3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.
календарно-тематическое планирование на тему

Сафина Гузель Фатхулловна

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел

2.       ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_kl.tat_._tem.pl_.doc373 КБ

Предварительный просмотр:

 “Тикшерелде”                                    “Килешенде”                                 “Раслыйм”                     М. Б. утырышында                                                                   Директор урынбасары                                                       Гимназия директоры                                                        Протокол № __  “___”_____ 2014 ел                                           ______________                                                                 _____________

_______       Г. Ф. Сафина                      Ф. М. Хәбибуллина                                  И. Н. Бакова

                                                                                                                         Боерык №____ “___”____2014 ел

                                                                       

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                        Казан шәһәре Мәскәү районының

“ М. С. Устинова исемендәге 102нче гимназия”

    гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Сафина Гүзәл Фәтхулловна

Габдрахманова Резеда Анасовна

Татар теле, 3 нче сыйныф (рус төркеме)

                                                                                              Педагогик совет утырышында каралды

                                                             Беркетмә № ___ “___” ____2014 ел

Аңлатма язуы

  1. Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле”, “Әдәби уку” фәннәрен укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыгының 2012 нче елның 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012 нче елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары);
  2. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 9777/12 санлы (13.08.2012 ел), 9127/13 санлы (09.07.2013 ел) хатлары;
  3. Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел
  4.  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • Башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру; 
  • Укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • Татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

             Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган  коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын,  индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;

 кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

 үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

 үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең  мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

            Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

             Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

 коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

 «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

             Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

 татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

 – татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

              Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

 гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;  

 укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

               Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

 – татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

 – телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш

Сөйләү

 сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

 предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

 үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

 укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

– балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.

Тыңлап аңлау

 аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

 татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

 укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

 өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

 текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү; текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү. 

Язу

 тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;

үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;

үрнәк буенча дустыңа хат язу;

үтелгән тема буенча кечкенә инша язу;

сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.

               Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;

гади анкетаны тутыру.

               “Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә” бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Графика, каллиграфия, орфография

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы:

татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язарга;

татар алфавитын  яттан әйтә белергә;

 текстны үзгәртмичә күчереп язарга;

актив үзләштерелгән сүзләрне укырга һәм язарга, орфографик кагыйдәләрне кулланырга;

татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтергә өйрәнә.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

уку кагыйдәләренә нигезләнеп, сүзләрне төркемләү;

сүзлектән карап, сүзнең язылышын ачыклау.

Сөйләмнең фонетик ягы

авазларны ишетеп аера белү һәм дөрес әйтү;

 аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

 әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

 ритм һәм интонация үзенчәлекләрне исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

сүз басымы белән бәйле искәрмәләрне белү (сорау алмашлыклары, хикәя фигыльнең юклык формасы, боерык фигыль, -мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләр;

сүзләрне транскрипция буенча уку.

  Сөйләмнең лексик ягы

 башлангыч мәктәптә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану;

 аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 гади сүз ясагыч элементларны тану;

 текстларны укыганда яки тыңлаганда, тел тапкырлыгына таяну.  

Сөйләмнең грамматик ягы

 җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану;

 өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу;

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 һәм, ә, ләкин теркәгечле кушма җөмләләрне тану;

 чөнки теркәгечле иярченле кушма җөмләләрне тану һәм куллану.

Укыту предметының төп эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.

Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә  нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.

Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу. Балаларга кызык булган темаларга кечкенә сочинениеләр язу.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. 3нче сыйныф укучылары өчен ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

Бәйрәмнәр: Белем бәйрәме, туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары (сабантуй). Бүләкләр. Котлаулар. (“Белем бәйрәме”, “Туган якка кыш килде”)

Көндәлек режим.  Өйдәге эшләр. Сәламәтлек. (“Көндәлек режим»)

Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресләре. Ашханәдә. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр. (“Белем бәйрәме”, “Ашханәдә”)

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре. “Без әти-әниләргә булышабыз”

Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү. (“Әдәпле булыйк”, “Без әти-әниләргә булышабыз”)

Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар. Ел фасыллары. Һава торышы. (“Туган якка кыш килде”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Кечкенә дусларыбыз”)

Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (бакчада). (“Туган якка кыш килде”, “Күңелле җәй”)

Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары. Уртак шөгыльләр. Дустыма хат язу.

Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.  (“Шәһәрдә һәм авылда”)

Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү. (“Туган якка кыш килде”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Күңелле җәй”)

Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре.  (Г. Тукай. Р. Миңнуллин, )

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

 Графика, каллиграфия, орфография.

Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Сөйләмнең фонетик ягы. 

Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. [ә], [ү], [ө], [ы], [э], [о] сузык авазлы сүзләр. Кушма сүзләр (көньяк, төньяк, кулъяулык); үзенчәлекле тартык авазлы ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч], [‘] (һәмзә)) сүзләр, ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте).  Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], юкә [йүкә], ел [йыл], егет [йэгэт]. Кыска һәм озын сузыклар, яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләрендә интонация.

Сөйләмнең лексик ягы. 

Башлангыч мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр. Күп мәгънәле сүзләргә гади мисаллар.

Сөйләмнең грамматик ягы.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәр. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу,  менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының иялек һәм юнәлеш килешләрендә кулланылышы. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасы. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Урын рәвешләре (анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләр: белән, турында, өчен, саен, кебек, кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлек сүзләр (алдында, артында, астында, өстендә). Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел, әле).

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Бу  минем дустым) һәм гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләр.

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!

Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!

Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.

Бик зур рәхмәт сезгә.

Исән-сау булыгыз!

Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.

Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.

Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.

 Кабатлагыз (кабатла) әле!

 Ашыгыз тәмле булсын!

 Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.

 Мин бик шат. Мин дә бик шат.

 Сорарга ярыймы?

 Зинһар өчен, әйтегез әле.

 Әйе, мин сезне тыңлыйм.

 Котлыйм сезне!

 Хәерле юл!

 Нәрсә булды?

 Әлбәттә.

 Тагын килегез!

 Сау булыгыз! (Сау бул!)

 Исән булыгыз! (Исән бул!)

 Хушыгыз! (Хуш!)

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Знче сыйныф укучыларына татар телен укытканда, укучыларны Татарстан Республикасының шәһәр һәм елга исемнәре, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, популяр әкиятләрнең сюжетлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.

Махсус күнекмәләр

Башлангыч мәктәп укучылары, татар телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:

дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;

транскрипция билгеләре буенча укый белү;

таблица, схема рәвешендә һәм кагыйдәдә бирелгән белешмә материалдан файдалану;

аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;

компьютер программаларыннан файдалану;

электрон белем бирү чараларыннан файдалану;

сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  күрсәтмә әсбаплар;

  белешмә материаллар;

  аудио- һәм видеоәсбаплар;

  мультимедия укыту программалары;

  электрон дәреслекләр;

  компьютер программалары;

  интерактив тикшерү программалары;

  татар сайтлары;

  электрон китапханә;

  лингафон кабинеты

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

  1. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.
  2. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге (ике кисәктә). / Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
  3. Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учашимися.
  4. Укытучылар өчен методик кулланма - 3 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
  5. Ярдәмлек: “Татар теленнән эш дәфтәре” теле (башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен), Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова, Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

 

                                                                                                                                                                                                                                     

Предмет

Сыйныф

Ел буенча дәресләр саны

Атнага дәресләр саны

Дәреслекнең авторы

Татар   теле

3

105

3

Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге (ике кисәктә). / Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова,                   Л. Ә. Гыйниятуллина. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты. 2013.

