйгамбәр мөэмин

мөселман өммәткә.

        Әмма ләкин татарга да, илчене биргәнсең

ходай.

        Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр

ул безнең Тукай.

        И тыңлаучым, уйлама син төче мактау

сүзе бу дип.

        Мактауга һич мохтаҗ түгел чын шигърият

Һәм чын әдип.

        Тукай безнең арабызда, алгы сафларда көрәшә.

        Тел яшәгән милләт яшәр, халкым

яшәр, дип эндәшә.

                                               (Укучылар тезелеп басалар)

1 нче укучы:

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, - дибез.

Бергә: И, туган тел, и матур тел.

2 нче укучы:

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр –

Безнең дуслар барсы да.

“Кырлай” дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.

КЫЗ:

- Нинди матур күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышы?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

КҮБӘЛӘК:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә, -

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

        (Күбәләк очып китә)

КЫЗ: Каты эссе. Һава бөркү. Кыза

дөнья, сабыр җитми,

      Җил исми аз гына да, бер генә

яфракны селкетми.

      Якын урманның артында яшеннәр

ялтырый аз –аз,

      Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк

күрәгән аваз!

      Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган

тавышлар ишетелә.

КЫЗ: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә

         кычкыра?

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә. Бии – бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.

ШҮРӘЛЕ: Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак – угры түгел.

      Юлда да кисмимен, шулай да мин бигүк

      Тугры түгел.

КЫЗ: Сиңа миннән ни кирәк?

ШҮРӘЛЕ: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

                    Мин әле , күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

КЫЗ: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети – кети.

З.Хәбибуллинның “Пар ат” көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.

ШҮРӘЛЕ: Яшь егет! Килче, икәү

        уйныйк бераз кети – кети.

БЫЛТЫР: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

        мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең, диеп,

        мин уйлыймын.

ШҮРӘЛЕ: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара

        адәмчек кенәм

БЫЛТЫР: Шунда бар ич бик озын һәм

        бик юан бер бүрәнә.

Шул агачны бергә - бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярык

Шул  җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак Су анасы керә.

СУ АНАСЫ:

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан,

Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безне

Мин сине озатып калам.

Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.

Кәҗә белән Сарык: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда?

Без монда бөтенебез дә кешеләргә таныткан , балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г. Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез Г.Тукайга 129 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

Укучылар “Туган тел” җырын башкаралар.

3 нче укучы:

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

4 нче укучы:

Бөек Тукай, синең исмең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

5 нче укучы:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын.

6 нчы укучы:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син! – диям.

Укучылар барысы “Бәйрәм бүген” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...