Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә
учебно-методический материал

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlilnen_tugan_konen_bagyshlangan_chara.doc35.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә


Алып баручы:
 Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар!

2021 нче ел илебез һәм республикабыз өчен мөһим вакыйгаларга бай ел.

Татарстанда 2021 нче  ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика закон чыгару органына юлламасында яңгыратты.

      Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә, аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә.

           Бүген татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел.

                1906 нчы елның 15нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында   Муса Җәлил  дөньяга килә.

 Гаиләдә ул алтынчы бала бала була. Әтисе- Мостафа Җәлилов, әнисе – Рәхимә Җәлилова. Башка балалар кебек ул да яланаяк яшел чирәм өстендә йөгергән, казлар көткән, су коенган, әнисенең моңлы  җырларын тыңлаган.

Шигырьләр язу дәрте Мусада иртә уяна.

Бик күп сикәлтәле юллар үтеп,  Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә. Бер-бер артлы аның балалар өчен китап басмалары чыга.

( Башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр)

 Вәлиева Зарина белән Ралина «Куян»,

 Гатина Риана «Сәгать»,

«Тимербулатова Сафина «Карак песи»,  

Гыйләҗетдинов Рәзил «Маэмай»,

 Хамадиева Сәидә «Гөлләрем»

Ильина Аглая «Бәхет».

Алып баручы:  Ләкин шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге чынга ашмый кала. Бөек Ватан сугышы башлана....

(Левитан тавышы яңгырый.

7 Б сыйныфы укучылары  «Солдатлар» җырын  җырлый.) 

Укучылар! Муса Җәлилнең якты күңелен, сынмас рухын искә алып бер минут тын калыйк. (Тын калу.)

Алып баручы:  1942 елның июлендә авыр яраланган Муса  фашистларга әсирлеккә эләгә. Бу хәл Волхов фронтында була. Дошманның нинди генә мыскыллауларына карамастан, ул бирешми, шигырьләр яза,

“Моабит дәфтәрләре” н иҗат итә. Ул дәфтәрләр төрмәдән илебезгә бик күп еллар үткәч кенә әйләнеп кайта. Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла.

Бигрәк тә «Вәхшәт», «Бүреләр», «Кыз үлеме», «Яшь ана» көчле рухта язылган.

 (Өлкән сыйныф укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр)

 Сафин Булат «Дару» шигыре,

Динмухаметова Азалия «Илгә кергәч чыган»,

туган тел һәм әдәбият укытучысы Мустафина Рузалия Усмановна

«Вәхшәт» шигыре,

Туфан Миңнуллинның «Монлы бер җыр» әсәреннән өзек:

9 нчы сыйныф укучылары Вәлиәхмәтова Илназ һәм Ханяфиев Сәет башкара.

4 нче сыйныф укучылары «Салют сиңа Муса Җәлил»  җырын җырлый.

Алып баручы. 1944 елның 25 августында Муса Җәлилне фашистлар җәзалап үтерәләр.

 Муса Җәлил үлде... Ләкин... аның җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калды.

Ә ул һаман безнең арада. Шигырьләре, җырлары белән безнең арада. Аның шигырьләрен бүген төрле милләт халкы укый.

 Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез. Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик. Шуның белән герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрү чаралары программасы.

Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция...

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият  геройлары бездә кунакта»...

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....