Планлаштырылган язма эшләр:

Эш төре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

барлыгы

Кон. күчереп язу

1

1

1

1

4

Сүзлек диктанты

1

1

2

2

6

Контроль эш

1

1

1

1

4

Диктант

1

1

2

Сочинение

1

1

Изложение

1

1

БСҮ

4

3

4

4

15

Аерым темаларны өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленеше:

Бүлек исеме

Сәг саны

Көтелгән нәтиҗәләр

1

Белем бәйрәме!

20

Беренче сентябрь – белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый

белү. Кем? кемне? кемгә? сорауларын аңлый, аларга җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү  (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү. Предметларның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш кызыл каләм бир әле). Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Бер-береңнең хәлен сорый белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү. Бер-береңә комплимент әйтә белү. Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү. Ничәнче  сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен, эшләмәгәнен әйтә белү.  Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Үзеңә ярдәм сорый белү.

Китапханәгә     барганыңны,        китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү. Китапханәгә барырга чакыра белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Китапханәгә барганыңны, бармаганыңны әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. Предметның ничә икәнен әйтә белү. Үзеңә кирәк  санда предметлар    сорап    ала белү.

2

Көндәлек режим

7

Вакытны әйтә, сорый белү. Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Көндәлек режимың турында сөйли белү. Син иртән нишлисең? соравын куя һәм аңа җавап   бирә   белү. Мәктәптән соң булган  эшләрне әйтә белү.

3

Ашханәдә.

8

Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга    тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Савыт-сабаларнысөртергә куша белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. Табын янында үз-үзнңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү. Нәрсә янына килгәнеңне, нәрсә янында уйнаганыңны, нәрсә   яныннан киткәнеңне әйтә белү. Предметларның  урынын әйтә белү. Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү. Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү. Табын әзерләү тәртибен сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз

15

Үз гаиләң турында сөйли белү. Әти-әниеңнең кайда эшләве турында әйтә белү. Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Ярдәмгә чакыра белү. Эшне  бергәләп планлаштыра белү. Яхшы эшләр өчен мактый белү. Әти - әниләрнең  кем булып,  кайда   эшләвен, профессия  исемнәрен  әйтә белү. Ни өчен? соравын куя, аңа җавап бирә белү. Син иртән нишлисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү. Мәктәптән соң булган эшләрне әйтә белү. Өйдә булышуны сөйли белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сойли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. Эш куша белү. Предметның  кайда икәнен әйтә, сорый белү.

Чөнки теркәгечен, шуңа күрә мөнәсәбәтле сүзен җөмләдә урынлы куллана белү.  -чы,  –че кушымчаларының яңа исемнәр ясау үзлеге белән таныштыру, һөнәр исемнәрен кулланып җөмләләр төзү.

5

Туган якка кыш килде.

16

Ьава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы  уен  төрләрен әйтә,  уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Әби – бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү. Нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү. Яңа ел бәйрәме, кышкы уеннар турында сөйли белү.

6

Шәһәрдә һәм авылда

8

Үзеңә якын шәһәр турында мәгълүмат бирә белү. Татарстан  шәһәрләренең исемнәрен әйтә белү. Үз фатирың турына сөйли белү. Авыл  турында сөйли белү. Һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирә белү. Татарстан   шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү (кайсы шәһәрдә, урамда, йортта, ничәнче катта, фатирда). Шәһәр турында сөйли, үзең   яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны, кайтканны сорый, җавап бирә белү. Предметларның кайсысы зуррак, кечкенәрәк, матуррак  икәнен  әйтә белү. Шәһәргә  барырга  чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Шәһәр һәм авыл тормышы  турында сөйли белү. Сыйфатларның артыклык дәрәҗәләре турында төшенчә бирү, кушымчаларын дөрес куллана белү.

7

Әдәпле булыйк

9

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Өлкәннәргә ярдәм итү турында әйтә белү. Телефонан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Бер-береңне  табынга чакыра,  кыстый, ашаганнан соң  рәхмәт әйтә белү.  Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. Кемнән? соравына җавап бирә белү. Аның әнисе, аларның әнисе, аларның әниләре грамматик төзелмәләрен сөйләмдә дөрес куллануга күнектерү.

