Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция
методическая разработка на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби - музыкаль композиция15.07 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган

әдәби – музыкаль композиция

Әлфир

1941 нче  елның җәе иде.

Тыныч иртә иде.

Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык читендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең  җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.

   Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды.

“Солдатлар” җыры башкарыла.

Илдар

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч өстендә.

Ир-егетләр киткән яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Владик

Онытмыйк без Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!..

Буыннардан-буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк.

Чын батырлык-илгә тугрылык.

Илдана

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән  буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

Сәйдә

Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып.

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

Гөлия

ӨЗЕК

Альбина

Батырларны барлый-барлый,

Тарих битен актарам.

Ватандашлар батырлыгын

Укып гаҗәпкә калам.

Сабина

Ил  күгендә  ул батырлар

Йолдыз булып яналар,

Ул исемнәр тарихлардан

Мәңгелеккә баралар.

Арина

Илнең азатлыгы өчен

Һәлак булган, кан койган,

Киләчәк буын хакына

Күпме ирләр җан кыйган?

Әкрен генә “Сарман” җыры ишетелә

Владик

... Әллә шулчакта, әллә чак кына соңрак егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?..

(Җыр көчәеп тәмамлана)

Әлфис

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып калка батырлар;

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Хәтерләрдә мәңге балкырлар.

Илдар

Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабын актардым.

Күпме яу, сугышлар аркылы

Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

Илдана

Илемнең хуҗасы  булганга,

Мин җиргә нык басып атладым.

Кешеләр күтәрде Ватанны,

Кешене  күтәрде  Ватаным.

Әлфис

Мин күрдем төннәрне таратып,

Дөньяда алсу таң атканын.

Яктыра, аллана җир йөзе...

Таң булып нур сибә Ватаным.

Арина

“Сез кайсы халыктан?”- дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын, дип, Ватаным.

“Каеннар шаулый” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият  геройлары бездә кунакта»...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция

литературно-музыкальная композиция о ВОВ...