8

Кечкенә дусларыбыз.

9

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче) , аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны саклау турында сөйләшү. Кемгә дә  булса (Кәримгә,  аңа)  әйбер биргәнне,  кемне (Кәримне, аны) дә булса яратканыңны әйтә белү. Кемгә дә булса (Кәримгә, аңа)  әйбер биргәнне,  кемне (Кәримне, аны) дә булса яратканыңны әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песинең барлыгын, юклыгың, аны   ничек караганны  сорый, әйтә белү. Кемнең  нәрсә  яратканын  сорый һәм әйтә белү.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй.

10

Җәй көнен кайда үткәрүең турында сөйләшү. Җәйге табигатьтурында сөйли белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Сабантуй турында сурәтләп сөйли белү.  Ел   фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның      билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Дус, тату яшәү турында әйтә белү. Предметны каян алганны сорый белү. Бакчада  нинди яшелчәләр үскәнен әйтә белү.  Бакчадагы  эшләрне сорый, әйтә белү. Су керергә чакыра белү.

10

Гомумиләштереп кабатлау

3

Татар теле 1 чирек - 27 сәгать

Дәрес темасы

Сәг саны

Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

I.

1

БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ – БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ.

Кем? кемне?

кемгә? сораулары  һәм аларга җавап.

20

1

6  бит, 10 күнегү.

2

- мы/-ме сорау кисәкчәсе. Мин , син, ул зат

алмашлыгының юнәлеш килеш формасы.

1

7 бит, 4 күнегү.

3

1-10 га кадәр саннар.

1

8 бит, 9 күнегү.

4

БСҮ Исемнең күплек  сан кушымчасы.

Кая?   кайда? кайдан? сорулары  һәм аларга җавап.

1

11 бит, 11 күнегү.

5

Исем    сүз төркеме. Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше.

1

14 бит, 10 күнегү.

6

Фигыльнең башлангыч формасы.

1

15 бит, 4 күнегү.

7

Хәзерге  заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешс.

1

16 бит, 5 күнегү.

8

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешс.

1

20 бит, 9 күнегү.

9

Контроль күчереп язу. “Без диктант язабыз” тексты.

1

19 бит, 7 күнегү.

10

БСҮ Хәзерге  заман    хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

21 бит, 2 күнегү.

11

Чөнки, ләкин теркәгечләре

1

23 бит, 12 күнегү.

12

БСҮ Сингармонизм законы. Мин үзем эшлим тибындагы җөмләләр.

1

23 бит, 1 күнегү.

13

Сүзлек диктанты. Үткән заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

27 бит, 4 күнегү.

14

Ярдәм ит әле, ярдәм итегез әле төзелмәләре.

1

29 бит, 10 күнегү.

15

Янында бәйлек сүзе.

1

30 бит, 5 күнегү.

16

Хәзерге заман   хикәя фигыльнең

күплек санда   юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

33 бит, 6 күнегү.

17

Диктант. “Китапханәдә” тексты.

1

31 бит, 7 күнегү.

18

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман   хикәя фигыльнең күплек санда   юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.    

1

34 бит, 8 күнегү.

19

БСҮ Дистә саннары.

1

35 бит, 2 күнегү.

20

Кабатлау.

1

39 бит, 10 күнегү.

II.  21

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

7

1

41 бит, 6 күнегү.

22

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешс.

1

43 бит, 6 күнегү.

23

Кабатлау.

1

46 бит, 4 күнегү.

24

Кабатлау.

1

Контроль эшкә хәзерләнергә.

25

Контроль эш. “Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Көндәлек режим”.

1

Кабатларга.

26

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

27

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

                                                                           

2 нче чирек – 21 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

          Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

III.

1

АШХАНӘДӘ.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары.

1

47 бит, 1 күнегү.

2

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары.

1

51 бит, 6 күнегү.

3

Боерык фигыль формасы.

1

53 бит, 8 күнегү.

4

Сүзлек диктанты. Исемнең төшем килеше.

  

1

55 бит, 12 күнегү.

5

БСҮ  Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

1

56 бит, 1 күнегү.

6

Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Уйный башладым төзелмәсе.

1

58 бит, 8 күнегү.

7

Контроль күчереп язу. “Икмәк” тексты.

1

59 бит, 8 күнегү.

8

Хәзерге заман хикәя фигыльнең II, III. зат күплек сан формалары.

1

61 бит, 1 күнегү.

IV.

9

БЕЗ ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ БУЛЫШАБЫЗ.

БСҮ  Аның китабы, аның әнисе төзелмәләре.

15

1

66 бит,4  күнегү.

10

Аның китабы, аның әнисе төзелмәләре.

1

68 бит, 10 күнегү.

11

 “-чы/-че” сүз ясагыч кушымчасы.

1

71 бит, 13 күнегү.

12

БСҮ Сатучы булып эшли төзелмәсе.

1

72 бит, 5 күнегү.

13

Ни өчен? соравы; чөнки, шуңа күрә

теркәгечләре.

1

74 бит, 8 күнегү.

14

Хәзерге   заман, үткән заман хикәя

фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

80 бит, 14 күнегү.

16

Үз   алмашлыгының тартым   белән төрләнеше.

1

80 бит, 1 күнегү.

17

Хәзерге заман, үткән заман хикәя

фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

81 бит,  9 күнегү.

18

Хәзерге заман, үткән заман хикәя

фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Контроль эшкә хәзерләнергә.

Контроль эш. “Ашханәдә. Безнең гаилә”.

Кабатларга.

19

Хаталар өстендә эш.  Алдында, артында, янында, каршында , өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

84 бит, 1 күнегү.

20

Алдында, артында, янында, каршында , өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

85 бит, 6 күнегү.

21

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

 

Татар теле 3 чирек - 30 сәгать

Дәрес темасы

Сәг саны

            Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

1

БСҮ Алдында, артында, янында, каршында , өстендә, астында

бәйлек сүзләре.

1

89 бит, 6 күнегү.

2

Үткәннәрне ныгыту.

1

90 бит, 6 күнегү.

V

3

ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ.

Яңа ел бәйрәме+нә, яңа ел бәйрәме+ндә төрләнеше.

16

1

7 бит, 7 күнегү.

4

Куян булып киенә төзелмәсе.

1

9 бит, 5 күнегү.

5

Контроль күчереп язу. “Чыршы бәйрәме” тексты.

1

10 бит, 9күнегү.

6

БСҮ Сыйфат сүз төркеме. Кыш айлары, кыш билгеләре.

1

13 бит, 6 күнегү.

7

Хаталар өстендә эш. Сыйфат сүз төркеме. Кыш айлары, кыш билгеләре.

1

13 бит, 10 күнегү.

8

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе;

1

14 бит,1 күнегү.

9

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе.

1

16 бит, 6 күнегү. Яңа сүзләрне өйрәнергә.

10

Сүзлек диктанты. Кая? кайда? кайдан? сорулары.

1

17 бит, 1 күнегү.

11

Кая? кайда? кайдан? сорулары. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе.

1

19 бит, 7 күнегү.

12

БСҮ Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

23 бит, 9 күнегү.

13

Изложение язуга хәзерлек. Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

22 бит, 5 күнегү.

14

Изложение “Дуслар” хикәясе.

1

Изложениене язып бетерергә.

15

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

24 бит, 7 күнегү.

16

Үткән    заман    хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

 

26 бит, 7 күнегү.

17

Үткән    заман    хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

28 бит, 11 күнегү.

18

Кабатлау дәресе.

1

30 бит, 8 күнегү.

VI

19

ШӘҺӘРДӘ ҺӘМ АВЫЛДА.

БСҮ Нинди? кайсы? сораулары.

8

1

32 бит, 8 күнегү.

20

Казан шәһәре төзелмәсе; Бауман урамында төзелмәсе.

1

35 бит, 9 күнегү.

21

Сүзлек диктанты. Шуңа күрә теркәгече.

1

39 бит, 9 күнегү.

22

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

41 бит, 11 күнегү.

23

Һәр, барлык — билгеләү алмашлыклары.

1

43 бит, 8 күнегү.

24

Үткәннәрне кабатлау.

Контроль эшкә хәзерләнергә.

25

Контроль эш. “Туган якка кыш килде. Шәһәрдә һәм авылда”.

1

Кабатларга.

26

Хаталар өстендә эш. Һәр, барлык — билгеләү алмашлыклары.

1

44 бит, 5 күнегү.

VII

27

ӘДӘПЛЕ БУЛЫЙК.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы.

9

1

45 бит, 1 күнегү.

28

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы.

1

48 бит, 6 күнегү.

29

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

50 бит, 5 күнегү.

30

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

Кабатларга.

Татар теле 4 чирек - 27 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II,  III зат берлек сан формалары.

1

52 бит, 5 күнегү.

2

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II,  III зат берлек сан формалары.

1

53 бит, 7 күнегү.

3

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы.

1

55 бит, 6 күнегү.

4

Исемнең төшем килеше формасы.

1

56 бит, 3 күнегү.

5

Үткәннәрне кабатлау.

1

59 бит, 8 күнегү.

VIII

6

КЕЧКЕНӘ ДУСЛАРЫБЫЗ.

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

9

1

60 бит, 1 күнегү.

7

БСҮ Көн саен төзелмәсе.

1

61 бит, 5 күнегү.

8

Чөнки, шуңа күрә, ләкин теркәгечләре.

1

63 бит, 4 күнегү.

9

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше.

1

66 бит, 4 күнегү.

10

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше. Акмуенның аягы төзелмәсе.

1

66 бит, 7 күнегү.

11

Сүзлек диктанты. Артында, алдында, астында, өстендә бәйлек сүзләре.

1

67 бит, 4 күнегү.

12

БСҮ Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

1

70 бит, 6 күнегү.

13

Үткәннәрне кабатлау.

1

71 бит, 6 күнегү.

14

Сочинение. “Минем песием”.

1

Сочинениене язып бетерергә.

IX

15

КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ, ЯМЬЛЕ ҖӘЙ!

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формасы.

13

1

73 бит, 4 күнегү.

16

Диктант. “Җәй җитте”.

1

Кабатларга.

17

Хаталар өстендә эш. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

75 бит, 4 күнегү.

18

БСҮ Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

77 бит, 10 күнегү.

19

Кая? кайда? кайдан? сорулары.

1

79 бит, 6, 7 күнегү.

20

Сүзлек диктанты. Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр.

1

80 бит, 2 күнегү.

21

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

84 бит, 8 күнегү.

22

Үткәннәрне кабатлау. Контроль эшкә хәзерлек.

1

Контроль эшкә хәзерләнергә.

23

Контроль эш. “Әдәпле булыйк. Кечкенә дусларыбыз. Күңелле җәй, ямьле җәй!”.

1

Кабатларга.

24

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

1

86 бит, 8 күнегү.

25

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

26

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

27

Йомгаклау дәресе.

1

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф рус группасы өчен әдәби укудан календарь-тематик план.

1.      ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һә...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик планлаштыру. ФГОС.

Татар теленнән   календарь – тематик планлаштыру...

Татар теленнән календарь-тематик план

Тематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых на освоение каждой темы на 2018-2019  учебный год.  7 классТематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

7 нче сыйныф өчен татар теленнән  календарь-тематик план. Бу план Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева  "Күнелле татар теле" дәреслеге буенча төзелгән....